Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә өлкәннәрне үз көтүен көтәргә өйрәтә

Йәһвә өлкәннәрне үз көтүен көтәргә өйрәтә

Йәһвә өлкәннәрне үз көтүен көтәргә өйрәтә

«Зирәклекне бәндәсенә Раббы үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 2:6).

1, 2. Ни өчен суга чумдырылу үткән ир-атлар җыелышта үз өсләренә күбрәк җаваплылык алырга тырыша?

«ӨЛКӘН итеп билгеләнгәч, мин бик шатландым»,— дип әйтә инде җиде ел мәсихче өлкән булып хезмәт итүче Ник. «Мин моны Йәһвәгә хезмәтемне киңәйтү мөмкинлеге итеп кабул иттем. Аллаһының минем хакка эшләгән бар игелеге өчен мин аңа үз рәхмәтемне белдерергә тели идем. Минем шулай ук җыелыштагы кешеләргә, өлкәннәр миңа булышкан кебек, күбрәк ярдәм итәсе килә иде». Әмма Ник шатлык белән бергә борчылу да кичергән. «Өлкән итеп билгеләнгәндә, миңа әле 30 яшь тә юк иде,— дип әйтә Ник.— Миңа җыелышка яхшы көтүче булыр өчен зирәклек һәм акыллылык кебек сыйфатлар кирәк иде. Шуңа күрә мин борчыла идем».

2 Йәһвә үз көтүен ышанып тапшырган абый-кардәшләрнең шатланыр өчен күп сәбәпләре бар. Рәсүл Паул Эфескә язган хатында Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләрен искә төшереп, бу сәбәпләрнең берсен китерә (Рәсүлләр 20:35). Хезмәттәш ярдәмче яки мәсихче өлкән булып билгеләнгәч, суга чумдырылу үткән ир-атларга Йәһвәгә һәм җыелышка «бирер» өчен өстәмә мөмкинлекләр ачыла. Хезмәттәш ярдәмчеләр, мәсәлән, өлкәннәргә булыша. Алар шулай ук күп вакыт таләп иткән, әмма бик кирәкле башка төрле эшләр башкара. Аларны бу мөһим хезмәтне башкарырга Аллаһыны һәм якыннарын ярату дәртләндерә (Марк 12:30, 31).

3. Ни өчен кайбер абый-кардәшләр җыелышта үз өсләренә җаваплылык алырга омтылмый?

3 Кайбер мәсихче абый-кардәшләр үзләрен хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булырга сәләтле түгел дип саный һәм андый хөрмәтле вазифалар башкарырга омтылмый. Алар турында нәрсә әйтеп була? Алар, Ник кебек, яхшы көтүче булыр өчен кирәкле сәләтләре юк дип кайгырадыр. Әгәр син суга чумдырылу үткән абый-кардәш икән, син дә моңа охшаш хисләр кичерергә мөмкин. Һәм мондый хисләр өчен нигез бар. Өлкәннәр көтү белән мөгамәлә итү юллары өчен Йәһвәгә хисап бирәчәкләр. «Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр»,— дигән Гайсә (Лүк 12:48).

4. Йәһвә үз сарыклары турында кайгыртыр өчен куйган абый-кардәшләргә ничек ярдәм итә?

4 Йәһвә үзе билгеләгән хезмәттәш ярдәмчеләрне һәм өлкәннәрне, алар үз вазифаларын үтәгәндә, ярдәмсез калдырырмы? Юк. Ул алар үз хезмәтләрен уңышлы үти алсын өчен кирәкле ярдәм бирә. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә аларга үзенең изге рухын бирә, изге рухның җимеше аларга сарыклар турында наз белән кайгыртырга булыша (Рәсүлләр 20:28; Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Ул аларга шулай ук акыллылык, белем һәм зирәклек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 2:6). Ничек Йәһвә үз сарыклары турында кайгыртыр өчен куйган кешеләрне өйрәтә? Әйдәгез, моның өч ысулын карап чыгыйк.

