Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син котылуга әзерләнгәнме?

Син котылуга әзерләнгәнме?

Син котылуга әзерләнгәнме?

«Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер... чөнки бу буын кешеләре арасында син Минем хозурымда тугры булдың» (ЯРАТЫЛЫШ 7:1).

1. Нух көннәрендә Йәһвә котылыр өчен нәрсә биргән?

ЙӘҺВӘ Нух көннәрендә бозык кешеләр «өстенә туфан китерткән», әмма ул шулай ук котылыр өчен кирәкле чаралар да күргән (2 Петер 2:5). Хак Аллаһы тәкъва Нухка Туфанда исән калыр өчен көймә төзү турында ачык аңлатмалар биргән (Яратылыш 6:14—16). Нух Йәһвәнең тыңлаучан хезмәтчесе булган, шуңа күрә ул «Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәгән». Өлешчә Нух тыңлаучан булганга, без бүген яшибез (Яратылыш 6:22).

2, 3. а) Нух замандашлары аның эшенә ничек караган? б) Нинди ышаныч белән Нух көймәгә кергән?

2 Көймә төзү җиңел эш булмаган. Нух һәм аның гаиләсе башкарган эш бик күп кешене гаҗәпләндергәндер. Әмма бу эш аларны котылыр өчен көймә эченә керергә кирәк икәненә ышандырмаган. Ахыр чиктә Йәһвәнең шул бозык дөньяга карата сабырлыгы беткән (Яратылыш 6:3; 1 Петер 3:20).

3 Нух һәм аның гаиләсе дистәләр ел тырышып эшләгәннән соң, Йәһвә Нухка болай дигән: «Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер... Чөнки бу буын кешеләре арасында син Минем хозурымда тугры булдың». Йәһвә сүзенең үтәләчәгенә ышанып, «Нух үзе, аның белән бергә хатыны, угыллары, киленнәре көймәгә керделәр». Йәһвә, үз хезмәтчеләрен яклар өчен, көймәнең капкасын япкан. Туфан килгәч, көймә Аллаһының котылыр өчен ышанычлы чарасы булган (Яратылыш 7:1, 7, 10, 16).

Безнең көннәр Нух көннәренә охшаш

4, 5. а) Гайсә үзенең Патша булып идарә итүе вакытын нәрсә белән чагыштырган? б) Кайсы яклардан Нух көннәре безнең көннәргә охшаш?

4 «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак» (Маттай 24:37). Бу сүзләр белән Гайсә үзенең күктә күзгә күренмичә Патша булып идарә итүе вакыты Нух көннәренә охшаш булачагын күрсәткән. Бу чыннан да шулай. Аеруча 1919 елдан башлап Нух сөйләгән хәбәргә охшаш кисәтүле хәбәр бар милләт кешеләренә таратыла. Алар бу хәбәрне, гомумән алганда, Нух көннәрендәге кешеләр кебек кабул итә.

5 Йәһвә «явызлык белән тулган» дөньяны Туфан сулары белән юк иткән (Яратылыш 6:13). Нух белән аның гаиләсенең явыз эшләрдә катнашмаганын һәм тынычлык саклап көймә төзегәнен бар кешеләр дә ачык итеп күреп торган. Монда да безнең көннәр белән охшаш як күрәбез. Безнең көннәрдә эчкерсез кешеләр «тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт иткән һәм аңа хезмәт итмәгән кеше арасындагы аерманы» күрәләр (Малахий 3:18). Йәһвә Шаһитләре күрсәткән намуслылык, игелек һәм аларның тынычлык сөюләре, тырышлыклары риясыз кешеләрне сокландыра. Бу сыйфатлар Аллаһы кешеләрен бу дөньядан аерып тора. Шаһитләр явыз эшләрнең һәркайсы төрен кире кагалар һәм Йәһвә рухының җитәкчелеге буенча яшиләр. Менә ни өчен алар тынычлыкта яши, һәм менә ни өчен алар тәкъва тормыш алып бара (Ишагыйя 60:17).

6, 7. а) Нух көннәрендә яшәгән кешеләр нәрсәне аңлый алмаган, һәм ничек бу безнең көннәр белән охшаш? б) Нинди ике мисал Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләрдән аерылып торганын күп кешеләр күрә икәнен күрсәтә?

