Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче суга чумдырылу үтәр өчен таләпләр

Мәсихче суга чумдырылу үтәр өчен таләпләр

Мәсихче суга чумдырылу үтәр өчен таләпләр

«Чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» (РӘСҮЛЛӘР 8:36).

1, 2. Ничек Филип түрә белән сөйләшүне башлаган, һәм нәрсә бу кешенең рухи сораулар белән кызыксынганын күрсәтә?

ГАЙСӘ үлеменнән соң бер яки ике ел вакыт үткән. Бер түрә көньякка таба, Иерусалимнан Газага илтә торган юл буенча бара. Аңа арбасында якынча мең ярым километр ара үтәсе бар. Бу диндар кеше Хәбәшстаннан Иерусалимга Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килгән. Кайтканда, ул Аллаһы Сүзен укып вакытын файда белән үткәрә, һәм бу аның иманын күрсәтә. Йәһвә бу эчкерсез кешегә игътибар итә һәм фәрештә аша Филипкә бу түрәгә вәгазьләргә куша (Рәсүлләр 8:26—28).

2 Хәбәш түрәсе, шул көннәрдәге гадәт буенча, Аллаһы Сүзен кычкырып укып бара, шуңа күрә Филип бу түрә Ишагыйя китабын укый икәнен аңлый, һәм сөйләшү җиңел генә башланып китә. «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сорый Филип. Аның гади генә бу соравы ул кешенең кызыксынуын уята, һәм алар Ишагыйя 53:7, 8 дәге сүзләрне карап чыга. Шуннан соң Филип «аңа Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне» сөйләп бирә (Рәсүлләр 8:29—35).

3, 4. а) Ни өчен Филип хәбәшне шунда ук суга чумдырып алган? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Кыска вакыт эчендә түрә Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен һәм Мәсихнең суга чумдырылган шәкерте булырга кирәклеген аңлаган. Алар су янына килеп җиткәч, хәбәш Филиптән: «Чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый? — дип сораган. Әлбәттә, хәбәш очрагы үзенә күрә үзенчәлекле булган, чөнки ул инде яһүд прозелиты буларак хак Аллаһыга гыйбадәт кылган. Һәм ул хәзер суга чумдырылу үтмәсә, бәлкем, аның андый мөмкинлеге озак вакыт булмас иде. Ә иң мөһиме, бу кеше Аллаһы нәрсә таләп итә икәнен аңлаган һәм аңа буйсынырга теләгән. Филип шатлык белән аның теләген үтәгән, һәм «хәбәш, шатланып, юлын дәвам иткән». Бу түрә үз иленә кайткач, һичшиксез, яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли башлаган (Рәсүлләр 8:36—39).

4 Багышлану һәм суга чумдырылу — бу уйлап һәм ашыкмыйча ясала торган адымнар. Ләкин хәбәш очрагыннан шуны күрәбез: кайвакыт кешеләр Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне ишетеп кыска вакыт эчендә суга чумдырылу үтә ала *. Шуңа күрә мондый сорауларны карап чыгу яхшы булыр иде: «Кеше суга чумдырылу алдыннан нинди адымнар ясарга тиеш? Кешенең яше нинди роль уйный? Чумдырылыр алдыннан кеше нинди рухи уңышларга ирешергә тиеш? Ә иң мөһиме, ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренә бу адымны ясарга куша?»

Җитди вәгъдә

5, 6. а) Борынгы заманда Аллаһы халкы Йәһвә яратуына ничек җавап кайтарган? б) Суга чумдырылу үткәч, Аллаһы белән нинди мөнәсәбәтләр мөмкин?

5 Йәһвә, исраиллеләрне Мисырдан азат иткәч, аларны яратып яклар өчен һәм үзенең «изге халкы» итәр өчен, аларга үзенең «өлеше» булырга тәкъдим иткән. Әмма андый фатихаларны алыр өчен, бу халык Аллаһы яратуына тиешле җавап кайтарырга тиеш булган. Алар бу җавапны «Ходай кушканның барысын да үтәргә» вәгъдә итеп һәм аның белән килешү төзеп кайтарган (Чыгыш 19:4—9). Беренче гасырда Гайсә үз шәкертләренә бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдырырга һәм үзенең тәгълиматларын кабул иткән кешеләрне суга чумдырырга кушкан. Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булсын өчен, Гайсә Мәсихкә иман итәргә һәм суга чумдырылу үтәргә кирәк булган (Маттай 28:19, 20; Рәсүлләр 2:38, 41).

