Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зәбур китабының икенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Зәбур китабының икенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Зәбур китабының икенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

БЕЗ Йәһвә хезмәтчеләре, шуңа күрә төрле авырлыклар һәм сынаулар белән очрашачагыбызны беләбез. «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип әйткән рәсүл Паул (2 Тимутегә 3:12). Безгә сынауларны һәм эзәрлекләүләрне җиңеп чыгарга һәм шуның белән Аллаһыга тугрылыгыбызны исбатларга нәрсә ярдәм итәчәк?

Бу яктан безгә Зәбур китабының икенче өлеше, 41—71 нче мәдхияләр ярдәм итә. Бу өлештән без шуны күрәбез: сынауларны уңышлы җиңеп чыгар өчен, без тулысынча Йәһвәгә ышанып яшәргә һәм аны көтәргә өйрәнергә тиешбез. Шулай итеп, без бу мәдхияләрдән кыйммәтле сабак алабыз! Зәбур китабының бу өлешендәге хәбәр, Аллаһы Сүзенең калган өлеше кебек, бүген дә «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

ЙӘҺВӘ — «БЕЗНЕҢ СЫЕНЫЧЫБЫЗ, КӨЧЕБЕЗ»

(Мәдхия 41:1—49:23)

Әсирлектәге левиле Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә бара алмаганга кайгыра һәм үзен мондый сүзләр белән юата: «Әй җаным, син ник кайгырасың, ник эчемне пошырасың? Аллага өмет тот» (Мәдхия 41:6, 12; 42:5). Бу сүзләр өч тапкыр кабатлана. Алар 41 нче һәм 42 нче мәдхияләрне бер поэма итеп берләштерә. 43 нче мәдхия — бу Хизәкыйя патша көннәрендә кайгы-хәсрәттә булган яһүд халкы өчен ялвару. Ул вакытта аларга, күрәсең, Ашур иленең һөҗүме янаган.

44 нче мәдхия — бу патшаның туе турында җыр һәм Мәсих-Патша туена пәйгамбәрлек итә. 45, 46 һәм 47 нче мәдхияләрдә Йәһвә «сыенычыбыз, көчебез», «бөтен җиргә зур патша» һәм «каланы саклаучы» итеп сурәтләнә (Мәдхия 45:2; 46:3; 47:4). 48 нче мәдхиядә «кеше берничек тә үзенең туганын йолып ала алмый» икәне ачык итеп күрсәтелә! (Мәдхия 48:8). Зәбур китабының икенче өлешендәге беренче сигез мәдхия — Корах улларының мәдхияләре. Ә 49 нчы мәдхияне Асаф язган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

43:20— Нәрсә ул «яманлык күргән җир», яки «шакаллар җире» (ЯД)? Мәдхия җырлаучы, күрәсең, сугыш үткән җир турында әйткән. Анда үлгән кешеләрнең тәннәрен шакаллар ашаган.

44:14, 15 а — «Патшага китерелә» торган «патша кызы» кем ул? Ул — «халыкларның Патшасы» Йәһвә Аллаһының кызы (Ачылыш 15:3). Ул — 144 000 мәсихченең данлыклы җыелышы. Бу мәсихчеләрне Йәһвә үзенең рухы белән майлап, үз балалары итеп кабул иткән (Римлыларга 8:16). «Үзенең кияве өчен әзерләнгән» Йәһвәнең бу «кызы» булачак ире — Мәсих-Патша янына китереләчәк (Ачылыш 21:2).

44:15б, 16 — Шигырьдәге «кызлар» кем алар? «Кызлар» — бу Аллаһының «бихисап күп» чын хезмәтчесе. Алар майланган мәсихчеләр калдыгына кушылган һәм аларга булышалар. Алар, «зур газап кичереп» килгәнгә, Мәсих-Патшаның туе күктә үткән вакытта җирдә булачаклар (Ачылыш 7:9, 13, 14). Ул вакытта алар «сөенеч, шатлык» хис итәчәкләр.

