Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яшәр өчен, яшәүне сайла»

«Яшәр өчен, яшәүне сайла»

«Яшәр өчен, яшәүне сайла»

«Сиңа яшәү белән үлем, фатиха белән каргыш тәкъдим иттем. Үзең һәм буыннарың яшәсен өчен, яшәүне сайла» (КАНУН 30:19).

1, 2. Нинди мәгънәдә кеше Аллаһы сурәтендә яратылган булган?

«КЕШЕНЕ Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратыйк». Аллаһының бу сүзләре Изге Язмаларның беренче бүлегендә язылган. Яратылыш 1:26, 27 дә әйтелгән сүзләр буенча, «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яраткан». Димәк, беренче кеше җирдә барлыкка китерелгән бар нәрсәдән аерылып торган. Үзенең Барлыкка Китерүчесе кебек, кеше уйлый һәм ярата алган, аның гаделлек сыйфаты булган, һәм ул акыл белән көчкә ия булган. Аңа шулай ук вөҗдан бирелгән булган, һәм ул кешегә ярдәм иткән: кеше үзенә файда китерә торган һәм күктәге Атасын шатландыра торган карарлар кабул итә алган (Римлыларга 2:15). Кыска гына әйткәндә, Адәмнең ихтыяр иреге булган. Үзе барлыкка китергән бар нәрсәне һәм җирдәге улын күздән кичереп, Йәһвә: «Һәр нәрсә гаять яхшы»,— дигән нәтиҗә ясаган (Яратылыш 1:31; Мәдхия 94:6).

2 Без — Адәм буыныннан, һәм без дә Аллаһыга охшатып, аның сурәтендә яратылган. Әмма безнең сайлау ирегебез бармы? Йәһвәнең нәрсә булачагын алдан белергә сәләте булса да, ул безнең адымнарыбызны һәм аларның нәтиҗәләрен алдан билгеләп куймый. Ул үзенең җирдәге балаларының тормышы белән язмышның җитәкчелек итүен теләми. Дөрес карарлар кабул итәр өчен, ихтыяр иреген куллану никадәр мөһим? Моны аңлар өчен, әйдәгез, Исраил халкы тарихын карап чыгыйк. Аннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Римлыларга 15:4).

Исраиллеләрнең сайлау иреге

3. Ун әмернең беренчесе нинди булган, һәм ничек тугры исраиллеләр Аллаһыга буйсынуны сайлаган?

3 «Мин Ходай, сине Мисыр җиреннән, коллык йортыннан алып чыккан синең Аллаһың»,— дип әйткән Йәһвә исраиллеләргә (Канун 5:6). Б. э. к. 1513 елда Исраил халкы Мисыр коллыгыннан могҗизалы рәвештә азат ителгән булган, шуңа күрә аларның бу сүзләрнең дөреслегенә шикләнергә сәбәбе булмаган. Йәһвә Ун әмернең беренчесендә үзенең вәкиле Муса аша: «Минем йөзем алдында синең башка илаһларың булмасын»,— дип әйткән (Чыгыш 20:1, 3). Һәм шул чакта халык үзе Аллаһыга буйсынуны сайлаган. Исраиллеләр Йәһвәгә җаны-тәне белән тугрылык күрсәтергә әзер булганнар (Чыгыш 20:5; Саннар 25:11).

4. а) Муса исраиллеләргә нәрсә тәкъдим иткән? б) Без бүген нәрсә сайлый алабыз?

4 Кырык ел үткәннән соң, Муса исраиллеләрнең чираттагы буынына сайлау ясарга кирәк икәнен тәвәккәллек белән исләренә төшергән: «Сезнең алда шаһитләр итеп күк белән җирне чакырам: сиңа яшәү белән үлем, фатиха белән каргыш тәкъдим иттем. Үзең һәм буыннарың яшәсен өчен, яшәүне сайла» (Канун 30:19). Без дә бүген сайлау ясый алабыз. Без Йәһвәгә тугры хезмәт итүне сайлап, мәңгелек тормышка өметләнә алабыз, яки Аллаһыга тыңламаучан булуны сайлап, тиешле нәтиҗәләр «ура» алабыз. Капма-каршы сайлау ясаган кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк.

