Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих-Патшага тугры хезмәт итәбез

Мәсих-Патшага тугры хезмәт итәбез

Мәсих-Патшага тугры хезмәт итәбез

«Аңа бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр хезмәт итсен өчен, аңа хакимият, дан һәм патшалык бирелгән» (ДАНИЛ 7:14).

1, 2. Б. э. 33 елында Гайсәнең патша хакимиятен өлешчә генә алганын кайдан беләбез?

НИНДИ хаким үзенең кешеләре өчен үлеп һәм аннары терелеп патшалык итә алыр иде? Җирдә яшәгән нинди патша үз кешеләренең ышанычын казанып һәм аларда үзенә тугры булу теләге тудырып, соңыннан күктән идарә итә алыр иде? Боларны һәм башка күп нәрсәләрне эшли алган бердәнбер шәхес — бу Гайсә Мәсих (Лүк 1:32, 33). Гайсә үлеп терелтелгәннән соң күккә күтәрелгәч, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Аллаһы «иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйган» (Эфеслеләргә 1:20—22; Рәсүлләр 2:32—36). Шулай итеп Гайсә идарә итә башлаган, әмма аның идарәсе чикле булган. Майланган мәсихчеләр аның беренче гражданнары булып киткән. Алар рухи Исраилне — «Аллаһының Исраилен» тәшкил итә (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара; Көлессәйлеләргә 1:13).

2 Шул Илленче көн бәйрәменнән соң якынча 30 ел үткәч, рәсүл Паул шуны раслаган: Гайсә Мәсих патша хакимиятен әле өлешчә генә алган һәм «Аллаһының уң ягына утырып», «дошманнарының Үз аягы астына баскыч итеп салынуын көтә» (Еврейләргә 10:12, 13). Шуннан соң, б. э. I гасыры азагында, олы яшьтәге рәсүл Яхъяга пәйгамбәрлек күренеш бирелгән булган: ул Галәмнең Хакиме Йәһвәнең Гайсә Мәсихне яңа туган патшалык тәхетенә утыртканын күргән (Ачылыш 11:15; 12:1— 5). Хәзер без гаҗәеп көннәрдә яшибез, чөнки 1914 елда Гайсәнең күктә Мәсих-Патша булып идарә итә башлаганына ышанычлы далилләр күрә алабыз *.

3. а) 1914 елдан башлап Патшалык турындагы яхшы хәбәр ничек яңгырый башлаган? б) Без үз-үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?

3 Шулай итеп, 1914 елдан башлап Патшалык турындагы яхшы хәбәр аеруча дулкынландыргыч итеп яңгырый башлаган. Мәсих тәхеткә утырган һәм, «дошманнары арасында» булса да, күк Патшалыгының Патшасы булып идарә итә (Мәдхия 109:1, 2; Маттай 24:14; Ачылыш 12:7—12). Өстәвенә, Мәсихкә тугры кешеләр аның хакимлегенә теләп буйсыналар: кешелек тарихында тиңе булмаган Изге Язмалардагы аң-белем тарату эшендә катнашалар (Данил 7:13, 14; Маттай 28:18). Рух белән майланган мәсихчеләр, яки «Патшалык кешеләре», «Мәсих урынына илчеләр» (ЯД) булып хезмәт итәләр. Ә Мәсихнең күп санлы «башка сарыклары», ягъни Аллаһы Патшалыгының вәкилләре, аларга тугры булышалар (Маттай 13:38; 2 Көринтлеләргә 5:20; Яхъя 10:16). Шулай да безгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Без чыннан да Мәсих хакимиятен таныйбызмы? Без аңа тулысынча тугрымы? Күктән идарә иткән Патшага үз тугырылыгыбызны без ничек күрсәтә алабыз?» Әйдәгез, башта шундый сорауны карап чыгыйк: «Нәрсә безне Мәсихкә тугры булырга дәртләндерә?»

Безнең тугрылыкка лаеклы Патша

4. Булачак Патша Гайсә җирдә хезмәт иткәндә нәрсә эшләгән?

