Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сафлыкта йөрүчеләр өчен фатихалар

Сафлыкта йөрүчеләр өчен фатихалар

Сафлыкта йөрүчеләр өчен фатихалар

«Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 10:22).

1, 2. Ни өчен без киләчәк турында күп уйланудан сакланырга тиеш?

«КИЛӘЧӘК турында күп уйлану бүгенге тормыш белән шатланып яшәргә комачаулый»,— дип әйткән Американың бер фәлсәфәчесе. Бу сүзләрнең дөреслеген балалар мисалыннан күрәбез: алар тизрәк зур булып үсәргә хыяллана һәм балачакның яхшы якларын күрмиләр.

2 Хәтта Йәһвәнең хезмәтчеләре дә моңа охшаш итеп фикер йөртергә мөмкин. Әйдәгез, бу нинди хәлгә китерергә мөмкин икәнен карап чыгыйк. Без Аллаһының җирдә оҗмах урнаштырачагы турындагы вәгъдәсенең үтәлүен күрергә телибез. Без авырулар, картлык, авырту һәм газаплар булмаячак тормышны бик нык көтәбез. Бу бик әйбәт. Әмма киләчәктәге фатихалар турында шулхәтле күп уйлау безне бүгенге рухи фатихаларыбызга «сукыр» итсә, бу бик аяныч булыр иде! Өмет иткәннәребез «гамәлгә озак ашмаганга», без тиз боегучан булып китәргә һәм бу безнең «йөрәкне әрнетергә» мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 13:12). Тормыштагы авырлыклар һәм кыенлыклар күңел төшенкелегенә китерергә һәм без үз-үзебезне жәлли башларга мөмкин. Авыр хәлләрне чишәр урынына, без зарлана башларбыз. Әмма боларның барысыннан сакланып була. Моның өчен рәхмәтле булып бүгенге фатихалар турында уйланырга кирәк.

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә. Йәһвә хезмәтчеләре безнең көннәрдә рухи яктан гөрләп алга бара. Әллә бу шатлык китерә торган фатиха түгелме? Әйдәгез, бу алга баруның кайбер якларын карап чыгыйк һәм шуның турында уйланыйк: алар безнең һәрберебез өчен нәрсә аңлата? Йәһвәнең сафлыкта йөрүчеләргә биргән фатихалары турында уйлану безнең күктәге Атабызга моннан ары да шатлык белән хезмәт итәргә тәвәккәллегебезне ныгытачак (Гыйбрәтле сүзләр 20:7).

Безне бүген бай итүче фатихалар

4, 5. Изге Язмалардагы кайсы тәгълиматларны сез аеруча кадерлисез һәм ни өчен?

4 Изге Язмалардагы тәгълиматларны төгәл белү. Христиан дөньясы диннәрендә: «Без Изге Язмаларга ышанабыз»,— дип әйтәләр. Әмма бу китапның тәгълиматлары турында алар төрлечә фикер йөртә. Хәтта бер конфессия кешеләре дә Аллаһы Сүзендәге тәгълиматлар турында еш кына бер фикердә түгел. Йәһвә хезмәтчеләре арасында исә хәл башкача. Чыгышыбыз һәм милләтебез төрле булса да, без барыбыз исеме безгә билгеле булган Аллаһыга гыйбадәт кылабыз. Ул өч өлештән торган серле илаһ түгел (Канун 6:4; Мәдхия 82:19; Марк 12:29). Без шулай ук шуны да беләбез: Аллаһының Галәмдәге хакимлеге турындагы бәхәсле сорау тиздән чишелгән булачак, һәм безнең һәрберебез, Аллаһыга сафлык саклап, бу сорауның чишелүендә катнаша. Аллаһы турында ул үлгән кешеләрне тәмуг утында яки башка берәр җирдә газаплый дип әйтәләр. Үлгән кешеләр турында дөресен белү безне Аллаһы каршында коточкыч куркудан азат итә (Вәгазьче 9:5, 10).

5 Шуңа да без шатлана алабыз: без берәр очрак аркасында барлыкка килгән эволюция җимеше түгел, ә Аллаһының аның сурәтендә һәм аңа охшаш итеп яратылган иҗади эше (Яратылыш 1:26; Малахий 2:10). «Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы Аллаһыга.— Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый» (Мәдхия 138:14).

6, 7. Сезнең яки сезгә таныш булган кешеләрнең тормышындагы нинди үзгәрешләр фатихалар китерде?