5, 6. Ешуа нинди сайлау ясаган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

5 Б. э. к. 1473 елда Ешуа исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә керткән. Үлеме алдыннан ул халыкка мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Әгәр сез Ходайга хезмәт итәргә теләмәсәгез, кемгә хезмәт итәргә икәнен хәзер сайлагыз: елга артында яшәгән аталарыгыз хезмәт иткән илаһларгамы, яки сез хәзер җирләрендә яшәгән амориләр илаһларынамы». Шуннан соң ул үз гаиләсе турында болай дигән: «Ә мин һәм минем йортым Ходайга хезмәт итәчәкбез» (Ешуа 24:15).

6 Алдарак Йәһвә Ешуаны нык һәм батыр булырга һәм Аллаһы Канунына буйсынып яшәргә өндәгән. Канун китабын «көнен-төнен» укып, Ешуа үз эшләрендә уңышлы була алган (Ешуа 1:7, 8). Һәм ул чыннан да уңышлы булган. Ешуа ясаган сайлау аңа фатихалар китергән. «Ходай Исраил йортына әйткән бар игелекле сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмаган, барысы үтәлгән»,— дип әйткән ул (Ешуа 21:45).

7. Ишагыйя көннәрендә кайбер исраиллеләр нинди сайлау ясаган, һәм моның нәтиҗәләре нинди булган?

7 Әйдәгез, хәзер Исраилдә 700 ел үткәннән соң булган хәлне карап чыгыйк. Ул вакытта күп исраиллеләр мәҗүсиләрнең гореф-гадәтләрен тоткан. Мәсәлән, елның соңгы көнендә алар мул ризык һәм баллы шәраблар белән тулган мәҗлесләр оештырган. Бу гаилә белән бергә гади генә бер кичә түгел, ә мәҗүсиләрнең ике илаһына багышланган дини бәйрәм булган. Мондый тугрылыксызлыкка Аллаһы карашын Ишагыйя пәйгамбәр язган: «[Сез] Ходайны калдырдыгыз, минем изге тавымны оныттыгыз, Гад [«Уңыш илаһы», ЯД] өчен табын хәзерлисез һәм Мени [«Язмыш илаһы», ЯД] өчен касәләрне шәраб белән тутырасыз». Исраиллеләр аларның уңышлары Йәһвәнең фатихасына түгел, ә Уңыш илаһы һәм Язмыш илаһы илтифатына бәйле дип ышанган. Шуңа күрә алар бу илаһларны юмаларга тырышкан. Мондый сайлауны алар белеп ясаган һәм фетнә юлы белән китеп, үз язмышларын үзләре билгеләгән. «Мин сезне кылычка бирәм,— дигән Йәһвә,— һәм сез барыгыз үтерелү өчен түбән иеләчәксез, чөнки мин чакырдым һәм сез җавап бирмәдегез, әйттем һәм сез тыңламадыгыз, әмма минем карашымда явыз булганны эшләдегез һәм мин хупламаганны сайладыгыз» (Ишагыйя 65:11, 12). Үзләренең акылсыз сайлаулары белән алар үзләрен юк ителүгә дучар иткәннәр. Уңыш илаһы һәм Язмыш илаһы аларга берничек тә ярдәм итә алмаган.

Ничек дөрес сайлау ясарга

8. Канун 30:20 буенча, дөрес сайлау ясар өчен нәрсә кирәк?

8 Муса исраиллеләрне яшәү сайларга чакырганда өч таләп турында әйткән. Алар бу таләпләрне үтәргә тиеш булган: аларга Йәһвәне яратырга, аның тавышын тыңларга һәм аңа ябышырга кирәк булган (Канун 30:20). Дөрес сайлау ясар өчен, бу өч таләпне карап чыгыйк.

