Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялган табынудан читтә торыгыз!

Ялган табынудан читтә торыгыз!

Ялган табынудан читтә торыгыз!

«„Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Раббы,— пакьсезгә кагылмагыз“» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 6:17).

1. Күп эчкерсез кешенең рухи хәле нинди?

КҮП эчкерсез кеше Аллаһы хакында һәм кешелекнең киләчәге турында хакыйкатьне белми. Алар, борчыган сорауларына җавап тапмыйча, киләчәктә үзләрен нәрсә көткәнен белми һәм аптырашта кала. Миллионлаган кеше Аллаһыны хурлый торган хорафатлар, йолалар һәм төрле бәйрәмнәрнең колы булып яши. Синең дә тәмугка, Троицага, үлемсез җанга һәм моңа охшаш ялган тәгълиматларга ышанган күршеләрең һәм туганнарың бардыр.

2. Дини җитәкчеләр нәрсә эшли, һәм моның нәтиҗәсе нинди?

2 Андый рухи караңгылыкның бар җирләрдә таралуына кем җаваплы? Дин! Төгәлрәк әйткәндә, дини оешмалар һәм аларның җитәкчеләре. Алар Аллаһы хакыйкатенә каршы булган фикерләр тараталар (Марк 7:7, 8). Нәтиҗәдә, күп кеше үзләрен хак Аллаһыга дөрес гыйбадәт кыла дип саный, ә чынлыкта исә алар аны хурлый. Моның барысы өчен нәкъ ялган дин гаепле.

3. Ялган диннең төп яклаучысы кем, һәм Аллаһы Сүзендә ул ничек сурәтләнә?

3 Ялган динне күзгә күренми торган бер шәхес яклый. Аның турында рәсүл Паул болай дип әйткән: «Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:4). «Бу гасырның илаһы» — Шайтан Иблис. Ул ялган диннең төп яклаучысы. «Шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит,— дип язган Паул.— Шунлыктан аның хезмәтчеләре дә хаклык хезмәтчеләре булып кылана икән, бу гаҗәп түгел» (2 Көринтлеләргә 11:14, 15). Шайтан бозыкны яхшы итеп күрсәтә һәм, кешеләр ялганга ышансын өчен, хәйләләр кора.

4. Муса Канунында ялган пәйгамбәрләр турында нәрсә әйтелгән булган?

4 Шуңа күрә ялган дин Изге Язмаларда каты хөкем ителә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк! Муса Канунында, мәсәлән, Аллаһы халкын ялган пәйгамбәрләр турында кисәтүче сүзләр язылган булган. Ялган тәгълиматлар тараткан һәм ялган илаһларга табынырга өндәгән һәркайсы кеше үлемгә хөкем ителгән, чөнки ул Йәһвәдән читкә китәргә чакырган. Исраиллеләргә «үз араларыннан явызлыкны юк итәргә» боерык бирелгән булган (Канун 13:1—5). Йәһвә Аллаһы ялган динне явызлык дип саный (Йәзәкил 13:3).

5. Нинди кисәтүләргә без игътибарлы булырга тиеш?

5 Гайсә Мәсих һәм аның рәсүлләре дә ялган динне каты хөкем иткәннәр. Гайсә үз шәкертләрен: «Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар»,— дип кисәткән (Маттай 7:15; Марк 13:22, 23). Ә Паул: «Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара»,— дип язган (Римлыларга 1:18). Чын мәсихчеләр бу кисәтүләргә игътибарлы булырга һәм Аллаһы Сүзендәге «хакыйкатьне танырга комачаулаучы» яки ялган тәгълиматлар таратучы кешеләрдән читтә торырга тиеш. Бу бик мөһим! (1 Яхъя 4:1).

«Бөек Бабылдан» качыгыз!

6. «Бөек Бабыл» Изге Язмаларда ничек сурәтләнә?

