Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз хисләрегезне уртаклаша беләсезме?

Үз хисләрегезне уртаклаша беләсезме?

Үз хисләрегезне уртаклаша беләсезме?

«АЛТМЫШ яшьтә мәхәббәт хаты». Мондый исемле конкурсны берничә ел элек Япония илендәге бер банк үткәргән. Бу конкурста 50—70 яшьлек кешеләрне үз тормыш иптәшләренә «эчкерсез хисләрен» белдерергә чакырганнар. Конкурста катнашкан бер ир хатынына болай дип язган: «Син көләрсең, әмма сиңа үз хисләремне белдереп: „Миңа кияүгә чыкканың өчен рәхмәт сиңа!“ — дип әйтмәсәм, үкенермен».

Кайбер халыкларда, шул исәптән Азия илләрендә дә, кешеләрнең үз хисләрен белдерү гадәте юк. Шулай да конкурста 15 000 нән артык кеше катнашкан һәм мәхәббәт хаты язган. Бу шулхәтле популяр булган ки, хәтта тагын бер шундый конкурс үткәрелгән, һәм бу хатларга нигезләнеп китаплар бастырылган. Әйе, күп кешеләр үз күңел түрләрендә кадерле тормыш иптәшләренә хис иткәнне белдерергә тели. Әмма күп кешеләр алай эшләми. Ни өчен? Бәлкем, сәбәбе шулдыр: үз хисләреңне берәрсенә, мәсәлән тормыш иптәшеңә, белдерер өчен тырышлык һәм осталык кирәк.

Пенсиягә чыккан кешеләр турында китап язган Хитоси Като шуңа игътибар итә: Япония илендә пенсия яшендәге ир белән хатын аерылышканда, күп очракта бу хатыннар теләге буенча була. Моның белән хатыннар еллар буе җыелган үпкәләрен белдерә. «Ир белән хатын гаиләдә авырлыклар туганда ачыктан-ачык сөйләшми. Бу да аерылышуның сәбәбе»,— дип әйтә Хитоси Като.

Пенсиягә чыккан ир кеше хатыныннан: «Без аерылышабыз»,— дигән сүзләр ишеткәч, бәлкем, гаҗәпләнәдер. Күп еллар бергә яшәп тә, алар, күрәсең, бер-берсенә үз хисләрен белдермәгән. Ә хисләрен уртаклашып карасалар да, сөйләшүләрен уңай караш саклап дәвам итә алмаганнар. Алар бер-берсенә назлы булу урынына, бер-берсен әрләгән генә.

Ничек ир белән хатынга, алар бер-берсе белән риза булмаганда, бу хәлне тыныч кына җайга салырга? Ничек үз хисләреңне бер-береңне рәнҗетмичә белдерә белергә? Сезгә, бәлки, шуны белү кызык булыр: иң файдалы киңәшләрне соңгы вакытта никах турында бастырылган китапларда түгел, ә Изге Язмаларда — кешеләр күптән инде кадерләгән борынгы китапта табып була.