6 Нух замандашлары Аллаһының аңа ярдәм иткәнен һәм ул Аллаһы кушканны үти икәнен аңламаганнар. Шуңа күрә алар аның вәгазенә җитди караш белән карамаган һәм кисәтүләренә колак салмаганнар. Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Кайбер кешеләрне Йәһвә Шаһитләренең башкарган эшләре һәм тәртипләре сокландырса да, күпчелек кеше яхшы хәбәрне кабул итми һәм Изге Язмалардагы кисәтүләргә җитди карамый. Күршеләр, хезмәттәшләр яки туганнар чын мәсихчеләрне яхшы сыйфатлары өчен мактарга да мөмкин, әмма алар: «Эх, алар Йәһвә Шаһитләре булмаса, яхшы булыр иде!» — дип әйтеп куялар. Нәрсәне бу кешеләр күздән ычкындыра? Шаһитләр мәхәббәт, иминлек, игелек, яхшылык, басынкылык, үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатларны алар белән Аллаһының изге рухы җитәкчелек иткәнгә күрә күрсәтәләр (Гәләтиялеләргә 5:22—25). Бу сыйфатлар кешеләрне Шаһитләр вәгазьләгән хәбәрнең хаклыгына ышандырырга тиеш.

7 Мисаллар карап чыгыйк. Россиядә Йәһвә Шаһитләре Патшалык Залы төзегән. Бер кеше төзүчеләрнең берсе янына килеп, болай дигән: «Ниндидер кызык төзелеш бара монда: беркем дә тәмәке тартмый, сүгенми һәм исерек кеше дә юк. Сез Йәһвә Шаһитләре түгелме?» Төзүче: «Әгәр мин юк дисәм, сез ышанырсызмы?» — дип сораган. Теге кеше шунда ук: «Әлбәттә, юк»,— дигән. Россиянең башка бер шәһәрендә Йәһвә Шаһитләренең яңа Патшалык Залы төзелгәндә, бу мэрга бик нык тәэсир иткән. Ул башта бар диннәр дә бер-берсенә охшаш дип уйлаган, әмма Йәһвә Шаһитләренең фидакарь һәм эчкерсез хезмәт итүләрен күргәч, үз карашын үзгәрткән. Без ике мисал гына карап чыктык, әмма алар шуны күрсәтә: Йәһвә халкы Изге Язмалар нормалары буенча яшәмәгән кешеләрдән аерылып тора.

8. Бу явыз дөнья юк ителгәндә исән калыр өчен нәрсә кирәк?

8 Туфан сулары белән юк ителгән «борынгы җиһанның» соңгы көннәрендә Нух «тәкъва тормышны вәгазьләп» йөргән (2 Петер 2:5). Бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә Йәһвә халкы Аллаһының тәкъва нормалары турында вәгазьли һәм кешеләрнең котылып яңа дөньяда яши алуы турында яхшы хәбәрне игълан итә (2 Петер 3:9—13). Нух һәм аның Аллаһыдан куркып яшәгән гаиләсе көймәдә котылган, бүген исә котылыр өчен кешеләргә иман күрсәтергә һәм Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә тугры булырга кирәк.

Котылыр өчен иман кирәк

9, 10. Ни өчен Шайтанның дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калыр өчен иман кирәк?

9 Шайтан хакимлеге астындагы бу дөньяның юк ителүе якынлашып килә (1 Яхъя 5:19). Ул вакытта исән калыр өчен, кеше нәрсә эшләргә тиеш? Иң башта ул шуны аңларга тиеш: ул яклауга мохтаҗ. Шуннан соң ул бу яклау өчен бирелгәнне кулланырга тиеш. Нух көннәрендәге кешеләр үзләренең көндәлек эшләренә «чумган» булган һәм якынлашып килүче һәлакәттә үзләрен яклауга мохтаҗ дип санамаганнар. Аларның шулай ук Аллаһыга иманнары җитмәгән.

10 Ә Нух һәм аның гаиләсе шуны таныган: алар яклауга мохтаҗ һәм аларны коткарырга кирәк. Алар шулай ук Галәмнең Хакименә, Йәһвә Аллаһыга, иман иткәннәр. «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чөнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш»,— дип язган рәсүл Паул. Шуннан соң ул болай дип өстәгән: «Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән. Аның иманы дөньяны хөкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән» (Еврейләргә 11:6, 7).

