Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер-береңне аңлап яшәргә нәрсә ярдәм итә?

Бер-береңне аңлап яшәргә нәрсә ярдәм итә?

Бер-береңне аңлап яшәргә нәрсә ярдәм итә?

«МИҢА моны әйтергә кирәк түгел иде». «Мин дөрес аңлата алмадым». Сезнең дә тормыш иптәшегез белән сөйләшкәннән соң мондый сүзләр әйткәнегез бармы? Әйе, аралашу осталык таләп итә һәм моңа өйрәнергә кирәк. Кемгәдер аралашу җиңел, ә кемгәдер моңа өйрәнер өчен күп вакыт һәм көч таләп ителә. Әмма сезгә аралашу авыр булса да, сез кешеләргә үз фикерләрегезне ихтирам белән аңлатырга өйрәнә аласыз, һәм сезнең белән аралашу рәхәт булыр.

Кайвакыт ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә алар үскән илдәге гореф-гадәтләр тәэсир итә. «Ир булсаң ир бул, күп сөйләшмә»,— дип әйтәләр кайбер халыкларда. Сөйләргә яраткан ир иргә дә саналмаска мөмкин. Әйе, Инҗилдә: «Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш»,— диелә (Ягъкуб 1:19). Әмма бу киңәш ирләргә дә һәм хатыннарга да бирелә һәм аралашу бу сөйләү генә түгел икәнен күрсәтә. Ике кеше озак сөйләшергә мөмкин. Әмма алар бер-берсен тыңламаса, моны чын аралашу дип атап булырмы? Өстә китерелгән Изге Язмалар өзеге буенча, чын аралашуда тыңлый белү мөһим роль уйный.

Бер-береңне сүзсез аңлап «сөйләшү»

Кайбер халыкларда хатынның үз фикерләрен әйтүе хупланмый, ә ирләр гаилә эшләреннән читтә тора. Шуңа күрә ир һәм хатын үз тормыш иптәшенең теләкләрен белми. Вакыт узу белән кайбер хатыннар үз ирләренең теләкләрен аңларга өйрәнә һәм тиз генә аларны канәгатьләндерергә тырыша. Мондый очракларны бер-береңне сүзсез аңлап «сөйләшү» дип атап була, әмма бу очракта бер кеше генә «сөйли». Гадәттә, хатын үз иренең теләкләрен һәм хисләрен аңларга өйрәнә, әмма ир дә шулай эшләр дип беркем көтми.

Башка илләрдә исә ирләр хатыннарның хисләрен аңларга тырыша. Әмма бу илләрдә дә ир белән хатын ачык аралашырга өйрәнсә, күп гаиләләр ныграк булачак.

Аралашу мөһим

Эчкерсез аралашу аңлашылмаучылыктан саклый. Тарихтан бер мисал карап чыгыйк. Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә кергәч, Рубин, Гадь кабиләләре һәм Манашше кабиләсенең яртысы Үрдүн елгасының көнчыгышында кала һәм бу елга янында «зур корбан китерү урыны» төзи. Исраилнең башка кабиләләре аларның бу эшләрен дөрес аңламый: алар шул өч кабилә корбан китерү урыны төзеп, чын Аллаһыдан читкә борылган дип уйлый. Шуңа күрә алар «фетнәчеләргә» каршы сугышка әзерләнә башлый. Әмма сугышка чыгар алдыннан алар «фетнәчеләр» белән сөйләшергә вәкилләр җибәрә. Нинди акыллы адым! Вәкилләр шуны ачыклый: корбан китерү урыны төзелсә дә, анда Аллаһы законына каршы корбаннар яндырылмаган. Бу өч кабилә киләчәктә аларга: «Ходайда сезгә өлеш юк»,— дип әйтерләр дип курыккан. Бу корбан китерү урыны алар да Йәһвә хезмәтчеләре икәнен күрсәтеп торырга тиеш булган (Ешуа 22:10—29). Алар бу корбан китерү урынын Шаһит дип атаганнар, чөнки ул бу өч кабилә Йәһвәне хак Аллаһы дип санаганына шаһитлек биргән (Ешуа 22:34).