6 Изге Язмалардагы бу хәбәрләрдән шуны күрәбез: Йәһвә үзенә хезмәт итәргә җитди вәгъдә биргән һәм аны үтәп яшәгән кешеләрне фатихалый. Аллаһы фатихаларын алыр өчен, мәсихчеләргә аңа үзләрен багышларга һәм суга чумдырылу үтәргә кирәк. Без аның нормалары буенча яшәргә һәм аның җитәкчелеген эзләргә тәвәккәл (Мәдхия 47:15). Йәһвә исә безне кулыбыздан «тотып», без барырга тиеш юлдан алып бара (Мәдхия 72:23; Ишагыйя 30:21; 41:10, 13).

7. Ни өчен багышлану һәм суга чумдырылу — бу һәр кеше үзе хәл итә торган сорау?

7 Безне бу адымнарга Йәһвәне ярату һәм аңа хезмәт итәргә теләк дәртләндерергә тиеш. Без берәрсе: «Син инде җитәрлек өйрәндең», яки «Синең дусларың инде суга чумдырылу үтте»,— дип әйткәнгә генә суга чумдырылу үтәргә тиеш түгел. Әлбәттә, ата-аналар һәм башка җитлеккән мәсихчеләр кешене багышлану һәм суга чумдырылу турында уйларга дәртләндерәчәк. Мәсәлән, рәсүл Петер Илленче көн бәйрәмендә үзен тыңлаган кешеләрне «чумдырылу йоласын үтәргә» өндәгән (Рәсүлләр 2:38). Шулай да Аллаһыга багышланырга яки юкмы икәнен без үзебез карар итәбез, моны безнең өчен беркем дә эшли алмый. Аллаһы ихтыярын үтәргә теләк безнең теләгебез булырга тиеш (Мәдхия 39:9).

Суга чумдырылу үтәр өчен әзерләнү

8, 9. а) Ни өчен сабыйларны суга чумдыру Изге Язмалар таләпләренә каршы килә? б) Суга чумдырылу үтәр алдыннан яшьләр нинди рухи уңышларга ирешергә тиеш?

8 Балалар барысын да аңлап, Аллаһыга багышлана аламы? Изге Язмаларда суга чумдырылу үтәр өчен кешегә ничә яшь булырга тиеш икәне язылмаган. Шулай да сабыйлар иманнарын күрсәтеп Аллаһыга багышлана алмый (Рәсүлләр 8:12). Беренче гасыр мәсихчеләре турында тарихчы Август Неандер үзенең бер китабында болай дип яза: «Башта суга чумдырылуны олылар гына үткән, чөнки суга чумдырылу һәм иман бер-берсе белән тыгыз бәйле дип саналган» («General History of the Christian Religion and Church»).

9 Кайбер яшьләр рухи уңышларга алдарак, ә кайберләре соңрак ирешә. Һәрхәлдә суга чумдырылу алдыннан аларга, олыларга кебек үк, Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә, Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны төгәл белергә һәм Аллаһыга багышлануның мәгънәсен тулысынча аңларга кирәк.

10. Багышлану һәм суга чумдырылу алдыннан нинди адымнар ясалырга тиеш?

10 Гайсә үз шәкертләренә башкаларны үзе кушканнарның барын да үтәргә өйрәтергә боерык биргән (Маттай 28:20). Шуңа күрә кеше башта хакыйкать турында төгәл белем алырга тиеш. Бу аңа Йәһвәгә һәм аның Сүзенә иман үстерергә булышачак (Римлыларга 10:17; 1 Тимутегә 2:4; Еврейләргә 11:6). Шуннан соң Изге Язмалардагы хакыйкать аның йөрәгенә барып җиткәч, бу аны тәүбә итәргә һәм элеккеге яшәү рәвешен калдырырга дәртләндерәчәк (Рәсүлләр 3:19). Ахыр чиктә кеше үзен Йәһвәгә багышларга һәм Гайсә кушуы буенча суга чумдырылу үтәргә теләк сизәчәк.

11. Ни өчен суга чумдырылу үтәр алдыннан вәгазь эшендә регуляр катнашу мөһим?

11 Суга чумдырылуга алып барган тагын бер мөһим адым — бу Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә катнашу. Бу — Йәһвә үз халкына без яшәгән соңгы көннәрдә башкарырга билгеләгән иң мөһим эш (Маттай 24:14). Шулай итеп, суга чумдырылу үтмәгән вәгазьчеләрнең башкаларга үз иманнары турында сөйләргә мөмкинлекләре бар. Бу эш аларны шулай ук суга чумдырылу үткәннән соң да регуляр рәвештә һәм ашкынып вәгазь эшендә катнашуга әзерли (Римлыларга 10:9, 10, 14, 15).

Сиңа суга чумдырылу үтәргә берәр нәрсә комачаулыймы?

12. Ни өчен кайбер кешеләр суга чумдырылу белән озакка суза?

