Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин синең искә төшерүләреңне кадерлим»

«Мин синең искә төшерүләреңне кадерлим»

«Мин синең искә төшерүләреңне кадерлим»

«Элек Изге язмада язылганнарның барысы да... безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (РИМЛЫЛАРГА 15:4).

1. Ничек без Йәһвәнең искә төшерүләрен алабыз, һәм ни өчен алар безгә кирәк?

АЛЛАҺЫНЫҢ искә төшерүләре без яшәгән авыр көннәрдә төрле кыенлыкларны җиңәргә булыша. Без Йәһвәнең искә төшерүләрен Изге Язмаларны укыганда, мәсихчеләр очрашуларында комментарийлар һәм чыгышлар тыңлаганда алабыз. Аларның зур өлеше безгә инде таныштыр. Әмма без барысын да истә тота алмыйбыз, шуңа күрә безгә Йәһвә ниятләрен, кануннарын һәм күрсәтмәләрен һәрвакыт исебезгә төшереп торырга кирәк. Без Аллаһының исебезгә төшереп әйткәннәрен кадерләргә тиеш. Алар ни өчен без Аллаһы хуплаган тормыш юлын сайладык икәнен онытмаска булыша һәм рухыбызны яңарта. Шуңа күрә мәдхия язучы: «Мин синең искә төшерүләреңне кадерлим»,— дип язган (Мәдхия 119:24, ЯД [118:24]).

2, 3. а) Ни өчен Йәһвә Изге Язмалар язылган вакытта яшәгән кешеләр мисалларын безнең көннәргә кадәр саклаган? б) Бу мәкаләдә нинди өзекләр каралачак?

2 Аллаһы Сүзе күптән элек язылган булса да, ул безнең көннәрдә дә «куәтле» (Еврейләргә 4:12). Анда борынгы заманда яшәгән кешеләрнең тормышлары турында язылган. Бүгенге карашлар һәм йолалар ул көннәрдәге кебек түгел, әмма бүгенге һәм ул көннәрдәге авырлыклар еш кына охшаш. Изге Язмаларда, без файда алсын өчен, күп кешеләр турында язылган: алар, авыр шартларга карамастан, Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән. Изге Язмаларда Аллаһы нинди тәртипне нәфрәт итә икәнен күрсәтүче очраклар китерелә. Йәһвә үз Сүзенә, безгә сабак булсын өчен, яхшы һәм начар кешеләрнең тормышлары турында язып куярга кушкан. Менә нәрсә дип язган рәсүл Паул: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

3 Әйдәгез, Изге Язмалардан өч очракны карап чыгыйк: Давыт һәм Шаул, Һанани һәм Сапфира, Йосыф һәм Потифар хатыны турында өзекләр. Бу өзекләрдән үзебез өчен мөһим сабаклар алырбыз.

Аллаһы урнаштырган тәртипкә тугрылык

4, 5. а) Шаул патша белән Давыт арасында нәрсә булган? б) Шаулның явыз һөҗүмнәренә Давыт нинди җавап кайтарган?

4 Шаул патша Йәһвәгә тугрылыгын югалткан һәм Аллаһының халкы белән идарә итәргә инде лаеклы булмаган. Шуңа күрә Аллаһы аны кире каккан һәм Шамуил пәйгамбәрне Давытны Исраилнең булачак патшасы итеп майларга җибәргән. Давыт үзен батыр сугышчы итеп күрсәткән һәм халык аны мактый башлаган. Шул вакыттан бирле Шаул аны үзенең дошманы итеп күрә башлаган һәм берничә тапкыр аны үтерергә тырышкан. Әмма, Йәһвә Давытка ярдәм иткәнгә, ул исән калган (1 Патшалык 18:6—12, 25; 19:10, 11).

5 Давытка озак вакыт качкын булып яшәргә туры килгән. Аның берничә тапкыр Шаулны үтерергә мөмкинлеге булган, һәм Давыт кешеләре, Йәһвә дошманыңны синең кулыңа бирде дип, Шаулны үтерергә өндәгәннәр. Әмма Давыт аларның сүзләре буенча эшләмәгән, чөнки ул Йәһвәгә тугры булган һәм Шаулны Аллаһы халкының майланган патшасы итеп хөрмәтләгән. Йәһвә үзе Шаулны Исраил өстеннән патша итеп сайлаган икән, ул үзе кирәкле вакытта аны алып куячак. Давыт аның Шаулны алып куярга хакы юк дип санаган. Шаулның дошманлыгын киметер өчен, Давыт хәленнән килгәнне эшләп мондый карарга килгән: «Ходай аны үтерсен, яки аның көне килеп ул үлсен, яки сугышка китеп һәлак булсын; миңа исә Ходай үзенең майланганына кул күтәрергә юл куймасын» (1 Патшалык 24:4— 16; 26:7—20).

