Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин сезнең белән!»

«Мин сезнең белән!»

«Мин сезнең белән!»

«Ходай хәбәрчесе халыкка болай диде: „Мин сезнең белән“,— ди Ходай» (АГГЕЙ 1:13).

1. Гайсә безнең көннәргә охшаш һәм безнең көннәргә пәйгамбәрлек булып торган нинди көннәр турында әйткән?

БЕЗ тарихның бик мөһим чорында яшибез. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлеше 1914 елда «Раббы көне» башланганын күрсәтә (Ачылыш 1:10). Бу пәйгамбәрлекләр турында сез беләсездер. Сезгә шулай ук Гайсәнең «Адәм Улы» Патша булып идарә иткән көннәрне «Нух көннәре» һәм «Лут көннәре» белән чагыштырганы билгеледер (Лүк 17:26, 28). Шулай итеп Изге Язмаларда ул көннәр безнең көннәр белән охшаш икәне һәм ул көннәрнең безнең көннәр өчен пәйгамбәрлек булып торганы күрсәтелә. Әмма тарихта безнең көннәр белән охшаш тагын бер чор бар, һәм без аны игътибар белән карап чыгарбыз.

2. Йәһвә Аггей белән Зәкәриягә нинди йөкләмә биргән?

2 Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрләр көннәрендә булган Яһүдиядәге хәлне карап чыгыйк. Аллаһының бу тугры хезмәтчеләре Йәһвәнең бүгенге халкына кагылышлы нинди хәбәр игълан иткән? Аггей һәм Зәкәрия Бабыл әсирлегеннән кайткан яһүдләр өчен «Ходай хәбәрчеләре» булган. Алар исраиллеләрне Йәһвә аларга Аллаһы йортын яңадан төзергә ярдәм итәчәгенә ышандырырга тиеш булган (Аггей 1:13; Зәкәрия 4:8, 9). Аггей һәм Зәкәрия китаплары кечкенә булса да, алар — «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» «Язманың» өлеше һәм «өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү» өчен бирелгән (2 Тимутегә 3:17).

Аларның сүзләре безгә дә кагыла

3, 4. Ни өчен Аггей һәм Зәкәрия хәбәре безнең өчен әһәмиятле булырга тиеш?

3 Борынгы исраиллеләр өчен Аггей һәм Зәкәрия хәбәре, һичшиксез, бик вакытлы булган, һәм аларның әйткәннәре ул көннәрдә үтәлеп барган. Әмма ни өчен бу ике пәйгамбәрнең хәбәре безгә дә кагыла дип әйтеп була? Еврейләргә 12:26—29 дагы сүзләргә игътибар итик. Монда рәсүл Паул Йәһвәнең Аггей 2:6 дагы «күкне һәм җирне тетрәтәм» дигән сүзләрен өзек итеп китерә. Бу тетрәү аркасында ахыр чиктә «патшалыкларның тәхетләре бәреп төшереләчәк», һәм «мәҗүсиләр патшалыкларының көче юкка чыгарылачак» (Аггей 2:22).

4 Аггей сүзләрен өземтә итеп китергәч, рәсүл Паул «мәҗүсиләр патшалыклары» белән нәрсә булырга тиешлеге турында яза һәм майланган мәсихчеләр алачак какшамас Патшалыкның өстенлегенә игътибар итә (Еврейләргә 12:28). Б. э. I гасырында язылган бу китапта Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләре киләчәктә үтәләчәк вакыйгалар итеп күрсәтелә. Җирдә майланган мәсихчеләр калдыгы әле дә бар, һәм алар — Гайсә Мәсих белән бергә Аллаһы Патшалыгы варислары. Димәк, Аггей белән Зәкәриянең хәбәре безнең көннәр өчен дә әһәмиятле булырга тиеш.

5, 6. Аггей һәм Зәкәрия хезмәт итә башлар алдыннан нинди вакыйгалар булган?