6 Зарарлы гадәтләр һәм эшләрдән арыну. Масса-күләм мәгълүмат чаралары тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү, җенси яктан азгын тормышның куркыныч булуы турында кисәтүче материал белән тулы. Гадәттә кешеләр бу кисәтүләргә игътибар итми. Әмма эчкерсез кеше, хак Аллаһы андый эшләрне хөкем итә һәм андый эшләрне башкаручы кешеләр аны рәнҗетә икәнен белгәч, нәрсә эшли? Аңарда андый гадәтләрне ташларга теләк туа (Ишагыйя 63:10; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 2 Көринтлеләргә 7:1; Эфеслеләргә 4:30). Ул моны Йәһвә Аллаһының хуплавын алыр өчен эшли. Аның шулай ук сәламәтлеге яхшыра, һәм ул җан тынычлыгына ия була.

7 Күп кешеләргә зарарлы гадәтләрне ташлау бик кыен. Шулай да һәр ел дистәләгән мең кеше моны эшли. Алар үзләрен Йәһвәгә багышлыйлар һәм суга чумдырылу үтәләр, моның белән алар бөтен кеше алдында Аллаһы хупламаган эшләрен ташлаганнарын күрсәтә. Бу безнең барыбызга шатлык китерә! Һәм безнең гөнаһлы, һәлакәткә китерүче тәртип коллыгыннан азат булып калырга тәвәккәллегебез ныгый.

8. Изге Язмаларга нигезләнгән нинди киңәшләр гаилә тормышын бәхетле итәргә булыша?

8 Бәхетле гаилә тормышы. Күп илләрдә гаилә бәйләнешләре көчсезләнә. Күп никахлар таркала, һәм бу балаларны эмоциональ яктан имгәтә. Европаның кайбер илләрендә бар гаиләләрнең 20 проценты тулы булмаган гаиләләр. Ничек Йәһвә безгә гаилә тормышында сафлыкта йөрергә булыша? Эфеслеләргә 5:22—6:4 не укып чыгыгызчы һәм Аллаһы Сүзендә ирләргә, хатыннарга һәм балаларга бирелгән яхшы киңәшләргә игътибар итегез. Изге Язмалардагы бу һәм башка киңәшләрне куллану гаилә бәйләнешләрен ныгыта, ата-аналарга балаларын дөрес тәрбияләргә һәм гаиләне бәхетле итәргә булыша. Әллә андый фатиха шатланыр өчен сәбәп түгелме?

9, 10. Безнең киләчәккә карашыбыз бу дөнья карашыннан нәрсә белән аерылып тора?

9 Дөнья проблемаларының тиздән чишеләчәгенә ныклы ышаныч. Фәнни-техник казанышларга һәм шулай ук кайбер җитәкчеләрнең эчкерсез тырышлыкларына карамастан, хәзерге заманның җитди проблемалары чишелмичә кала. Бөтендөнья экономик форумына нигез салучы Клаус Шваб күптән түгел генә болай дигән: «Дөньяга янаган проблемалар саны күбәя, ә аларны хәл итәр өчен вакыт азая». «Терроризм, тирә-якның пычрануы һәм финанс хәленең үзгәреп торуы», дип әйткән Шваб, «халыкара проблемалар булып китте». Ул мондый нәтиҗә ясаган: «Дөнья аеруча бүген кешеләрнең бергә һәм тәвәккәл эш итүләрен таләп итүче проблемалар белән очраша». Без инде XXI гасырда яшибез, әмма кешелекнең киләчәге элеккегечә өметсез булып күренә.

10 Йәһвә кешелекнең бар проблемаларын хәл итә ала торган Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык булдырган. Моны белү безгә шатлык китерә! Патшалык ярдәмендә Аллаһы сугышларны туктатачак, һәм «һәрвакыт тынычлык булыр» (Мәдхия 45:10; 71:7). Майланган Патша Гайсә Мәсих «ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр», «аларның җаннарын мәкердән һәм көчләүдән саклар» (Мәдхия 71:12—14). Патшалык идарә иткәндә, ашлык мул булыр (Мәдхия 71:16). Йәһвә безнең «һәр күз яшебезне сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4). Патшалык инде күктә урнаштырылган һәм тиздән җирдәге бар проблемаларны хәл итәр өчен кирәкле чаралар күрәчәк (Данил 2:44; Ачылыш 11:15).

11, 12. а) Рәхәтлек китерүче нәрсәләр артыннан куып яшәү чын бәхет китерәме? Аңлатыгыз. б) Нәрсә чын бәхет китерә?