12 Кайбер кешеләр суга чумдырылу белән озакка суза, чөнки алар бу адым китергән җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләми. Алар Йәһвә нормалары буенча яшәр өчен үз тормышларында зур үзгәрешләр ясарга тиеш икәннәрен аңлый. Яки алар суга чумдырылу үткәннән соң Аллаһы таләпләре буенча яши алмаслар дип курка. Кайберәүләр хәтта болай дип тә фикер йөртә: «Ә бәлки мин берәр гөнаһ эшләрмен һәм мине җыелыштан чыгарырлар».

13. Гайсә көннәрендәге кайбер кешеләргә Гайсә шәкерте булырга нәрсә комачаулаган?

13 Гайсә көннәрендәге кайбер кешеләр аның шәкертләре булып китмәгән, чөнки үзләренең шәхси эшләрен һәм гаиләдәге бурычларын беренче урынга куйган. Бер канунчы Гайсәгә ул кайда барса шунда аның белән барачак дигән. Әмма Гайсә үзенең күп очракларда төн үткәрер урыны да юк дип җавап биргән. Гайсә үзенең шәкерте булырга башка бер кешене чакыргач, бу кеше миңа «башта атамны күмеп килергә» кирәк дигән. Ул, күрәсең, әтисе исән чакта аның белән бергә булырга тиеш дип санаган. Ул Гайсәгә иярә алыр иде һәм әтисе үлгәч, аны күмеп килгән булыр иде. Тагын бер кеше Гайсәгә иярер алдыннан аңа «өендәгеләре белән саубуллашырга» кирәк дип әйткән. Гайсә бу «артка борылып карауга» тиң дигән. Шулай итеп, кеше мәсихчеләр эшен башкарырга теләмәсә, моның өчен һәрвакыт сәбәпләр табар (Лүк 9:57— 62).

14. а) Гайсә Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны «кешеләр тотучы» булырга чакыргач, алар нәрсә эшләгән? б) Ни өчен без Гайсә камытын алырга яки юкмы дип икеләнеп тормаска тиеш?

14 Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя андый кешеләрдән нык аерылып торган. Гайсә аларны үзе артыннан барырга һәм «кешеләр тотучы» булырга чакыргач: «Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Маттай 4:19—22). Гайсәгә икеләнмичә ияреп, алар Гайсәнең соңрак әйткән мондый сүзләренең хаклыгын күргәннәр: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:29, 30). Суга чумдырылу берникадәр җаваплылык өстәсә дә, бу «камыт» уңайлы һәм җиңел һәм ул көч бирә ала дип ышандырган Гайсә.

15. Ничек Муса белән Иремия мисалы без дә Аллаһы ярдәменә өметләнә алабыз икәнен күрсәтә?

15 Җаваплылыктан курку гадәти хәл. Муса белән Иремия дә башта Йәһвә йөкләгән эшне башкарырга көчләре җитмәячәк дип уйлаган (Чыгыш 3:11; Иремия 1:6). Ничек Аллаһы аларны юаткан? «Мин синең белән булам»,— дигән ул Мусага, ә Иремиягә: «Сине коткарыр өчен Мин синең белән»,— дигән (Чыгыш 3:12; Иремия 1:8). Без дә Аллаһы ярдәменә ышана алабыз. Аллаһыны ярату һәм аңа ышану безгә багышлануыбыз буенча яши алырбызмы дигән һәр шикне җиңәргә ярдәм итә ала. «Мәхәббәттә курку юк,— дип язган рәсүл Яхъя,— бәлки камил мәхәббәт куркуны куа» (1 Яхъя 4:18). Кечкенә бала берүзе генә йөрергә курка, әмма әтисенең кулына тотынып барганда аңарда инде курку юк. Без исә күктәге Атабыз белән йөрибез. Һәм Йәһвәгә бөтен йөрәгебез белән ышансак, ул «адымнарыбызны тугры якка юнәлдерергә» вәгъдә итә (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Бик мөһим вакыйга

16. Ни өчен кешене суга чумдырганда аны тулысынча суга батырып алалар?

16 Суга чумдырылу алдыннан гадәттә нотык әйтелә, һәм анда Изге Язмаларга нигезләнеп бу вакыйганың мәгънәсе аңлатыла. Нотык азагында суга чумдырылу үтәргә җыенган кешеләргә ике сорау бирелә, һәм алар, халык алдында җавап биреп, үз иманнарын икърар итәләр (Римлыларга 10:10; 24 нче биттәге рамканы кара). Шуннан соң алар, Гайсә кебек, суга чумдырылу үтәләр. Изге Язмаларда Гайсә чумдырылганнан соң «судан чыкты» дип әйтелә (Маттай 3:16; Марк 1:10). Димәк, Чумдыручы Яхъя Гайсәне тулысынча суга батырып алган *. Тулысынча суга батырып алу тормышыбыздагы зур үзгәрешне символлаштыра: без элекке тормыш итү рәвешебез өчен «үлеп», Аллаһыга хезмәт итүгә багышланган яңа тормыш белән яши башлыйбыз.

