Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар Аллаһының сайланган халкында туган

Алар Аллаһының сайланган халкында туган

Алар Аллаһының сайланган халкында туган

«Сине Ходай, синең Аллаһың, син аның үз халкы булсын дип сайлады» (КАНУН 7:6).

1, 2. Йәһвә үз халкы хакына нинди бөек эшләр башкарган, һәм Исраил халкы белән Аллаһы арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашкан?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1513 елда Йәһвә белән аның җирдәге хезмәтчеләре арасында яңа мөнәсәбәтләр урнашкан. Ул елны Аллаһы куәтле Мисырны хурлыкка калдырып, Исраил халкын коллыктан азат иткән. Шулай итеп ул аларның Коткаручысы һәм Хуҗасы булып киткән. Коллыктан чыгарыр алдыннан, Йәһвә Мусага болай дигән: «Исраил улларына болай дип әйт: мин Ходай, һәм сезне Мисыр халкының җәбере астыннан чыгарам, һәм аларның коллыгыннан сезне азат итәм, һәм сезне сузган кул белән һәм бөек хөкемнәр белән коткарам. Һәм сезне үз халкым итеп кабул итәм һәм сезгә Аллаһы булам» (Чыгыш 6:6, 7; 15:1—7, 11).

2 Исраил халкы, Мисырдан чыккач, тиздән үз Аллаһысы Йәһвә белән килешү төзегән. Шул вакыттан башлап Йәһвә җирдә аерым кешеләр яки гаиләләр түгел, ә оештырылган бер халыкны, бер милләтне сайлаган (Чыгыш 19:5, 6; 24:7). Аллаһы үз халкына аларның көндәлек тормышын һәм, иң мөһиме, гыйбадәт кылуларын билгели торган законнар биргән. Муса халыкка болай дигән: «Безгә Ходай, безнең Аллаһыбыз, без аны чакырганда, якын булган кебек, илаһлары шулай ук якын булган берәр бөек халык бар микән? Һәм, мин сезгә бүген тәкъдим иткән бу барлык канун кебек үк, гадел кагыйдәләре һәм кануннары булган берәр бөек халык бар микән?» (Канун 4:7, 8).

Алар шаһитләр халкында туган

3, 4. Исраил халкы нинди максат белән яратылган булган?

3 Ни өчен Йәһвә исраиллеләрне халык итеп оештырган? Моның максаты нинди булган? Гасырлар узгач, ул Ишагыйя пәйгамбәр аша бу максатны исраиллеләрнең хәтеренә төшергән. «Сине, Ягъкуб, барлыкка китергән һәм сине, Исраил, оештырган Ходай болай дип әйтә: курыкма, чөнки мин сине йолып алдым, сине исемең белән атадым; син минеке. Чөнки мин Ходай, синең Аллаһың, Исраилнең Изгесе, синең Коткаручың... ... Минем улларымны ерактан һәм минем кызларымны җир чикләреннән, минем исемем белән аталган һәркемне, мин үз даным өчен яраткан, ясаган һәм урнаштырган һәркемне китер. Ә минем шаһитләрем, дип әйтә Ходай, сез һәм мин үзем сайлаган минем колым... Мин бу халыкны үзем өчен оештырдым; ул минем данымны игълан итәчәк» (Ишагыйя 43:1, 3, 6, 7, 10, 21).

4 Йәһвә исемен йөртүче халык буларак, исраиллеләр башка халыкларга аның хакимлеге турында шаһитлек бирүчеләр булып хезмәт итәргә тиеш булган. Алар Йәһвә «даны өчен яратылган» халык булган, аларга аның «данын игълан итәргә», аның бөек эшләре турында сөйләргә һәм шулай итеп аның изге исемен данларга кирәк булган. Башкача әйткәндә, алар Йәһвәгә шаһитләр халкы булып хезмәт итәргә тиеш булган.

5. Нинди мәгънәдә Исраил Аллаһыга багышланган халык булган?

5 Б. э. к. XI гасырда яшәгән Сөләйман патша әйткән сүзләрдән шуны күрәбез: Йәһвә Исраилне башка милләтләрдән аерып куйган. Йәһвәгә дога кылганда Сөләйман болай дип әйткән: «Син аларны җирнең барлык халыкларыннан үзеңә мирас итеп аерып куйдың» (3 Патшалык 8:53). Шулай ук һәрбер исраилленең Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләре булган. Баштарак Муса аларга болай дип әйткән булган: «Сез — Ходайның, үз Аллаһыгызның уллары... чөнки син — Ходайның, синең Аллаһыңның изге халкы» (Канун 14:1, 2). Димәк, яшь исраиллеләргә үз тормышларын Йәһвәгә багышларга кирәк булмаган. Алар Аллаһыга багышланган халыкта туганнар (Мәдхия 78:13; 94:7). Һәрбер яңа буын Йәһвә Кануны буенча тәрбияләнгән. Алар, Исраил Йәһвә белән килешүдә торганга, бу Канунны үтәргә тиеш булган (Канун 11:18, 19).

