Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ЫРУГ башлыгы Әюб Уц җирендә яши (хәзер Гарәбстан ярымутравы). Ул вакытта күп исраиллеләр Мисырда тора. Әюб, исраилле булмаса да, Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кыла. Аның турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Җирдә аның кебек кеше юк: саф кеше, гадел, Аллаһыдан курка һәм явызлыктан кача» (Әюб 1:8). Бу вакытка Йәһвәнең күренекле хезмәтчесе Ягъкуб улы Йосыф, күрәсең, инде үлгән булган, ә Муса әле пәйгамбәр булып хезмәт итмәгән.

Әюб китабын Муса язган дип саныйлар. Ул Әюб турында, бәлки, 40 ел Уц җире янында Мидианда яшәгәндә ишеткәндер. Муса Әюб гомеренең соңгы еллары турында исраиллеләр Уц җире янында булганда белгән. Монда алар чүл буенча 40 еллык сәяхәтләренең азагында килгән булган *. Әюб турында шундый матур итеп язылган ки, бу китапны әдәби шедевр дип атыйлар. Ә иң мөһиме, бу китапта без мондый сорауларга җавап табабыз: «Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә? Ни өчен Йәһвә явызлыкның булуын рөхсәт итә? Камил булмаган кешеләр Аллаһыга тугры булып кала аламы?» Әюб китабы — бу Аллаһы Сүзенең өлеше, шуңа күрә бу китаптагы хәбәр бүген дә «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

«МИН ТУГАН КӨН ҺӘЛАК БУЛСЫН»

(Әюб 1:1—3:26)

Бер көн Шайтан Әюб Аллаһыга үз файдасын эзләп кенә хезмәт итә ди. Йәһвә Шайтанга Әюбне сынарга һәм аңа бер-бер артлы бәлаләр җибәрергә рөхсәт итә. Әмма Әюб «Аллаһыны хурлаудан» баш тарта (Әюб 2:9).

Әюбнең кайгысын уртаклашыр өчен аның өч дусты килә (Әюб 2:11). Алар аның белән, Әюб үзе: «Мин туган көн һәлак булсын»,— дип әйткәнче, берсүзсез утыралар (Әюб 3:3). Ул «яктылык күрмәгән» яки үле туган «сабый кебек» булырга теләр идем дип әйтә (Әюб 3:11, 16).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:4 — Әюб балалары үзләренең туган көннәрен үткәргәнме? Юк. Изге Язмалар язылган төп телдә «көн» һәм «туган көн» дигән сүзләр аерылып тора, алар төрле мәгънә йөртә (Яратылыш 40:20). Әюб 1:4 тәге «көн» дигән сүз кояш торып аның баюына кадәр үткән вакытны аңлата. Әюбнең 7 улы, күрәсең, елга бер тапкыр җиде көн дәвамында гаилә белән бергә җыелганнар. Улларның берсе, чираты җиткәч, «үз көнендә» гаиләне үз йортына чакырып, мәҗлес үткәргән.

1:6; 2:1 — «Ходай каршына» басарга кемгә рөхсәт ителгән булган? Йәһвә каршына аның бердәнбер Улы — Сүз, тугры фәрештәләр һәм фетнә күтәргән «Аллаһы уллары», шул исәптән Шайтан Иблис тә баскан (Яхъя 1:1, 18). Шайтан һәм аның җеннәре әле күктә булган, алар 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгы урнашканнан соң гына бәреп төшерелгән булган (Ачылыш 12:1—12). Йәһвә, аларга үз алдына килергә рөхсәт итеп, бар рухи затларга Шайтанның Аллаһыга каршы чыгуын һәм күтәргән сорауларын ачык иткән.

1:7; 2:2 — Йәһвә Шайтан белән турыдан-туры сөйләшкәнме? Изге Язмаларда Йәһвәнең үз фәрештәләре белән ничек сөйләшкәне турында җентекләп әйтелми. Әмма Михей пәйгамбәр үзенә бирелгән күренештә Йәһвә белән турыдан-туры сөйләшүче фәрештәне күргән (3 Патшалык 22:14, 19—23). Шуңа күрә Йәһвә Шайтан белән сөйләшкәндә бернинди дә арадашчы булмаган дип әйтеп була.