5 Аггей һәм Зәкәрия хезмәт итә башлар алдыннан нинди вакыйгалар булган? Моны Езра китабыннан беләбез. Б. э. к. 537 елда яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайта, ә 536 елда идарәче Зеруббабел һәм баш рухани Ешуа җитәкчелегендә яңа гыйбадәтханә нигезе салына (Езра 3:8—13; 5:1). Бу халыкны шатландыра, әмма тиздән аларны курку биләп ала. «Шул җир халкы Яһүд халкының кулын көчсезләндереп аңа төзүдә каршы килә башлады»,— дип әйтелә Езра 4:4 тә. Дошманнар, аеруча самареялеләр, яһүдләрне ялганлап гаеплиләр һәм Фарсы патшасын гыйбадәтханәнең төзү эшләрен тыярга кирәклегенә ышандыралар (Езра 4:10—21).

6 Күтәренке рух белән башланган төзү эшләре туктала. Яһүдләр үз эшләренә «чума». Әмма гыйбадәтханә нигезен салганнан соң 16 ел үткәч, б. э. к. 520 елда, Йәһвә Аггей белән Зәкәрияне җибәрә. Алар халыкны төзү эшләрен кабат башларга дәртләндерергә тиеш була (Аггей 1:1; Зәкәрия 1:1). Аллаһының бу хәбәрчеләре яһүдләрнең рухын ныгыта һәм аларны Йәһвәнең ярдәменә ышандыра. Нәтиҗәдә төзү эшләре кабат башлана, һәм б. э. к. 515 елда гыйбадәтханә тулысынча төзелеп бетә (Езра 6:14, 15).

7. Аггей һәм Зәкәрия көннәре белән безнең көннәр арасында нинди охшаш яклар бар?

7 Моның барысының безнең өчен нинди әһәмияте бар икәнен беләсезме? Безгә «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләү эше тапшырылган (Маттай 24:14). Бу эшкә беренче бөтендөнья сугышыннан соң махсус игътибар бирелә башлаган. Борынгы заманда яһүдләр Бабыл әсирлегеннән азат ителгән булган, ә безнең көннәрдә Йәһвә халкы ялган диннең бөтендөнья империясе, Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән. Аллаһының майланган хезмәтчеләре вәгазьли башлаганнар, кешеләрне өйрәтеп, хак гыйбадәт кылуга алып килгәннәр. Бу эш бүген тагы да зуррак масштабта дәвам ителә. Син үзең дә бу эштә катнашасыңдыр. Бу бозык дөньяның ахыры якын, шуңа күрә хәзер вәгазьләргә вакыт! Йәһвә «зур афәттә» кешелек тормышын кискен үзгәрткәнче, Аллаһы билгеләгән эш үтәлергә тиеш (Маттай 24:21). Аллаһы бу афәттә явызлыкны юк итәчәк, һәм нәтиҗәдә бөтен җирдә чын гыйбадәт кылу булачак.

8. Ни өчен без Йәһвәнең эшебезгә ярдәм иткәненә бер дә шикләнмибез?

8 Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләреннән без шуны күрәбез: Йәһвә тапшырган эштә чын күңелдән катнашсак, һичшиксез, ул безгә ярдәм һәм фатиха бирәчәк. Хөкүмәтләр, Аллаһы хезмәтчеләренә комачауларга һәм билгеләнгән эшләрен тыярга тырышса да, уңышлы булмадылар һәм вәгазь эшен туктата алмадылар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытыннан алып безнең көннәргә кадәр Йәһвә үз хезмәтчеләренә булыша, һәм нәтиҗәдә Патшалык эшләре алга бара. Әмма эш әле күп.

9. Безгә борынгы замандагы нинди вакыйгага игътибар итәргә кирәк?

9 Ничек Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрлекләре безне Аллаһының вәгазьләү һәм башкаларны өйрәтү йөкләмәсен тагын да тырышыбрак үтәргә дәртләндерә ала? Алар язган китаплардан нинди сабаклар ала алабыз? Бу сабакларның кайберләрен карап чыгыйк. Әсирлектән кайткан яһүдләр гыйбадәтханәне төзергә тиеш булган. Шул төзелешкә кагылышлы кайбер якларга игътибар итик. Яһүдләр бу эшкә ашкыну күрсәтмәгән. Алар, гыйбадәтханә нигезен салгач, эшләрне туктатканнар. Алар нинди хаталы караш белән карый башлаган? Һәм без үзебез өчен нинди сабак алабыз?

