Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йөзем үскән бакчаңны сакла»!

«Йөзем үскән бакчаңны сакла»!

«Йөзем үскән бакчаңны сакла»!

УНИКЕ разведчик Вәгъдә ителгән җирне аркылыга-буйга йөреп чыккан. Муса аларга ул җирдә яшәгән халыкны карап чыгарга һәм анда үскән җиләк-җимешне алып килергә кушкан. Нинди җиләк-җимеш аларга аеруча ошаган? Хеврон янында алар йөзем бакчасы күргәннәр. Йөзем агачының тәлгәшләре шулхәтле зур булган ки, хәтта бер тәлгәшне алып барыр өчен ике кеше кирәк булган. Шуңа күрә бу уңышлы җирләрне алар «Есхол тигезлеге», яки «Йөзем тәлгәше» дип атаганнар: шулхәтле нык бу уңыш аларга тәэсир иткән (Саннар 13:22—25, искәрмә).

XIX гасырда Палестина җирләрендә булган бер кеше болай дип язган: «Есхолда, яки йөзем тигезлегендә... бүген дә йөзем бакчалары бар. Палестина илендәге иң тәмле һәм иң эре йөзем тәлгәшләрен монда җыялар». Изге Язмалар язылган вакытта бик яхшы йөзем Палестина иленең бар җирләрендә диярлек үссә дә, Есхол җирләрендә ул аеруча эре булган. Мисырда табылган язулар буенча, фиргавенгә шәрабны Кәнган җирләреннән китергәннәр.

«[Палестина иленең] кыялы тау битләре, вак ташлы туфрагы, җәйге кызулык, кышкы яңгырларны тиз киптерә торган кояш — боларның барысы йөзем үскән җирләрне гаҗәеп уңышлы итә»,— дип әйтелә бер китапта («The Natural History of the Bible»). Ишагыйя пәйгамбәр анда кайбер урыннарда меңләгән йөзем агачлары үскән дип язган (Ишагыйя 7:23).

Йөзем үскән җир

Муса Исраил халкына сез «йөзем, инҗир һәм гранат агачлары» үскән җирдә яшәячәксез дигән (Канун 8:8). Бер энциклопедия буенча, «борынгы Палестина җирләрендә йөзем агачлары шулхәтле күп булган ки, хәтта археологик казулар алып барылган бар җирдә диярлек йөзем орлыклары табылган» («Baker Encyclopedia of Bible Plants»). Вәгъдә ителгән җирдәге йөзем агачлары шулхәтле мул уңыш биргән ки, хәтта б. э. к. 607 елда Набуходоносор армияләре Яһүдияне бөлгенлектә калдыргач, бу җирләрдә калган халык «бик күп итеп шәраб һәм җәйге җимешләр җыйган» (Иремия 40:12; 52:16).

Күп итеп шәраб ясар өчен, исраилле үз йөзем бакчасын яхшы итеп карарга тиеш булган. Ишагыйя китабында йөзем үстерүче, «иң яхшы йөзем агачлары» утыртыр алдыннан, тау битен казып зур ташларны җыйган дип әйтелә. Аннан соң ул бу ташларны йөзем бакчасына стена ясар өчен куллана алган. Стена йөзем бакчасын малдан, төлкеләрдән, кыргый дуңгызлардан һәм караклардан саклаган. Хуҗа шулай ук йөзем изәр өчен урын казып, кечкенә манара төзи алган: анда йөзем җыю вакытында салкынча булган. Ул вакытта бакчаны аеруча зур игътибар белән сакларга кирәк булган. Мондый эшләрне башкарып кына ул яхшы уңышка өметләнә алган (Ишагыйя 5:1, 2) *.

Яхшы уңыш җыяр өчен, бакча хуҗасы йөзем агачының кирәкмәгән ботакларын кискән һәм җирен китмәнләгән. Язгы яңгырлар җитәрлек булмаса, аңа, күрәсең, җәйге көннәрдә су сибәргә туры килгән (Ишагыйя 5:6; 18:5; 27:2—4).

Җәй азагында йөзем җыю вакыты иң шатлыклы вакыт булган (Ишагыйя 16:10). Зәбур китабының өч мәдхиясендә «Геф уен коралы» дигән сүзләр бар (8, 80 һәм 83 нче мәдхияләр). Бу сүзләрнең төгәл мәгънәсе билгеле түгел, әмма Септуагинтада ул «йөзем изү урыны» дип тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә бу мәдхияләрне исраиллеләр йөзем җыйганда җырлаган дип фаразлап була. Йөзем күбрәк шәраб ясар өчен кулланылган, әмма исраиллеләр аны шулай ук ашаганнар һәм киптереп, күрәсең, как ясаганнар (2 Патшалык 6:19, АМТ; 1 Паралипоменон 16:3, АМТ).

