Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Кануныңны бик яратам!»

«Кануныңны бик яратам!»

«Кануныңны бик яратам!»

«Әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам» (МӘДХИЯ 118:97).

1, 2. а) 118 нче мәдхияне язучы нинди авырлыклар белән очрашкан? б) Аның бу авырлыкларга карашы нинди булган һәм ни өчен?

ЙӨЗ унсигезенче мәдхияне язган кеше каты сынаулар аша үткән. Аллаһы канунын санга сукмаган тәкәббер дошманнар аны мыскыллап көлгәннәр һәм аңа яла якканнар. Түрәләр аңа каршы киңәш корганнар һәм аны эзәрлекләгәннәр. Ул явыз кешеләр арасында яшәгән, һәм алар аңа хәтта үлем белән янаган. «Кайгыдан [аның] җаны эрегән» һәм ул йоклый алмаган (Мәдхия 118:9, 23, 28, 51, 61, 69, 85, 87, 161). Мондый авырлыкларга карамастан, бу мәдхияне язган кеше: «Әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам»,— дип җырлаган (Мәдхия 118:97).

2 Ничек Аллаһы кануны бу мәдхия җырлаучыга юаныч һәм таяныч булган? Ул Йәһвә аны кадерли икәненә ышанган һәм бу аңа көч биреп торган. Дошманнарының каршы килүләренә карамастан, мәдхия җырлаучы бәхетле булган, чөнки Аллаһының ярату белән биргән канунын куллану аңа файда китергәнен белгән. Ул Йәһвә аңа игелекле икәнен аңлаган. Өстәвенә, Аллаһы канунын үтәгәнгә, ул үзенең дошманнарыннан акыллырак булган һәм хәтта үз тормышын саклаган. Канунга буйсынганга, ул тынычлыкта яшәгән һәм аның вөҗданы саф булган (Мәдхия 118:1, 9, 65, 93, 98, 165).

3. Ни өчен бүген мәсихчеләргә Аллаһы нормалары буенча яшәү авыр?

3 Бүген дә Аллаһының кайбер хезмәтчеләренең иманы каты сынаулар аша үтә. Безнең тормышыбыз, мәдхия җырлаучы тормышы кебек, куркыныч астына куелмаса да, без «авыр вакытларда» яшибез. Безгә рухи нәрсәләрне яратмаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Алар үз-үзләре һәм байлык турында гына уйлый, алар тәкәббер һәм бернәрсәне дә һәм беркемне дә хөрмәт итмиләр (2 Тимутегә 3:1—5). Яшь мәсихчеләрнең әхлакый сафлыгына һәрвакыт куркыныч янап тора. Мондый шартларда Йәһвәне һәм дөреслекне ярату авыр булырга мөмкин. Ничек безгә үзебезне якларга?

4. Ничек мәдхия җырлаучы Аллаһы канунын ярата икәнен күрсәткән, һәм мәсихчеләр аның үрнәген тотарга тиешме?

4 Мәдхия җырлаучы Аллаһы канунын өйрәнү һәм аның турында уйлану өчен вакыт бүлеп куйган һәм бу аңа авырлыкларын җиңәргә булышкан. Шулай итеп ул Аллаһы канунына ярату үстергән. Чыннан да, 118 нче мәдхиянең һәрбер шигырендә диярлек Йәһвә канунының берәр ягы искә алына *. Бүгенге мәсихчеләр Аллаһы борынгы Исраил халкына биргән Муса Канунын үтәми (Көлессәйлеләргә 2:14). Әмма андагы принциплар әле дә файдалы. Алар мәдхия җырлаучыны юаткан һәм безнең көннәрдә дә бу принциплар авырлыклар белән көрәшкән Аллаһы хезмәтчеләрен юата ала.

5. Муса Канунының нинди таләпләрен без карап чыгарбыз?

5 Әйдәгез, хәзер Муса Канунындагы өч таләпне карап чыгыйк, һәм нинди файда алар безгә китерә икәнен күрербез. Бу шимбә көне турында канун, урудан соң калган уңышлар турында боерык һәм комсызлыкны хөкем итүче әмер. Безнең көннәрдәге авырлыклар белән көрәшер өчен, бу кануннардагы принципларны аңлау мөһим.

Рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү

6. Бар кешеләрнең нинди төп ихтыяҗлары бар?

6 Кеше билгеле ихтыяҗлар белән барлыкка китерелгән. Мәсәлән, кеше яхшы сәламәтле булырга теләсә, аңа ашарга, эчәргә һәм яшәү урыны кирәк. Әмма кеше шулай ук үзенең рухи ихтыяҗлары турында да кайгыртырга тиеш. Моны эшләмәсә, ул бәхетле була алмый (Маттай 5:3). Йәһвә бу тумыштан булган ихтыяҗны канәгатьләндерү бик мөһим дип санаган. Шуңа күрә ул үз халкына рухи эшләргә атнаның бер көнен бүлеп куярга кушкан.