4 Мәсихкә тугрылыгыбыз аның бөек эшләре һәм сыйфатлары өчен рәхмәтле булуга нигезләнә (1 Петер 1:8, 9). Җирдә яшәгәндә Гайсә ачларны ашаткан, авыруларны, сукырларны, гарипләрне, саңгырауларны һәм телсезләрне савыктырган. Ул хәтта үлгәннәрне дә терелткән (Маттай 15:30, 31; Лүк 7:11—16; Яхъя 6:5—13). Гайсә шундый эшләр аша бөтен Җир шары өстеннән Патша булып идарә иткәндә Аллаһы билгеләгән вакытта нәрсә эшләячәк икәнен кечкенә масштабта күрсәткән. Без шулай ук Гайсәнең җирдәге тормышын беләбез, шуңа күрә ул киләчәктә Җирнең Хакиме булганда нинди сыйфатлар күрсәтәчәк икәнен күз алдына китерә алабыз. Бу сыйфатларның иң күренеклесе — фидакарь ярату (Марк 1:40—45). Монда Наполеон Бонапартныкы дип саналган сүзләрне китерү кызык булыр: «Александр, Цезарь, Карл Бөек һәм мин зур империяләр төзедек. Әмма безнең бөек эшләребез нәрсәгә нигезләнгән? Көчкә. Гайсә Мәсих кенә үз патшалыгын мәхәббәткә нигезләгән, һәм хәтта бүген дә миллионлаган кеше аның өчен үз гомерен бирергә әзер».

5. Ни өчен кешеләр Гайсәгә тартылган?

5 Гайсә юаш һәм басынкы күңелле булган. Аның игелеге һәм файдалы тәгълиматлары авырлыклардан җәфа чигүчеләргә көч биргән (Маттай 11:28—30). Балалар аның белән бергә булырга яраткан. Басынкы, төпле ир-атлар аның шәкертләре булып киткән (Маттай 4:18—22; Марк 10:13—16). Аллаһыдан куркып яшәгән күп кенә хатын-кызлар, Гайсәнең игътибарлы һәм хөрмәтле булуын күреп, аңа тугры булырга теләгәннәр: аларның кайберләре, аңа үз хезмәтен алып барырга булышыр өчен, үз вакытларын, көчләрен һәм мал-мөлкәтләрен сарыф иткән (Лүк 8:1—3).

6. Лазар үлгәч, Гайсә нинди назлы хисләр күрсәткән?

6 Гайсә, иң якын кешесе Лазар үлгәч, үзенең, бәлки, иң назлы хисләрен күрсәткәндер. Мәрьям белән Марта кичергән кайгы Гайсәне шулкадәр нык дулкынландырган ки, ул хәтта кичергән җан газабыннан көенеп «елаган». Гайсә тиздән Лазарны терелтәчәк икәнен белсә дә, җан әрнүе һәм кайгырулар аркасында «көенгән». Шуннан соң ярату һәм кызгану хисе Гайсәне Аллаһы биргән көчне кулланырга һәм Лазарны терелтергә этәргән (Яхъя 11:11—15, 33—35, 38—44).

7. Ни өчен Гайсә безнең тугрылыкка лаек? (Шулай ук 31 нче биттәге рамканы карагыз.)

7 Гайсә тәкъва булганны нык яраткан һәм явызлык белән икейөзлелекне нәфрәт иткән. Бу бездә курку-хөрмәт уята. Ул гыйбадәтханәдән комсыз сәүдәгәрләрне кыюлык белән ике тапкыр куып чыгарган (Маттай 21:12, 13; Яхъя 2:14—17). Өстәвенә, җирдә яшәгәндә, ул төрле авырлыклар белән очрашкан һәм без кичерә торган газаплар кичергән (Еврейләргә 5:7—9). Гайсә шулай ук нәфрәт белән гаделсезлек корбаны булу нәрсә икәнен аңлаган (Яхъя 5:15—18; 11:53, 54; 18:38—19:16). Ахыр чиктә ул, Атасының ихтыярын үтәр өчен һәм үз гражданнарына мәңгелек тормыш бүләк итәр өчен, газаплы үлемне батырлык белән кабул иткән (Яхъя 3:16). Гайсәнең андый сыйфатлары безне аңа тугры хезмәт итәргә дәртләндерә (Еврейләргә 13:8; Ачылыш 5:6—10). Әмма Мәсих-Патша гражданы булыр өчен нәрсә эшләргә?

