Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «ахырда булачакны баштан ук игълан итә»

Йәһвә «ахырда булачакны баштан ук игълан итә»

Йәһвә «ахырда булачакны баштан ук игълан итә»

«Мин ахырда булачакны баштан ук һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан игълан итәм» (ИШАГЫЙЯ 46:10).

1, 2. Бабылның җиңелүе белән бәйле вакыйгалар кайсы яктан гаҗәеп, һәм бу Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

ТӨН. Евфрат елгасы аша куәтле Бабыл шәһәре янына, яшеренеп, дошманнар якынлаша. Алар, шәһәр капкалары янына килеп җиткәч, гаҗәеп нәрсә күрәләр: шәһәрнең зур ике якка ачылмалы капкасы ачык калдырылган! Алар шәһәргә кереп, аны бик тиз яулап алалар. Аларның җитәкчесе Кир Бабыл иле белән идарә итә башлый һәм соңыннан Исраил халкының әсирлектән азат ителүе турында боерык чыгара. Меңләгән исраилле, Иерусалимда Йәһвәгә гыйбадәт кылуны яңадан торгызыр өчен, туган җирләренә кайта (2 Паралипоменон 36:22, 23; Езра 1:1—4).

2 Б. э. к 539—537 еллардагы бу вакыйгаларның чыннан да булганын бүген ышанычлы тарихи мәгълүматлар раслый. Иң кызыгы шул: бу вакыйгалар турында 200 ел алдан билгеле булган. Ул вакытта Йәһвә үз пәйгамбәре Ишагыйяне Бабыл шәһәренең җиңелүе турында язарга рухландырган (Ишагыйя 44:24—45:7). Аллаһы шәһәрнең ничек җиңеләчәген дә һәм шәһәрне яулап алачак патшаның исемен дә ачкан *. Йәһвә үзенең ул вакыттагы шаһитләренә, Исраил халкына, мөрәҗәгать итеп болай дигән: «Гасыр башыннан булганнарны искә төшерегез, чөнки мин Аллаһы, һәм башка Аллаһы юк, һәм минем кебек юк. Мин ахырда булачакны баштан ук һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан игълан итәм» (Ишагыйя 46:9, 10а). Әйе, Йәһвә нәрсә булачагын алдан белә ала!

3. Нинди сорауларга җавапны без карап чыгарбыз?

3 Аллаһыга киләчәк турында барысы да билгелеме? Безнең һәрберебез нәрсә эшләячәген Йәһвә алдан беләме? Безнең киләчәгебез алдан билгеләп куелганмы? Бу һәм чираттагы мәкаләдә без Изге Язмаларга нигезләнеп шушы һәм башка сорауларны карап чыгарбыз.

Йәһвә — пәйгамбәрлекләр Аллаһысы

4. Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләрнең Чыганагы кем?

4 Йәһвә киләчәкне алдан белә ала, һәм ул Изге Язмалар язылган чорда үз хезмәтчеләрен күп пәйгамбәрлекләр язып калдырырга рухландырган. Бу пәйгамбәрлекләр ярдәмендә без Йәһвәнең ниятләрен алдан ук беләбез. «Менә, алдан әйтелгән үтәлде, һәм яңаны мин игълан итәчәкмен,— дигән Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша,— мин, ул үтәлгәнче, аны игълан итәчәкмен» (Ишагыйя 42:9). Әйе, Йәһвә үз халкына зур хөрмәт күрсәтә!

5. Йәһвәнең нәрсә эшләячәген алдан белгән кешенең нинди җаваплылыгы бар?

5 Амос пәйгамбәр безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Ходай Аллаһы үзенең серен үз колларына, пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми». Йәһвә ниятләрен белү җаваплылык та сала. Карагыз нинди ачык мисал куллана Амос: «Арыслан үкерә башлаган! Кем курыкмас?» Кешеләр һәм хайваннар арыслан үкерүенә ваемсыз калмый, нәкъ шулай ук пәйгамбәрләр, мәсәлән Амос, Йәһвәнең боерыкларын игълан итәргә ашыгалар: «Ходай Аллаһы әйткән! Кем пәйгамбәрлек итмәс?» (Амос 3:7, 8).

Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә

6. Йәһвәнең Бабыл җимерелүенә карата нияте ничек үтәлгән?