Мондый аңлату ишеткәч, исраиллеләр тынычланган. Әйе, эчкерсез һәм ачык аралашу сугыштан саклап калган. Соңыннан Исраил Йәһвә Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Ул чакта Аллаһы, образлы әйткәндә Исраил ире, халык «йөрәгенә сөйләгән» (Һошея 2:14). Никахтагылар өчен нинди искиткеч үрнәк! Ирләр һәм хатыннар, бер-берегезнең хисләрен аңлар өчен, эчкерсез сөйләшегез. Бу, аеруча, сөйләшү «кызып» китәргә мөмкин булганда мөһим. АКШ журналисты Патти Михалик болай дип яза: «Кайбер кешеләр: „Нәрсә инде ул сүз“,— ди, әмма сүзләр шулай ук бәя биреп бетергесез булырга мөмкин. Кайбер кешеләргә үз хисләрен белдерү авыр, әмма моңа өйрәнсәк, бик зур хәзинәгә ия булырбыз».

Тыңларга һәм сөйләргә өйрәнегез

«Никахыбызның бәхетсез булачагы баштан ук күренеп тора иде»,— дип әйтә кайберәүләр. «Бу никахны саклап булмый»,— дип әйтә икенчеләре. Алар, өйләнешкәч, инде берничек тә уртак тел табып булмый дип уйлыйдыр. Әмма мондый никахлар турында уйлап карагыз: кайбер илләрдә үз балаларына тормыш иптәшен әти-әниләре сайлый. Шулай да күп гаиләләр, өйләнешкәч, яхшы аралашып яши.

Якынча 4000 ел элек булган бер хәлне карап чыгыйк. Исхак исемле яшь кешегә Ребека исемле кәләш сайлыйлар. Алар фикер алышып яшәүдә үрнәк калдырганнар. Исхакка кәләш табар өчен, гаилә хезмәтчесенә озын юл үтәргә туры килә. Яшь кәләш — Ребека белән кайтканда, аларны басуда йөргән Исхак каршы ала. Хезмәтче «үзе башкарган эшләрне түкми-чәчми Исхакка сөйләп бирә». Шуннан соң Исхак турында болай дип әйтелә: «Ребеканы Исхак әнисе Сараның чатырына алып, аңа өйләнде, аны хатыны итте. Исхак Ребеканы сөеп-яратып яшәде» (Яратылыш 24:62—67).

Шуңа игътибар итегез: Исхак хезмәтченең Ребека турында бар сөйләгәнен тыңлаганнан соң гына аны үзенә хатын итеп алган. Аның хезмәтчесе дә Йәһвәгә гыйбадәт кылган, һәм ул аның сүзләрендә шикләнмәгән. Исхак Ребеканы хатын итеп алган һәм аны сөеп-яратып яшәгән.

Исхак белән Ребека бер-берсен аңлап яшәгәнме? Уллары Исав хиттиле ике кызны үзенә хатынлыкка алгач, бу аларның гаиләсенә авырлыклар китергән. Ребека Исхакка: «Бу хиттиле киленнәрдән минем тәмам җаным бизде. Әгәр Ягъкуб та [кече уллары] хатынны шушы хитти кызларыннан алса, андый тормыш миңа нигә кирәк?» — дигән (Яратылыш 26:34; 27:46). Бу сүзләр белән ул үз хисләрен ачык итеп белдергән.

Исхак үз хатынының хисләрен аңлаган һәм Исавның игезәк абыйсы Ягъкубка: «Кәнган кызларыннан хатын алма!» — дигән (Яратылыш 28:1, 2). Әйе, Исхак белән Ребека гаиләдә иң четерекле сораулар каралганда да бер-берсен аңлаган. Моның белән алар безгә яхшы үрнәк калдырган! Ә ир белән хатын бер-берсен аңламаса, нәрсә эшләргә?

Фикер каршылыклары туганда

Тормыш иптәшегез белән риза булмаганда, моңа мөнәсәбәтегезне сөйләшмичә күрсәтү дөрес булмас иде. Бу сезнең бәхетсез булуыгызны һәм тормыш иптәшегезнең дә андый булуын теләгәнегезне күрсәтә. Бәлки, тормыш иптәшегез сезнең хисләрегезне тулысынча аңлап бетерми торгандыр.

Сезгә утырып сөйләшеп алырга кирәк. Әгәр карала торган сорау бер якның ярсуын чыгара икән, сөйләшүне тыныч алып бару авыр булырга мөмкин. Исхакның әти-әнисе, Ибраһим белән Сара, бер тапкыр авыр хәлгә эләккәннәр. Сара үзе бала таба алмагач, шул көннәрдәге гадәт буенча, үз хезмәтчесе Һаҗәрне бала тапсын өчен иренә хатынлыкка бирә. Һаҗәрдән Исмәгыйл туа. Сара да соңрак балага узып, Исхак исемле угыл таба. Исхакны имчәктән аерганда, Сара Исмәгыйлнең Исхактан мыскыллап көлүен күрә. Сара Исхакка куркыныч яный икәнен аңлап, Ибраһимга Һаҗәрне һәм аның улын куып чыгарырга куша. Әйе, Сара иренә үз хисләрен яшермичә сөйләп бирә. Әмма Ибраһимга аның сүзләре ошамый.

