Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зәбур китабының беренче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Зәбур китабының беренче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Зәбур китабының беренче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

ЗӘБУР (Давытның мәдхияләре) — бу Изге Язмаларның иң зур китабы. Анда матур җырлар язылган. Бу мәдхияләрдә Аллаһының искиткеч сыйфатлары, куәтле эшләре турында әйтелә һәм күп санлы пәйгамбәрлекләр китерелә. Күп җырларда язучыларның кайгы-хәсрәтләрдә кичергән хисләре чагыла. Бу мәдхияләр бер мең елга якын вакыт дәвамында язылган. Аларны Муса пәйгамбәр яза башлаган, ә соңгы мәдхияләр исраиллеләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң язылган. Мәдхияләрне Муса, Давыт патша һәм башкалар язган. Мәдхияләрне бер китап итеп Езра рухани җыйган дип санала.

Күп еллар элек Зәбур китабы 5 өлешкә яки җырлар җыентыгына бүленгән булган: 1) Мәдхия 1—40; 2) Мәдхия 41—71; 3) Мәдхия 72—88; 4) Мәдхия 89—105; 5) Мәдхия 106—150. Бу мәкаләдә без беренче өлешне карап чыгарбыз. Бу өлештәге бар мәдхияләрне, өч мәдхиядән тыш, борынгы Исраилнең патшасы Давыт язган. 1 нче, 32 нче мәдхияләрне һәм 9 нчы мәдхиянең 22—39 нчы шигырьләрен язучы кеше билгеле түгел.

«АЛЛАМ — БУЛЫШУЧЫМ»

(Мәдхия 1:1—23:10)

Беренче мәдхиядә Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапкан кеше бәхетле булачак дип әйтелә, ә икенчесендә Патшалык темасы карала *. Бу өлештәге мәдхияләрнең күбесендә Аллаһыга ялварулар язылган. 3—5, 7, 11, 12 һәм 16 нчы мәдхияләрдә, мәсәлән, дошманнардан коткару турында ялварулар язылган. 8 нче мәдхиядә Йәһвәнең бөеклегенә басым ясала һәм кешенең әһәмиятсезлеге турында әйтелә.

Давыт Йәһвәне үз халкының Яклаучысы итеп сурәтләп: «Аллам — булышучым, өмет тотканым — Ул»,— дип җырлаган (Мәдхия 17:3). 18 нче мәдхиядә Йәһвә Барлыкка Китерүче, Кануннар Бирүче итеп, 19 нчы мәдхиядә Коткаручы итеп һәм 20 нче мәдхиядә үзенең майланган Патшасының Коткаручысы итеп күрсәтелә. 22 нче мәдхиядә Йәһвә Бөек Көтүче итеп, ә 23 нче мәдхиядә шөһрәтле Патша итеп сурәтләнә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:1, 2 — Халыклар нинди «булмасны» уйлаштылар? Җирдәге хакимнәр «булмасны» уйлашалар, ягъни алар үз хакимиятләрен ничек сакларга дип даими борчылалар. Бу «булмас», чөнки аларның тырышулары уңышлы булмаячак. Бу хөкүмәтләр «Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып», шулай булгач алар уңышлы булырмы?

2:7 — Нәрсә ул «Ходай ихтыяры»? Аның ихтыяры — бу Патшалык турында килешү. Бу килешүне Йәһвә үзенең яраткан улы Гайсә Мәсих белән төзегән (Лүк 22:28, 29).

2:12 — Халыклар җитәкчеләре нинди мәгънәдә «Улын ихтирам итә» яки «үбә» (ЯД) ала? Изге Язмалар язылган вакытта кешене аңа дус яки тугры булуларын күрсәтер өчен үпкәннәр. Мәсәлән, кунакны үбеп сәламләгәннәр. Җир патшаларына Улын «үбегез» дигән сүзләр аны Мәсих патша итеп сәламләгез дигәнне аңлата.

3: мәдхия башында язылган сүзләр — Ни өчен кайбер мәдхияләр башына сүзләр өстәлгән? Кайвакыт мәдхия башында авторның исеме языла. Яки, 3 нче мәдхия очрагында кебек, бу мәдхия нинди шартларда язылган икәне күрсәтелә. Бу сүзләр шулай ук ни өчен җыр язылган, ничек аны җырларга (4 һәм 5 нче мәдхияләр) яки нинди уен кораллары кулланырга (6 нчы мәдхия) икәнен аңлата.