Исраил — йөзем агачы

Изге Язмаларда Аллаһы халкы берничә тапкыр йөзем агачы итеп күрсәтелә. Исраиллеләр өчен йөзем никадәр мөһим булганын исәпкә алсак, бу чагыштыру бик урынлы булып чыга. 79 нчы мәдхиядә Асаф Исраил халкын Йәһвә Кәнган җирендә утырткан йөзем агачы белән чагыштырган. Җир чистартылган булган, шуңа күрә Исраил — йөзем агачы тамырлар җибәреп нык булып үсә алган. Әмма еллар узгач Исраилне саклаган таш коймалар җимерелгән булган. Халык башка Йәһвәгә таянып яшәмәгән һәм аның яклавын югалткан. Кыргый дуңгызлар йөзем бакчасын актарып ташлаган кебек, дошман халыклар Исраил мөлкәтен талап торганнар. Асаф Йәһвәгә үз халкына ярдәм итсен һәм Исраил халкының даны кабат кайтарылсын дип дога кылган. «Йөзем үскән бакчаңны сакла»,— дип үтенгән ул (Мәдхия 79:9—16, «Современный перевод»).

Ишагыйя «Исраил йортын» тора-бара «кыргый», ягъни черек, җимешләр китерә башлаган йөзем бакчасы белән чагыштырган (Ишагыйя 5:2, 7). Кыргый җимешләр бакчада үскән җимешләр белән чагыштырганда күпкә кечерәк һәм алар коры: җимеш орлыктан гына тора дип әйтеп була. Андый җимешләрдән шәраб та ясап булмый һәм алар ашар өчен дә яраксыз. Мөртәтлек юлына баскан һәм Аллаһы Канунын үтәп яшәү урынына аны бозып яшәгән халыкны андый йөзем белән чагыштыру бик урынлы. Әмма җимешләрнең андый булуына йөзем бакчасының хуҗасы гаепле түгел. Йәһвә үз халкы яхшы җимеш китерсен өчен барысын эшләгән. «Йөзем үскән бакчам өчен мин эшләргә тиеш булган нәрсәне эшләмәдем?» — дип сораган ул (Ишагыйя 5:4).

Бу йөзем агачы, Исраил, яхшы җимешләр китермәгәнгә, Йәһвә үз халкын кисәткән: аларны яклар өчен төзелгән стенаны ватып ташлаячак дигән. Ул инде аларның ботакларын башка кисеп тормаячак һәм җирләрен китмәнләмәячәк. Уңыш китерә торган язгы яңгырлар инде яумаячак һәм бакчаны чүп үләне белән чәнечкеле үсемлекләр басып китәчәк (Ишагыйя 5:5, 6).

Муса мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: исраиллеләр мөртәтлек юлы белән киткәнгә, аларның йөзем бакчалары да корыячак. «Йөзем бакчалары утыртачаксың һәм аны карап үстерәчәксең, ә шәрабын эчмәячәксең һәм аның җимешләрен җыймаячаксың, чөнки аларны корт ашап бетерәчәк» (Канун 28:39). Кортлар йөземнең төп куагы эченә кереп аны ашый башласа, ул берничә көн эчендә корып төшәргә мөмкин (Ишагыйя 24:7).

«Чын йөзем агачы»

Йәһвә Исраил халкын йөзем агачы белән чагыштырган кебек, Гайсә дә шундый чагыштыру китергән. Шәкертләре белән хәзер Кичке аш дип аталган бәйрәмдә булганда, ул аларга болай дигән: «Мин — чын йөзем агачы, ә Минем Атам — Йөзем үстерүче» (Яхъя 15:1). Ул үз шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштырган. Ботаклар агачтан көч алып торган кебек, Мәсих шәкертләре дә аның белән бердәмлектә калырга тиеш булган. «Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз»,— дигән Гайсә (Яхъя 15:5). Кеше йөзем бакчасын ул җимеш китерсен өчен үстерә, Йәһвә дә аның халкы яхшы рухи җимешләр китерер дип көтә. Мондый җимешләр Йөзем Үстерүчегә, Аллаһыга дан һәм шатлык китерә (Яхъя 15:8).