Ничек бу хәл җайга салынган булган? Йәһвә Ибраһимга: «Угылың белән җарияң өчен кайгырма... Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла. Чөнки синең нәсел орлыгы Исхак белән дәвам ителәчәк»,— дип әйткән, һәм Ибраһим бу сүзләр буенча эш иткән (Яратылыш 16:1—4; 21:1—14).

Берәрсе: «Әгәр Аллаһы безгә нәрсә эшләргә икәнен әйтсә, гаиләбездә тавыш чыкмас иде»,— дип әйтергә мөмкин. Гаиләдәге каршылыкларны җайга салыр өчен, бер-береңне аңлап яшәргә өйрәнү генә әз, Аллаһыны да тыңларга кирәк. Ничек? Бергә Аллаһы Сүзен укып һәм андагы киңәшләрне тотып (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

Үз гаиләсе белән яшәгән бер җитлеккән мәсихче апа-кардәш болай дип әйтә: «Миңа киңәш сорап берәр яшь хатын килсә, мин аңардан сез ирегез белән бергә Изге Язмаларны укыйсызмы дип сорыйм. Никахта авырлыклар кичергән ирле-хатынлы гадәттә моны эшләми» (Титуска 2:3—5). Бу сүзләрдә һәрбер кеше өчен сабак бар. Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә бергә укыгыз. Шулай эшләп, Аллаһы киңәшләрен һәр көн «ишетеп» була, һәм без берәр хәлгә эләккәндә нәрсә эшләргә икәнен белә алабыз (Ишагыйя 30:21). Әмма шуны истә тотыгыз: Изге Язмаларны тормыш иптәшегезнең кимчелекләрен күрсәтер өчен кулланмагыз. Изге Язмаларның киңәшләрен ничек икегезгә дә кулланырга — менә нәрсә турында уйланырга кирәк.

Әгәр берәр авыр проблема туса, бу темага кагылышлы Изге Язмаларга нигезләнгән берәр басманы карагыз. Мәсәлән, сез карт әти-әниегез турында кайгыртасыз, һәм бу гаиләгездә авырлыклар тудыра. Тормыш иптәшегезгә нәрсә эшләргә, ә нәрсә юк икәнен әйтеп тору урынына, бергә утырып «Гаилә бәхетенең сере» * дигән китапны карагыз. Башта «Олы яшьтәге әти-әниләрегезне хөрмәт итегез» дигән бүлекне ачыгыз һәм сезгә кирәкле абзацларны укып чыгыгыз. Сез үзегез өчен бик күп файдалы киңәшләр таба алырсыз! Алар күп эчкерсез мәсихчеләргә ярдәм иткән.

Басмаларны уку үз проблемагызга дөрес караш белән карарга булышачак. Ә Изге Язмалардан алынган өзекләр һәм искәрмәләр Аллаһы карашын белергә ярдәм итәчәк. Аларны Изге Язмалардан табыгыз һәм укыгыз. Шулай итеп сез Аллаһы сезнең авырлык турында нәрсә әйтә икәнен «ишетерсез»!

Аралашуга ачык булыгыз

Озак вакыт беркем дә ачмаган ишекне ачып караганыгыз бармы? Күгәреп беткән күгәнле ишекне ачу авыр, һәм ул шыгырдап ачыла. Ә ишек белән еш куллансалар һәм күгәннәрен майлап куйсалар? Ул вакытта ишек җиңел ачыла. Моны аралашуга юл ача торган «ишек» турында да әйтеп була. Аралашуга ачык булып һәм «ишек күгәннәрен майлап», ягъни ярату күрсәтеп, сез үз фикерләрегезне җиңел аңлатып бирә алырсыз. Һәм моны хәтта җитди каршылыклар туганда да эшли алырсыз.

Кайчан да булса башларга кирәк. Бер-береңне аңлап яшәргә өйрәнер өчен, бәлки, башта күп тырышлык куярга туры килер. Бирешмәгез. Вакыт узу белән сез моңа өйрәнерсез һәм тату яши башларсыз.

[Искәрмә]

^ 22 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[7 биттәге иллюстрация]

Каршылыклар туганда, сез Аллаһыдан җитәкчелек эзләрсезме?