11. Борынгы заманда Йәһвәнең ничек итеп яклау биргәненнән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Хәзерге бозык дөнья төзелешенең ахыры килгәндә исән калыр өчен, безгә аның юк ителәчәгенә генә иман итү әз. Без Аллаһы котылу өчен биргән бар нәрсәне кулланып, иманыбызны эшләр белән күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, безгә Аллаһы Улы Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман итәргә кирәк (Яхъя 3:16, 36). Әмма шуны да истә тоту яхшы булыр иде: Туфанда Нух төзегән көймә эченә кергән кешеләр генә котылып калган. Нәкъ шулай ук борынгы Исраилдәге сыену шәһәрләре берәрсен ялгыш үтергән кешегә яклау биргән. Ләкин бу кешегә моның өчен шул шәһәргә качарга һәм баш руханиның үлеменә кадәр шәһәр эчендә калырга кирәк булган (Саннар 35:11—32). Муса көннәрендә Мисырга унынчы җәза бирелгәндә, мисырлыларның беренче туган угыллары үтерелгән булган, ә исраиллеләрнеке исән калган. Ни өчен? Йәһвә Мусага мондый күрсәтмә биргән: «[Исраиллеләр коткарылу көнендә ашалачак бәрәннең] канын алсыннар да һәм [бәрән] ашалачак йортлар ишегенең ике яңагына һәм ишек башына сөртсеннәр. [...] Ә сезнең берегез дә иртәнгә кадәр үз йортының ишеге артына чыкмасын» (Чыгыш 12:7, 22). Исраиллеләрнең беренче угыллары турында әйткәндә, кайсысының Аллаһы боерыгын үтәмәскә һәм ике яңагы һәм башы кан белән буялган ишек артына чыгарга батырлыгы җитәр иде?

12. Без үз-үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш һәм ни өчен?

12 Шуңа күрә безнең һәрберебезгә уйланырга һәм үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «Йәһвә рухи яктан яклар өчен биргән бар нәрсәне мин кулланаммы?» Зур газап килгәч, андый яклауны кулланган кешеләр шатлык һәм рәхмәт хис иткәнгә елаячак. Ә башкалар өчен бу кайгы һәм үкенү күз яшьләре булачак.

Оештыру ягыннан үзгәрешләр безне әзерли

13. а) Оештыру ягыннан үзгәрешләр нинди максат белән башкарыла? б) Ясалган кайбер үзгәрешләрне сөйләп бирегез.

13 Йәһвә үз оешмасының җирдәге өлешенә әкренләп үзгәрешләр кертә. Бу үзгәрешләр аның безне рухи яктан яклар өчен биргәннәрен яхшырта, аларны ышанычлырак һәм ныграк итә. 1870 еллардан алып 1932 елга кадәр өлкәннәрне һәм аларның ярдәмчеләрен җыелыш әгъзалары сайлаган. 1932 елда җыелышлар өлкәннәрне түгел, ә хезмәт җитәкчесенә булышыр өчен хезмәт комитеты сайлый башлаганнар. 1938 елда җыелышның бар хезмәтчеләре теократия буенча билгеләнә башлаган. 1972 елдан башлап Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче Советының күзәтүе астында мондый тәртип кертелгән: абый-кардәшләрне өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр итеп билгеләр өчен тәкъдимнәр ясала һәм, бу тәкъдимнәр хупланса, җыелышларга теократия буенча билгеләнгән хезмәтчеләр турында хатлар җибәрелә. Вакыт узу белән Җитәкче Советның эше күбәйгән, һәм аның хезмәтен җиңеләйтер өчен башка үзгәрешләр ясалган булган.

14. 1959 елда нинди өйрәтү программасы гамәлгә кертелгән?

14 1950 елда Мәдхия 44:17 не җентекләп карап чыкканнан соң, яңа өйрәтү программасы гамәлгә кертелгән булган. Ул безнең көннәрдә дә үткәрелә. Мәдхиядә болай дип әйтелә: «Аталарың урынына улларың булыр, Син аларны бөтен җиргә башлыклар итәрсең». Безнең көннәрдә җыелышларда җитәкчелек иткән өлкәннәрне хәзерге һәм Һармагедуннан соң булачак йөкләмәләрен үтәргә өйрәтәләр (Ачылыш 16:14, 16). 1959 елда Патшалык хезмәте мәктәбе үткәрелә башлаган. Ул вакытта бу бер ай дәвам иткән өйрәтү курсы булган. Анда хәзер рәислек итүче күзәтчеләр дип аталган җыелыш хезмәтчеләре чакырылган. Ә бүген бу мәктәпне бар өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр үтә. Алар исә үз җыелышларында Йәһвә Шаһитләрен өйрәтү белән җитәкчелек итә. Шулай итеп, бар мәсихчеләргә рухи яктан ярдәм бирелә, һәм бу аларга, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр буларак, үз хезмәтләрен яхшыртырга булыша (Марк 13:10).