Тәҗрибәле өлкәннәрнең ярдәме

5. Ни өчен Петер белән Яхъя яхшы көтүчеләр булган?

5 Рәсүл Петер белән Яхъя Югары киңәшмә алдында торганда, бу дөнья акылына ия хакимнәр аларны «белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләр» дип санаган. Әлбәттә, рәсүлләр укый да, яза да белгән, әмма алар Изге Язмаларны раввиннар мәктәбендә өйрәнмәгән. Шулай да Петер белән Яхъя һәм Гайсәнең башка шәкертләре яхшы өйрәтүчеләр булган, чөнки аларны тыңлаган күп кеше иман итүчеләр булып киткән. Ничек бу «гап-гади кешеләр» шундый оста итеп өйрәтә алган? Петер белән Яхъяны тыңлаганнан соң, Киңәшмәдә утыручылар «аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен... аңлаган» (Рәсүлләр 4:1—4, 13). Әйе, шәкертләргә изге рух булышкан (Рәсүлләр 1:8). Әмма рухи яктан сукыр хакимнәргә дә бу шәкертләрне Гайсә өйрәткән икәне ачык күренеп торган. Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз рәсүлләрен «сарыкларны» көтүгә җыярга да һәм ничек аларны көтәргә икәнен дә өйрәткән (Маттай 11:29; 20:24—28; 1 Петер 5:4).

6. Башкаларны өйрәтүдә Гайсә һәм Паул нинди үрнәк калдырган?

6 Терелгәннән соң, Гайсә көтүчеләр итеп билгеләнгән шәкертләрен өйрәтүен дәвам иткән (Ачылыш 1:1; 2:1—3:22). Мәсәлән, ул үзе Паулны сайлаган һәм аны өйрәтү турында кайгырткан (Рәсүлләр 22:6—10). Паул алган белемнәрен кадерләгән һәм белгәннәрен башка өлкәннәргә тапшырган (Рәсүлләр 20:17—35). Мәсәлән, Тимуте Аллаһыга хезмәт итүдә «эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче» булсын өчен, Паул күп көч куйган һәм вакыт сарыф иткән (2 Тимутегә 2:15). Алар якын дуслар булып киткән. Паул Тимуте турында: «Ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте»,— дип язган (Филиппуйлыларга 2:22). Паул Тимутене яки башка берәр кешене үз шәкерте итәргә тырышмаган, юк. Ул имандашларын: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип чакырган (1 Көринтлеләргә 11:1).

7, 8. а) Өлкәннәрнең Гайсә белән Паул үрнәген тотулары яхшы нәтиҗәгә китерә икәнен нинди мисал күрсәтә? б) Кайчан өлкәннәр булачак хезмәттәш ярдәмчеләрне һәм өлкәннәрне өйрәтә башларга тиеш?

7 Тәҗрибәле өлкәннәр, Гайсә белән Паулдан үрнәк алып, суга чумдырылган абый-кардәшләрне өйрәтәләр һәм бу яхшы нәтиҗәләр китерә. Чад мисалын карап чыгыйк. Аның әтисе Йәһвә Шаһите түгел. Күптән түгел генә Чадны өлкән итеп билгеләгәннәр. Ул болай дип сөйли: «Рухи яктан үсәргә миңа берничә тәҗрибәле өлкән булышты. Әтием иман итүче булмаганга, бу өлкәннәр миңа аерым игътибар күрсәттеләр һәм минем өчен рухи әти кебек булдылар. Алар, минем белән бергә хезмәт итеп, мине вәгазьләргә, ә соңрак бер өлкән миңа бирелгән вазифаларны үтәргә өйрәтте».