9. Ничек без Йәһвәгә карата яратуыбызны күрсәтә алабыз?

9 Аллаһыбыз Йәһвәне ярату. Без, Йәһвәне яратканга, аңа хезмәт итүне сайлыйбыз. Исраиллеләр тормышыннан алынган кисәтүче мисалларга игътибар итеп, без, әхлаксызлык кылмас өчен, һәркайсы вәсвәсәләргә каршы торабыз, без материализм «сазлыгына» суырып кертә алган тормыш итү рәвешеннән дә качабыз (1 Көринтлеләргә 10:11; 1 Тимутегә 6:6—10). Без Йәһвәгә ябышабыз һәм аның нормаларын тотабыз (Ешуа 23:8; Мәдхия 118:5, 8). Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Муса аларга киңәш биргән: «Менә, мин, Аллаһым Ходай кушуы буенча, сез яулап алыр өчен керә торган җирдә шулай эшләсен өчен, сезне күрсәтмәләргә һәм законнарга өйрәттем. Шулай итеп аларны саклап, үтәгез, чөнки бар бу күрсәтмәләр турында [ишеткән] халыклар алдында сезнең акыллылыгыз һәм зирәклегегез шуңардан гыйбарәт» (Канун 4:5, 6). Аеруча безнең көннәрдә Йәһвә ихтыярын үз тормышыбызда беренче урынга куеп, аңа ярату күрсәтү мөһим. Әгәр бу юлны сайласак, без, һичшиксез, фатихаланган булачакбыз (Маттай 6:33).

10—12. Нух көннәрендә булган вакыйгалардан без нинди сабак алабыз?

10 Аллаһы тавышын тыңлау. Нух «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Петер 2:5). Туфанга кадәр яшәгән барлык кешеләр диярлек үз эшләренә «чумган» һәм Нух кисәтүләренә «төшенмәгәннәр», ягъни бу кисәтүләр турында уйланмаганнар. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Туфан килеп, барын да агызып киткән». Гайсә «Адәм Улы килгән вакытта да», ягъни безнең көннәрдә дә, «нәкъ шулай булачак» дигән. Бүген Аллаһы хәбәрен белә торып санга сукмаган кешеләр өчен Нух көннәрендә булган вакыйгалар каты кисәтү булып тора (Маттай 24:39).

11 Безнең көннәрдә Аллаһы хезмәтчеләре игълан иткән кисәтүләрдән күп кешеләр көлә. Алар, бу кисәтүләрне санга сукмасалар, моның нәтиҗәсе нинди булачак икәнен аңларга тиеш. Бу кешеләр турында рәсүл Петер болай дип язган: «Алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. Борынгы дөнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән. Ә Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр [бозык кешеләр] һәлак ителәчәкләр» (2 Петер 3:3—7).

12 Нух һәм аның гаиләсе бозыклар юлын сайламаган. «Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып... көймә төзегән». Нухның кисәтүгә игътибарлы булуы аның гаиләсен коткарган (Еврейләргә 11:7). Әйдәгез, Аллаһы хәбәрен «тыңларга өлгер булыйк» һәм тыңлаучанлык күрсәтеп, аңа игътибарлы булыйк (Ягъкуб 1:19, 22—25).

13, 14. а) Ни өчен Йәһвәгә «ябышу» мөһим? б) Ничек без безнең «Чүлмәкче» Йәһвәгә үзебезне үзгәртергә бирәбез?

