Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кулларыгызны ныгытыгыз

Кулларыгызны ныгытыгыз

Кулларыгызны ныгытыгыз

«Сез, бу көннәрдә пәйгамбәрләр авызыннан бу сүзләрне ишетүчеләр, кулларыгызны ныгытыгыз» (ЗӘКӘРИЯ 8:9).

1, 2. Ни өчен Аггей белән Зәкәрия китаплары безнең игътибарга лаек?

АГГЕЙ белән Зәкәрия пәйгамбәрлекләре якынча 2 500 ел элек язылган булган, әмма шулай да алар безнең өчен әһәмиятле. Алар тарих кына түгел, ә «безгә нәсыйхәт бирү өчен» «элек Изге язмада язылганнарның» өлеше булып тора (Римлыларга 15:4). Бу китаплардагы күп вакыйгалар күктә 1914 елда Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң башланган вакыйгаларны хәтерләтә.

2 Аллаһы халкының борынгы заманда кичергәннәре турында язганда, рәсүл Паул болай дигән: «Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды» (1 Көринтлеләргә 10:11). «Аггей белән Зәкәрия китаплары безнең көннәр өчен нәрсә белән файдалы соң?» — дип сорарсыз сез.

3. Аггей белән Зәкәрия пәйгамбәрлекләрендә нәрсә турында әйтелә?

3 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Аггей белән Зәкәрия пәйгамбәрлекләрендә яһүдләрнең Бабыл әсирлегеннән Вәгъдә ителгән җиргә кайтуыннан соң тормыш итүләре сурәтләнә. Аггей һәм Зәкәрия гыйбадәтханәнең яңадан төзелүе турында яза. Яһүдләр аның нигезен б. э. к. 536 елда салган. Олы яшьтәге яһүдләрнең кайберләре үткәндәгене искә төшереп еласа да, күпчелек кеше «шатлыктан кычкырган». Безнең көннәрдә моңа охшаш, әмма күпкә әһәмиятлерәк вакыйга булган. Нинди вакыйга? (Езра 3:3—13).

4. Беренче бөтендөнья сугышы беткәннән соң нәрсә булган?

4 Беренче бөтендөнья сугышы беткәннән соң Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән. Бу аларны Йәһвә яклый икәнен күрсәткән. Моңа кадәр дини җитәкчеләр һәм аларның сәяси «дуслары» Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең вәгазь эшен туктата алган кебек күренгән (Езра 4:8, 13, 21—24). Әмма Йәһвә Аллаһы вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшенә комачаулаган киртәләрне алып куйган. 1919 елдан Патшалык эше гөрләп алга бара, һәм бу эшне бернәрсә дә туктата алмый.

5, 6. Зәкәрия 4:7 дә нинди бөек вакыйга турында әйтелә?

5 Йәһвә хезмәтчеләре бүген тыңлаучанлык күрсәтеп башкарган вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше Аллаһы ярдәме белән дәвам ителәчәк. Без моңа бер дә шикләнмибез. Зәкәрия 4:7 дә болай дип әйтелә: «„Искиткеч, искиткеч“,— дип кычкырган тавышлар яңгыраганда, ул нигез ташын салыр». Нинди бөек вакыйгага басым ясый бу сүзләр?

6 Зәкәрия 4:7 дә киләчәк турында әйтелә. Ул вакытта Аллаһы Тәгаләгә чын гыйбадәт кылу аның рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларында камил хәлгә китерелгән булачак. Рухи гыйбадәтханә — бу Йәһвәнең төзелеше. Аның ярдәмендә кешеләр гыйбадәт кылуда Аллаһыга якынлаша, моның өчен нигез — Гайсә Мәсихнең корбаны, Аллаһы белән татулаштыручы корбан. Бөек рухи гыйбадәтханә инде б. э. I гасырыннан яшәп килсә дә, бу гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында чын гыйбадәт кылу әле камил хәлгә китерелергә тиеш. Хәзер рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалдында миллионлаган Аллаһы хезмәтчесе аңа гыйбадәт кыла. Бу хезмәтчеләр һәм терелтелгән күп санлы кеше Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында камиллеккә китереләчәк. Мең ел азагында чистартылган җирдә Аллаһының чын гыйбадәт кылучылары гына калачак.