8 Чад мисалыннан шуны күрәбез: акыллы өлкәннәр булачак хезмәттәш ярдәмчеләрне һәм өлкәннәрне, алар бу вазифаларны үтәргә әле әзер булганчы, күпкә алдарак өйрәтә башлыйлар. Ни өчен бу кирәк? Чөнки Изге Язмаларда хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр үз вазифаларын үти башлаганчы югары әхлакый нормалар буенча яшәргә һәм рухи кешеләр булырга тиеш дип әйтелә. Алар «башта сыналырга» тиеш (1 Тимутегә 3:1—10).

9. Җитлеккән өлкән нинди эш алып барырга тиеш һәм ни өчен?

9 Әлбәттә, суга чумдырылган абый-кардәш сыналыр алдыннан башта өйрәтелергә тиеш. Мәсәлән, укытучы берәр укучыга, тиешле белем бирмичә, авыр имтихан тапшырырга кушса, укучы аны тапшыра алырмы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә башта белем бирергә кирәк. Әмма намуслы укытучылар шәкертләр имтиханны тапшырсын өчен дә белем бирәләр һәм аларны алган белемнәрен кулланырга да өйрәтәләр. Нәкъ шулай ук тырыш өлкәннәр дә суга чумдырылу үткән абый-кардәшләргә хезмәттәш ярдәмче һәм өлкән булыр өчен кирәкле сыйфатлар үстерергә ярдәм итәләр. Алар моны кардәшләр бу хезмәткә билгеләнә алсын өчен генә түгел, ә шулай ук көтүне тиешенчә көтә алсын өчен эшли (2 Тимутегә 2:2). Әлбәттә, суга чумдырылу үткән абый-кардәшләр хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булып хезмәт итә алыр өчен үзләре дә тырышлык куярга тиеш (Титуска 1:5—9). Һәм тәҗрибәле өлкәннәр, андый кардәшләрне теләп өйрәткәндә, аларга рухи яктан тизрәк үсәргә булышалар.

10, 11. Ничек өлкәннәр абый-кардәшләрне башка вазифаларны үтәргә өйрәтә ала?

10 Тәҗрибәле өлкәннәр, кардәшләрне җыелыштагы вазифаларны үтәргә өйрәткәндә, нәрсә эшли ала? Иң башта алар җыелыштагы абый-кардәшләр белән кызыксына: алар белән бергә регуляр рәвештә вәгазьли һәм, алар «хакыйкать сүзенә» өйрәтү сәләтләрен яхшыртсын өчен, аларга булыша (2 Тимутегә 2:15). Җитлеккән өлкәннәр бу кардәшләргә җыелышка хезмәт итүдән алган шатлыклары турында һәм рухи максатлар куеп аларга ирешкәч кичергән канәгатьлек хисе турында сөйлиләр. Өлкәннәр, абый-кардәшләргә җыелыш өчен «үрнәк булырга» ярдәм итеп, йомшак кына итеп киңәшләр бирәләр (1 Петер 5:3, 5).

11 Абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнгәч, акыллы көтүчеләр аның турында кайгыртуларын дәвам итә. Дистә еллар өлкән булып хезмәт иткән Брюс болай дип сөйли: «Мин яңа билгеләнгән хезмәттәш ярдәмчеләргә булышырга тырышам: без аның белән бергә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан бирелгән басмаларны карап чыгабыз. Без шулай ук аның йөкләмәсенә кагылышлы җитәкчелекне укыйбыз. Мин аңа ул үз эшләре белән тиешенчә танышканчы ярдәм итәм». Хезмәттәш ярдәмче тәҗрибә җыйгач, аны шулай ук көтүче хезмәтен үтәргә өйрәтеп була. «Мин көтүче вазифасын үтәп, хезмәттәш ярдәмче белән берәр кардәш яки гаилә янына барганда,— дип дәвам итә Брюс,— аңа Изге Язмалардан аларны дәртләндерәчәк һәм аларга көч өстәячәк өзекләрне сайларга булышам. Хезмәттәш ярдәмче яхшы өлкән булырга теләсә, Изге Язмалар өзекләрен кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп кулланырга өйрәнергә тиеш, бу бик мөһим» (Еврейләргә 4:12; 5:14).