3:3 — «Села» (Павский тәрҗемәсе) дигән сүз нәрсә аңлата? Бу сүз җыр уен кораллары ярдәмендә яки коралсыз башкарылганда тыныч уйланыр өчен пауза ясарга кирәк икәнен аңлата. Паузалар мәдхияләрдәге фикерләргә яки хисләргә тагын да ныграк басым ясар өчен ясалган. Зәбур китабы кычкырып укылганда бу сүзне укырга кирәкми.

10:3 — «Төзегәнне», ягъни нигезне ваттылар дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу нигез — кешелек җәмгыяте торган нигезләр: закон, тәртип һәм гадел хөкем. Болар барысы какшаса, җәмгыятьтә буталчыклык башлана һәм гаделлек булмый. Мондый очракларда «гадел» кешегә тулысынча Аллаһыга таянып яшәргә кирәк (Мәдхия 10:4—7).

20:4 — «Асылташлы таҗ» нәрсә аңлата? Бу таҗ чыннан да таҗ булганмы яки монда сүз Давыт яулаган җиңүләр аркасында зуррак дан турында барамы — бу билгесез. Шулай да бу өзектә Гайсәнең Йәһвәдән 1914 елда алган патшалык таҗы турында пәйгамбәрлек итеп әйтелә икәне билгеле. Таҗ алтыннан ясалган, һәм бу Гайсә идарәсе иң яхшы икәнен күрсәтә.

21:2, 3 — Ни өчен Давыт Йәһвә аны ташлаган дип уйлаган? Давытка аның дошманнары нык басым ясаган, һәм ул «эчемдә йөрәгем, эрегән балавыз кебек булды» дип язган (Мәдхия 21:15). Аңа, күрәсең, Йәһвә аны ташлаган кебек күренгән. Баганага кадакланган Гайсә дә нәкъ шундый хисләр кичергән (Маттай 27:46). Давыт сүзләре авыр хәлгә эләккән кешенең хисләрен сурәтли. Шулай да Мәдхия 21:17—22 дә язылган аның догасы ул Аллаһыга иманын югалтмаган икәнен күрсәтә.

Безнең өчен сабаклар:

1:1. Без Йәһвәне яратмаган кешеләр белән якын аралашудан качарга тиеш (1 Көринтлеләргә 15:33).

1:2. Без һәр көн рухи сораулар белән кызыксынырга тиеш (Маттай 4:4).

4:5. Соңыннан үкенерлек сүзләр әйтмәс өчен, ачу чыкканда телебезне тыйсак, акыллы булыр иде (Эфеслеләргә 4:26).

4:6. Рухи корбаннарыбыз, бездә дөрес эчке теләкләр булса һәм тәртибебез Йәһвә таләпләренә туры килсә генә, «дөреслек корбаны» булачак.

6:6. Яшәргә теләр өчен яхшырак сәбәп бармы? (Мәдхия 113:25).

9:13. Йәһвә кеше канын түккән кешегә җәза биреп, аңа «үч кайтара», әмма ул «тилмергән» кешеләрне онытмый.

14:2, 3; 23:3—5. Аллаһы хезмәтчеләре хакны сөйләргә, ялган антлар бирмәскә һәм яла якмаска тиеш.

14:4. Без үз сүзләребезне үтәр өчен, хәтта бу бик авыр булса да, бар көчебезне куярга тиеш. Әмма безнең вәгъдәбез Изге Язмалар тәгълиматларына каршы килә икәнен аңласак, без аны үтәргә тиеш түгел.

14:5. Без — Йәһвә хезмәтчеләре, шуңа күрә акчаларыбызны баерга дип кулланмас өчен сак булырга тиешбез.

16:14, 15. «Җирдәге кешеләр» байлык җыялар, бала-чага үстерәләр һәм үзләреннән соң мирас калдырыр өчен яшиләр. Давыт исә Аллаһы «йөзен» күрер өчен, ягъни Йәһвә илтифатына ия булыр өчен, Аллаһы каршында яхшы исемгә ия булырга тырышкан. Давыт «уянгач» (ЯД), ягъни Йәһвә вәгъдәләрен һәм ышандыруларын ачык аңлагач, Аллаһы «шөһрәтен күрә» алыр иде, ягъни Йәһвәнең үзе белән булуына шатланыр иде. Давыт кебек, без дә чын күңелдән рухи хәзинәләрне кадерләргә тиеш түгелме?