7. Безнең көннәрдә чын гыйбадәт кылуны камил хәлгә китерүдә Гайсә Мәсих нинди роль уйный? Ни өчен бу безгә көч бирә?

7 Идарәче Зеруббабел һәм баш рухани Ешуа б. э. к. 515 елда гыйбадәтханәнең төзелеп бетүен күргән. Зәкәрия 6:12, 13 тә Гайсә Мәсих чын гыйбадәт кылуны камил хәлгә китерүдә төп роль уйнаячак дип алдан әйтелгән булган: «Болай дип әйтә Гаскәриләр иясе Ходай: Менә Ир, аның исеме — Үренте, ул үз тамырыннан үсеп чыгачак һәм Ходай гыйбадәтханәсен төзиячәк. ...Һәм дан кабул итәчәк һәм үз тәхетенә утырып идарә итәчәк; һәм үз тәхетендә рухани булачак». Давыт буыныннан чыккан патшалар нәселе Гайсә аша дәвам ителә. Ул рухи гыйбадәтханәдә Патшалык эше белән күктән идарә иткәнгә, беркем дә бу эшкә комачаулый алмый. Бу безне, көндәлек мәшәкатьләргә «чуммыйча», Аллаһыга хезмәт итүебезне тырышып дәвам итәргә дәртләндермиме?

Нәрсә беренче урында торырга тиеш

8. Ни өчен рухи гыйбадәтханәдәге хезмәтне без беренче урынга куярга тиеш?

8 Йәһвә безне яклап фатихаласын өчен, рухи гыйбадәтханәдәге эш тормышыбызда беренче урында торырга тиеш. Борынгы яһүдләр «вакыт килмәгән әле» дигән, әмма без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне онытмаска тиеш (Аггей 1:2; 2 Тимутегә 3:1). Гайсә алдан әйткән булган: аның тугры шәкертләре Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләячәк һәм шәкертләр әзерләячәк. Без үзебезгә тапшырылган хезмәтне кадерләргә тиеш. Дөньяның каршы килүе аркасында туктатылган вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше 1919 елда яңадан башланган, һәм ул әлегә тәмамланмаган. Әмма бу эш һичшиксез тәмамланачак!

9, 10. Йәһвә фатихасын алыр өчен, кеше нәрсә эшләргә тиеш, һәм безнең өчен бу нәрсәне аңлата?

9 Бу эштә никадәр тырышлык куйсак, шул ук дәрәҗәдә фатихаланган булачакбыз. Бу сүзләр аерым һәрбер хезмәтче һәм тулаем Йәһвә халкы турында әйткәндә хак. Бу сүзләрнең дөреслеген Йәһвәнең бер вәгъдәсенә игътибар итсәк күрербез. Борынгы яһүдләр Аллаһыга яңадан чын күңелдән хезмәт итә башлагач һәм гыйбадәтханә төзүен дәвам иткәч, Йәһвә аларга: «Бүгенге көннән мин аларны фатихалыйм»,— дигән (Аггей 2:19). Алар яңадан Йәһвә хуплавын алган. Аллаһы аларга мондый фатихалар вәгъдә иткән: «Чәчү тынычлыкта булачак; йөзем чыбыгы үз җимешен бирәчәк, һәм җир үз уңышларын бирәчәк, һәм күкләр үз чыгын бирәчәк, һәм моның барысын мин бу халык калдыгына мирас итеп бирәчәкмен» (Зәкәрия 8:9—13).

