Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бәхеткә алып баручы ышанычлы юл

Бәхеткә алып баручы ышанычлы юл

Бәхеткә алып баручы ышанычлы юл

КУШМА ШТАТЛАРНЫҢ «Бәйсезлек декларациясен» язган кешеләр һәрбер кешенең «бәхеткә омтылырга» хокукы бар дип санаган. Әмма берәр максатка омтылу белән аңа ирешү арасында аерма бик зур. Күп яшьләр артист яки спорт йолдызы булырга омтыла. Әмма аларның хыялы тормышка ашачакмы? Атаклы музыкант булыр өчен күпме тир түгәргә кирәклеген белгән бер популяр җырчы: «Хыялларыгыз тормышка ашмаячак дип әйтеп була»,— дигән.

Шуңа күрә күп кешеләр бәхет тә ирешмәслек максат дип саный. Әмма өметсезлеккә бирелмәгез, чөнки бәхеткә алып баручы дөрес юл бар. Ничек ул юлны табарга? Үткән мәкаләдә без «мөбарәк Аллаһы» Йәһвә турында әйткән идек (1 Тимутегә 1:11). Изге Язмалар аша Аллаһы ышанычлы юл күрсәтә. Бу юл белән барсаң, бәхетле булыр өчен куелган тырышлыкларың уңышсыз булмаячак. Йәһвә кайгыга төшерә торган сәбәпләрне җиңәргә булыша ала. Ничек ул, мәсәлән, кешеләрнең берәр якыны үлсә, аларны юата? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Якын кеше үлгәндә

Үлем турында яхшы сүз кем әйтер? Үлем әти-әниләрне балаларыннан һәм балаларны әти-әниләреннән, якын дусларны һәм туганнарны аера. Үлем аркасында бәхетне кайгы-хәсрәт алмаштыра.

Әйе, үлем — зур бәла. Әмма кайбер кешеләр үлемне фатиха итеп күрсәтәләр. 2005 елның август аенда Мексика култыгында Катрина исемле давыл үткән. Фаҗига аркасында үлгән бер кешенең кабере янында рухани болай дигән: «Давыл аны үтермәде. Аны Аллаһы күккә алды». Ә бер шәфкать туташы әнисе үлгән кызны юатырга теләп: «Аллаһы әниеңне күккә алды»,— дигән. Кыз елап: «Нигә, нигә ул аны миннән алды?» — дип кычкырган.

Әлбәттә, мондый аңлатулар кайгырган кешене юатмый. Ни өчен? Чөнки бу сүзләр үлемне дөрес итеп күрсәтми. Начаррагы шул: алар Аллаһыны мәрхәмәтсез, кайгы-хәсрәт китерүче һәм якын кешеләрне бер-берсеннән аеручы шәхес итеп күрсәтә. Аллаһы юатучы итеп түгел, ә үлемдә гаепле җинаятьче итеп күрсәтелә. Әмма Аллаһы Сүзендә үлем турында дөреслек ачыклана.

Изге Язмаларда үлем кешелек өстеннән хакимлек итүче дошман итеп күрсәтелә (Римлыларга 5:17; 1 Көринтлеләргә 15:26). Бу мәрхәмәтсез дошманны бер кеше дә җиңә алмый. Үлгән кеше нибары аның тагын бер корбаны гына. Без Изге Язмалардагы бу хакыйкатьне беләбез, шуңа күрә якын кешебез үлгәндә ни өчен кайгы-хәсрәт кичерәбез икәнен аңлыйбыз. Андый хисләр табигый. Әмма шундый сорау туа: Аллаһы бу дошманны, ягъни үлемне, якыннарыбызны күккә алыр өчен кулланамы? Әйдәгез, бу сорауга җавапны Изге Язмалардан карыйк.

Сөләйман пәйгамбәр болай дип язган: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр... Син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:5, 10). Кабердә үлгәннәр бернәрсә дә белми, алар бернәрсә сизми, аларның уй-ниятләре юк. Алар тирән йокыга талган дип әйтеп була. Шулай итеп, Изге Язмаларда шунсы ачык итеп күрсәтелә: Аллаһы үлгән якыннарыбызны үзе белән күктә булыр өчен алмый. Үлгәч, алар кабердә ята.