1:21 — Ничек Әюб «ана карынына» кайта алган? Йәһвә Аллаһы кешене «туфрактан яраткан», шуңа күрә «ана» дигән сүз монда җирне аңлата (Яратылыш 2:7).

2:9 — Әюбнең хатынын үз иренә Аллаһыны хурла һәм үл дип әйтергә нәрсә этәргән? Әюбнең хатыны үз ире кебек кайгы-хәсрәт кичергән. Аңа кайчандыр таза иренең шундый җирәнгеч чир белән авыруын күрү авыр булгандыр. Ул үзенең яраткан балаларын югалткан. Моның барысы аңа, күрәсең, шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул мөһим булган нәрсә хакында — иренең һәм үзенең Аллаһы белән булган мөнәсәбәтләре турында оныткан.

Безнең өчен сабаклар:

1:8—11; 2:3—5. Әюб белән булганнардан шуны күрәбез: Аллаһы каршында саф булу — бу эшләрдә һәм сүзләрдә саф булуны аңлата, шулай ук аның каршында саф булыр өчен безне аңа хезмәт итәргә дөрес эчке теләкләр дәртләндерергә тиеш.

1:21, 22. Йәһвәгә уңайлы һәм уңайсыз шартларда тугрылык саклап, без Шайтанның ялганчы икәнен күрсәтәбез (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

2:9, 10. Гаиләдәгеләр дини карашларыбызны хупламаса да, яки без иманыбыздан ваз кичсен өчен яки компромисска барсын өчен басым ясаса да, без, Әюб кебек, иманда нык калырга тиеш.

2:13. Әюбнең иптәшләре Аллаһы һәм аның вәгъдәләре турында бернинди юатучы сүзләр әйтә алмаган, чөнки аларда Аллаһы карашы булмаган.

«ҮЗ САФЛЫГЫМНЫ БОЗМЫЙМ»

(Әюб 4:1—31:40)

Әюбнең өч иптәшенең сүзләрендә төп фикер шундый: Әюб бик начар эш эшләгән һәм шуңа күрә Аллаһыдан шундый каты җәза ала. Башта Элифаз сөйли, аннан соң Вилдад тагы да зәһәрлерәк сүзләр кулланырга тырыша. Ә Софар Әюбне тагы да ныграк мыскыллап сөйли.

Әюб аларның ялган сүзләрен кире кага. Ни өчен Аллаһы аның газапларын рөхсәт итә икәнен аңламаганга, ул үзен акларга тырыша. Әмма Әюб Аллаһыны ярата һәм: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм»,— ди (Әюб 27:5).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

7:1; 14:14 — «Мәҗбүри хезмәт» дигән сүзләр нәрсә аңлата (ЯД)? Әюбнең кайгы-хәсрәте шулхәтле авыр булган ки, хәтта ул тормышын мәҗбүри хезмәт белән чагыштырган. Мәсәлән, Әюб 10:17 дә «берсе артыннан берсе барган бәлаләр» дигән сүзләрне шулай ук «даими мәҗбүри хезмәт» дип әйтеп була. Кеше үлеп терелгәнче мәҗбүри шеолда булырга тиеш, шуңа күрә Әюб ул вакытны мәҗбүри хезмәт белән чагыштыра.

7:9, 10; 10:21; 16:22 — Бу шигырьләрдән Әюб үледән терелүгә ышанмаган дигән нәтиҗә ясап буламы? Монда Әюб үзенең якын киләчәге турында әйтә. Күрәсең, Әюбнең, ул үлсә, аның замандашларының берсе дә аны башка күрмәячәк дип әйтәсе килгән. Аларның карашлары белән караганда, ул үз йортына да кайтмаячак һәм Аллаһы билгеләгән вакыт килмичә, аның турында беркем дә белә алмаячак. Бәлки, Әюбнең шеолдан беркем дә үз теләге белән, ярдәмсез кайта алмый дип әйтәсе килгәндер. Әюб 14:13—15 тән Әюб киләчәктәге терелүгә өметләнгән икәнен күрәбез.