6. Ни өчен Давыт белән Шаул турындагы өзек безнең игътибарга лаек?

6 Бу өзектә мөһим сабак бар. «Ни өчен мәсихчеләр җыелышында кайбер проблемалар туа?» — дигән сорауны синең үзеңә биргәнең бармы? Кемдер, бәлки, үзен тиешле тотмый торгандыр. Бу тәртип авыр гөнаһ булмаса да, ул сине борчыйдыр. Нәрсә эшләргә? Син мәсихче һәм Йәһвәгә тугры булганга, сиңа бу кеше белән, хәлне җайга салыр өчен, әдәпле генә сөйләшеп алырга кирәк. Ә хәл үзгәрмәсә? Хәлеңнән килгәнне эшләп, син барысын Йәһвәгә тапшыра аласың. Давыт нәкъ шулай эшләгән.

7. Гаделсезлек яки дини карашларыбызга тискәре караш белән очрашсак, безгә, Давыт үрнәге буенча, нәрсә эшләргә кирәк?

7 Сиңа, бәлки, тирә яктагы кешеләрнең гаделсезлеге яки дини карашларыңа тискәре карашта торучылар белән очрашырга туры киләдер. Әлегә бу яктан бернәрсәне дә үзгәртеп булмый һәм моны түзеп тору авыр. Әмма гаделсезлектән газап чиккән Давыт мисалын онытмыйк. Аның мәдхияләрендә Шаулдан коткару турында Аллаһыга әйтелгән дулкынландыргыч, эчкерсез догалары язылган. Аларда шулай ук Давытның Йәһвәгә тугры булуы һәм аның Аллаһы исемен данларга теләге турында әйтелгән (Мәдхия 17:1—7, 26—28, 31—33, 49—51; 56:1—12). Шаул күп еллар Давыт белән үзен гаделсез тотса да, Давыт Йәһвәгә тугры калган. Безгә дә, башкаларның эшләренә һәм безгә карата гаделсезлеккә карамастан, Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры калырга кирәк. Йәһвәнең барысын да белгәнен истә тотып, без борчылмыйбыз (Мәдхия 85:2).

8. Мозамбик илендәге мәсихчеләрнең Йәһвәгә тугрылыклары сыналганда, алар нәрсә эшләгән?

8 Безнең көннәрдә сынауларда Йәһвәгә тугры калып, безгә Мозамбик илендә яшәүче мәсихчеләр үрнәк биргән. 1984 елда мәсихчеләр яшәгән авылларга фетнә күтәргән коралланган кешеләр һөҗүм иткән. Алар кешеләрне үтергәннәр, йортларны талап яндырганнар. Мәсихчеләр үзләрен берничек тә яклый алмый кебек тоелган. Алар авылдагы кешеләрне көч кулланып сугышчыларга кушылырга һәм фетнә күтәрүчеләргә башка яклардан ярдәм итәргә мәҗбүр итәргә тырышканнар. Йәһвә Шаһитләре аларга ярдәм итү мәсихчеләр тоткан нейтралитетка каршы килә дигән карарга килгәннәр, һәм бу фетнәчеләрнең ачуын чыгарган. Ул шомлы елларда 30 Йәһвә Шаһите үтерелгән булган, әмма үлем дә аларның Аллаһыга тугрылыгын какшатмаган *. Давыт кебек, алар гаделсезлекне түзеп торганнар һәм сынауларны җиңеп чыкканнар.

Кисәтүче мисал

9, 10. а) Изге Язмаларда язылган кайбер мисаллардан без нинди сабак алабыз? б) Һанани белән Сапфира нәрсәдә гаепле булган?

9 Изге Язмаларда әйтелгән кайбер кешеләрнең мисаллары без нинди эшләрдән качарга тиеш икәнен исебезгә төшереп тора. Әйе, анда дөрес булмаган эшләр башкарып начар «уңыш» урган күп кешеләр хакында, шул исәптән Аллаһы хезмәтчеләре турында да әйтелә (1 Көринтлеләргә 10:11). Беренче гасырда Иерусалимның мәсихчеләр җыелышында хезмәт иткән ирле-хатынлы Һанани белән Сапфира мисалын карап чыгыйк.