Гайсә бу сүзләрнең дөрес булуын дусты Лазар үлгәч күрсәткән. Ул үлемне йокы белән чагыштырган. Әгәр Лазар Чиксез кодрәт Иясе Аллаһы янында күктә булыр өчен киткән булса, Гайсә ягыннан аны ул җирдә ахыр чиктә кабат үлсен өчен терелтү мәрхәмәтсез эш булыр иде. Гайсә, үлгән Лазар салынган мәгарә янына килгәч, көчле тавыш белән: «Лазар! Чык!» — дигән. Моның турында хәбәрне без Инҗилдән укыйбыз. Шуннан соң «үлгән кеше килеп чыккан». Лазар яңадан яши башлаган. Ул җирне калдырып кайдадыр китмәгән һәм Гайсә моны белгән. Лазар үлгәч, мәгарәдә яткан (Яхъя 11:11—14, 34, 38—44).

Инҗилдә язылган бу хәбәр безгә шуны аңларга булыша: Аллаһы үлемне кешеләрне җирдән күккә күчерер өчен кулланмый. Аллаһы безнең газапларыбызда гаепле түгел икәнен белү безгә аңа якынлашырга булыша. Дошман, ягъни үлем, безгә нинди кайгы һәм зыян китерә икәнен Аллаһы тулысынча аңлый. Изге Язмаларда үлгән кешеләр турында хакыйкать язылган. Ул хакыйкать буенча, үлгәннәр тәмугта яки башка берәр урында җәфаланмый, алар кабердә ята. Шуңа күрә, үлгән якыннарыбыз турында уйлаганда бездә Аллаһыга карата нәфрәт тумый, һәм без үлгәч нәрсә булыр микән дип куркып яшәмибез. Өстәвенә Изге Язмалар аша Йәһвә безгә тагы да зуррак юату бирә.

Бәхет китерүче өмет

Без Изге Язмалардан карап чыккан өзекләр шуны күрсәтә: өмет булмаса, чын бәхет мөмкин түгел. Изге Язмаларда «өмет» дигән сүз ышаныч белән берәр яхшы нәрсәне көтү дигәнне аңлата. Ничек өмет бәхет китерә икәнен күрер өчен, әйдәгез, тагын бер тапкыр Гайсәнең Лазарны терелтүе турындагы хәбәрне карап чыгыйк.

Ни өчен Гайсә бу могҗизаны эшләгән? Моңа ким дигәндә ике сәбәп бар. Беренчедән, ул Марта, Мәрьям һәм аларның дусларын юатыр өчен моны эшләгән. Алар кабат Лазар белән аралаша алырлар иде. Әмма Гайсә Мартага икенче, күпкә мөһимрәк сәбәпне әйткән: «„Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең“,— дип әйтмәдемме сиңа?» (Яхъя 11:40). «Аллаһы даны» дигән сүзләрне «Аллаһы эшли алган могҗиза» дип тә тәрҗемә итеп була. Лазарны терелтеп, Гайсә Йәһвә Аллаһы киләчәктә нәрсә эшләячәк икәнен күрсәткән. Нәрсә ул «Аллаһы эшли алган могҗиза»? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Гайсә болай дип әйткән: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29). Димәк, кабердәге бар үлгәннәр, шул исәптән безнең якыннарыбыз да, терелтеләчәк. Рәсүлләр 24:15 тә әйтелгән сүзләр бу зур вакыйгага тагын да күбрәк яктылык өсти: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк». Шулай итеп, хәтта тәкъва булмаган, ягъни Йәһвәне белмәгән һәм аңа хезмәт итмәгән кешеләргә дә Аллаһы илтифатын алырга мөмкинлек биреләчәк.

Алар кайда терелтелгән булачак? Зәбур китабында: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29). Уйлап кына кара: үлем аркасында аерылган гаиләләр һәм дуслар җирдә кабат бергә яши алачаклар! Без үзебез өчен кадерле булган кешеләр белән очрашачакбыз! Моның турында уйлаганда йөрәк бәхет белән тула.

Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны тели

Йәһвә безнең, авырлыкларыбызга карамастан, бәхетле булуыбыз өчен инде күп нәрсә башкарган. Беренчедән, ул безгә Изге Язмаларны биргән. Анда күп санлы кыйммәтле киңәшләр, кайгы-хәсрәт кичергәндә юатучы сүзләр, финанс һәм сәламәтлек ягыннан авырлыкларны чишәргә булышучы принциплар бар. Без Изге Язмалардан сәясәт ягыннан тыныч булмаган һәм гаделсез дөньяда яшәр өчен көч алабыз. Бу китаптагы киңәшләрне үз тормышыбызда кулланып без башка авырлыкларны да җиңә алабыз.

Икенчедән, Изге Язмаларны өйрәнеп без өметкә ия булабыз, андый өметне бу дөньяда беркем дә бирә алмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда үлгән якыннарыбызны терелтү көтә дигән ышандыру язылган. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Ул аларның [кешеләрнең] Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4). Димәк, тиздән кайгы китергән һәрнәрсә мәңгегә юкка чыгачак. Изге Язмалардагы вәгъдәләр үтәләчәк һәм безгә шатлык китерәчәк! Моның барысын без үз күзләребез белән күрәчәкбез. Алда яхшы тормыш булачак икәнен белү безне тынычландыра. Үлемнән соң безне мәңгелек газаплар көтми икәнен белү инде хәзер безне бәхетлерәк итә.

Бер мисал карап чыгыйк. Берничә ел элек Мәрьямнең рак авыруы аркасында ире үлгән. Тиздән Мәрьям акчасыз калып өч кызы белән үз йортын калдырырга мәҗбүр булган. Ике елдан соң ул үзенең рак чире белән авырганын белгән. Аңа ике авыр операция ясаганнар һәм ул хәзер һәр көн нык авыртулардан интегә. Шулай да Мәрьям боекмый, авырлыкларга карамастан ул уңай караш белән тормышка карый һәм бу караш аңа башка кешеләргә ярдәм итәргә көч бирә. Ничек соң ул бәхетле булып кала ала?

Мәрьям болай дип сөйли: «Авыр булганда мин үзем турында уйламаска тырышам. Мин үземә: „Ни өчен мондый хәлгә мин эләктем? Ни өчен мин газап чигәм? Ни өчен мин авырыйм?“ — дигән сораулар бирмим. Тискәре уйлар көчне генә ала. Ә мин көчемне Йәһвәгә хезмәт итәр өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен кулланырга тырышам. Бу мине бәхетле итә».

Ничек Мәрьямгә өмет булыша? Мәрьям Йәһвә авыруларны һәм кешелекнең башка проблемаларын юк итәчәк вакытны көтә. Хастаханәгә дәвалану өчен ятканда, ул бу өмет турында аның кебек авырган башка кешеләргә сөйли. Бәлки аларның өметләре инде өзелгәндер. Ни өчен Мәрьям бу өметен кадерли? Ул болай дип сөйли: «Мин Инҗилдә, Еврейләргә 6:19 да әйтелгән сүзләрне исемә төшерәм. Анда Паул өмет турында ул җанның якоре сыман дигән. Бу якорьсез без көчле давыл белән бер яктан икенче якка чайкалып йөргән көймә кебек. Әмма син бу якорьгә тотынып торсаң, тормыш давылларына карамастан, нык калачаксың». «Мәңгелек тормышка өметне... беркайчан да ялганламый» торган Аллаһы бирә һәм бу өмет Мәрьямгә бәхетле булып калырга булыша. Бу безне дә бәхетле итә ала (Титуска 1:2).

Изге Язмаларны өйрәнеп, сез, авырлыкларга карамастан, чын бәхет таба аласыз. Әмма сездә: «Ничек Изге Язмаларның киңәшләрен тормышыбызда кулланырга?» — дигән сорау туарга мөмкин. Сезгә чыннан да бәхетле булыр өчен Изге Язмалардан кирәкле киңәшләрне табарга Йәһвә Шаһитләре ярдәм итәргә шат булырлар. Йәһвә биргән өметләрнең үтәлүен көтеп яшәгән кешеләр Изге Язмаларда мондый сүзләр белән сурәтләнгән тормыш белән яшәячәк: «Алар шатлык һәм күңел ачу табачаклар, ә кайгы һәм сукранулар юкка чыгачак». Сез дә моны көтеп яшәсәгез, алар арасында булачаксыз (Ишагыйя 35:10).

[5 биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы хакыйкать кенә газапларны җиңеләйтә ала

[7 биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы терелтүгә өмет бәхетле итә