7, 8. a) Шимбә көне белән башка көннәр арасындагы аерманы Аллаһы ничек күрсәткән? б) Шимбә көне нәрсә өчен бирелгән булган?

7 Шимбә көне турындагы канун Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен вакыт бүлеп кую мөһим икәнен күрсәткән. «Шимбә» дигән сүз Изге Язмаларда беренче тапкыр чүлдәге манна турында әйтелгәндә искә алына. Исраиллеләр бу могҗиза итеп бирелгән икмәкне алты көн җыярга тиеш булган. Алтынчы көнне алар «икмәкне ике көнгә» җыярга тиеш булган, чөнки җиденче көнне манна бирелмәгән. Җиденче көн «Ходай өчен изге шимбә» дип аталган. Бу көнне һәрбер кеше үзенең яшәгән урынында калырга тиеш булган (Чыгыш 16:13—30). Ун әмернең берсендә шимбә көнне һәркайсы эш башкару тыелган булган. Бу көн изге булган. Кеше бу әмерне үтәмәсә, аны үлем көткән (Чыгыш 20:8—11; Саннар 15:32—36).

8 Шимбә көне турындагы канун Йәһвәнең үз халкының рухи һәм физик иминлеге турында кайгыртуын күрсәткән. «Шимбә көн кеше өчен яратылган»,— дигән Гайсә (Марк 2:27). Бу канун исраиллеләргә ял итәргә дә һәм үзләренең Барлыкка Китерүчесенә якынлашырга һәм аңа ярату күрсәтергә мөмкинлек биргән (Канун 5:12). Бу көн рухи эшләргә генә багышланган булган. Бу көнне алар гаиләләре белән бергә гыйбадәт кылган, дога кылганнар һәм Аллаһы Кануны турында уйланганнар. Шимбә көне турындагы канун исраиллеләрне вакытларын һәм көчләрен байлык җыю өчен генә кулланудан саклаган. Бу канун аларның исләренә шуны төшергән: аларның тормышларында иң мөһиме — бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләр. Гайсә бу үзгәрешсез принципны болай дип кабатлаган: «„Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр“,— дип язылган Изге язмада» (Маттай 4:4).

9. Шимбә көн турындагы кануннан мәсихчеләр нинди сабак ала?

9 Бүген Аллаһы халкыннан 24 сәгатьлек шимбә көнен үтәү таләп ителми. Әмма бу таләп бер тарихи вакыйга гына түгел (Көлессәйлеләргә 2:16). Бу безнең исебезгә рухи эшләрне беренче урынга куярга кирәк икәнен төшерә. Мал-мөлкәт яки ял һәм күңел ачулар турында кайгырту гыйбадәт кылуыбыз белән бәйле эшләрне икенче урынга күчермәскә тиеш (Еврейләргә 4:9, 10). Без үз-үзебезгә мондый сораулар бирсәк, яхшы булыр иде: «Тормышымда беренче урында нәрсә тора? Мин Аллаһы Сүзен өйрәнү, дога кылу, мәсихчеләр очрашуларына йөрү һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү кебек эшләрне беренче урынга куяммы? Яки бу эшләр өчен бүленгән вакытны башка төрле эшләр „урлыймы“?» Рухи эшләрне беренче урынга куйсак, Йәһвә безгә шундый ышандыру бирә: без тормышыбыз өчен кирәкле нәрсәләргә мохтаҗ булмаячакбыз (Маттай 6:24—33).

10. Рухи эшләр өчен вакыт бүлеп куеп, без нинди файда алабыз?

10 Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнеп үткәргән вакыт һәм алган белемнәр турында тирән уйлану безгә Йәһвәгә тагы да якынрак булырга булыша (Ягъкуб 4:8). Сузан мисалын карап чыгыйк. Якынча кырык ел элек ул Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнер өчен вакыт бүлеп куя башлаган. Башта өйрәнү бик кызык түгел иде дип таный ул. Өйрәнү бик авыр булган. Әмма Изге Язмаларны күбрәк укыган саен, аның шатлыгы арта барган. Хәзер аның шәхси өйрәнүе берәр сәбәп аркасында үткәрелмичә калса, ул күңелсезләнә. «Өйрәнү миңа Йәһвәне күктәге яратучан Атабыз итеп белергә булышты,— дип әйтә Сузан.— Мин аңа ышанырга, таянырга һәм бер дә борчылмыйча дога кылырга өйрәндем. Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен яратуын, минем турында кайгыртуын һәм миңа ярдәм иткәнен күрү мине шатландыра». Без дә, рухи ихтыяҗларыбыз турында регуляр рәвештә кайгыртсак, зур шатлык алырбыз!