10 Йәһвә яһүдләргә рухи һәм материаль яктан фатихалар биргән. Без йөкләнгән эшебезне тырышып һәм шатлык белән башкарсак, ул безне дә фатихалаячак. Бу фатихалар арасында — шулай ук безнең арадагы тынычлык, куркынычсызлык һәм рухи яктан үсеп алга бару. Шулай да без шуны аңлыйбыз: без рухи гыйбадәтханәдә эшне Йәһвә теләгәнчә башкарсак кына, ул безгә фатиха бирәчәк.

11. Ничек без үз-үзебезне тикшереп чыга алабыз?

11 Хәзер үз йөрәгебезне үз юлларыбызга борырга вакыт (Аггей 1:5, 7). Тормышыбызда беренче урында нәрсә тора? Моның турында һәрберебезгә уйланырга кирәк. Без Йәһвә исемен данлыйбыз һәм аның рухи гыйбадәтханәсендәге эшне башкарабыз. Һәм ни дәрәҗәдә без бүген моны башкарабыз, шул дәрәҗәдә Йәһвә безне фатихалый. Без үз-үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин тормышымда нәрсәне беренче урынга куя башладым? Суга чумдырылу үткәннән бирле Йәһвәгә, хакыйкатькә һәм аның эшенә ашкынуым кимемәдеме? Минем бай тормыш белән яшәргә теләгем Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына карата мөнәсәбәтемә тәэсир итмиме? Минем турыда башкалар нәрсә уйлар дигән фикер, ягъни кешеләрдән курку, миңа Аллаһыны данларга комачауламыймы?» (Ачылыш 2:2—4).

12. Аггей 1:6, 9 буенча, яһүдләр нинди хәлдә яшәгән?

12 Аллаһы исемен данлау эшен тиешенчә башкармасак, аның фатихаларын югалтырбыз. Әлбәттә, без моны теләмибез. Исегездәме: әсирлектән кайткан яһүдләр гыйбадәтханәне төзү эшләрен яхшы гына башлаганнан соң, «һәрберсе үз йорты турында кайгыртып чапкан» (Аггей 1:9, ЯД). Алар үзләренең эшләренә һәм көндәлек мәшәкатьләренә «чумган». Нәтиҗәдә алар «әз җыйганнар», ягъни алар яхшы ризыкка, эчемлеккә һәм җылы киемгә мохтаҗ булган (Аггей 1:6). Алар Йәһвәнең фатихасын югалткан. Без үзебез өчен сабак күрәбезме?

13, 14. Аггей 1:6, 9 дан без үзебез өчен нинди сабак алабыз, һәм ни өчен бу сабак мөһим?

13 Йәһвә безне моннан ары да фатихаласын өчен, безгә нәрсә эшләргә? Әгәр безнең Йәһвәгә тиешенчә гыйбадәт кылмыйча үзебезне канәгатьләндереп яшәргә теләгебез бар икән, безгә бу теләккә каршы торырга кирәк. Тиз генә баю, карьера ясар өчен абруйлы белем алу яки үз-үзеңне камилләштерү буенча берәр курсларда уку — мондый теләкләр безне гыйбадәт кылудан читкә алып китә ала.

14 Мондый эшләр начар булмаска да мөмкин. Әмма алар мәңгелек тормышка алып баручы эшләр арасында «үле гамәлләр» (ЯД) түгелме? (Еврейләргә 9:14). Нинди мәгънәдә «үле»? Алар рухи яктан «үле», буш һәм уңышсыз гамәлләр. Алар белән мавыгып китсәк, алар рухи һәлакәткә китерергә мөмкин. Рәсүлләр көннәрендә яшәгән кайбер майланган мәсихчеләр андый һәлакәткә эләккән (Филиппуйлыларга 3:17—19). Шундый ук хәл безнең көннәрдәге кайбер мәсихчеләр белән дә булган. Мәсихчеләр хезмәтен сүлпән башкара башлап, җыелыштан читләшкән һәм Йәһвәгә кире кайтырга теләмәгән кешеләрне, бәлки, сез дә беләсездер. Әлбәттә, без бу кешеләр яңадан Йәһвәгә хезмәт итә башлар дип өметләнәбез. Әмма шунсын әйтергә кирәк: кеше, «үле гамәлләр» белән мавыгып китеп, Йәһвә хуплавын һәм фатихасын югалта. Ә бу аяныч нәтиҗәгә — Аллаһының изге рухы булдырган шатлык белән тынычлыкны югалтуга китерә. Күз алдына китереп кенә карагыз: кеше яраткан кардәшләрен югалта! (Гәләтиялеләргә 1:6; 5:7, 13, 22—24).