18:1—7. Йәһвәнең уйлый да, сөйләшә дә алмаган барлыкка китергән әйберләре аңа дан китерә икән, без — уйларга, сөйләргә һәм гыйбадәт кылырга сәләтле кешеләр — моны зуррак дәрәҗәдә эшләргә тиеш түгелме? (Ачылыш 4:11).

18:8—12. Йәһвәнең таләпләре безнең өчен зур фатиха!

18:13, 14. Хаталы һәм «күрәләтә [«үз-үзенә чиктән тыш ышанып», ЯД]» башкарылган эшләр — бу гөнаһ, без үзебезне андый эшләрдән сакларга тиеш.

18:15. Без үз эшләребезгә генә түгел, ә шулай ук әйткән сүзләребезгә һәм уйларыбызга игътибарлы булырга тиеш.

«СИН МИҢА ТАЯНЫЧ БИРӘСЕҢ, ЧӨНКИ МИН ТУГРЫЛЫКТА ЯШИМ»

(Мәдхия 24:1—40:14)

Бу өлешнең беренче ике мәдхиясендә Давыт тугрылыгын сакларга эчкерсез теләк һәм тәвәккәллек белдерә! «Ә мин явызлык тотмый йөрим»,— дип җырлый ул (Мәдхия 25:11). Давыт үз гөнаһларының кичерелүе турында дога кылганда: «Көн буе Сиңа тилмергәнлектән, сөякләрем картайды, шыпырт булдым»,— дип таныган (Мәдхия 31:3). Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен Давыт мондый сүзләр белән ышандыра: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (Мәдхия 33:16).

36 нчы мәдхиядәге киңәш исраиллеләр өчен дә бик кыйммәтле булган һәм безнең өчен дә — бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» яшәүчеләр өчен дә бик мөһим! (2 Тимутегә 3:1—5). Мәдхия 39:8, 9 да пәйгамбәрлек итеп Гайсә Мәсих турында әйтелә: «Шул чакта мин әйттем: менә, барам; китапта минем хакта язылган. Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә». Давыт Бирсәбия белән гөнаһ кылганнан соң бик авыр еллар кичергән, һәм 40 нчы мәдхиядә ул Йәһвәдән үзенә ярдәм итүен сорый. «Син миңа таяныч бирәсең, чөнки мин тугрылыкта яшим»,— дип җырлый ул (Мәдхия 40:13, «Священное Писание», Стамбул, 2003 ел).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

25:6 — Ничек без, Давыт кебек, Йәһвәнең корбан урынын әйләнәбез? Корбан китерү урыны — бу Йәһвә ихтыяры — аның кешелекне йолып алыр өчен бирелгән Гайсә Мәсихнең корбанын кабул итәргә теләге (Еврейләргә 8:5; 10:5—10). Без бу корбанга иман итеп, Йәһвәнең корбан урынын әйләнәбез.

28:3—9 — Йәһвәнең тавышын курку-хөрмәт уята торган күк күкрәү белән чагыштыру нәрсә күрсәтә? Аның курку-хөрмәт уята торган көчен!

30:24 — Ничек тәкәббер кешегә артыгы белән кайтарыла? «Артыгы белән кайтарылган» нәрсә — бу җәза. Тәкъва кешегә ялгыш эшләгән хаталары өчен Йәһвә сабак биреп «кайтара». Ә төзәлергә теләмәгән тәкәббер кешегә Аллаһы каты җәза биреп, «артыгы белән кайтара» (Гыйбрәтле сүзләр 11:31; 1 Петер 4:18).

32:6 — Йәһвәнең «аваз рухы» нәрсә ул? Бу рух — Аллаһының эш итүче көче, яки изге рухы. Бу рухны ул күкләрне барлыкка китерер өчен кулланган (Яратылыш 1:1, 2). Ул «Аның аваз рухы» дип атала, чөнки аны, көчле сулышны кебек, ерактагы эшләрне башкарыр өчен юнәлтеп була.

34:19 — Давытның аны «нәфрәт итүчеләр күз кысышмасыннар» дигән үтенече нәрсә аңлата? Күз кысышу шуны күрсәткән: Давытның дошманнары аңа каршы төзелгән мәкерле планнары уңышлы булганда рәхәтлек тапканнар. Давыт андый планнарның уңышлы булмавын сораган.