Уңыш калдыклары турындагы канун

11. Уңыш калдыклары турындагы канун нәрсә аңлаткан һәм ни өчен бирелгән булган?

11 Аллаһының үз халкы турында кайгыртуы Муса Канунында тагын бер яктан чагылган булган: ярлы кешеләргә уңыш калдыкларын җыярга рөхсәт ителгән. Йәһвә әмере буенча, исраилле үз игенен урганда төшеп калган башакларны фәкыйрьләргә җыярга рөхсәт иткән. Игенчеләр игенне кырыена кадәр урырга, шулай ук йөземне һәм зәйтүн җимешен тулысынча җыярга тиеш булмаган. Бәйләнгән көлтәләр дә басуда ялгыш калдырылса, аларны кайтып алу рөхсәт ителмәгән. Бу таләп фәкыйрь кешеләр, килмешәкләр, ялгыз балалар һәм тол хатыннар турында кайгырту булган. Әмма шунсын да әйтергә кирәк: аларга уңыш калдыкларын җыяр өчен көч куярга кирәк булган, һәм бу аларны соранып йөрүдән саклаган (Левиләр 19:9, 10; Канун 24:19—22; Мәдхия 36:25).

12. Уңыш калдыклары турындагы канун исраиллеләргә нинди мөмкинлек биргән?

12 Бу канунда исраилле үз уңышының нинди өлешен мохтаҗларга калдырырга тиеш икәне билгеләнгән булмаган. Игенче күпме ул урачак, ә күпме ул калдырачак икәнен үзе хәл иткән. Шулай итеп бу канун аны юмарт булырга өйрәткән һәм аңа уңыш Бирүчегә рәхмәтен күрсәтергә мөмкинлек биргән, чөнки «мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәткән» кеше «аларның Яратучысын» «хөрмәт итә» (Гыйбрәтле сүзләр 14:31). Богаз исемле яһүди андый кешеләрнең берсе булган. Ул Рут исемле тол хатын аның басуында уңыш калдыкларын мул итеп җыйсын өчен үзе кайгырткан. Йәһвә Богазны юмартлыгы өчен мул итеп бүләкләгән (Рут 2:15, 16; 4:21, 22; Гыйбрәтле сүзләр 19:17).

13. Уңыш калдыклары турындагы борынгы кануннан без нинди сабак алабыз?

13 Бу канун нигезендәге принцип үзгәрмәгән. Йәһвә үз хезмәтчеләренең, аеруча мохтаҗларга карата юмарт булуларын тели. Ни дәрәҗәдә без юмарт, шул дәрәҗәдә фатихаланган булачакбыз. «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер,— дигән Гайсә,— итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр» (Лүк 6:38).

14, 15. Ничек без юмартлык күрсәтә алабыз һәм без үзебез һәм без ярдәм иткән кешеләр нинди файда ала?

14 Рәсүл Паул безне «һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшләргә» чакырган (Гәләтиялеләргә 6:10). Әлбәттә, имандашларыбыз иман сынаулары белән очрашканда безгә аларга рухи яктан ярдәм күрсәтергә кирәк. Ә бәлки аларга Патшалык Залына барырга яки кибеткә барып килергә ярдәм итәргә кирәктер? Җыелышыгызда олы яшьтәге, авыру яки өйдә генә утырырга мәҗбүр булган кешеләр бармы? Ә бәлки, берәрсе дәртләндерүгә һәм ярдәмгә мохтаҗдыр? Мондый кешеләргә чын күңелдән игътибарлы булырга тырышсак, Йәһвә безне аларның догаларына җавап бирер өчен кулланачак. Мәсихчеләрнең бурычы — бер-берсе турында кайгырту, әмма андый бурычны үтәү ярдәм күрсәтүчегә дә файда китерә. Имандашларыбызга чын ярату күрсәткәндә, без зур шатлык һәм тирән канәгатьлек кичерәбез. Без шулай ук Йәһвәнең хуплавын алабыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:29).

15 Мәсихчеләргә риясыз ярату күрсәтер өчен тагын бер мөһим юл бар. Бу башка кешеләргә Аллаһы нияте турында сөйләр өчен үз көчеңне һәм үз вакытыңны куллану (Маттай 28:19, 20). Берәрсенә үзен Йәһвәгә багышларга ярдәм иткән кеше Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләренең дөреслеген күргән (Рәсүлләр 20:35).

Комсызлыктан кисәтү

16, 17. Унынчы әмер нәрсәне тыйган һәм ни өчен?