15. Ничек Аггей 2:14 тәге сүзләр Йәһвәгә гыйбадәт кылуга карашыбыз бик җитди булырга тиеш икәнен күрсәтә?

15 Бу бик җитди як, чөнки яһүдләр Йәһвә йортын төзүне ташлап үз йортларын бизәкли башлагач, Йәһвә Аггей аша аларга болай дип әйткән: «Шундый бу халык, минем алдымда шундый бу буын... һәм кулларының бар эшләре шундый, һәм алар анда китергәннең барысы саф түгел» (Аггей 2:14). Моннан Йәһвәнең бу халыкка мөнәсәбәтен күрәбез. Яһүдләрнең гыйбадәт кылулары тиешенчә булмаган, шуңа күрә Иерусалимда вакытлыча төзелгән корбан китерү урынында күз буяр өчен генә китерелгән аларның бар корбаннары Йәһвәгә яраклы булмаган (Езра 3:3).

Аллаһы ярдәм бирәм дип ышандыра

16. Зәкәрия күргән күренешләр яһүдләрне нәрсәгә ышандырган?

16 Аллаһы Зәкәриягә сигез күренеш биргән, һәм бу күренешләр гыйбадәтханәне төзегән тугры яһүдләрне Йәһвә алар белән икәненә ышандырган. Беренче күренеш яһүдләргә гарантия биргән: алар тыңлаучан булып эшләрне дәвам итсәләр, гыйбадәтханә төзелеп бетәчәк һәм Иерусалим белән Яһүдия муллыкта яшәячәк (Зәкәрия 1:8—17). Икенче күренештә чын гыйбадәт кылуга каршы торган барлык хакимнәрнең юк ителәчәге турында вәгъдә бирелгән (Зәкәрия 1:18—21). Ә калган күренешләрдә исраиллеләргә болай дип әйтелгән булган: Аллаһы төзү вакытында аларны яклаячак; чын тынычлык һәм куркынычсызлык урнаштырылачак; Йәһвәнең төзелгән гыйбадәтханәсенә күп халыклардан кешеләр киләчәк; Аллаһы йөкләгән эштә җиңеп чыга алмаслык кебек күренгән киртәләр алып куелачак; бозыклык юк ителәчәк; Аллаһы халкы фәрештәләр яклавы астында яшәячәк (Зәкәрия 2:5, 11; 3:10; 4:7; 5:6—11; 6:1—8). Аллаһының мондый ярдәменә гарантия алып, тыңлаучан яһүдләр үзгәрешләр ясаган һәм үз игътибарларын Аллаһы эшенә туплаганнар. Нәкъ шул эшне башкарыр өчен, Йәһвә аларны Бабылдан азат иткән.

17. Аллаһы биргән ышандыруларны исәпкә алып, безгә үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

17 Без дә чын гыйбадәт кылуның һичшиксез өстен чыгуына ышандыру алабыз, һәм бу безне ашкынучан булырга һәм Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендәге хезмәткә җитди караш белән карарга дәртләндерергә тиеш. Үз-үзеңә мондый сораулар бирергә кирәк: «Әгәр дә мин Патшалык турындагы яхшы хәбәрне хәзер вәгазьләргә вакыт икәненә ышанам икән, моны максатларым һәм яшәү рәвешем күрсәтәме? Мин Аллаһының пәйгамбәрлек Сүзенең мөһимлеген аңлыйммы? Аны өйрәнер өчен җитәрлек вакыт бүлеп куяммы? Имандашларым һәм башкалар белән аның турында сөйләшәмме?»