Йөзем яхшы уңыш китерсен өчен, аны кисеп һәм чистартып торырга кирәк. Нәкъ шушы ике эшне Гайсә искә алган. Бакча хуҗасы, йөзем агачлары яхшы уңыш китерсен өчен, кайвакыт аларны елына ике тапкыр кисә. Кыш алдыннан йөзем агачының күп ботаклары киселергә мөмкин: йөзем үсерүче ел дәвамында үскән үсентеләрне кисеп ташлый. Ул йөзем агачында өч яки дүрт төп ботак һәм һәр ботакта бер яки ике үсенте калдырырга мөмкин. Бу яшь үсентеләр җәй көне уңыш бирә торган ботаклар булачак. Кирәкми торган ботакларны кискәч, бакча хуҗасы аларны яндыра.

Гайсә моны болай итеп сурәтләгән: «Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны җыялар да утка ташлыйлар һәм яндыралар» (Яхъя 15:6). Йөзем агачының инде бар ботаклары да киселде кебек күренсә дә, яз көне аны тагын бер тапкыр кисәләр.

«Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлыйлар»,— дигән Гайсә (Яхъя 15:2). Сүз, күрәсең, соңрак үткәрелә торган кисү турында бара: ул вакытка йөзем агачының үсентеләре ныгый һәм аларда кечкенә тәлгәшләр күренә башлый. Бакча хуҗасы үсентеләрнең кайсысында тәлгәшләр бар икәнен ачыклар өчен аларны җентекләп тикшереп чыга. Җимеш китерми торганнарны калдырсаң, алар агачтан су белән файдалы матдәләрне генә алып торачак. Шуңа күрә хуҗа бу җимешсез ботакларны кисә, һәм агач хәзер җимеш китерүче ботакларны гына тукландыра.

Ахыр чиктә Гайсә йөзем агачының чистартылуы турында әйтә: «Күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарталар» (Яхъя 15:2). Җимеш китермәячәк ботакларны кискәч, бакча хуҗасы җимеш китерәчәк һәр ботакны җентекләп карап чыга. Ул бу ботакларның төбендә яңа үсентеләр таба һәм шунда ук аларны кисеп ташлый. Әгәр бу үсентеләрне калдырсаң, алар йөзем агачының суын суырачаклар һәм җимешләр өчен мөһим булган су аларга китәчәк. Шулай ук кайбер зур яфракларны алып куялар: шулай итеп үсеп барган җимешләргә күбрәк яктылык эләгә. Боларның барысы җимеш китерүче ботаклар мул җимеш китерсен өчен башкарыла.

«Күп җимеш китерегез»

«Чын йөзем агачының» ботаклары — бу майланган мәсихчеләр. Әмма «башка сарыклар» да мул уңыш китерергә тиеш (Яхъя 10:16). Алар да «күп җимеш» һәм күктәге Аталарына дан китерә ала (Яхъя 15:5, 8). Гайсәнең чын йөзем агачы турында китергән мисалы безнең исебезгә шуны төшерә: котылыр өчен, без Гайсә белән бердәмлектә калырга һәм яхшы рухи җимешләр китерергә тиеш. Гайсә болай дигән: «Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:10).

Зәкәрия пәйгамбәр көннәрендә Аллаһы исраиллеләрнең тугры калдыгына мондый вәгъдә биргән: «Чәчү тынычлыкта булачак; йөзем агачы үз җимешен бирәчәк, һәм җир үз уңышларын бирәчәк» (Зәкәрия 8:12). Йөзем агачы шулай ук Аллаһы фатихаларын күрсәтә. Бу фатихалар Гайсә мең ел идарә иткәндә кешеләргә биреләчәк. Михей пәйгамбәр болай дип әйткән булган: «Һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак һәм беркем дә аларны куркытмас, чөнки Гаскәрләр Иясе Ходай авызыннан бу чыкты» (Михей 4:4).

[Искәрмә]

^ 7 абз. Бер энциклопедия буенча, исраиллеләр күбрәк куе кызыл төсле җимеш биргән йөзем агачлары утырткан («Encyclopaedia Judaica»). Бу йөзем төре «сорек» сорты дип атала. Күрәсең, Ишагыйя 5:2 дә нәкъ шул сорт турында әйтелә. Бу йөземнән баллы кызыл шәраб ясаганнар.

[10 биттәге иллюстрация]

Корыган йөзем агачы

[10 биттәге иллюстрация]

Кышкы кисү

[10 биттәге иллюстрация]

Киселгән ботакларны яндыралар