16 Өченче таләпне карап чыгыйк. Бу — комсызлыкны тыйган унынчы әмер. Канунда болай диелгән булган: «Үз якыныңның йортын теләмә; үз якыныңның хатынын, аның колын, аның хатын колын, аның үгезен, аның ишәген, аның бернәрсәсен теләмә» (Чыгыш 20:17). Бер кеше дә, башка кешенең уй-теләкләрен белмәгәнгә, бу әмер үтәләме икәнен тикшерә алмый. Бу әмер Аллаһы Канунын кешеләр уйлап чыгарган законнардан күпкә өстенрәк куйган. Ул һәрбер исраилле турыдан-туры Йәһвә алдында хисап тотарга тиеш икәнен күрсәткән, чөнки Аллаһы кеше йөрәгенең теләкләрен күрә (1 Патшалык 16:7). Өстәвенә, бу әмер күп бозык эшләрнең сәбәбен күрсәткән (Ягъкуб 1:14).

17 Унынчы әмер исраиллеләрне байлык җыюдан, комсызлыктан һәм үз тормышыннан зарланудан качарга дәртләндергән. Ул аларны шулай ук урлау һәм әхлаксызлык кебек вәсвәсәләрдән яклаган. Бай тормыш алып барып безне сокландырган яки бездән берәр яктан уңышлырак кебек булган кешеләр һәрвакыт булачак. Бу очракларда үз уйларыбызны «йөгәнләмәсәк», без шатлыгыбызны югалтырга һәм көнләшә башларга мөмкин. Изге Язмаларда комсызлык «бозык акылның» чагылуы дип атала. Сак булыйк: бездә андый фикер йөртү булмасын (Римлыларга 1:28—30).

18. Бүген дөньяда нинди рух өстенлек итә һәм нинди зыян ул китерә?

18 Бу дөньяда өстенлек иткән рух байлык җыюга һәм бер-беребез белән ярышып яшәүгә өнди. Реклама яңа әйберләр алырга теләк уята, һәм синдә бу әйбер булмаса, син бәхетле булмаячаксың дигән уй тудыра. Бу нәкъ Йәһвә Кануны хөкем иткән рух. Шулай ук Канунда тормышта ничек булса да беренче булу һәм байлык җыю теләге дә хөкем ителә. Рәсүл Паул болай дип кисәткән: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; чөнки бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тимутегә 6:9, 10).

19, 20. а) Йәһвә Канунын яраткан кешеләр өчен нәрсә чыннан да мөһим? б) Чираттагы мәкаләдән нәрсә карап чыгарбыз?

19 Аллаһы канунын яраткан кешеләр материалистик рухның куркыныч булуын аңлыйлар, һәм алар андый рухтан якланган. Мәсәлән, мәдхия җырлаучы Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Йөрәгемне ачышларыңа авыштыр, әмма малга (бирелдермә). Минем өчен Синең өйрәтүләрең меңләгән алтын һәм көмешкә караганда яхшырак» (Мәдхия 118:36, 72). Бу сүзләрнең дөреслеген аңлау бар нәрсәгә дөрес караш сакларга булышачак. Безгә андый караш материализм, комсызлык һәм тормышыбыздан зарлану кебек тозаклардан качар өчен кирәк. Байлык җыю түгел, ә «Аллаһыга иман итү», ягъни аңа тугрылык — тормышыбызда мөмкин булган иң зур байлыкка ачкыч (1 Тимутегә 6:6).

20 Йәһвә борынгы Исраил халкына биргән Канунның нигезендә торган принциплар, Муса көннәрендә кебек, без яшәгән авыр көннәрдә дә файдалы. Аларны ешрак кулланган саен, без аларның файдасын күбрәк күрәбез, аларны күбрәк яратабыз һәм тагы да бәхетлерәк булабыз. Аллаһы канунында безнең өчен бик күп мөһим сабаклар бар һәм Изге Язмалар язылган чорда яшәгән кешеләрнең мисаллары безгә аларның мөһимлеген ачык күрсәтә. Бу мисалларның кайберләрен киләчәк мәкаләдән карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 4 абз. Бу мәдхиядәге 176 шигырьнең 172 сендә Йәһвәнең әмерләре, хөкем карарлары, кануны, боерыклары, кагыйдәләре, искә төшерүләре, күрсәтмәләре, уставлары, юллары һәм сүзләре турында әйтелә.

Ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен 118 нче мәдхияне язучы Йәһвә канунын яраткан?

• Мәсихчеләр шимбә көне турындагы кануннан нинди сабак ала?

• Уңыш калдыклары турындагы Аллаһы кануны кайсы яктан безнең көннәрдә файдалы?

• Ничек унынчы әмер безне яклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Шимбә көне турындагы кануннан нинди сабак алабыз?

[15 биттәге иллюстрация]

Без уңыш калдыклары турындагы кануннан нинди сабак алабыз?