13 Йәһвәгә «ябышу». «Яшәүне сайлап, яшәр» өчен, без Йәһвәне яратып, аны тыңларга да һәм аңа «ябышырга» да тиеш, ягъни безгә аның ихтыярын үтәүдә ашкынучан булырга кирәк. «Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз»,— дип әйткән Гайсә (Лүк 21:19). Без ясаган сайлау йөрәгебездә нәрсә икәнен күрсәтә. «Раббыга һәрвакыт ихтирамлы кеше — бәхетле; ә күңеле аяусыз кеше бәла-казага юлыгыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 28:14 тә. Мәсәлән, борынгы Мисыр фиргавене «күңеле аяусыз кеше» булган. Йәһвә Мисырга бер-бер артлы ун җәза биргәндә, фиргавен Аллаһыдан куркыр урынына шәфкатьсезләнгән. Йәһвә фиргавенне тыңламаучанлык юлы белән барырга мәҗбүр итмәгән, ул бу тәкәббер хакимгә сайлау ясарга мөмкинлек биргән. Һәрхәлдә, Йәһвә ихтыяры үтәлгән булган, һәм моны рәсүл Паул язган сүзләр раслый. Ул Аллаһының фиргавенгә әйткән сүзләрен язган: «Синең аша Үземнең кодрәтемне күрсәтү өчен, һәм бөтен җир йөзендә Минем исемем игълан ителсен дип, Мин сине патша итеп куйдым» (Римлыларга 9:17).

14 Исраиллеләр фиргавен хакимлегеннән азат ителгәч гасырлар үткәннән соң, Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән: «Ходай, син безнең Атабыз; без — кызыл балчык, ә син — безнең Чүлмәкче, һәм без барыбыз синең кулларыңның эшләре» (Ишагыйя 64:8). Йәһвәгә үзебезне аның Сүзен шәхси өйрәнү һәм куллану аша үзгәртергә биреп, без әкрен генә яңа кеше булып «киенәбез». Без чын күңелдән Йәһвәгә яраклы булырга телибез, шуңа күрә без тагы да юашрак һәм тагы да «йомшаграк» булып китәбез, ә бу безгә аңа «ябышырга» булыша (Эфеслеләргә 4:23, 24; Көлессәйлеләргә 3:8—10).

Аллаһы эшләре турында сөйлә

15. Канун 4:9 буенча, Муса исраиллеләргә нинди ике таләпне исләренә төшергән?

15 Исраил халкы Вәгъдә ителгән җир алдында торганда, Муса аларга болай дип әйткән: «Синең күзләрең күргән эшләрне онытмас өчен һәм алар гомерең буена йөрәгеңнән чыкмасын өчен сак бул һәм җаныңны яхшылап сакла; алар турында улларыңа һәм улларыңның улларына сөйлә» (Канун 4:9). Йәһвә фатихасын алыр өчен һәм Аллаһы мирас итеп биргән җирдә гөрләп алга барыр өчен, исраиллеләргә үзләренең Аллаһысы Йәһвәнең ике таләбен үтәргә кирәк булган. Алар Йәһвәнең үз күзләре белән күргән гаҗәеп эшләрен онытмаска һәм бу эшләр турында үз улларына һәм оныкларына сөйләргә тиеш булган. Бүген Аллаһы халкы, «яшәү сайлап, яшәргә» теләсә, шулай ук эшләргә тиеш. Йәһвәнең безнең хакка башкарган нинди эшләрен без үз күзләребез белән күрәбез?

16, 17. а) Галаад Мәктәбен тәмамлаган миссионерлар вәгазь эшенә нинди өлеш кертәләр? б) Аллаһыга хезмәтләрен ашкынып дәвам иткән кешеләр мисалларын китерегез.

16 Йәһвәнең вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшенә фатихасын бирүен күрү безне шатландыра. 1943 елда Күзәтү Манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад ачылганнан соң, миссионерлар күп илләрдә шәкертләр әзерләү эшен башлаганнар. Бу Мәктәпне тәмамлаган беренче укучылар, олы яшьләренә һәм төрле авыруларына карамастан, әле дә Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре булып кала. Бер искиткеч мисал карап чыгыйк. 1944 елда Мэри Олсон апа-кардәш Галаад Мәктәбен тәмамлаган. Ул миссионер булып төрле илләрдә — башта Уругвайда, аннан соң Колумбиядә хезмәт иткән, хәзер ул Пуэрто-Рикода хезмәт итә. Аның олы яшькә хас авырлыклары булса да, Олсон апа-кардәш ашкынып вәгазьли. Ул испан телен белә һәм һәр атна шул җирдәге вәгазьчеләр белән вәгазьдә катнашыр өчен вакыт бүлеп куя.