Безнең өчен сабаклар:

25:4. Интернет чатларында үзләренең кем булуларын яшергән, эштә яки мәктәптә үзен безнең дустыбыз итеп күрсәткән кешеләр, эчкерсезлек битлеге кигән мөртәтләр һәм ике төрле тормыш алып барган кешеләр белән аралашудан үзебезне саклау акыллы булыр.

25:7, 12; 34:18; 39:10. Без Йәһвәне мәсихче җыелышларда мактарга тиеш.

25:8; 26:4. Без мәсихчеләр очрашуларына йөрергә яратабызмы?

25:11. Давыт Аллаһыга явызлыкта йөрмәскә тәвәккәллеге турында әйткәндә, шулай ук үзен коткарырга яки йолып алырга сораган. Әйе, без камил булмасак та, тугры кала алабыз.

28:10. Йәһвә «су баскан җирне күзәтеп торган» дигән сүзләр ул үзенең гаять зур көчен контроль астында тота икәнен күрсәтә.

29:6. Йәһвәнең төп сыйфаты — ачу түгел, ә мәхәббәт.

31:9. Ат һәм ишәк йөгән белән чыбыркыга буйсына. Йәһвә безнең андый булуыбызны теләми. Ул безнең аның ихтыярын аңлап буйсынуыбызны тели.

32:17—19. Кеше уйлап чыгарган бернинди дә дәүләт төзелеше, нинди генә көчле булмасын, коткару алып килә алмый. Без Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына өметләнеп яшәргә тиеш.

33:11. Тормышларында Патшалык эшләрен беренче урынга куйган кешеләр өчен нинди юанычлы сүзләр!

38:2, 3. Явыз кешеләр имандашларыбызга зыян китерер өчен мәгълүматлар эзләгәндә, «авызларыбызны тыю» һәм «телсезләнеп тору» акыллы булыр.

39:2, 3. Йәһвәгә өметләнеп яшәү безгә күңел төшенкелеге белән көрәшергә һәм «коточкыч баздан, баткак сазлыктан чыгарга» ярдәм итә.

39:6, 13. Әгәр без «исәптән тыш күп» булган фатихаларыбызны онытмасак, бернинди бәла-казалар һәм безнең кимчелекләр, алар күпме генә булмасын, безне боектыра алмый.

Йәһвә данлыклы булсын

Зәбур китабының беренче 40 мәдхиясе безгә юаныч бирә һәм көч өсти! Без, сынаулар яки вөҗдан газаплары кичергәндә, Аллаһының куәтле Сүзендәге бу мәдхияләрдән көч һәм дәртләндерү ала алабыз (Еврейләргә 4:12). Өстәвенә, бу мәдхияләрдә яшәү өчен ышанычлы җитәкчелек бирә торган сүзләр язылган. Без кат-кат шундый ышандыру алабыз: нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвә безне ташламаячак.

Зәбурның беренче өлеше мондый сүзләр белән тәмамлана: «Исраил Алласы Ходай гомердән гомергә данлыклы! Амин, амин!» (Мәдхия 40:14). Әллә без, аларны карап чыккач, Аллаһыны данларга теләк сизмибезме?

[Искәрмә]

^ 3 абз. 2 нче мәдхиядәге сүзләр беренче мәртәбә Давыт көннәрендә үтәлгән.

[9 биттәге өстәмә сүзләр]

Әгәр телсез иҗади эшләр Йәһвәне данлый икән, бигрәк тә без моны эшләргә тиеш!

[7 биттәге иллюстрация]

Беренче 40 мәдхиянең күбесен Давыт язган

[8 биттәге иллюстрация]

Нинди мәдхиядә Йәһвә Бөек Көтүче итеп сурәтләнә? Сез беләсезме?

[10 биттәге иллюстрация]

Без һәр көн рухи сораулар белән кызыксынырга тиеш

[7 биттәге иллюстрация]

Йолдызлар: Courtesy United States Naval Observatory

[9 биттәге иллюстрация]

8, 9 нчы битләрдәге йолдызлар: Courtesy United States Naval Observatory

[10 биттәге иллюстрация]

Йолдызлар: Courtesy United States Naval Observatory