6 Изге Язмаларның Ачылыш китабында ялган дин ничек сурәтләнә икәнен карап чыгыйк. Анда ул исерек фахишә итеп күрсәтелә. Бу фахишәнең патшалыклар һәм аларның халыклары өстеннән хакимлеге бар. Бу символик хатын күп патшалар белән фәхешлек итә һәм Аллаһының чын хезмәтчеләренең каныннан исергән (Ачылыш 17:1, 2, 6, 18). Аның маңгаена азгын һәм җирәнгеч тәртибенә туры килгән исем язылган: «Бөек Бабыл — җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы» (Ачылыш 17:5).

7, 8. Нинди мәгънәдә ялган дин үзен сата, һәм моның нәтиҗәләре нинди?

7 Изге Язмаларда Бөек Бабыл турында әйтелгән сүзләр дөньяның барлык ялган диннәренә туры килә. Меңләгән төрле дин бердәм дөнья оешмасы булмаса да, алар максатлары һәм эшләре аша бер-берсе белән тыгыз бәйле. Ялган диннең, Ачылышта күрсәтелгән фахишәнеке кебек, хөкүмәтләргә тәэсире бик көчле. Хыянәтче хатын кебек, ялган дин я бер сәяси хөкүмәт, я икенчесе белән мөнәсәбәтләргә кереп, үзен сата. «Хыянәтчеләр, сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була»,— дип язган шәкерт Ягъкуб (Ягъкуб 4:4).

8 Ялган диннең хөкүмәтләр белән бу бәйләнеше кешеләргә күп газаплар китергән. Онена Мангу исемле сәяси күзәтү ясаучы (Африка) болай ди: «Бөтендөнья тарихында дин белән сәясәт кушылу аркасында кешеләрнең күпләп үтерелү мисаллары бик күп». Бер газетта күптән түгел генә: «Бүген иң киеренке һәм күп кан түгелә торган сугышлар дин белән бәйле»,— дип язылган иде. Дин яклаган сугышларда миллионлаган кеше һәлак булган. Бөек Бабыл Аллаһының чын хезмәтчеләрен хәтта эзәрлекләгән һәм үтергән, ул аларның канын эчеп исергән дип әйтеп була (Ачылыш 18:24).

9. Ачылыш китабында Йәһвәнең ялган табынуга нәфрәте ничек күрсәтелгән?

9 Бөек Бабыл белән булачак вакыйгалар Йәһвә ялган табынуны нәфрәт итә икәнен күрсәтә. Ачылыш 17:16 да болай дип әйтелә: «Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәне нәфрәт итәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак». Башта зур җанвар аны ботарлап, тәнен ашаячак. Аннан соң «фахишә» калдыклары утта яндырылган булачак. Тиздән дөнья хөкүмәтләре ялган дин белән нәкъ шулай эшләячәк. Бу эшкә аларны Аллаһы дәртләндерәчәк (Ачылыш 17:17). «Бөек Бабылны» — ялган диннең бөтендөнья империясен юк ителү көтә. Ул «мәңгегә юк булачак» (Ачылыш 18:21).

10. Ялган дингә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

10 Аллаһының чын хезмәтчеләренең Бөек Бабылга мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан чык»,— дип әйтелә ачыктан-ачык Изге Язмаларда (Ачылыш 18:4). Соң булганчы, котылырга теләүчеләр ялган диннән чыгарга тиеш. Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә шуны алдан әйткән булган: соңгы көннәрдә күп кеше үзләрен аның шәкертләре дип атаячак кына (Маттай 24:3—5). Андый кешеләргә ул болай дип әйтә: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» (Маттай 7:23). Тәхеткә утырган Патша, Гайсә Мәсих, ялган динне кире кага.

Читтә тору нәрсә аңлата?

11. Ничек без ялган табынудан читтә тора алабыз?