Сайларга ирекләре бар

6. Һәрбер исраилле нинди сайлау ясарга тиеш булган?

6 Исраиллеләр Аллаһыга багышланган халыкта тусалар да, һәрбер исраилле Аллаһыга хезмәт итәргә яки юкмы дигән сорауны үзе хәл итәргә тиеш булган. Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Муса исраиллеләргә болай дигән: «Сезнең алда шаһитләр итеп күк белән җирне чакырам: сиңа яшәү белән үлем, фатиха белән каргыш тәкъдим иттем. Үзең һәм буыннарың яшәсен өчен, Ходайны, үз Аллаһыңны яратыр өчен һәм аның тавышын тыңлар өчен һәм аңа ябышыр өчен яшәүне сайла; чөнки бу синең тормышың һәм гомер озынлыгың, Ходай ант итеп Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка, синең аталарыңа вәгъдә иткән җирдә яшәр өчен [яшәүне сайла]» (Канун 30:19, 20). Шулай итеп, һәрбер исраилле Йәһвәне яратырга, аны тыңларга һәм аңа ябышыргамы дигән сорауны үзе хәл итәргә тиеш булган. Исраиллеләрнең ихтыяр иреге булганга, алар үз сайлаулары өчен үзләре җаваплы булган (Канун 30:16—18).

7. Ешуа буыныннан булган исраиллеләр үлгәннән соң нәрсә булган?

7 Тугры булуның һәм тугры булмауның нәтиҗәләре аеруча Исраилнең хакимнәр көннәрендәге тарихыннан күренә. Аңа кадәр исраиллеләр Ешуаның яхшы үрнәген тотканнар һәм фатиха алганнар. «Ешуа яшәгән бар көннәрендә, һәм Ешуадан соң көннәре дәвам иткән һәм Ходайның Исраилгә эшләгән бар бөек эшләрен күргән хакимнәр яшәгән бар көннәрендә халык Ходайга хезмәт иткән». Әмма Ешуа үлгәч берникадәр вакыттан соң, «Ходайны һәм Аның Исраилгә эшләгән эшләрен белмәгән башка буын күтәрелде,— шул чакта Исраил уллары Ходай каршында явызлык кыла башладылар» (Хакимнәр 2:7, 10, 11). Исраил Аллаһысы Йәһвә үткәндә үз халкы хакына бөек эшләр башкарган, ә тәҗрибәсез яңа буын, күрәсең, үз мирасын, Аллаһыга багышланган халыкның өлеше булырга мөмкинлеген кадерләмәгән (Мәдхия 77:3—7, 10, 11).

Багышлануың буенча яшәү

8, 9. а) Исраиллеләр Йәһвәгә үз багышланулары буенча яшәгәннәрен ничек күрсәтә алганнар? б) Ирекле корбаннар китергән кешеләр нәрсә алганнар?

8 Йәһвә үз халкына үз багышлануы буенча яшәргә мөмкинлек биргән. Мәсәлән, Йәһвә Кануны буенча, корбаннар яки бүләкләр китерергә кирәк булган. Аларның кайберсе мәҗбүри, ә кайберсе ирекле булган (Еврейләргә 8:3). Үз теләге белән исраилле тулысынча яндырыла торган корбаннар, икмәк бүләкләре һәм тынычлык корбанын китергән. Бу бүләкләр Йәһвә илтифатын алыр өчен һәм аңа рәхмәт белдерер өчен китерелгән (Левиләр 7:11—13).

9 Исраилнең үз теләге белән китерелгән корбаннары Йәһвәгә рәхәтлек китергән. Тулысынча яндырыла торган корбаннар һәм икмәк бүләкләре бу «Ходайга рәхәтлек китерүче хуш ис» дип әйтелгән булган (Левиләр 1:9; 2:2). Тынычлык корбаны китерелгәндә хайванның каны һәм мае Йәһвәгә тапшырылган, ә итен руханилар һәм корбан итүче кеше ашаганнар. Бергә ашау Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләрне күрсәткән. Канунда болай дип әйтелгән булган: «Ходайга тынычлык корбаны китергәндә, аны үзегезгә илтифат алыр өчен китерегез» (Левиләр 19:5). Бар исраиллеләр дә тумыштан Йәһвәгә багышланган булган. Әмма бу багышлану буенча чыннан да яшәгән исраиллеләр ирекле бүләкләр китереп, «үзләренә илтифат алганнар» һәм мул итеп фатихаланганнар (Малахий 3:10).