18. Зәкәрия китабының 14 нче бүлеге буенча, нәрсә булачак?

18 Зәкәрия Бөек Бабылның юк ителүе һәм шуннан соң булачак Һармагедун сугышы турында язган: «Бу көн бердәнбер булачак, Ходайга гына билгеле булачак: көн дә, төн дә түгел; кичке вакытта гына яктылык киләчәк». Әйе, Йәһвә көне аның җирдәге дошманнары өчен чыннан да караңгы һәм куркыныч булачак! Әмма Аллаһының тугры хезмәтчеләре өчен яктылык балкып торачак, Йәһвә аларга илтифатлы булачак. Зәкәрия шулай ук ничек яңа дөньяда бар кеше Аллаһы изгелеген игълан итәчәк икәнен сурәтләп бирә. Аллаһының бөек рухи гыйбадәтханәсендә гыйбадәт кылу бердәнбер булачак, башка бернинди табыну булмаячак (Зәкәрия 14:7, 16—19). Нинди гаҗәеп ышандыру! Без пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен һәм Йәһвә хакимлегенең аклануын күрәчәкбез. Әйе, бу Йәһвә көне булачак!

Мәңгелек фатихалар

19, 20. Ни өчен Зәкәрия 14:8, 9 дагы сүзләр безгә көч бирә?

19 Бу бөек вакыйгалардан соң Шайтан Иблис һәм аның җеннәре зыян китермәсеннәр өчен упкынга ташланачак (Ачылыш 20:1—3, 7). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында кешелеккә мул фатихалар биреләчәк. Зәкәрия 14:8, 9 да болай дип әйтелә: «Ул көндә Иерусалимнан тере сулар ага башлаячак, аларның яртысы көнчыгыштагы диңгезгә һәм яртысы көнбатыштагы диңгезгә агачак: җәен дә, кышын да шулай булачак. Һәм Ходай бар җир өстеннән Патша булачак; ул көнне Ходай бердәнбер һәм аның исеме дә бердәнбер булачак».

20 «Тере сулар» яки «тереклек суы елгасы» — бу Йәһвәнең башкарылачак эшләре. Алар кешелеккә мәңгелек тормыш алырга булышачак, һәм бу «сулар» Мәсих Патшалыгыннан агачак (Ачылыш 22:1, 2). Һармагедунны кичергән Йәһвәнең бихисап күп хезмәтчесе Адәмнән мирас итеп алган үлем белән башка үлмәячәк. Терелтү булачак, һәм үлгән кешеләр дә бу фатихаларны алачак. Ул вакытта Йәһвәнең җир өстеннән идарә итүенең яңа чоры башланачак. Бөтен җир шарындагы кешеләр Йәһвәне гыйбадәт кылуга лаек бердәнбер шәхес, Галәмнең Хакиме итеп таныячак.

21. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

21 Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләрен һәм аларның үтәлешен карап чыгып, без шуны күрәбез: Йәһвә безгә рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларында башкарырга кушкан эшне дәвам итәр өчен җитди сәбәпләр бар. Әйдәгез, Патшалык эшләрен беренче урынга куйыйк һәм чын гыйбадәт кылуның камил хәлгә китерелгәнен көтик! Аллаһы Сүзендә безнең өчен мондый чакыру язылган: «Сез, бу көннәрдә пәйгамбәрләр авызыннан бу сүзләрне ишетүчеләр, кулларыгызны ныгытыгыз» (Зәкәрия 8:9).

[16 биттәге иллюстрация]

Хәтерлисезме?

• Аггей һәм Зәкәрия вакыты белән безнең көннәр арасында нинди охшаш яклар бар?

• Аггей һәм Зәкәрия китапларында беренче урынга нәрсәне куярга кирәк икәне турында нинди сабак бирелә?

• Ни өчен Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләрен карап чыгу киләчәккә ышанычыбызны ныгыта?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Үз мәшәкатьләрең сине «йотмадымы»?