44:17 — Ничек патшаның аталары урынына уллар киләчәк? Гайсә җирдә тугач, аның җирдә бабалары булган. Ул аларны Меңьеллык идарә итүе вакытында терелткәч, алар аның уллары булачак. Аларның кайберләре «бөтен җиргә башлыклар» итеп билгеләнәчәк.

49:2 — Ни өчен Иерусалим «ямьле матур» дип аталган? Бу сүзләр шәһәр матурлыгы белән бәйле түгел. Иерусалимның матурлыгы башка нәрсә белән бәйле: ул матур, чөнки аны Йәһвә сайлаган, һәм ул, бу шәһәрдә үз гыйбадәтханәсен урнаштырып һәм үзенең майланган патшаларының шәһәре итеп, Иерусалимны бөек иткән.

Безнең өчен сабаклар:

41:2 — 4. Боланның сусыз урыннарда чишмә суларына барасы килгән кебек, левиле дә Йәһвә янына барырга атлыгып торган. Ул, Йәһвәгә аның гыйбадәтханәсендә табына алмаганга, шул кадәр нык кайгырган ки, хәтта аңа «күз яшьләре көн-төн икмәк урынына булган», ягъни ул ризык турында уйлый да алмаган. Безнең Йәһвәгә үз имандашларыбыз белән бергә гыйбадәт кылырга мөмкинлегебез бар. Без моңа тирән рәхмәтле булырга тиеш түгелме?

41:5, 6, 12; 42:3—5. Әгәр безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында без вакытлыча мәсихче җыелыштан аерылган булсак, үткәндә мондый очрашуларда алган шатлыкны истә тоту безгә көч биреп торачак. Бу очракларда без башта үзебезне ялгыз хис итүдән газапланырга мөмкин, әмма бу истәлекләр безгә шулай ук Аллаһы безнең сыендыручыбыз һәм безгә юату алыр өчен аны көтәргә кирәк икәнен искә төшерәчәк.

45:2—4. Авырлыклар кичергәндә, без тулысынча шуңа ышанырга тиеш: «Алла безнең сыенычыбыз, көчебез».

49:1619. Алдакчы һәм явыз эшләр башкаручының Аллаһы вәкиле булырга хакы юк.

49:20. Башка кешеләрнең кимчелекләре турында сөйләр урынына, бу кимчелекләргә игътибар итмәскә кирәк (Көлессәйлеләргә 3:13).

«ӘЙ ҖАНЫМ, БАРЫ ТИК АЛЛАДА ГЫНА ТЫНЫЧЛАН!»

(Мәдхия 50:1—70:24)

Бу мәдхияләр Давытның Бирсәбия белән гөнаһ кылганнан соң әйтелгән эчкерсез догасы белән башлана. 51—56 нчы мәдхияләрдә Йәһвә үз йөкләрен аңа тапшырган һәм котылуны аңардан көткән кешеләрне коткара икәне күрсәтелә. 57—63 нче мәдхияләрдә әйтелгәнчә, Давыт һәркайсы авырлыкларында Йәһвәне үзенең сыенучысы иткән. «Әй җаным, бары тик Аллада гына тынычлан! Чөнки өметләнгәнем Ул гына»,— дип җырлаган Давыт (Мәдхия 61:6).

Коткаручыбыз белән якын дуслык безне «Аның исеменә җырларга» дәртләндерергә тиеш (Мәдхия 65:2). 64 нче мәдхиядә Йәһвә юмарт бирүче итеп, 66 һәм 67 нче мәдхияләрдә коткару Аллаһысы итеп һәм 69 һәм 70 нче мәдхияләрдә Коткаручы һәм Яклаучы итеп данлана.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

50:14 — Давыт үзен нинди «кодрәтле Рух» белән ныкландырырга сораган? Бу рух Аллаһының Давытка ярдәм итәргә әзерлеге дә һәм Йәһвәнең изге рухы да түгел. Бу рух — Давытның үзенең рухы, аның эчке рухы. Ул Аллаһыдан үзендә дөрес булганны эшләү теләге уятуын сораган.

52:2 — «Алла юк» дип әйткән кеше нинди мәгънәдә «акылсыз»? «Акылсыз» дигән сүз кешенең акылы юк икәнен аңлатмый. Бу кеше әхлак ягыннан акылсыз. Мәдхия 52:2—5 тә сурәтләнгән аның әхлакый бозыклыгы моны раслый.