17. Ничек суга чумдырылучы һәм шулай ук моны күзәтеп торучы кешеләр бу вакыйгага хөрмәт күрсәтә ала?

17 Суга чумдырылу — бу җитди һәм шулай ук шатлыклы да вакыйга. Изге Язмаларда Гайсә Үрдүн елгасында суга чумдырылганда дога кылган дип әйтелә (Лүк 3:21, 22). Бүген дә, бу үрнәк буенча, суга чумдырылу үтүчеләр үзләрен тиешле тотарга тиеш. Изге Язмаларда көндәлек тормышта без «тыйнак кием» кияргә тиеш дип әйтелә, ә инде суга чумдырылу үткәндә бу киңәшне тоту бигрәк тә мөһим! (1 Тимутегә 2:9). Бу вакыйганы күзәтеп торучылар да әйтелгән нотыкны игътибар белән тыңлап һәм яхшы тәртипләре белән бу вакыйгага тиешле хөрмәт күрсәтә ала (1 Көринтлеләргә 14:40).

Суга чумдырылу үткәннәр өчен фатихалар

18, 19. Суга чумдырылу нинди фатихалар китерә?

18 Аллаһыга үзебезне багышлап һәм суга чумдырылу үтеп, без бер махсус гаиләнең өлеше булып китәбез. Иң мөһиме, Йәһвә безнең Атабыз һәм Дустыбыз була. Суга чумдырылу үткәнче, без Аллаһыдан читләшкән идек, ә хәзер без аның белән татулашабыз (2 Көринтлеләргә 5:19; Көлессәйлеләргә 1:20). Мәсих корбаны ярдәмендә без Аллаһыга якынлашабыз, һәм ул да безгә якынлаша (Ягъкуб 4:8). Йәһвә аның исемен йөрткән һәм данлаган кешеләргә игътибар итә һәм аларны тыңлый дип яза Малахий пәйгамбәр. Йәһвә шулай ук аларның исемнәрен хәтер китабына теркәп бара. «Һәм алар минекеләр... булачаклар,— дип әйтә Аллаһы.— Кеше үзенә хезмәт иткән улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганачакмын» (Малахий 3:16—18).

19 Суга чумдырылу үткәч, без шулай ук бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булабыз. Рәсүл Петер Гайсәдән аның фидакарь шәкертләрен көтә торган фатихалар турында сорагач, Гайсә мондый вәгъдә биргән: «Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк» (Маттай 19:29). Күп еллар узгач, Петер бөтен дөньядагы «имандашлары» турында язган. Ул мәсихче кардәшлекнең ярдәмен һәм яратуын үзе татып караган. Без дә моны татый алабыз (1 Петер 2:17; 5:9).

20. Суга чумдырылу нинди искиткеч өмет бирә?

20 Өстәвенә, Гайсә болай дигән: аның шәкертләренә «мәңгелек тормыш биреләчәк». Әйе, багышлану һәм суга чумдырылу безгә Аллаһының яңа дөньясында мәңгелек тормышка — «чын тормышка ирешергә» өмет бирә (1 Тимутегә 6:19). Үзебез һәм үз гаиләбез өчен киләчәккә әллә яхшырак нигез бармы? Бу искиткеч өмет безгә «гасырлардан гасырларга Аллаһыбыз Ходай исеме хакына йөрергә» ярдәм итәчәк (Михей 4:5).

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Илленче көн бәйрәмендә Петернең нотыгын тыңлаган өч мең яһүд һәм прозелит шулай ук тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән. Әлбәттә, хәбәш кебек, алар да Аллаһы Сүзендәге төп тәгълиматлар һәм принциплар белән таныш булган (Рәсүлләр 2:37—41).

^ 16 абз. Бер сүзлек буенча, ба́птисма (суга чумдырылу) дигән грек сүзе бу «суга батырып алу һәм аннан чыгу» дигәнне аңлата («Vine’s Expository Dictionary of New Testament Words»).

Аңлата аласызмы?

• Ничек безгә Йәһвәнең яратуына җавап бирергә кирәк һәм ни өчен?

• Суга чумдырылу алдыннан кеше нинди рухи адымнар ясарга тиеш?

• Ни өчен гөнаһ эшләргә курку яки үз өстеңә җаваплылык алырга теләмәү безне суга чумдырылудан тоткарламаска тиеш?

• Гайсәнең суга чумдырылу үткән шәкертләрен нинди фатихалар көтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Суга чумдырылу җитди һәм шулай ук шатлыклы да вакыйга