6 Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша болай дигән: «Минем ниятем үтәләчәк, һәм мин теләгәннәремнең барысын эшлим» (Ишагыйя 46:10б). Аллаһының Бабылга карата нияте, яки ихтыяры, Фарсы иленнән Кирны чакыру булган. Ул Бабылны яулап алырга тиеш булган. Йәһвә бу ният турында ул тормышка ашканчы күпкә алдарак игълан иткән. Б. э. к. 539 елда, инде әйтелгәнчә, барысы нәкъ шулай булган да.

7. Ни өчен без Йәһвә «сүзенең» һәрвакыт үтәлгәненә шикләнмибез?

7 Кир Бабылны яулап алганчы якынча 400 ел алдарак яһүд патшасы Еһошафат Аммон белән Моавның берләшкән гаскәрләренә каршы сугышка чыккан. Ул ышаныч белән болай дип дога кылган: «Аталарыбыз Аллаһысы Ходай! Күктәге Аллаһы син түгелме? Һәм син халыкларның барлык патшалыклары өстеннән хакимлек итәсең, һәм синең кулыңда көч һәм ныклык, сиңа беркем дә каршы тора алмый!» (2 Паралипоменон 20:6). Ишагыйя: «Гаскәрләр Иясе Ходай билгеләде, һәм кем моны юкка чыгарыр? Аның кулы сузылган, һәм кем аны кире борыр?» — дип язып, моңа охшаш ышаныч чагылдырган (Ишагыйя 14:27). Соңрак Бабыл патшасы Набуходоносор, берникадәр вакыт акылдан язып йөргәннән соң сәламәтләнгәч, шуны басынкылык белән таныган: «Аның [Аллаһының] кулын тыеп кала алган яки аңа: „Син нәрсә эшләдең?“ — дип әйтә алган берәү дә юк» (Данил 4:35). Әйе, Йәһвә үз халкын мондый сүзләр белән ышандыра: «Минем сүзем... миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин мин теләгәнне үти, һәм ни өчен мин аны җибәрдем, ул шуны башкара» (Ишагыйя 55:11). Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә — без моңа бер дә шикләнмибез. Аллаһы нияте һичшиксез тормышка ашачак.

Аллаһының «иң баштан ук булган нияте»

8. Нәрсә ул Аллаһының «иң баштан ук булган нияте»?

8 Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә рәсүл Паул Аллаһының «иң баштан ук булган нияте» бар дип язган (Эфеслеләргә 3:11). Бу эш итү планы түгел, чөнки Аллаһыга үз эшләрен җентекләп исәпләргә кирәк түгел. Бу сүзләрне болай аңларга кирәк: Йәһвә кешелеккә һәм җиргә карата иң баштан ук булган ниятен үтәргә тәвәккәл (Яратылыш 1:28). Аның ниятенең үзгәрешсез булуын тагын да тулырак аңлар өчен, Изге Язмаларда язылган беренче пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

9. Ничек Яратылыш 3:15 Аллаһы нияте белән бәйле?

9 Адәм һәм Хаува гөнаһ эшләү белән, Йәһвә мондый карарга килгән: символик «хатын» орлык, ягъни угыл тудырачак. Моны без Яратылыш 3:15 тә язылган вәгъдәдән күрәбез. Йәһвә үз «хатыны» белән Иблис арасындагы һәм аларның орлыклары арасындагы дошманлыкның нәрсәгә китерәчәген алдан күреп торган. Йәһвә «хатын» орлыгының үкчәсен чагарга рөхсәт иткән булса да, орлык Аллаһы билгеләгән вакытта Шайтанның башын сугып ярырга тиеш булган. Ә бу вакыйгалар булганчы, Йәһвә ниятенең үтәлеше ул үзе билгеләгән нәсел җебе белән бәйле булган. Бу нәсел җебеннән ахыр чиктә вәгъдә ителгән Мәсих — Гайсә килгән (Лүк 3:15, 23—38; Гәләтиялеләргә 4:4).

Йәһвә нәрсәне алдан билгели

10. Йәһвә Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын баштан ук билгеләп куйганмы? Аңлатыгыз.