17 1947 елда Галаад Мәктәбен тәмамлаган Нэнси Портер апа-кардәш, тол калып, Багам утрауларында үз хезмәтен дәвам итә. Ул шулай ук вәгазьдә ашкынып катнаша. «Мин башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтәм, бу миңа аеруча шатлык китерә,— дип сөйли үз биографиясендә Портер апа-кардәш *.— Рухи эшләрне шулай алып бару тормышымны тәртиплерәк һәм ышанычлырак итә». Портер апа-кардәш һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре, үткән тормышларына күз салып, Йәһвә эшләрен онытмыйлар. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Йәһвә без яшәгән җирдәге Патшалык эшләренә фатиха бирә. Без моның өчен рәхмәтле түгелме? (Мәдхия 67:12).

18. Миссионерлар тормышлары турында укыганда без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

18 Йәһвәгә инде күптән хезмәт иткән кешеләрнең уңышлары безгә шатлык китерә. Аларның тормышлары турында укыганда, без көч алабыз, чөнки Йәһвә үзенең бу тугры хезмәтчеләре хакына башкарган эшләрне күргәндә, безнең аңа хезмәт итәргә тәвәккәллегебез ныгый. «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган рухландыручы биографияләрне регуляр рәвештә укып уйланырга сез вакыт табасызмы?

19. Ничек ата-аналар «Күзәтү манарасы»нда бастырылган биографияләрне куллана ала?

19 Муса исраиллеләргә Йәһвә сезнең өчен эшләгән эшләрне онытмагыз һәм бу эшләр гомер буе сезнең йөрәкләрегездән чыкмасын дигән. Шуннан соң аларга тагын нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйткән: «[Аллаһының эшләре] турында улларыңа һәм улларыңның улларына сөйлә» (Канун 4:9). Кешеләр тормышы аеруча кызык. Үсеп барган яшьләргә яхшы үрнәк кирәк. Кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган олы яшьтәге тугры апа-кардәшләрнең биографияләреннән файдалы киңәшләр ала алалар. Күп илләрдә чит телдә сөйләшкән кешеләр яши. Аларга вәгазьләү кардәшләргә күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә мөмкинлек бирә. Ата-аналар, балаларыгызга Галаад Мәктәбен тәмамлаган тугры миссионерлар турында сөйләгез. Шулай итеп аларны тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндереп була.

20. «Яшәүне сайлар» өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

20 Шулай итеп, «яшәү сайлар» өчен безнең һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк? Йәһвәгә үз яратуыбызны күрсәтер өчен һәм әлегә мөмкинлегебез булганда хезмәтебездә көчебездән килгәнне эшләр өчен, искиткеч бүләгебезне — ихтыяр иреген кулланырга кирәк. «Чөнки синең тормышың һәм гомер озынлыгың шуннан гыйбарәт»,— дигән Муса (Канун 30:19, 20).

[Искәрмә]

^ 17 абз. «Күзәтү манарасы», 1 июнь, 2001 ел санында (рус), 23—27 нче битләрдә «Авыр югалтуга карамастан шатлыклы һәм Аллаһыга рәхмәтле» дигән мәкаләне карагыз.

Җавап бирә аласызмы?

• Капма-каршы сайлау ясаган кешеләр мисалларыннан сез нинди сабак алдыгыз?

• «Яшәү сайлар» өчен, нинди таләпләрне үтәргә кирәк?

• Безнең нинди ике бурычыбыз бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

«Сиңа яшәү белән үлем... тәкъдим иттем»

[27 биттәге иллюстрация]

Аллаһы тавышын тыңлау Нух белән аның гаиләсенә коткару китергән

[28 биттәге иллюстрация]

Мэри Олсон

Нэнси Портер