10 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме үткәч, Иерусалимда рәсүлләр белән аралашыр өчен яңа гына мәсихчеләр динен кабул иткән кешеләр калган. Аларга материаль яктан ярдәм күрсәтергә кирәк булган. Җыелышның кайбер мәсихчеләре, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләп, үз мал-мөлкәтләрен саткан (Рәсүлләр 2:41—45). Һанани һәм Сапфира үз басуларын сатканнар һәм рәсүлләргә сатудан кергән акчаның бер өлешен генә биреп, сезгә барлык акчаны китердек дигәннәр. Һанани белән Сапфира акчаның нинди өлешен рәсүлләргә бирергә икәнен үзләре хәл итә алган. Әмма алар үзләрен намуссыз тоткан, чөнки аларның эчке теләкләре дөрес булмаган: алар башкалар алдында үзләрен яхшы кешеләр итеп күрсәтергә теләгән, имеш алар бар акчаларын биргәннәр. Изге рух җитәкчелегендә рәсүл Петр аларның намуссыз эшен һәм икейөзлелеген фаш иткән һәм Йәһвә тарафыннан алар үтерелгән булган (Рәсүлләр 5:1—10).

11, 12. а) Изге Язмаларда намуслылык турында нәрсә әйтелә? б) Намуслы булу нинди файда китерә?

11 Кешеләр безнең турыда яхшы фикердә булсын дип дөреслекне бозып күрсәтергә теләк туса, Һанани белән Сапфира турында язылган хәбәр безнең өчен кисәтүче мисал булып торсын. Кешене алдап була, әмма Йәһвәне алдап булмый (Еврейләргә 4:13). Изге Язмалар безне бер-беребез белән намуслы булырга кат-кат өнди, чөнки ялган сөйләүчеләргә бозыклыктан саф ителгән җирдә урын булмаячак (Гыйбрәтле сүзләр 14:2; Ачылыш 21:8; 22:15). Ни өчен? Чөнки бар ялганның чыганагы — Иблис Шайтан (Яхъя 8:44).

12 Тормышыбызны намуслы алып барып, без күп фатихалар алачакбыз. Мәсәлән, вөҗданыбыз саф булачак, безгә башкалар ышаначак һәм бу безгә канәгатьлек китерәчәк. Мәсихчеләр үзләрен намуслы тотканга, аларны эшкә алалар яки аларны эшләгән урыннарында калдыралар. Андый очраклар күп. Әмма мөһимрәге шул: намуслы булу Чиксез кодрәтле Аллаһы белән дуслыкка юл ача (Мәдхия 14:1, 2).

Сафлык саклыйбыз

13. Йосыф нинди хәлгә эләккән һәм ул нәрсә эшләгән?

13 Ыруг башлыгы Ягъкуб улы Йосыф 17 яшендә коллыкка сатылган булган. Йосыф Мисыр патшасы сараенда хезмәт иткән Потифар йортына алынгач, аңа Потифарның хатыны игътибар иткән. Ул бу яшь егет белән якынлык кылырга теләп, һәр көн аңа: «Минем белән йокла»,— дигән тәкъдим ясаган. Йосыф чит илдә, үз туганнарыннан ерак булган, һәм ул бу хатын белән якынлык кыла алыр иде һәм моны беркем дә белмәс иде. Әмма, бер тапкыр Потифар хатыны аның киеменнән тоткач, ул качкан (Яратылыш 37:2, 18—28; 39:1—12).

14, 15. а) Ничек Йосыф турындагы хәбәр безгә файда китерә? б) Ни өчен бер мәсихче Аллаһының искә төшерүләре өчен рәхмәтле булган?