12. Ничек тәҗрибәле өлкәннәр яңа гына билгеләнгән өлкәнне өйрәтә ала?

12 Яңа гына билгеләнгән өлкәннәр дә, өйрәнүләрен дәвам итсә, күп файда ала. Мәкалә башында искә алынган Ник болай дип сөйли: «Миңа аеруча ике тәҗрибәле өлкәннең өйрәтүе ярдәм итте. Алар гадәттә ничек берәр сорау хәл ителергә тиеш икәнен беләләр иде. Алар мине һәрвакыт түземлек белән тыңлыйлар иде, һәм мин үз карашымны әйтеп биргәндә, алар, минем белән риза булмаса да, мине аңларга тырышалар иде. Алар җыелыштагы кардәшләр белән үзләрен басынкы тоталар иде һәм аларны хөрмәт итәләр иде. Мин, моны күреп, алардан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Берәр проблеманы хәл иткәндә яки дәртләндерүче сүзләр әйткәндә Изге Язмаларны оста куллану бик мөһим дип басым ясый иде бу өлкәннәр».

Аллаһы Сүзе ярдәмендә өйрәтелгән

13. а) Яхшы өлкән булыр өчен абый-кардәшкә нәрсә кирәк? б) Ни өчен Гайсә: «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел»,— дигән?

13 Өлкән «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен», Аллаһы Сүзе Изге Язмаларда аңа кирәкле законнар, принциплар һәм мисаллар бар (2 Тимутегә 3:16, 17). Абый-кардәш белемле кешедер дә, әмма яхшы өлкән булырга аңа Изге Язмадан алынган белем һәм аны куллану булышачак. Гайсә мисалын карап чыгыйк. Ул иң белемле, иң зирәк һәм җирдә яшәгән рухи көтүчеләрнең иң акыллысы булган, әмма ул да Йәһвә сарыкларын өйрәткәндә үз акылына таянмаган. «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке»,— дигән Гайсә. Ни өчен Гайсә үз Атасын данлаган? Ул болай дип аңлаткан: «Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли» (Яхъя 7:16, 18).

14. Өлкәннәр «үзләренә дан эзләми» икәне нәрсәдән күренә?

14 Тугры өлкәннәр «үзләренә дан эзләми». Киңәш биргәндә һәм дәртләндерүче сүзләр әйткәндә, алар моны үз акылларына түгел, ә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп эшли. Өлкәннәр шуны аңлый: аларның бурычы — мәсихчеләргә өлкәннәрнең түгел, ә «Мәсихнең уй-ниятләренә» ия булырга булышу (1 Көринтлеләргә 2:14—16). Мәсәлән, әгәр өлкән берәр гаиләгә авырлыкларны чишәргә ярдәм иткәндә үз киңәшләрен Изге Язмалар принципларына һәм ышанычлы хезмәтче тарафыннан бирелгән белемнәргә түгел, ә үз тәҗрибәсенә таянып бирсә, нәрсә булырга мөмкин? (Маттай 24:45). Аның киңәшенә ул яшәгән җирдәге гадәтләр һәм аның белемнәренең әз булуы нык тәэсир итәргә мөмкин. Әлбәттә, кайбер гадәтләр начар түгел, һәм өлкәннең тәҗрибәсе дә булырга мөмкин. Әмма өлкән мәсихчене кеше фикерләрен һәм йолалар кушканны тыңлар урынына Гайсә тавышын һәм Йәһвә сүзләрен тыңларга дәртләндерсә, бу кешегә күбрәк файда китерәчәк (Мәдхия 11:7; Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан өйрәтелгән

15. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» Гайсә нинди эш тапшырган, һәм аларның бу эштә уңышлы булуының бер сәбәбе нәрсәдә?