Мәсих-Патша гражданы булыр өчен нәрсә эшләргә?

8. Мәсих-Патша гражданы булыр өчен, нәрсә таләп ителә?

8 Әгәр кеше башка илнең гражданы булырга тели икән, аңа билгеле таләпләргә туры килергә кирәк. Мәсәлән, ул хөрмәткә лаек кеше булырга һәм сәламәтлеккә кагылышлы кайбер таләпләргә туры килергә тиеш. Нәкъ шулай ук Мәсих-Патша гражданына югары әхлакый нормаларны тотарга кирәк, һәм аның яхшы рухи сәламәтлеге булырга тиеш (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Гәләтиялеләргә 5:19—23).

9. Мәсихкә тугры булуыбыз нәрсәдән күренә?

9 Гайсә Мәсихнең үз гражданнарыннан аның үзенә һәм аның Патшалыгына тугры булуларын таләп итәргә хакы бар. Алар бу тугрылыкны Аллаһы билгеләгән Патша тәгълиматлары буенча яшәп күрсәтә. Мәсәлән, аларның тормышында мал-мөлкәт артыннан куу түгел, ә Патшалык эшләре һәм Аллаһы ихтыярын үтәү беренче урында тора (Маттай 6:31—34). Алар шулай ук мәсихче сыйфатларны хәтта авыр шартларда да күрсәтергә тырыша (1 Петер 2:21—23). Моннан тыш, Мәсих-Патша гражданнары, аның үрнәген тотып, башкаларга игелекне беренче булып эшлиләр (Маттай 7:12; Яхъя 13:3—17).

10. Ничек Гайсәгә тугрылыкны а) гаиләдә, б) җыелышта күрсәтеп була?

10 Гайсә шәкертләре шулай ук үз гаиләләрендә аның сыйфатларын чагылдырып, аңа тугрылык күрсәтәләр. Мәсәлән, ирләр, үз хатыннарына һәм балаларына мәсихче сыйфатлар күрсәтеп, күктәге Патшага үз тугрылыкларын исбатлый (Эфеслеләргә 5:25, 28—30; 6:4; 1 Петер 3:7). Хатыннар моны үзләренең саф тәртипләре, «басынкы һәм тыныч рухлары» белән күрсәтә (1 Петер 3:1—4; Эфеслеләргә 5:22—24). Ә балалар тугрылыкларын тыңлаучан булып күрсәтә. Гайсә бала булганда үзенең камил булмаган ата-анасына буйсынып яшәгән (Лүк 2:51, 52; Эфеслеләргә 6:1). Мәсих үрнәгенә тугры ияреп, аның гражданнары «миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле» булырга омтыла. Мәсих кебек, алар «тыйнак булырга... яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармаска» тырыша (1 Петер 3:8, 9; 1 Көринтлеләргә 11:1).

Мәсих-Патша гражданнары аның кануннарына буйсына

11. Мәсих-Патша гражданнары нинди кануннарга буйсына?

11 Әгәр кеше берәр илнең гражданы булырга теләсә, ул бу ил кануннарын үти, нәкъ шулай ук Мәсих-Патша гражданнары да «Мәсих канунын» үтиләр. Алар аның тәгълиматлары һәм әмерләре буенча яшәр өчен үз тормышларын үзгәртә (Гәләтиялеләргә 6:2). Мәсәлән, алар «Аллаһы Патшалыгы канунын» тугры үтиләр, ягъни ярату күрсәтәләр (Ягъкуб 2:8). Бу кануннарның асылы нәрсәдә?

12, 13. «Мәсих канунына» тугрылыгыбызны без ничек күрсәтәбез?