11 Без нәрсә чын бәхет китерә икәнен беләбез. Нәрсә чын бәхет китерә? Бер психолог бәхет өч өлештән тора дип әйткән: рәхәтлек китерүче нәрсәләр, берәр шөгыль (эш, гаилә) һәм максат (үз теләкләреңне канәгатьләндерү генә түгел, ә ниндидер зуррак нәрсәгә омтылу). Бу өч өлешнең иң әһәмиятсезе дип, бу психолог рәхәтлек китерүче нәрсәләрне саный: «Бу бик кызык, чөнки күп кешеләр рәхәтлек китерүче нәрсәләр генә эзләп йөри». Ә Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

12 Борынгы Исраил патшасы Сөләйман болай дигән: «Мин күңелемнән үз-үземә әйттем: „Әйдә, сыныйк, кәеф-сафа кыл, яхшылыклар күреп рәхәтлән“,— дидем; әмма чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән. Көлүне мин — „ахмаклык“, ә күңел ачуны: „Нәрсәгә кирәк ул?“ — дидем» (Вәгазьче 2:1, 2). Изге Язмалар буенча, күңел ачулар китергән бәхет вакытлыча гына. Ә берәр шөгыль турында нәрсә әйтеп була? Безгә иң мөһим, мәгънәле эш тапшырылган: без Патшалык турында вәгазьлибез һәм шәкертләр әзерлибез (Маттай 24:14; 28:19, 20). Изге Язмалардагы коткару хәбәрен башкаларга сөйләгәндә, без үзебезне һәм безне тыңлаган кешеләрне коткара ала торган эштә катнашабыз (1 Тимутегә 4:16). «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак, без «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрнең дөреслеген күрәбез (1 Көринтлеләргә 3:9; Рәсүлләр 20:35). Бу эш тормышыбызны тагы да мәгънәлерәк итә, һәм Барлыкка Китерүчегә Шайтанның гаепләүләренә җавап кайтарырга мөмкинлек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Шулай итеп, Йәһвә безгә шуны күрсәтә: аңа тугры булу чын һәм озакка сузылган бәхет китерә (1 Тимутегә 4:8).

13. а) Ни өчен Теократик хезмәт мәктәбе турында шатлык китерүче фатиха дип әйтеп була? б) Теократик хезмәт мәктәбе сезнең үзегезгә нинди файда китерә?

13 Бездә мөһим һәм уңышлы өйрәнү программасы бар. Герхард Йәһвә Шаһитләренең бер җыелышында өлкән булып хезмәт итә. Яшь чакларын искә төшереп, ул болай дип сөйли: «Бала чакта минем сөйләшү ягыннан бик зур кыенлыклар бар иде. Дулкынлансам, мин югалып кала идем һәм тотлыгып сөйләшә башлый идем. Миңа бик кыен иде. Мин нык борчыла идем. Әти-әнием мине логопед янына алып барды, әмма моның файдасы булмады. Миңа логопед түгел, ә психолог ярдәме кирәк иде. Әмма Йәһвәдән бирелгән искиткеч ярдәм — Теократик хезмәт мәктәбе — миңа бик зур файда китерде. Анда чыгышлар ясау миңа кыюлык өстәде. Мин алган белемнәремне кулланырга тырыштым, һәм бу миңа булышты! Мин үземне иркенрәк хис итә башладым, башка инде югалып калмый идем һәм хезмәттә кыюрак булып киттем. Хәзер мин хәтта нотыклар белән чыгыш ясыйм. Мин чын күңелдән Йәһвәгә рәхмәтлемен: ул бу Мәктәп аша миңа яңа тормышка юл ачты». Әйе, Йәһвә безне үзе тапшырган эшне үтәргә өйрәтә. Әллә бу шатланыр өчен сәбәп түгелме?

14, 15. Төрле бәла-казалар белән очрашканда, безнең нинди ярдәмебез бар? Мисал китерегез.

14 Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр һәм бөтендөнья кардәшлекнең ярдәме. Германия илендә яшәүче Катрин, көчле җир тетрәүләр һәм нәтиҗәдә Көньяк-Көнчыгыш Азиядә туган цунами турында ишеткәч, бик нык борчылган. Ул вакытта аның кызы Таиланд илендә булган, һәм ул кызы турында бернәрсә белмәгән. Афәт аркасында корбаннар саны сәгать саен арта барган. 32 сәгать үткәннән соң гына Катринга телефон аша кызы исән икәнен хәбәр иткәннәр, һәм ул җиңел сулап куйган.

15 Ул авыр вакытта Катринга нәрсә булышкан? Ул болай дип яза: «Кызым турында хәбәр алганчы, мин Йәһвәгә өзлексез дога кылып тордым. Бу миңа көч өстәде һәм җан тынычлыгы бирде. Мин моны хәзер тагы да яхшырак аңлыйм. Минем янда шулай ук яратучы кардәшләрем булды» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Катрин дога кылмаса һәм аның янында кардәшләре булмаса, аңа күпкә авыррак булыр иде! Йәһвә һәм аның Улы белән якын мөнәсәбәтләр, шулай ук мәсихче кардәшләр белән тыгыз аралашу — андый фатиханы бер җирдә дә таба алмыйсың. Ул бик кыйммәтле, һәм аны кадерләргә кирәк.