11 Чын мәсихчеләр, ялган дини тәгълиматларны кире кагып, ялган табынудан читтә тора. Бу шуны аңлата: без Аллаһы һәм аның Сүзе турында ялганга өйрәткән теле- һәм радиотапшырулар тыңламыйбыз, шулай ук мондый ялганга өйрәткән әдәбият укымыйбыз (Мәдхия 118:37). Без ялган дин белән бәйле оешмалар оештырган төрле бәйрәмнәрдә һәм күңел ачуларда катнашмыйбыз; ялган табынуга башка яклардан да булышмыйбыз (1 Көринтлеләргә 10:21). Шулай эшләп, без үзебезне һичкемгә «Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән» «кол итәргә» рөхсәт итмибез (Көлессәйлеләргә 2:8).

12. Ничек кеше үзенең ялган дин әгъзасы түгел икәнен күрсәтә ала?

12 Ә Йәһвә Шаһите булырга теләгән кеше ялган дин әгъзасы булып исәптә торса, нәрсә эшләргә? Кайбер очракларда, бәлки, бу диннән чыгу турында хат язарга кирәк булыр. Бу шуны күрсәтер: ул үзен ялган дин әгъзасы дип исәпләүләрен теләми. Ялган диннең рухи тәэсиреннән тулысынча азат ителер өчен, бу кешегә аеруча тәвәккәл эш итәргә кирәк. Йәһвә Шаһите булырга теләгән кешенең эшләре аның элекке имандашларына һәм башка кешеләргә ул моннан ары бу дин әгъзасы түгел икәнен күрсәтергә тиеш.

13. Изге Язмаларда ялган табынудан читләшү турында нинди киңәш бирелә?

13 «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез,— дип язган рәсүл Паул.— Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар?.. „Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Раббы,— пакьсезгә кагылмагыз“» (2 Көринтлеләргә 6:14—17). Без бу сүзләрне ялган диннән читтә торып үтибез. Паул сүзләре безгә ялган табынуда катнашкан кешеләрдән дә читләшергә кирәк дигәнне аңлатамы?

«Төпле акыл белән мөгамәлә кылыгыз»

14. Ялган дин тотучылардан без тулысынча читләшергә тиешме? Аңлатыгыз.

14 Аллаһының чын хезмәтчеләре ялган дин тотучылар белән бернинди дә бәйләнешкә кермәскә тиешме? Безгә алардан тулысынча аерылып яшәргә кирәкме? Юк. Иң мөһим әмерләрнең икенчесендә: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип әйтелә (Маттай 22:39). Без кешеләргә Патшалык турында яхшы хәбәрне сөйләгәндә ярату күрсәтәбез. Аларны яратканга, без алар белән Изге Язмаларны өйрәнәбез һәм аларга ялган табынудан читләшергә кирәклеген аңлатабыз.

15. «Дөньядан түгел» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

15 Без якыннарыбызга яхшы хәбәрне китерәбез, ләкин, Гайсә шәкертләре буларак, без бу «дөньядан түгел» (Яхъя 15:19). «Дөнья» — бу Аллаһыдан читләшкән кешелек җәмгыяте (Эфеслеләргә 4:17—19; 1 Яхъя 5:19). Без дөньядан аерылган: без Йәһвәне хурлаган карашлардан, сөйләмнән һәм тәртиптән качабыз (1 Яхъя 2:15—17). Без шулай ук, «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» дигән принцип буенча эш итеп, мәсихче нормаларны тотмый торган кешеләргә якын дус булмыйбыз (1 Көринтлеләргә 15:33). Дөньядан булмау — бу «үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау» (Ягъкуб 1:27). Димәк, дөньядан аерылган булу башка кешеләрдән читләшеп яшәүне аңлатмый (Яхъя 17:15, 16; 1 Көринтлеләргә 5:9, 10).

16, 17. Мәсихчеләр Изге Язмалар хакыйкате белән таныш булмаган кешеләр белән үзләрен ничек тотарга тиеш?