10 Рәсүл Петер Гайсәнең Аллаһы ниятендәге роле турында әйткәндә, болай дип язган: «Мәсих дөнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнең өчен соңгы вакытта гына ачылды» (1 Петер 1:20). Йәһвә баштан ук Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын һәм Гайсә Мәсихнең йолым корбаны кирәк булачагын билгеләп куйганмы? Юк. «Яратылу» дигән сүз турыдан-туры «[орлыкны] ыргыту» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән тәрҗемә ителгән. Адәм белән Хаува гөнаһ кылганчы, «орлык ыргытылган» булганмы, ягъни Хаува балага узганмы? Юк. Адәм белән Хауваның балалары алар тыңламаучанлык күрсәткәннән соң туган (Яратылыш 4:1). Фетнәдән соң, ләкин әле Хаува балага узганчы, Йәһвә «орлык» киләчәк дип билгеләп куйган. Гайсә Мәсихнең үлеме һәм терелүе кешеләр өчен йолымның түләнүен мөмкин иткән. Шул йолым ярдәмендә мирас итеп алынган гөнаһ һәм Шайтанның бар тырышлыклары юкка чыгарылачак (Маттай 20:28; Еврейләргә 2:14; 1 Яхъя 3:8).

11. Йәһвә үз ниятенең үтәлешендә нәрсәне алдан билгеләп куйган?

11 Аллаһы үз ниятенең үтәлешендә тагын бер нәрсәне алдан билгеләп куйган. Паул Эфес мәсихчеләренә Аллаһы яңадан «күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерәчәк» дип язган. Аннан соң «күктә... булганнар», ягъни Мәсих белән бергә варисташлар булырга сайланганнар турында Паул: «[Безне] Үз нияте һәм ихтыяры белән булдыручы Аллаһы Үзенең максаты буенча алдан билгеләде»,— дип язган (Эфеслеләргә 1:10, 11). Әйе, Йәһвә билгеле сандагы кешеләр «хатын» Орлыгының икенче дәрәҗәдәге өлеше булачагын алдан билгеләп куйган. Алар Мәсих белән бергә кешеләргә йолым корбаны нигезендә мөмкин булган фатихаларны алырга ярдәм итәчәк (Римлыларга 8:28—30). Рәсүл Петер аларны «изге халык» дип атаган (1 Петер 2:9). Рәсүл Яхъяга зур хөрмәт күрсәтелеп, күренеш бирелгән булган. Ул күренештән Яхъя Мәсихнең варисташлары 144 000 булачагын белгән (Ачылыш 7:4—8; 14:1, 3). Мәсих-Патша белән алар «Аллаһының даны макталсын» дип хезмәт итәләр (Эфеслеләргә 1:12—14).

12. Аллаһының 144 000 санга кем керәчәген алдан билгеләмәгәнен без кайдан беләбез?

12 Әйе, 144 000 сан алдан билгеләп куелган. Әмма бу шул санга кергән кешеләрнең Аллаһыга тугры хезмәт итәчәге алдан билгеләп куелган дигәнне аңлатмый. Чөнки Инҗилдәге күрсәтмәләр башлыча майланган мәсихчеләргә җитәкчелек бирер өчен һәм аларны ныгытыр өчен язылган булган. Бу күрсәтмәләр алар тугры һәм күк өметенә лаек булып калсын өчен бирелгән (Филиппуйлыларга 2:12; 2 Тессалуникәлеләргә 1:5, 11; 2 Петер 1:10, 11). Йәһвә 144 000 кеше кирәкле таләпләргә туры киләчәк икәнен алдан белә. Әмма чакырылган кешенең бу санга керәчәге шуңа бәйле: ничек ул үз тормышын алып барачак, ә моны һәрбер кеше үзе сайларга тиеш (Маттай 24:13).

Нәрсәне Йәһвә алдан ук белә

13, 14. Йәһвә вакыйгаларны алдан белү сәләтен ничек куллана?

13 Шулай итеп, Йәһвә — пәйгамбәрлекләр һәм ният Аллаһысы. Әмма ничек ул үзенең вакыйгаларны алдан белү сәләтен куллана? Беренчедән, шуны истә тотарга кирәк: Изге Язмалар буенча, Аллаһының бар юллары хак, тәкъва һәм мәхәббәт белән тулы. Рәсүл Паул I гасырдагы еврей мәсихчеләренә болай дип язган: «Ике үзгәрешсез нәрсә — вәгъдә һәм ант турында Аллаһы һич тә ялганлый алмый» (Еврейләргә 6:17, 18). Титуска язган хатында Паул Аллаһы турында: «Ул беркайчан да ялганламый»,— дип, моңа охшаш фикер чагылдырган (Титуска 1:2).

14 Икенчедән, Йәһвәнең кодрәте чиксез булса да, ул беркайчан да гаделсез эш итми. Муса Йәһвә турында болай дип әйткән: «Аллаһы тугрылыклы һәм аңарда ялган юк, ул гадел һәм хакыйкый» (Канун 32:4). Йәһвәнең бар эшләрендә аның искиткеч сыйфатлары чагыла. Аның дүрт төп сыйфаты — мәхәббәт, акыллылык, гаделлек һәм көч аның эшләрендә берьюлы күренә.