Дөрес караш үстерү

10. Яһүдләр нинди хаталы караш белән карый башлаган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

10 «Әле вакыт түгел»,— дип әйткән яһүдләр (Аггей 1:2). Б. э. к. 536 елда гыйбадәтханә нигезен салып төзелешне башлаганда, алар «әле вакыт түгел» дип әйтмәгән. Әмма тиздән күрше халыкларның һәм хакимият кешеләренең каршы килүләре аларга тәэсир иткән. Яһүдләр үз йортларына һәм яшәү шартларын уңайлаштыруга күбрәк игътибар бирә башлаганнар. Алар үз йортларын бизәр өчен яхшы сыйфатлы агач кулланган. Бу йортлар белән төзелеп бетмәгән гыйбадәтханә арасындагы аерманы күрсәтеп, Йәһвә: «Ә сезнең үзегезгә, бу йорт ташландык хәлдә булганда, бизәлгән йортларыгызда торырга вакытмы?» — дип сораган (Аггей 1:4).

11. Ни өчен Йәһвәгә Аггей көннәрендәге яһүдләрне үгетләргә туры килгән?

11 Әйе, иң мөһим нәрсәләр яһүдләр тормышында икенче урынга күчкән. Хәзер беренче урында Йәһвә ихтыярын үтәү һәм гыйбадәтханә төзү түгел, ә үзләре һәм йортлары турында кайгырту торган. Аллаһы йортының төзелеше туктатылган. Йәһвә яһүдләрне: «Йөрәгегезне үз юлларыгызга борыгыз»,— дип чакырган (Аггей 1:5). Ул аларны туктап уйланырга өндәгән: нәрсә алар эшли һәм ничек гыйбадәтханә төзелешен икенче урынга күчерү аларның тормышларына тәэсир итә.

12, 13. Аггей 1:6 да яһүдләрнең хәле ничек итеп күрсәтелгән, һәм бу шигырьдәге сүзләр нәрсә аңлата?

12 Әйе, иң мөһим эшләрне икенче урынга күчереп, яһүдләр үзләренә генә зыян китергән. Аггей 1:6 да язылганча, Йәһвә болай дигән: «Сез күп чәчәсез, ләкин әз җыясыз; ашыйсыз, әмма тук түгел; эчәсез, ләкин эчеп исермисез; киенәсез, ләкин җылынмыйсыз; эш хакын эшләп табучы тишек акча янчыгы өчен эшли».

13 Яһүдләр, Аллаһы үзе биргән җирдә яшәсәләр дә, яхшы уңыш җыя алмаганнар. Йәһвә, алдан кисәткәнчә, аларны фатихасыз калдырган (Канун 28:38—48). Алар күп чәчкән, әмма әз җыйган: аларга ризык җитмәгән. Йәһвә фатихасы булмаганга, аларда җитәрлек җылы кием булмаган. Хәтта эшләп алган акчалары да «тишек акча янчыгына» барган, ягъни файда китермәгән. Йәһвәнең: «Эчәсез, ләкин эчеп исермисез»,— диеп, кеше исерткеч эчемлекләр эчеп исерсә, бу минем фатихам дип әйтәсе килмәгән, юк. Аллаһы эчкечелекне хөкем итә (1 Патшалык 25:36; Гыйбрәтле сүзләр 23:29—35). Киресенчә, монда Йәһвәнең яһүдләрне фатихасыз калдырганына басым ясала. Яһүдләр ясаган шәраб исергәнче эчәр өчен җитмәгән. «[Сез] туйганчы эчмисез»,— дип әйтелгән бер тәрҗемәдә (Аггей 1:6, АМТ).

14, 15. Аггей 1:6 дан нинди сабак алабыз?

14 Безнең өчен нинди сабак? Бу сабак йортыбызны бизәкләү турында гына түгел. Әле күп элек, яһүдләр Бабыл әсирлегенә алып кителгәнче, Амос пәйгамбәр бай яһүдләрне «фил сөяге белән бизәлгән йортлары» өчен һәм «фил сөягеннән ясалган ятакларда ятканнары» өчен шелтәләгән (Амос 3:15; 6:4). Бу йортлар һәм ятаклар дошман кулына күчкән. Әмма 70 ел әсирлектә булып та, яһүдләрнең күбесе моннан сабак алмаган. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Үз-үзебезгә мондый сораулар бирсәк, яхшы булыр иде: мин үз йортыма һәм аны бизәкләү өчен чиктән тыш күп вакыт сарыф итмимме? Өстәмә белем алу өчен берничә ел күп вакыт сарыф итәргә һәм, бәлки, рухи эшләрне икенче урынга күчерергә туры килер. Мин хезмәт баскычы буенча өскә күтәрелер өчен андый белем алырга омтылмыйммы? (Лүк 12:20, 21; 1 Тимутегә 6:17—19).