57:4—6 — Ни өчен бозык кешеләрне елан белән чагыштырып була? Бозык кешеләрнең башкалар турында сөйләгән ялганы елан агуы кебек. Алар башкаларның яхшы исеменә тап төшерәләр. «Колагын тыккан күзлекле елан» кебек, бозык кеше күрсәтмәләрне яки төзәтүләрне тыңламый.

57:8 — Нинди мәгънәдә бозык кеше «агып үтә торган су күк»? Давыт бу сүзләрне язганда Вәгъдә ителгән җирдәге басу ташкыннарын күз алдына китергәндер. Мондый басуларда су ташыганда су күтәрелсә дә, бу сулар тиз үтеп киткән һәм юкка чыккан. Давыт бозык кешеләрнең тизрәк юкка чыгулары турында дога кылган.

67:14 — «Канатлары көмешләнгән, каурыйлары саф алтындай, ялтырап торган» күгәрчен белән чагыштыру нәрсә аңлата? Кайбер күк күгәрченнәрнең каурыйлары төрле төсләргә кереп ялтырый. Кояшның алтын нурларында аларның каурыйлары тимер кебек ялтырый. Давыт, күрәсең, сугыштан җиңеп кайтучы Исраил гаскәрләрен шундый күгәрчен белән чагыштырган: аларның канатлары көчле, үзләре ялтырап тора. Кайбер Изге Язмалар белгечләренең фаразлавынча, бу сүзләр, бәлкем, шулай ук сугышта алган трофейга, берәр сәнгать әйберенә кулланылырга мөмкин. Һәрхәлдә, Давыт Йәһвә үз халкына дошманнары өстеннән биргән җиңүләрне исәптә тоткан.

67:19 — «Кеше төрендәге бүләкләр» (ЯД) бу кем булган? Бу — Вәгъдә ителгән җир яулап алынганда әсирлеккә алынган кешеләр. Алар соңрак левиләргә аларның эшләрен башкарырга булышкан (Езра 8:20).

67:31 — «Камышлыктагы ерткычларны тый» дигән үтенеч нәрсә аңлата? Йәһвә халкының дошманнарын ерткычлар белән чагыштырып, Давыт аларны тыярга, яки аларның зыян китерүче көчләрен йөгәнләргә сораган.

68:24 — «Аларның сыртларын һәрвакыт бөгелүле тот» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Кеше сыртының яки ботының мускуллары, мәсәлән, авыр йөкне күтәрү һәм ташу кебек авыр эш башкарыр өчен мөһим. Сыртны яки ботны «бөгелүле тоту» — бу кешене көчсез калдыру дигән сүз. Давыт үз дошманнарының көчсез калулары турында дога кылган.

Безнең өчен сабаклар:

50:3—6, 19. Гөнаһ кылу безне, һичшиксез, Йәһвә Аллаһыдан ераклаштыра дип әйтеп булмый. Тәүбә итсәк, аның шәфкатьле булуына ышана алабыз.

50:7, 9—12. Гөнаһ эшләсәк, без Йәһвәдән кичерү турында сорый алабыз, чөнки без камилсезлек мирас итеп алганбыз. Без шулай ук ул безне чистартсын, безгә кабат шатлык кайтарсын, йөрәгебездән гөнаһлы омтылышларны алып куярга булышсын һәм безгә ныклык рухы бирсен дип дога кыла алабыз.

50:20. Давытның гөнаһлары бөтен халыкның иминлеген куркыныч астына куйган. Шуңа күрә ул Сион тавына Аллаһының фатихасын сораган. Без авыр гөнаһ эшләгәндә, бу еш кына Йәһвә исеменә һәм җыелышка тап төшерә. Гөнаһыбыз китерә алган зыянны төзәтү турында безгә дога кылырга кирәк.

51:10. Без Аллаһыга буйсынып һәм аның күрсәтмәләрен әзерлек белән кабул итеп, «Алла йортында күп җимешле май агачы күк» була алабыз, ягъни безнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр була һәм без аңа хезмәт иткәндә күп җимешләр китерәбез (Еврейләргә 12:5, 6).