10:10 — Ничек Йәһвә Әюбне «сөт кебек салган һәм эремчек кебек куерткан»? Монда шигъри сүзләр белән Әюбнең анасы карынындагы үсүе турында әйтелә.

19:20 — Әюбнең «теш тиресе белән генә калдым» дигән сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән (АМТ)? Бу урыннарда тире юк, шуңа күрә Әюбнең бу сүзләр белән, үзем исән калсам да, бернәрсәм калмады дип әйтәсе килгәндер.

Безнең өчен сабаклар:

4:7, 8; 8:5, 6; 11:13—15. Без газап чиккән кеше турында ул үзе чәчкәнне ура һәм Аллаһы хуплавын югалткан дип ашыгып нәтиҗә ясарга тиеш түгел.

4:18, 19; 22:2, 3. Киңәшебез үз фикеребезгә түгел, ә Аллаһы Сүзенә нигезләнергә тиеш (2 Тимутегә 3:17).

10:1. Әюбнең кайгы аркасында фикере чуалган, һәм ул үз газаплануының башка сәбәпләрен күрә алмаган. Газаплар кичергәндә безнең, аеруча нинди бәхәсле сорауда катнашканыбызны аңлаганга, йөрәгебез мәрхәмәтсезләнмәсен.

14:7, 13—15; 19:25; 33:24. Шайтан ничек кенә безне сынамасын, терелтүгә өмет безгә көч биреп тора.

16:5; 19:2. Сүзләребез кешенең ачуын чыгарырга тиеш түгел, алар аны дәртләндерергә һәм аңа көч өстәргә тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 18:21).

22:5—7. Дәлилләрсез гаепләүгә нигезләнеп бирелгән киңәш буш һәм зыянлы.

27:2; 30:20, 21. Аллаһы каршында саф кеше — камил кеше дигәнне аңлатмый. Әюб Аллаһыны гаепләп ялгышкан.

27:5. Әюб кенә үз сафлыгын боза алган, чөнки Аллаһы каршында кешенең саф булуы аның Аллаһыны яратуына бәйле. Шуңа күрә без Аллаһыга карата нык ярату үстерергә тиешбез.

28:1—28. Кеше җир хәзинәләренең кайда ятканын белә. Аларны эзләгәндә ул җир астында, әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, үткен күзле ерткыч кошлар күрә алмаган сукмаклар ясый. Ә Йәһвәдән курку булмаса, Аллаһы акылына ия була алмыйсың.

29:12—15. Мохтаҗлыкта булган кешеләргә без әзерлек белән мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.

31:1, 9—28. Әюб флирт, зина кылу, материализм һәм потка табыну кебек эшләрдән һәм башкаларга карата гаделсез, мәрхәмәтсез булудан качкан һәм бу яклардан безгә үрнәк калдырган.

«ТУФРАКТА ҺӘМ КӨЛДӘ ТӘҮБӘ ИТӘМ»

(Әюб 32:1—42:17)

Елиуй исемле яшь егет сабырлык белән аларның сөйләшүләрен тыңлап утырган. Хәзер ул үзе сөйли башлый. Ул Әюбне һәм аның өч ялган юатучысын төзәтә.

Елиуй сөйләүдән туктагач, Йәһвә давыл аша Әюбкә җавап бирә. Ул Әюб газапларының сәбәбен аңлатмый. Әмма берничә сорау биреп, Чиксез кодрәт Иясе Әюбкә үзенең гаять зур көче һәм бөек акылын ачып бирә. Әюб үзенең аңламыйча сөйләгәнен таный һәм: «Мин [үз сүзләремнән] ваз кичәм һәм туфракта һәм көлдә тәүбә итәм»,— ди (Әюб 42:6). Сынау тәмамлана, һәм Әюб сафлыгын саклаганы өчен бүләкләнә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

32:1—3 — Елиуй кайчан килгән? Әюбнең иптәшләре җиде көн сүзсез утыра, һәм шуннан соң Әюб сөйли башлый. Ә Елиуй бар сөйләшүләрне ишеткән, димәк, ул, күрәсең, шул вакытка алар янына килеп утырган (Әюб 3:1, 2).