15 Петер, Яхъя һәм Паул кебек өлкәннәр Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атаган кешеләр санына кергән. Бу хезмәтче төркемен Гайсәнең җирдә яшәгән рух белән майланган кардәшләре тәшкил итә. Алар Мәсих белән күктә идарә итәргә өметләнә (Ачылыш 5:9, 10). Без яшәгән бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә җирдә калган Мәсих кардәшләренең саны кими бара. Әмма Гайсә аларга үтәргә кушкан эш — ахыр килгәнче Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләү эше — безнең көннәрдә тагы да күбрәк булып китте. Хезмәтче төркеме, саны кимесә дә, бу эшне уңышлы үти! Нәрсә ярдәмендә? Моның бер сәбәбе шул: хезмәтче төркеме «башка сарыкларны» үзенә вәгазь эшендә һәм өйрәнүләр үткәрүдә ярдәм итсен өчен өйрәткән (Яхъя 10:16; Маттай 24:14; 25:40). Бүген бу тугры сарыклар шушы эшнең зур өлешен башкара.

16. Ничек хезмәтче төркеме билгеләнгән абый-кардәшләрне өйрәтә?

16 Ничек хезмәтче төркеме аларны өйрәтә? Беренче гасырда Җитәкче совет вәкилләренә җыелыштагы өлкәннәрне өйрәтергә һәм билгеләргә хакимлек бирелгән булган, ә өлкәннәр җыелыштагы мәсихчеләрне өйрәткән (1 Көринтлеләргә 4:17). Бүген дә шул ук тәртип саклана. Җитәкче совет — хезмәтче төркеменең вәкилләре булган берничә майланган өлкән — үз вәкилләренә бөтен дөнья буенча дистәләгән мең җыелышларда хезмәттәш ярдәмчеләрне һәм өлкәннәрне өйрәтергә һәм билгеләргә хакимлек бирә. Өстәвенә Җитәкче совет Вефильләр комитетына кергән өлкәннәрне, күчеп йөрүче күзәтчеләрне, өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне «сарыкларны» тагы да яхшырак «көтәргә» өйрәтер өчен мәктәпләр әзерли. Өстәмә күрсәтмәләр хатлар аша, «Күзәтү манарасы» журналындагы мәкаләләр һәм «Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» * дигән китап кебек башка басмалар аша бирелә.

17. а) Ничек Гайсә хезмәтче төркеменә ышануын күрсәткән? б) Ничек өлкәннәр хезмәтче төркеменә ышануларын күрсәтә?

17 Гайсә хезмәтче төркеменә шулхәтле ышана, хәтта аны «бөтен милке», ягъни җирдәге бар рухи милке өстеннән башлык итеп куйган (Маттай 24:47). Билгеләнгән өлкәннәр дә, Җитәкче Совет күрсәтмәләрен кулланып, хезмәтче төркеменә ышанганнарын күрсәтәләр. Өлкәннәр, башкаларны өйрәткәндә, үзләре Аллаһы Сүзе нигезендә өйрәтелгәндә һәм хезмәтче төркеме тарафыннан бирелгән җитәкчелекне кулланганда, «көтүдәге» бердәмлекне ныгыталар. Йәһвә мәсихчеләр җыелышының һәрбер кешесе турында тирән кайгырткан абый-кардәшләрне өйрәтә. Без аңа моның өчен шулхәтле рәхмәтле!

[Искәрмә]

^ 16 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Рус телендә бар.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек җитлеккән өлкәннәр башкаларны өйрәтә?

• Ни өчен өлкәннәр өйрәткәндә үз акылларына таянмый?

• Ни өчен һәм ничек өлкәннәр хезмәтче төркеменә ышануларын күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихче өлкәннәр җыелыштагы яшь абый-кардәшләрне өйрәтәләр

[26 биттәге иллюстрацияләр]

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» өлкәннәрне өйрәтер өчен күп көч куя