15 Аггей 1:6 дагы сүзләр шуны исебезгә төшерергә тиеш: безгә Аллаһы фатихасы кирәк. Борынгы яһүдләр аны югалткан һәм аяныч нәтиҗәләр «урган». Баймы без яки юкмы, әгәр Йәһвә фатихасы булмаса, без рухи яктан фәкыйрь булачакбыз (Маттай 25:34—40; 2 Көринтлеләргә 9:8—12). Ничек соң Аллаһы фатихасын алырга?

Йәһвә үз рухы белән булыша

16—18. Зәкәрия 4:6 дагы сүзләр борынгы яһүдләр өчен нинди мәгънә йөрткән?

16 Аггейнең замандашы Зәкәрия пәйгамбәр болай дип язган: «Гаскәрләр һәм көч белән түгел, ә минем рухым белән дип әйтә Гаскәрләр иясе Ходай» (Зәкәрия 4:6). Зәкәрия шуны күрсәткән: Йәһвә ул вакытта яшәгән тугры хезмәтчеләрен үз рухы белән дәртләндергән һәм фатихалаган. Шул ук рух ярдәмендә Йәһвә бүген безгә дә булыша. Зәкәриянең бу сүзләрен сез еш кына ишетәсездер, әмма ул көннәрдәге яһүдләр өчен алар нинди мәгънә йөрткән, һәм ничек бу сүзләр безгә кагыла?

17 Аллаһы тарафыннан рухландырылган Аггей һәм Зәкәрия язган сүзләр тугры яһүдләргә ничек тәэсир иткәнен искә төшерик. Яһүдләрнең көче яңарып киткән. Аггей б. э. к. 520 елның алтынчы аенда, ә Зәкәрия сигезенче аенда пәйгамбәрлек итә башлаган (Зәкәрия 1:1). Аггей 2:18 буенча, гыйбадәтханәне төзү эшләре тугызынчы айда яңадан башланган. Димәк, пәйгамбәрләрнең сүзләре яһүдләргә тәэсир иткән, алар Йәһвә ярдәменә шикләнмичә аның әйткәнен үти башлаганнар. Зәкәрия 4:6 дагы сүзләр Аллаһының ярдәм бирәчәгенә ышандыра.

18 Б. э. к. 537 елда яһүдләр Бабылдан туган җирләренә кайтканда, аларның «гаскәрләре» булмаган. Аларны Йәһвә яклаган һәм юлда алар белән җитәкчелек иткән. Яһүдләр әсирлектән кайтып гыйбадәтханәне төзи башлагач, Йәһвә үз рухын кулланып вакыйгалар белән идарә иткән. Алар чын күңелдән яңадан эшкә тотынгач, Йәһвә үз рухы белән аларга булыша башлаган.

19. Аллаһы рухы кемнең көчле басымын җиңәргә булышкан?

19 Зәкәриягә сигез күренеш бирелгән, һәм алар аны шуңа ышандырган: әгәр яһүдләр гыйбадәтханә төзү эшләрен дәвам итсә, Йәһвә алар белән булачак. Дүртенче күренештән Шайтанның яһүдләргә төзү эшләрен тәмамларга бар көчен куеп комачауларга тырышканын күрәбез (Зәкәрия 3:1). Әлбәттә, ул баш рухани Ешуаның яңа гыйбадәтханәдә халык исеменнән үз хезмәтен алып баруын теләмәгән. Иблис яһүдләргә комачауларга бик тырышса да, Йәһвә рухы аларга авырлыкларны җиңәргә булышкан һәм төзү эшләрен тәмамларга көч биргән.

20. Ничек изге рух яһүдләргә Аллаһы ихтыярын үтәргә булышкан?