16. Нинди мисал терелтелүгә өметнең кыйммәтле булуын күрсәтә?

16 Үлгән кешеләрне яңадан күрергә өмет (Яхъя 5:28, 29). Маттиас исемле яшь кеше Йәһвә Шаһите булып тәрбияләнгән. Ләкин ул моны кадерләмәгән һәм яшүсмер булганда җыелышны калдырган. Хәзер ул болай дип яза: «Дөресен генә әйткәндә, без әтием белән беркайчан да күңелләребезне бушатып сөйләшмәдек. Без еш кына бәхәсләшә идек. Әмма әтием миңа һәрвакыт яхшыны гына теләде. Ул мине бик нык ярата иде, ул вакытта мин моны аңламый идем. 1996 елда мин аның караваты янына утырып һәм аның кулын алып үксеп еладым һәм эшләгәннәремә үкенүем турында һәм аны яратуым турында сөйләдем. Әмма ул минем сүзләремне ишетми иде. Кыска вакыт авырганнан соң, ул үлде. Әгәр без аның белән ул терелтелгәч очрашсак, без элекке хаталарны эшләмәячәкбез. Үз улының хәзер өлкән һәм хатыны белән бергә пионер булып хезмәт итүе турында ишетергә ул шат булыр». Терелтелүгә өмет — чын фатиха!

«Кайгы-хәсрәттән коткара»

17. Йәһвә биргән фатихалар турында уйлану безгә ничек тәэсир итә?

17 Үзенең күктәге Атасы турында Гайсә Мәсих болай дигән: «Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:45). Әгәр Йәһвә Аллаһы хәтта гаделсезләргә һәм явызларга фатихасын бирә икән, әлбәттә, сафлыкта йөрүчеләргә ул тагы да күбрәк фатиха бирәчәк! «Ходай дәүләт һәм дан бирә; усаллыксыз йөрүчеләрне яхшылыктан буш итмәс»,— дип әйтелә Мәдхия 83:12 дә. Йәһвәнең аны яратканнар хакына эшләгән бар эшләре турында уйланганда, безнең йөрәкләребез рәхмәт һәм шатлык белән тула!

18. а) Ни өчен Йәһвә фатихасы кайгы-хәсрәт китерми дип әйтеп була? б) Ни өчен Аллаһыга тугры хезмәт иткән күп кешеләр кайгы-хәсрәт кичерә?

18 «Раббының фатихасы» — менә нәрсә ярдәмендә Йәһвә халкы рухи яктан гөрләп алга бара. Изге Язмаларда бу фатихалар «кайгы-хәсрәттән коткара» дигән ышандыру бар (Гыйбрәтле сүзләр 10:22). Ни өчен Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре кайгы-хәсрәт китергән сынаулар белән очраша? Моңа өч төп сәбәп бар: 1) үзебезнең гөнаһлы омтылышларыбыз (Яратылыш 6:5; 8:21; Ягъкуб 1:14, 15); 2) Шайтан һәм аның җеннәре (Эфеслеләргә 6:11, 12); 3) явыз дөнья (Яхъя 15:19). Йәһвә тормышыбызда авырлыкларның булуына юл куя, әмма ул аларның чыганагы түгел. Чынлыкта, «һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә» (Ягъкуб 1:17). Йәһвә фатихасы кайгы-хәсрәт китерми.

19. Сафлык юлында йөрүләрен дәвам иткән кешеләрне нәрсә көтә?

19 Рухи яктан гөрләп алга бару һәрвакыт Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрнең булуын күрсәтә. Йәһвәгә якынлашып, без мәңгелек тормышка — «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә туплыйбыз» (1 Тимутегә 6:12, 17—19). Аллаһының яңа дөньясында безнең рухи байлыкка физик яктан да фатихалар өстәләчәк. Чын тормыш «Йәһвә тавышын тыңлауларын» дәвам иткән бар кешеләрне көтә (Канун 28:2, АМТ). Әйдәгез, сафлык юлы белән баруыбызда тагы да тәвәккәлрәк булыйк!

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен киләчәк турында чиктән тыш күп уйлау акыллы түгел?

• Безнең инде хәзер нинди фатихаларыбыз бар?

• Ни өчен Аллаһының тугры хезмәтчеләре газап чигә?

[Өйрәнү өчен сораулар]