54:5, 6, 13—15, 17—19. Давыт үз улы Абессаломның заговоры һәм ышанычлы киңәшчесе Ахитофелның хыянәт итүе аркасында җан газабы кичергән. Әмма бу Давытның Йәһвәгә ышанычын киметмәгән. Без дә җан газабы кичергәндә, Аллаһыга ышанычыбыз кимемәскә тиеш.

54:23. Ничек без кайгыларыбызны Йәһвәгә салабыз? Без 1) борчыган сорау турында аңа дога кылып, 2) аның Сүзенә һәм оешмасына җитәкчелек һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, 3) бу хәлне җиңеләйтер өчен, көчебездән килгәнне эшләп кайгыларыбызны аңа салабыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; 11:14; 15:22; Филиппуйлыларга 4:6, 7).

55:9. Йәһвә хәлебезне дә һәм булган хәл ничек безгә тәэсир итә икәнен дә белә.

61:12. Аллаһы кодрәте берәр көч чыганагына бәйле түгел. Ул үзе кодрәт чыганагы. «Кодрәт Алланыкы».

62:4. Аллаһының шәфкате «тормышка караганда... күпкә яхшырак». Чөнки ансыз тормыш мәгънәсез һәм максатсыз. Без Аллаһы белән дуслыкны үстереп акыллы эш итәбез.

62:7. Төнлә тыныч һәм бернәрсә дә комачауламый, шуңа күрә төн — уйланыр өчен иң яхшы вакыт булырга мөмкин.

63:3—5. Гайбәт сату гаепсез кешенең исемен бозарга мөмкин. Без андый сүзләрне тыңларга да һәм аларны таратырга да тиеш түгел.

68:5. Тынычлыкта яшәр өчен, кайвакыт «алмаганны бирү», ягъни гафу үтенү акыллы булыр иде. Моны без үзебезнең гаепсез булуыбызга шикләнмәсәк тә эшләү акыллы.

69:2—6. Йәһвә безнең ярдәм сорап ялваруларыбызны тыңлый (1 Тессалуникәлеләргә 5:17; Ягъкуб 1:13; 2 Петер 2:9). Аллаһы сынауларның дәвам ителүен рөхсәт итәргә мөмкин, әмма ул бу хәлне җиңеп чыгар өчен кирәкле акыл һәм көч бирәчәк. Ул без «чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк» (1 Көринтлеләргә 10:13; Еврейләргә 10:36; Ягъкуб 1:5—8).

70:5, 17. Давыт яшь чагыннан ук, филисти әзмәвере Голиаф белән сугышырга чыкканчыга кадәр, Йәһвәгә ышаныч баглап, батырлык һәм кодрәт үстергән (1 Патшалык 17:34— 37). Яшьләр бар эшләрендә Йәһвәгә таянырга тиеш.

Бөтен җир аның даны белән тулыр

Зәбур китабының икенче өлешендәге соңгы мәдхия Сөләйманның идарә итүе турында. Бу Мәсих идарә итәчәк вакытта булачакны күрсәтә. Нинди искиткеч фатихалар монда сурәтләнгән: мул тынычлык, җәбер-золым юк, җирдә мул ашлык! Патшалыкның бу һәм башка фатихаларын алучылар арасында без дә булырбызмы? Әйе, әгәр мәдхия җырлаучы кебек, Йәһвәне үз сыенычыбыз һәм көчебез итеп, аны көтәргә әзер булсак, без андый кешеләр арасында булырбыз.

«Давытның догалары» мондый сүзләр белән тәмамлана: «Исраил Алласы Ходай данлаулы, бары Ул гына могҗизалар тудыручы! Аның данлыклы исеме мәңгегә, гомер-гомергә данлаулы; Аның даны белән җир тулып торыр. Амин, амин» (Мәдхия 71:18—20). Әйдәгез, без дә шулай ук чын күңелдән Йәһвәне данлыйк һәм аның данлыклы исемен мактыйк.

[31 биттәге иллюстрация]

Кем ул «патша кызы»? Син беләсеңме?