20 Хакимият вәкилләре төзү эшләрен туктата алган. Әмма Йәһвә вәгъдә биргән: «тау» кебек күренгән каршылыкны ул алып куячак, тау юк ителәчәк, һәм «тигез җир» булачак (Зәкәрия 4:7). Нәкъ шулай булган да! Патша Дарий I тикшерү үткәрергә куша, һәм Кир патшаның боерыгы табыла. Анда яһүдләргә гыйбадәтханәне яңадан төзергә хокук бирелә. Шуңа күрә Дарий туктатылган эшләрне яңадан башларга һәм яһүдләргә патша казнасыннан акча бирергә куша. Нинди кискен үзгәреш! Йәһвә рухы моңа берәр ничек булышканмы? Һичшиксез. Гыйбадәтханә төзелеше б. э. к. 515 елда, Дарий I идарә итүенең алтынчы елында тәмамланган (Езра 6:1, 15).

21. а) Ничек борынгы заманда Аллаһы «бар халыкларны селкеткән», һәм ничек моның ярдәмендә алардан «асылташлар» чыккан? б) Ничек бүген бу пәйгамбәрлек үтәлә?

21 Аггей 2:5 тә пәйгамбәр яһүдләрнең исләренә Йәһвә алар белән Синай тавы янында төзегән килешүне төшергән. Ул вакытта «бөтен тау нык тетрәп торган» (Чыгыш 19:18). Аггей һәм Зәкәрия көннәрендә Йәһвә җирне шулай ук «тетрәтеп» алырга ниятләгән. Моның турында 6 нчы һәм 7 нче шигырьләрдә образлы тел белән әйтелә. Фарсы империясенең хәле начарлана башлаячак, әмма бу гыйбадәтханә төзелешен тәмамларга комачауламаячак. Вакыт узгач, Аллаһының бу йортында яһүдләр белән бергә башка халыклар да — «бар халыклардан асылташлар» (АМТ) Йәһвәне данлый башлаячак. Бүген Аллаһы безнең вәгазь эшебез аша «халыкларны селкетә» һәм моны зуррак масштабта эшли. Нәтиҗәдә майланган мәсихчеләр калдыгына бергәләп Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен «бар халыклардан асылташлар» кушыла. Әйе, бүген майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар Йәһвә йортын дан белән тутыралар. Бу чын мәсихчеләр Йәһвәнең җир белән күкне башка мәгънәдә тетрәтәчәк вакытын көтәләр. Йәһвә «мәҗүси патшалыкларның көчен» бәреп төшереп, аларны юкка чыгарачак (Аггей 2:22).

22. Ничек халыклар бүген «селкетелә», моның нәтиҗәсе нинди һәм тагын нәрсә булачак?

22 Аггей пәйгамбәрлеге «күк һәм җир, диңгез һәм коры җир» белән сурәтләнгән бу бозык дөньяның төрле өлешләрендә барган үзгәрешләрне искә төшерә. Мәсәлән, Шайтан һәм җеннәр җир чикләренә ташланган булган (Ачылыш 12:7—12). Майланган мәсихчеләр җитәкчелек иткән вәгазь эше кешелек җәмгыятен тетрәтә (Ачылыш 11:18). Әмма моңа карамастан барлык халыклардан чыккан «бихисап күп» асылташ рухи Исраилгә кушыла һәм Йәһвәгә хезмәт итә (Ачылыш 7:9, 10). «Бихисап күп кеше» майланган мәсихчеләр белән бергә яхшы хәбәрне вәгазьли: тиздән Аллаһы Һармагедунда барлык халыкларны тетрәтәчәк дип сөйли. Шуннан соң чын гыйбадәт кылу бөтен җир шары буенча камил хәлгә китереләчәк.

Хәтерлисезме?

• Аггей белән Зәкәрия кайчан хезмәт иткән, һәм ул вакыт турында нәрсә әйтә аласыз?

• Аггей һәм Зәкәрия аша бирелгән киңәшләрне сез үзегез ничек куллана аласыз?

• Ни өчен сез Зәкәрия 4:6 да язылган сүзләрне дәртләндерүче сүзләр дип саныйсыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Аггей белән Зәкәрия пәйгамбәрлеге Аллаһының ярдәм иткәненә ышандыра