Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Минем карашларым тулысынча үзгәрде»

«Минем карашларым тулысынча үзгәрде»

«Минем карашларым тулысынча үзгәрде»

ИКЕ Йәһвә Шаһите, ике яшь кыз, бер ир-ат янына килеп-киткәннән соң, ул болай дип язган: «Мин туганнарыма: „Аллаһы минем янга ике фәрештәне җибәрде!“ — дип сөйләргә атлыгып тора идем». Берничә атна элегрәк аның 45 ел бергә яшәгән хатыны вафат булган һәм ул бик нык кайгырган. Балалары аны юатса да, алар ерак яшәгәннәр. Ә дуслары һәм күршеләре аның хәлен белешергә кермәгәннәр.

Шул ике Йәһвә Шаһитенә бу ир-ат: «Мин Аллаһыга дога кылмыйм»,— дип әйткән. Алар аңа ярдәм итәргә теләп, кыска гына хәбәр — Изге Язмаларга нигезләнгән «Яраткан үлгән кешеләребез өчен нинди өмет бар?» дигән трактат калдырганнар. Шул ук кичне ул аны укып чыккан һәм андагы хәбәр аны юаткан.

Берничә көннән соң бу ике Йәһвә Шаһите кабат аның янына килгән. Алар аңа без сезнең турыда борчылдык һәм сезнең хәлегезне белергә килдек дип әйткәннәр. «Мин шаккаттым,— дип язган бу ир-ат соңрак.— Ике ят кеше минем турында кайгырта һәм минем хәлем турында борчыла иде». Алар аңа Изге Язмалардагы кайбер фикерләрне күрсәткәннәр һәм бу аңа көч өстәгән. Алар кабат килеп-китәргә сөйләшкәннәр. Ир-ат моңа бик нык шатланган һәм үз хисләрен хат язып чагылдырырга теләгән. Шуннан соң ул хатны якындагы Патшалык Залына җибәргән.

Ул, үзенең улына якынрак яшәр өчен, күченергә хәл иткән. Моның алдыннан ул Йәһвә Шаһитләренең җыелышына барган. Аңа килеп-киткән бер Йәһвә Шаһитенең гаиләсе аны кунакка чакырган. Бу ир-ат болай дип яза: «Мин хәзер башка җиргә китәм, әмма бу ике кыз һәм аларның җыелышлары мәңге йөрәгемдә. Мин сезнең турыда дога кылачакмын. Әйе, мин хәзер һәрвакыт дога кылам. Минем карашларым тулысынча үзгәрде. Һәм бу яктан ике яшь кыз ярдәм итте. Мин мәңге аларга рәхмәтле булачакмын».