10. Ничек Йәһвә Ишагыйя һәм Малахий көннәрендә үзенең канәгатьсезлеген белдергән?

10 Әмма Аллаһыга багышланган халык еш кына Йәһвәгә тугрылыксыз булган. Йәһвә үз пәйгамбәре Ишагыйя аша болай дип әйткән: «Син миңа тулысынча яндырыла торган корбан итеп сарык бәрәннәреңне китермәдең һәм корбаннарың белән мине олыламадың. Мин сине үземә икмәк бүләкләре белән хезмәт итәргә мәҗбүр итмәдем» (Ишагыйя 43:23). Өстәвенә, корбаннар теләксез һәм яратусыз китерелсә, алар Йәһвә өчен буш булган. Мәсәлән, бу сүзләр язылып якынча 300 ел үткәч, Малахий пәйгамбәр көннәрендә, исраиллеләр корбанга кимчелекле хайваннар китергәннәр. Әмма Малахий аларга болай дигән: «Минем сезгә илтифатым юк, дип әйтә Гаскәрләр иясе Ходай, һәм сезнең кулларыгыз китергән бүләкләр миңа рәхәтлек китерми... Урланганны, аксак, чирлене һәм шундый ук икмәк бүләге китерәсез: сезнең кулларыгыздан моны илтифат белән кабул итә аламмы? дип әйтә Ходай» (Малахий 1:10, 13; Амос 5:22).

Багышланган халык кире кагылган

11. Исраиллеләргә нинди мөмкинлек бирелгән булган?

11 Исраиллеләр Йәһвәгә багышланган халык булгач, ул аларга мондый вәгъдә биргән: «Әгәр минем тавышымны тыңласагыз һәм минем васыятемне үтәсәгез, барлык халыклардан минем өлешем булырсыз, чөнки бөтен җир минеке, ә сез миндә руханилар патшалыгы һәм изге халык булачаксыз» (Чыгыш 19:5, 6). Бу халыкта вәгъдә ителгән Мәсих туарга тиеш булган һәм аларның Аллаһының күктәге хөкүмәтенең беренче әгъзалары булырга мөмкинлеге булган (Яратылыш 22:17, 18; 49:10; 2 Патшалык 7:12, 16; Лүк 1:31—33; Римлыларга 9:4, 5). Әмма исраиллеләрнең күбесе үз багышланулары буенча яшәмәгән (Маттай 22:14). Алар Мәсихне кире каккан һәм хәтта аны үтергәннәр (Рәсүлләр 7:51—53).

12. Исраилнең Йәһвәгә багышланган халык буларак кире кагылганы Гайсә Мәсихнең нинди сүзләреннән күренә?

12 Гайсә үз үлеме алдыннан яһүдләрнең дин җитәкчеләренә болай дип әйткән: «Сез Изге язмада: „Төзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде һәм безнең алда гаҗәп нәрсә“,— дигәнне укымадыгызмыни?.. Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк» (Маттай 21:42, 43). «Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дигән Гайсә һәм бу сүзләр белән Йәһвә исраиллеләрне үзенә багышланган халык буларак кире каккан икәнен күрсәткән (Маттай 23:37, 38).

Аллаһыга багышланган яңа халык

13. Иремия көннәрендә Йәһвә нинди пәйгамбәрлек әйткән?

13 Иремия пәйгамбәр көннәрендә Йәһвә үз халкы турында яңа якны ачыклый. Иремия китабында болай дип әйтелә: «Менә көннәр килә, дип әйтә Ходай, мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзеячәкмен, ул килешү мин аларның аталары белән аларны Мисыр җиреннән чыгарыр өчен аларның кулларыннан алган көнне төзегән килешү кебек булмаячак; мин аларга тугры калсам да, алар ул килешүне боздылар, дип әйтә Ходай. Ул көннәрдән соң, дип әйтә Ходай, Исраил йорты белән төзегән килешү шундый: канунымны аларның эчләренә салырмын һәм аны аларның йөрәкләренә язачакмын һәм аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булачак» (Иремия 31:31—33).

14. Кайчан һәм нәрсә нигезендә Йәһвәгә багышланган яңа халык туган? Кем бу яңа халык?