15. Мәсихчеләр җыелышының сафлыгы нинди ике юл аша саклана?

15 Мәсихче булырга теләгән кешеләр билгеле таләпләрне үтәргә тиеш. Мыскыллаучы кешеләргә Нух төзегән көймәгә керергә рөхсәт ителмәгән кебек, бүген дә андый кешеләргә мәсихчеләр җыелышында урын юк (2 Петер 3:3—7). 1952 елдан башлап Йәһвә Шаһитләре җыелышларны яклауга күбрәк игътибар бирә башлаганнар: тәүбә итмәгән гөнаһ кылган кешеләрне җыелыштан чыгарганнар. Әлбәттә, чын күңелдән тәүбә иткән кешеләргә, «туры юлдан йөрсеннәр» өчен, ярату белән ярдәм күрсәтелә (Еврейләргә 12:12, 13; Гыйбрәтле сүзләр 28:13; Гәләтиялеләргә 6:1).

16. Йәһвә халкының рухи хәле нинди?

16 Йәһвә халкының гөрләп алга баруы бу очраклы да, көтелмәгән дә хәл түгел. Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә болай дип әйткән: «Менә, минем колларым ашарлар, ә сез ач булырсыз; минем колларым эчәрләр, ә сез сусау белән интегерсез, минем колларым күңел ачарлар, ә сез оятта булырсыз; минем колларым йөрәк шатлыгыннан җырларлар, ә сез йөрәк кайгысыннан кычкырырсыз һәм рух җимерелүеннән үксеп еларсыз» (Ишагыйя 65:13, 14). Йәһвә безгә үз вакытында файдалы рухи ризыкны мул итеп бирә, һәм бу безгә рухи яктан нык булып калырга булыша (Маттай 24:45).

Котылуга әзер бул

17. Безгә котылуга әзерләнергә нәрсә булышачак?

17 Без аеруча бу көннәрдә «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерергә» һәм «кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмаска», ә «бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торырга» тиеш (Еврейләргә 10:23—25). Йәһвә Шаһитләренең 98 меңнән артык җыелышының берсендә булу һәм аның белән бергә ашкынып хезмәт итү безгә үзебезне котылуга әзерләргә булышачак. Без «яңа кеше булып» яшәргә тырышканда һәм башкаларга Йәһвәнең котылыр өчен биргәннәрен белергә чын күңелдән булышканда, безгә имандашларыбыз таяныч бирәчәк (Эфеслеләргә 4:22—24; Көлессәйлеләргә 3:9, 10; 1 Тимутегә 4:16).

18. Ни өчен сез мәсихчеләр җыелышы белән калырга тәвәккәл?

18 Шайтан һәм аның явыз дөньясының нык теләге бар: безне юлдан яздырып, мәсихчеләр җыелышыннан читкә алып китү. Моңа да карамастан без җыелышта калып, бу явыз дөнья төзелеше юк ителгәндә исән кала алабыз. Йәһвәне ярату һәм аның безгә мәхәббәт күрсәтеп биргәннәре өчен рәхмәт хисе Шайтан тырышлыкларына каршы торырга тагын да тәвәккәлрәк булырга безне дәртләндерсен! Бүгенге фатихаларыбыз турында уйлану безне ныгытачак. Бу фатихаларның кайберсен без чираттагы мәкаләдән карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Нух көннәре белән безнең көннәр арасында нинди охшаш яклар бар?

• Котылыр өчен нинди сыйфат мөһим?

• Йәһвәнең безне яклар өчен биргәннәре ничек тагы да яхшыра?

• Ничек безнең һәрберебез котылуга әзерләнә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Нух замандашлары аның әйткәннәрен җитди караш белән кабул итмәгән

[13 биттәге иллюстрация]

Аллаһының кисәтүләренә игътибарлы булу мөһим

[14 биттәге иллюстрация]

Патшалык хезмәте мәктәбенең максаты нинди?

[15 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр җыелышын калдырмыйк!