15, 16. Гадән бакчасында Йәһвә Адәм белән Хаувага нинди сайлау мөмкинлеге биргән?

15 Моның барысы Гадән бакчасындагы вакыйгалар белән ничек бәйле икәнен карап чыгыйк. Йәһвә яратучан Ата буларак кешеләргә бар кирәклесен биргән. Ул Адәмгә уйлау, уйлану һәм нәтиҗәләр ясау сәләте биргән. Хайваннар белән инстинкт идарә итә, ә кешенең сайлау иреге булган. Кешене яраткач, Аллаһы үзенең күктәге тәхетеннән караган һәм «һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген» күргән (Яратылыш 1:26—31; 2 Петер 2:12).

16 Соңрак Йәһвә, Адәмгә «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама» дигән боерык биргәндә, Адәм карар кабул итә алсын өчен, барысын яхшы итеп аңлаткан. Ул аңа «бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт» иткән, нибары бер агач җимешен генә ашарга ярамаган. «Ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең»,— дип кисәткән Йәһвә Адәмне (Яратылыш 2:16, 17). Аллаһы Адәмнең киләчәге аның сайлавына бәйле икәнен күрсәткән. Адәм нәрсә эшләячәк?

17. Ни өчен Йәһвә үзенең алдан күрү сәләтен сайлап куллана дип әйтеп була?

17 Йәһвәнең барысын алдан белергә сәләте булса да, ул, күрәсең, Адәм белән Хауваның нәрсә эшләячәкләрен алдан исәпләмәскә дигән карарга килгән. Әйе, Йәһвә киләчәкне алдан күрә ала, әмма ул моны эшләргә теләмәскә мөмкин. Өстәвенә, яратучан Аллаһы Йәһвәнең бу аяныч нәтиҗәле фетнәне белеп алдан билгеләвен күз алдына китерү дә авыр (Маттай 7:11; 1 Яхъя 4:8). Димәк, Йәһвә үзенең алдан күрү сәләтен сайлап куллана.

18. Ни өчен Йәһвәнең киләчәкне белү сәләтен сайлап кулланганы ул камил түгел дигәнне аңлатмый?

18 Йәһвә киләчәкне алдан белү сәләтен сайлап куллана икән, бу Аллаһы камил түгел дигәнне аңлатамы? Юк. Муса Йәһвәне «кыя» дип атаган һәм «аның эшләре камил» дип өстәгән. Кеше кылган гөнаһ нәтиҗәләрендә аны гаепләп булмый. Без бүген кичергән бар авырлыклар Адәм күрсәткән тыңламаучанлык, ягъни аның гөнаһы аркасында. Рәсүл Паул моны ачык итеп мондый сүзләр белән күрсәткән: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Канун 32:4, 5; Римлыларга 5:12; Иремия 10:23).

19. Чираттагы мәкаләдән нинди сораулар карап чыгарбыз?

19 Шулай итеп, без Йәһвә гаделсезлек эшли алмый икәнен күрәбез (Мәдхия 32:5). Йәһвә сәләтләре, аның сыйфатлары һәм нормалары аның нияте белән туры килә (Римлыларга 8:28). Йәһвә — пәйгамбәрлекләр Аллаһысы, шуңа күрә ул «ахырда булачакны баштан ук һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан игълан итә» (Ишагыйя 46:9, 10). Без шулай ук шуны да белдек: ул киләчәкне белү сәләтен сайлап куллана. Бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Карарларыбыз яратучан Аллаһы ниятенә туры киләме икәнен ничек тикшереп чыга алабыз? Һәм бу безгә нинди фатихалар китерәчәк? Бу сорауларны чираттагы мәкаләдән карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 2 абз. «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраның 28 нче битен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез аңлата аласызмы?

• Борынгы замандагы нинди мисаллардан Аллаһы сүзе һәрвакыт үтәлә икәнен күрәбез?

• Йәһвә «иң баштан ук булган ниятенә» карата алдан нәрсә билгеләгән?

• Йәһвә үзенең киләчәкне белү сәләтен ничек куллана?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Аллаһы Гайсә Мәсихнең үлемен һәм үледән терелүен алдан әйткән

[24 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Адәм белән Хауваның нәрсә эшләячәген алдан билгеләп куйганмы?