14 Бу яңа килешү өчен нигез б. э. 33 елында салынган булган. Ул елны Гайсә үлгән һәм соңрак Атасына үзенең түгелгән канының бәясен тапшырган (Лүк 22:20; Еврейләргә 9:15, 24—26). Яңа килешү б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, шәкертләр изге рух белән сугарылып яңа халык, Аллаһының Исраиле туган көнне гамәлгә кертелгән булган (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә; Римлыларга 2:28, 29; 9:6; 11:25, 26). Рәсүл Петер майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Әмма сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз» (1 Петер 2:9, 10). Башка инде Исраил милләте белән Йәһвә арасында махсус мөнәсәбәтләр булмаган. Б. э. 33 елыннан башлап Йәһвә инде җирдәге Исраилгә түгел, ә рухи Исраилгә — мәсихчеләр җыелышына — Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның «җимешен китерүче халыкка» илтифатлы булган (Маттай 21:43).

Шәхси багышлану

15. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә рәсүл Петер нинди суга чумдырылу үтәргә чакырган?

15 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң һәрбер кеше, милләтенә карамастан, үзен Аллаһыга багышларга һәм «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу» * үтәргә тиеш булган (Маттай 28:19). Илленче көн бәйрәме үткән көнне Петер аның сүзләрен кабул иткән яһүдләргә һәм прозелитларга: «Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез һәм сез Аллаһының бүләген — Изге Рухны кабул итәрсез»,— дигән (Рәсүлләр 2:38). Алар, суга чумдырылу үтеп, үз тормышларын Йәһвәгә багышлаганнарын һәм Гайсәне Йәһвә аның аша гөнаһлардан кичерү бирә торган Зат итеп кабул иткәннәрен күрсәтергә тиеш булганнар. Аларга аны Йәһвә билгеләгән Баш рухани һәм Җитәкче, мәсихчеләр җыелышының Башы итеп танырга кирәк булган (Көлессәйлеләргә 1:13, 14, 18).

16. Ничек рәсүл Паул көннәрендә дөрес карашлы яһүдләр һәм башка халык кешеләре рухи Исраилнең өлеше булып киткән?

16 Күп еллар үткәч, рәсүл Паул болай дип язган булган: «Башта Дәмәшекъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә һәм яһүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым» (Рәсүлләр 26:20). Паул яһүдләрне һәм башка халык кешеләрен Гайсәнең Мәсих икәненә инандырган, шуннан соң аларга үзләрен Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылу үтәргә булышкан (Рәсүлләр 16:14, 15, 31—33; 17:3, 4; 18:8). Бу яңа шәкертләр, Аллаһыга таба борылып, рухи Исраилнең әгъзалары булып киткән.

17. Тиздән «мөһер сугу» белән бәйле нинди эш тәмамланачак, һәм безнең көннәрдә нинди эш башкарыла?

17 Тиздән рухи Исраилнең соңгы әгъзаларына «мөһер сугылган» булачак. Шунда юк итү җилләрен тотып торучы «дүрт фәрештә» бу җилләрне азат итәргә дигән боерык алачак һәм «зур газап» башланачак. Шул ук вакыт җирдә мәңге яшәргә өметләнгән «бихисап күп кеше»не җыю эше ашкынып дәвам ителә. «Башка сарыклар» санына кергән бу кешеләр үзләре «Бәрән канына» иман итәргә һәм, Йәһвәгә багышлануларын күрсәтеп, суга чумдырылу үтәргә дигән карарга килгәннәр (Ачылыш 7:1—4, 9—15; 22:17; Яхъя 10:16; Маттай 28:19, 20). Күп кенә яшьләрне мәсихче әти-әниләр тәрбияләгән. Син дә мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнәсең икән, чираттагы мәкаләне уку синең өчен кызык булыр.

[Искәрмә]

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2003 елның, 15 май санында 30, 31 нче битләрне карагыз.

Кабатлау

• Ни өчен яшь исраиллеләр үзләрен Йәһвәгә багышларга тиеш булмаган?

• Ничек исраиллеләр үзләренең багышлануы буенча яшәгәннәрен күрсәтә алган?

• Ни өчен Йәһвә Исраил милләтен үзенә багышланган халык итеп санамый башлаган һәм ничек бу халык алмаштырылган булган?

• Яһүдләр һәм башка халык кешеләре, рухи Исраилнең әгъзалары булыр өчен, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң нәрсә эшләргә тиеш булган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрация]

Исраил балалары тумыштан Аллаһының сайланган халкы санына кергән

[23 биттәге иллюстрация]

Аллаһыга хезмәт итәргә яки юкмы дигән сорауны һәрбер исраилле үзе хәл итәргә тиеш булган

Исраиллеләр Йәһвәне яратуларын ирекле бүләкләр белән чагылдыра алганнар

[25 биттәге иллюстрация]

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Мәсихнең һәрбер шәкерте Аллаһыга багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә тиеш булган