16 Без Изге Язмалар тәгълиматлары белән таныш булмаган кешеләр белән үзебезне ничек тотарга тиеш? Рәсүл Паул Көлессәй җыелышына болай дип язган: «Чит кешеләр белән, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, төпле акыл белән мөгамәлә кылыгыз. Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:5, 6). Рәсүл Петер: «Йөрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз»,— дип язган (1 Петер 3:15). Паул мәсихчеләргә «беркемне дә яманламаска, бәлки бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч һәм игътибарлы булырга» киңәш биргән (Титуска 3:2).

17 Йәһвә Шаһитләре буларак, без үзебезне тәкәббер яки тупас тотмыйбыз. Без башка дин тотучы кешеләрне мыскыллаучы сүзләр белән атамыйбыз. Киресенчә, күрше, хезмәттәш яки вәгазебезне тыңлаган кеше безне хурласа да яки үзен дошманнарча тотса да, без үзебезне әдәпле тотабыз (Көлессәйлеләргә 4:6; 2 Тимутегә 2:24).

«Дөрес сүзләрне үрнәк итеп тот»

18. Ялган динне кабат тота башлаган кешеләр нинди аяныч рухи хәлдә яши?

18 Әгәр берәрсе Изге Язмалар хакыйкате белән танышканнан соң кабат ялган дин тота башласа, бу бик аяныч! Изге Язмаларда мондый адымның аяныч нәтиҗәләре болай итеп сурәтләнә: «Әгәр бу кешеләр Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дөньяның азгынлыгыннан арынганнан соң янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк аларның соңгы халәте элеккегедән яманрак була... Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: „Эт үзенең косыгына әйләнеп кайта“, һәм „Юындырылган дуңгыз пычрак сазда аунарга бара“» (2 Петер 2:20—22).

19. Ни өчен рухилыбызны куркыныч астына куйган һәркайсы нәрсәдән саклану мөһим?

19 Без рухилыгыбызны куркыныч астына куйган һәрнәрсәдән сакланырга тиеш. Андый куркыныч бар! «Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр»,— дип язган рәсүл Паул (1 Тимутегә 4:1). Без шушы «соңгы вакытларда» яшибез. Ялган диннән читтә тормаганнар «мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярергә» мөмкин (Эфеслеләргә 4:13, 14).

20. Ялган диннең зыянлы тәэсиреннән без үзебезне ничек яклый алабыз?

20 Ничек без үзебезне ялган диннең зыянлы тәэсиреннән яклый алабыз? Йәһвә тарафыннан бирелгән бар нәрсәне кулланып. Бездә аның Сүзе — Изге Язмалар бар (2 Тимутегә 3:16, 17). «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша Йәһвә безгә мул итеп рухи ризык бирә (Маттай 24:45). Хакыйкатьтә үскән саен, без «каты азыкны» ярата башларга тиеш, ул рухи яктан җитлеккәннәр өчен билгеләнгән. Безгә шулай ук җыелышларга килергә теләк үстерергә кирәк, анда без рухи хакыйкатьләр турында белем алабыз (Еврейләргә 5:13, 14; Мәдхия 25:8). Йәһвә тарафыннан бирелгән бар нәрсәне тулысынча кулланырга тәвәккәл булыйк. Бу безгә «ишеткән дөрес сүзләрне үрнәк итеп тотарга» булышачак (2 Тимутегә 1:13). Шулай итеп без ялган табынудан читтә тора алачакбыз.

Кабатлау өчен сораулар

• «Бөек Бабыл» нәрсә ул?

• Ялган диннән читтә торыр өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

• Рухилыбызга нәрсә зыян китерә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Ни өчен «Бөек Бабыл» фахишә итеп сурәтләнә? Син моны беләсеңме?

[19 биттәге иллюстрация]

«Бөек Бабылны» юк ителү көтә

[21 биттәге иллюстрация]

Без имандаш булмаган кешеләр белән үзебезне «басынкылык һәм ихтирам белән» тотабыз