Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Исемгә ия булырга хокук

Исемгә ия булырга хокук

Исемгә ия булырга хокук

ҺӘРБЕР кешенең исемгә ия булырга хокукы бар. Мәсәлән, Таити утравында хәтта әти-әнисе билгеле булмаган сабыйга да исем бирелә. Сабый теркәү үткәч, аңа исем белән фамилия бирәләр.

Ә бер шәхесне мондый хокуктан мәхрүм итәләр. Гаҗәеп хәл, әмма бу шәхес — «күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыругка» исем биргән Ата! (Эфеслеләргә 3:14, 15). Ләкин күп кешеләр үзләренең Барлыкка Китерүчесен Изге Язмаларда язылган исеме белән атарга теләми. Алар бу исемне «Аллаһы», «Ходай» һәм «Мәңге Яшәүче» дигән титуллар белән алмаштыра. Нинди аның исеме? Зәбурда: «Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстеннән Бердәнбер бөексең»,— дип әйтелә (Мәдхия 82:19, Павский тәрҗемәсе).

XIX гасырның башында Таитигә Лондондагы миссионерлар җәмгыятеннән вәкилләр килгән. Ул көннәрдә мондагы халык күп илаһларга табынган, һәм аларның һәрберсенең үз исеме булган, ә төп илаһларның исеме Оро һәм Таароа булган. Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһыны башка илаһлардан аерыр өчен, миссионерлар Аллаһы исемен ачыктан-ачык әйткән. Таити телендә бу исем Иехова дип әйтелә.

Бу исем киң таралып киткән. Аны сөйләшкәндә һәм хатлар язганда кулланганнар. XIX гасыр башында Таитидә идарә иткән патша Помаре II үзенең хатларында Аллаһы исемен еш кулланган. Инглиз телендә язылган бу хатларның берсе (рәсемдә күрсәтелгән) бүген Таити һәм тирә-яктагы утраулар музеенда саклана. Бу хаттан шуны күрәбез: ул көннәрдә кешеләр Аллаһы исемен ачыктан-ачык кулланган. Шунсын да әйтергә кирәк: Аллаһының исеме таити теленә беренче тапкыр 1835 елда тәрҗемә итеп бетерелгән Изге Язмаларда берничә мең тапкыр очрый.

СЕЗГӘ КИЛЕП-КИТҮЛӘРЕН ТЕЛӘР ИДЕГЕЗМЕ?

Хәтта бу тыныч булмаган дөньяда да, Изге Язмалардан Алла, Аның Патшалыгы һәм кешелек өчен аның искиткеч нияте турында белгәнгә күрә, бәхет табып була. Әгәр дә сез тагын да күбрәк мәгълүматлар алырга яисә Изге Язмаларны өйдә түләүсез өйрәнергә телисез икән, 2 нче биттә китерелгән тиешле адрес буенча Йәһвә Шаһитләренә языгыз.

[32 биттәге иллюстрация]

Патша Помаре II

[32 биттәге иллюстрация]

King and letter: Collection du Musée de Tahiti et de ses Îles, Punaauia, Tahiti