34:7 — Нинди мәгънәдә Әюб «мыскыллауны су кебек эчкән»? Авырлыклар кичергән Әюб үзенең өч иптәшенең мыскыллау сүзләрен үзенә әйтелгән сүзләр итеп кабул иткән. Чынлыкта исә алар Аллаһыга каршы сөйләгән (Әюб 42:7). Шулай итеп ул, кеше шатлык белән су эчкән кебек, бу мыскыллауларны үзенә сеңдереп утырган.

Безнең өчен сабаклар:

32:8, 9. Олы яшькә җиткән кеше акыл җыйган кеше дигән сүз түгел әле. Акыллы булыр өчен, Аллаһы сүзен аңларга һәм аның рухының җитәкчелеге кирәк.

34:36. Кешенең тугрылыгы ахырга кадәр сыналуы аша исбат ителә.

35:2. Елиуй игътибар белән тыңлаган һәм нәрсә турында сүз бара икәнен төгәл билгеләгән (Әюб 10:7; 16:7; 34:5). Мәсихче өлкәннәр киңәш бирер алдыннан игътибар белән тыңлап бетерергә, барысын исәпкә алырга һәм нәрсә турында сүз бара икәнен ачык аңларга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 18:13).

37:14; 38:1—39:30. Йәһвәнең кодрәтен һәм акылын күрсәтүче искиткеч эшләре турында уйлану безне басынкы итә һәм безгә шуны күрергә булыша: аның хакимлеген аклау безнең шәхси эшләребезгә караганда күпкә мөһимрәк (Маттай 6:9, 10).

39:31—34. Чиксез кодрәт Иясеннән зарланырга теләк туганда, без «авызыбызга кулыбызны куярга» тиеш.

40:10—41:26. Нинди көчле бегемот белән левиафан (крокодил)! Аллаһыга хезмәт итүдә нык булып калыр өчен, безгә дә бу куәтле хайваннарны Барлыкка Китерүчедән көч кирәк. Бу көч белән ул безне ныгыта (Филиппуйлыларга 4:13).

42:1—6. Йәһвә сүзләрен ишетү һәм аның көчен күрсәтүче мисалларны искә төшерү Әюбкә «Аллаһыны күрергә», яки аның турында хакыйкатьне аңларга булышкан (Әюб 19:26). Бу аның фикер йөртүен төзәткән. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без әзерлек белән үз хаталарыбызны танып, үзгәрешләр ясарга тиеш.

Әюб кебек сабыр булыгыз

Әюб китабында шунсы ачык итеп күрсәтелә: Аллаһы кешеләрнең газаплары өчен җаваплы түгел. Моның өчен Шайтан җаваплы. Аллаһы җирдә явызлыкның булуын рөхсәт итеп, безгә Йәһвә хакимлеге һәм аңа тугры булуыбыз белән бәйле сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Йәһвәне яраткан бар кеше, Әюб кебек, сыналган булачак. Әюб турындагы хәбәр безнең бу сынауларда нык кала алуыбызга ышаныч бирә. Шушы китаптан безнең авырлыклар мәңгелек түгел икәнен күрәбез. «Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез»,— дип әйтелә Ягъкуб 5:11 дә. Йәһвә Әюбне тугрылык саклаганы өчен бүләкләгән (Әюб 42:10—17). Безнең шундый искиткеч өметебез бар: җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормыш! Шуңа күрә әйдәгез, Әюб кебек, Аллаһы каршында сафлыгыбызны сакларга тәвәккәл булыйк (Еврейләргә 11:6).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Әюб китабында әйтелгәннәр б. э. к. 1657—1473 елларда булган. Бу китап 140 елдан артык вакытны үз эченә ала.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

«Әюбнең сабырлыгыннан» без нәрсәгә өйрәнә алабыз?