12 Мәсих-Патша гражданнары камил түгел, һәм аларның кимчелекләре бар (Римлыларга 3:23). Шуңа күрә аларга, «бер-берсен ихлас күңелдән яратыр» өчен, «имандашларына риясыз мәхәббәт күрсәтәргә» өйрәнергә кирәк (1 Петер 1:22). Мәсихчеләрнең «бер-берсенә карата шикаяте булса», алар, Мәсих канунын тугры үтәп, «бер-берсенә сабырлык күрсәтәләр» һәм «бер-берсен кичерәләр». Бу канунга тугры булу аларга башкаларның кимчелекләрен күрмәскә һәм бер-берсенә ярату күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләргә ярдәм итә. Кардәшләр Патшабызга тугры булганга берләштерүче мәхәббәткә «төренгән». Алар арасында булуыбыз өчен әллә без рәхмәтле түгелме? (Көлессәйлеләргә 3:13, 14).

13 Өстәвенә, Гайсә шуны аңлаткан: ул күрсәткән ярату кешеләр бер-берсенә күрсәткән яратудан күпкә югарырак (Яхъя 13:34, 35). Әгәр без үзебезне яратучыларны гына яратсак, «искитәрлек ни эшлибез»? Ул чакта яратуыбыз «кимчелекле» булачак. Гайсә үз Атасы күрсәткән яратуны — тәкъва принципларга нигезләнгән яратуны күрсәтергә дәртләндергән. Андый мәхәббәт хәтта безне нәфрәт иткән һәм эзәрлекләгән дошманнарга да күрсәтелә (Маттай 5:46—48). Бу мәхәббәт шулай ук Патшалык гражданнарын үзләренең төп йөкләмәләрен тугры үтәргә дәртләндерә. Бу нинди йөкләмә?

Тугрылык сынала

14. Ни өчен вәгазь эше шулхәтле мөһим?

14 Аллаһы Патшалыгы гражданнарына бик мөһим йөкләмә бирелгән: «Аллаһы Патшалыгы хакында» төпле шаһитлек бирү (Рәсүлләр 28:23). Моны эшләү мөһим, чөнки Мәсих Патшалыгы Йәһвә хакимлегенең законлы булуын исбат итәчәк (1 Көринтлеләргә 15:24—28). Яхшы хәбәрне вәгазьләү ярдәмендә кешеләргә Аллаһы Патшалыгы гражданнары булырга мөмкинлек бирелә. Өстәвенә, аларның бу хәбәргә мөнәсәбәте нигезендә Мәсих-Патша кешелекне хөкем итәчәк (Маттай 24:14; 2 Тессалуникәлеләргә 1:6—10). Шулай итеп, Мәсихкә тугрылыгыбыз иң элек аның башкаларга Патшалык турында сөйләргә дигән йөкләмәсен тугры үтәвебездән күренә (Маттай 28:18—20).

15. Ни өчен мәсихчеләрнең тугрылыгы сынала?

15 Әлбәттә, Шайтан төрле юллар кулланып вәгазь эшенә каршы килә, һәм җир хакимнәре Мәсихнең Аллаһыдан алган хакимлеген танымый (Мәдхия 2:1—3, 6—8). Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел... Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр» (Яхъя 15:20). Шуңа күрә Мәсих шәкертләре рухи сугышта катнаша, бу сугышта аларның тугрылыклары сынала (2 Көринтлеләргә 10:3—5; Эфеслеләргә 6:10—12).

16. Ничек Патшалык гражданнары «Аллаһыныкын Аллаһыга» бирәләр?

16 Аллаһы Патшалыгы гражданнары үзләренең күзгә күренми торган Патшасына тугрылык саклый. Әмма шул ук вакыт алар кеше хакимиятләренә дә хөрмәт күрсәтәләр (Титуска 3:1, 2). «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән Гайсә (Марк 12:13—17). Шуңа күрә Гайсә шәкертләре Аллаһы кануннарына каршы килмәгән дәүләт кануннарына буйсыналар (Римлыларга 13:1—7). Әмма яһүдләрнең югары суды Гайсә шәкертләренә вәгазьләмәскә кушып Аллаһы кануннарына каршы чыккач, шәкертләр тәвәккәл, әмма хөрмәтле тавыш белән: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дип әйткәннәр (Рәсүлләр 1:8; 5:27—32).

