Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советның яңа әгъзалары

Җитәкче советның яңа әгъзалары

Җитәкче советның яңа әгъзалары

ЧӘРШӘМБЕ, 2005 елның 24 август көненең иртәсе. Бу көнне Кушма Штатлар белән Канададагы Вефиль гаиләләре Бруклиннан видеотрансляция аша шатлыклы белдерү ишеттеләр. 2005 елның 1 сентябрь көненнән башлап Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советында ике яңа кардәш — Джеффри Джексон һәм Энтони Моррис хезмәт итәчәк.

Джексон кардәш гомуми пионер хезмәтен 1971 елның февраль аенда Тасмания (Австралия) утравында башлаган. 1974 елның июнь аенда ул Дженеттка (Дженни) өйләнгән. Тиздән аларны махсус пионер итеп билгеләгәннәр. 1979—2003 елларда алар Тын океанның көнчыгышындагы утрауларда урнашкан дәүләтләрдә — Тувалу, Самоа һәм Фиджи илләрендә миссионер булып хезмәт иткәннәр. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бу илләрдә яшәгән халыкларның телләренә тәрҗемә итүдә зур ярдәм күрсәткәннәр. 1992 елдан башлап Джексон кардәш Самоаның Комитет филиалында, ә 1996 елдан Фиджиның Комитет филиалында хезмәт иткән. 2003 елның апрель аенда аны хатыны белән Кушма Штатларга Вефильгә хезмәт итәргә чакырганнар. Ул тәрҗемә итү төркемнәренә хезмәт күрсәтү бүлегенә билгеләнгән булган. Тиздән Джексон кардәшне Җитәкче советның Укыту комитетында ярдәмче итеп куйганнар.

Моррис кардәш 1971 елда Кушма Штатларда гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Шул ук елның декабрь аенда ул Сьюзен исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Алар якынча 4 ел пионер булып хезмәт иткәннән соң, уллары Джесси, соңрак уллары Пол туган. Моррис кардәш 1979 елда кабат пионер булып хезмәт итә башлаган, һәм уллары мәктәпкә йөри башлагач, аңа хатыны да кушылган. Аларның гаиләсе вәгазьчеләр әз булган урыннарда — Род-Айленд һәм Төньяк Каролина штатларында (АКШ) хезмәт иткән. Төньяк Каролинада Моррис кардәш район күзәтчесенең ярдәмчесе булып хезмәт иткән, ә уллары гомуми пионер хезмәтен башлаган. Улларына 19 яшь тулгач, аларны Кушма Штатлардагы Вефильгә хезмәт итәргә чакырганнар. Берникадәр вакыт үткәч, Моррис кардәшне район күзәтчесе итеп билгеләгәннәр. Ә 2002 елны, 1 августта аны хатыны белән Вефильдә хезмәт итәргә чакырганнар. Ул Паттерсонда хезмәт бүлегендә, ә аннан соң Җитәкче советның Хезмәт комитетында ярдәмче булып эшләгән.

Хәзер Җитәкче советта К. Барбер, Дж. Барр, Дж. Джексон, С. Летт, Г. Лёш, Э. Моррис, Г. Пирс, Д. Сидлик, Д. Сплэйн, С. Херд, А. Шредер һәм Т. Ярач хезмәт итә. Җитәкче советның барлык әгъзалары — майланган мәсихчеләр.