17. Ни өчен без тугрылыгыбызның сыналуын батырлык белән кичерә алабыз?

17 Әлбәттә, Мәсих-Патша гражданнарына эзәрлекләүләр кичергәндә үз Патшаларына тугры булып калыр өчен зур батырлык кирәк. Әмма Гайсә болай дип әйткән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак» (Маттай 5:11, 12). Беренче гасыр мәсихчеләре бу сүзләрнең дөреслеген үз өсләрендә «татып» караган. Аларны Патшалык турында вәгазьләүләрен туктатмаганга кыйнасалар да, алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. Һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:41, 42). Сез барыгыз да мактауга лаеклы, чөнки авырлыкларга, авыруларга, якыннарның үлеменә һәм каршы килүләргә карамастан, рәсүлләр карашын чагылдырасыз (Римлыларга 5:3—5; Еврейләргә 13:6).

18. Гайсәнең Понти Пилатка әйткән сүзләре нәрсә күрсәтә?

18 Гайсә, Аллаһы билгеләгән Патша, җирдә булганда Рим хакиме Понти Пилатка болай дигән: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 18:36). Шуңа күрә күк Патшалыгы гражданнары кулларына беркайчан да сугыш коралы алмыйлар һәм сугышта катнашмыйлар. «Тынычлык мирзасына» тугры булып, алар бу дөньяның сәяси эшләренә карата тулы нейтралитет саклыйлар (Ишагыйя 2:2—4; 9:6, 7).

Тугрыларны бүләк көтә

19. Ни өчен Мәсих-Патша гражданнары киләчәккә ышаныч белән карый?

19 «Патшаларның патшасының», Мәсихнең тугры гражданнары киләчәккә ышаныч белән карый. Тиздән Мәсих-Патша үз хакимиятенең куәтле көчен күрсәтәчәк. Алар моны түземсезлек белән көтәләр (Ачылыш 19:11—20:3; Маттай 24:30). Рух белән майланган «Патшалык улларының» (ЯД) тугры калдыгы үзенең кыйммәтле бүләген — Мәсих белән күктә патшалык итүен көтә (Маттай 13:38; Лүк 12:32). Ә Мәсихкә шулай ук тугры булган «башка сарыклар» үз Патшаларының хуплап мондый сүзләр әйткәнен көтәләр: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны [җирдәге Оҗмахны] мирас итеп алыгыз» (Яхъя 10:16; Маттай 25:34). Патшалыкның барлык гражданнары моннан ары да Мәсих-Патшага хезмәтләрен тугры дәвам итсен!

[Искәрмә]

^ 2 абз. «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның Кушымтасында 215—218 нче битләрен, «1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендә бик мөһим ел» дигән мәкаләне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Аңлата аласызмы?

• Ни өчен Мәсих безнең тугрылыкка лаек?

• Ничек Мәсих-Патша гражданнары аңа үз тугрылыкларын күрсәтә ала?

• Ни өчен без Мәсих-Патшага тугры булырга телибез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге рамка]

МӘСИХНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ СЫЙФАТЛАРЫ

Һәркемгә бертигез карау (Яхъя 4:7—30)

Кызгану (Маттай 9:35—38; 12:18—21; Марк 6:30—34)

Фидакарь ярату (Яхъя 13:1; 15:12—15)

Тугрылык (Маттай 4:1—11; 28:20; Марк 11:15—18)

Кеше хәленә керә белү (Марк 7:32—35; Лүк 7:11—15; Еврейләргә 4:15, 16)

Зирәклек (Маттай 15:21—28)

[29 биттәге иллюстрация]

Бер-беребезгә ярату күрсәтеп, без «Мәсих канунын» тугры үтибез

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсих мисалы сине аңа тугры хезмәт итәргә дәртләндермиме?