14 Йосыф Аллаһыдан куркып яшәгән гаиләдә тәрбияләнгән, һәм якынлык кылу ир белән хатын булмаган кешеләргә ярамый икәнен аңлаган. Ул: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» — дип сораган. Ничек ул мондый нәтиҗәгә килгән? Ул, күрәсең, Аллаһы Едемда кешеләргә биргән тәртипне белгән: никах бер ир белән бер хатын арасында гына булырга тиеш (Яратылыш 2:24). Аллаһының хәзерге хезмәтчеләре Йосыф тәртибе турында уйланып файда ала алалар. Кайбер илләрдә яшьләр җенси мөнәсәбәтләргә җитди карамый һәм яшьтәшләре әхлаксызлык кылудан баш тартса алардан көләләр. Ә никахтагы кешеләрнең зина кылулары инде гадәти хәл булып китте. Шулай итеп Йосыф мисалы безнең өчен үз вакытында бирелгән искә төшерү булып тора. Аллаһы нормалары үзгәрмәгән: фәхешлек һәм зина кылу — бу гөнаһ (Еврейләргә 13:4). Күпләр вәсвәсәгә бирелеп тыелган җенси мөнәсәбәтләргә кергәч, моны эшләмәскә җитди сәбәпләр бар икәнен күргәннәр. Мондый тәртипнең начар нәтиҗәләре — хурлык хисе, вөҗдан газабы, көнләшү, балага узу һәм җенси мөнәсәбәтләр аша күчә торган авырулар булырга мөмкин. Изге Язмалар «фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» дип исебезгә төшерә (1 Көринтлеләргә 5:9—12; 6:18; Гыйбрәтле сүзләр 6:23—29, 32).

15 Кияүгә чыкмаган Дженни * исемле Йәһвә Шаһитенең Аллаһының искә төшерүләре өчен рәхмәтле булырга сәбәпләре бар. Аңа эштә бер чибәр хезмәттәше аерым игътибар биргән. Дженни исә аңа игътибар итмәгән, һәм хезмәттәше аңа тагы да көчлерәк басым ясый башлаган. «Сафлыкны саклау минем өчен авыр иде,— дип таный Дженни,— чөнки башка кешенең синең белән кызыксынуы рәхәтлек китерә». Шулай да ул шуны аңлаган: бу ир-ат, башка хатыннар белән кебек, аның белән нибары җенси якынлык кына эзли. Дженни аңа бирешә башлаганын сизгәч, Йәһвәгә Аңа тугры калырга ярдәм итүен сорап дога кылган. Дженни сүзләре буенча, Изге Язмаларны һәм мәсихче басмаларны өйрәнгәндә алган белем аның өчен искә төшерүләр кебек булган, һәм алар аны сак булырга дәртләндергән. Бу искә төшерүләрнең берсе — бу Йосыф һәм Потифар хатыны турында хәбәр. Дженни мондый нәтиҗә ясый: «Мин Йәһвәне бик нык яратам һәм моны исемә төшереп торганда мин шуңа бер дә шикләнмим: мин „яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ“ кылу вәсвәсәсенә бирешмәячәкмен».

Аллаһының искә төшерүләренә игътибарлы булыгыз!

16. Изге Язмаларда искә алынган кешеләр турында уйланып уку безгә нинди файда китерә ала?

16 Ни өчен Йәһвә Изге Язмаларга кайбер очракларны язып куярга кушкан? Әгәр без моны аңларга тырышсак, Йәһвә биргән нормалар өчен рәхмәтебез үсәчәк. Бу очраклардан без нинди сабак алабыз? Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең нинди сыйфатлары һәм омтылышлары безнең өчен үрнәк, ә кайсылары үрнәк түгел? Изге Язмаларда йөзләгән кеше турында әйтелә. Аллаһы нәсыйхәтләрен яраткан кешеләргә тормышка алып баручы акыллылыкка рухи аппетит үстерергә һәм Йәһвә безнең турыда кайгыртып биргән мисаллардан сабак алырга кирәк. Бу журналда еш кына төрле кешеләр турында мәкаләләр бастырыла. Аларның мисалларыннан без күп сабак алабыз. Бу мәкаләләрне укыр өчен вакыт бүлеп куйсак, яхшы булыр иде.

17. Йәһвәнең искә төшерүләренә сезнең карашыгыз нинди һәм ни өчен?

17 Йәһвә үзенең ихтыярын үтәргә тырышкан кешеләр турында кайгырта. Без аңа моның өчен шундый рәхмәтле! Әлбәттә, без дә, Изге Язмаларда әйтелгән ир-атлар һәм хатыннар кебек, камил түгел. Әмма аларның тәртипләре турында хәбәрләр безнең өчен бик файдалы. Йәһвәнең искә төшерүләренә игътибарлы булып, без җитди хаталар эшләмәячәкбез һәм тәкъвалар юлы белән йөргән кешеләр безнең өчен үрнәк булачак. Шулай эшләп, без мәдхия җырлаучының мондый сүзләренә кушылачакбыз: «Аның ачышларын [«искә төшерүләрен», ЯД] саклаучылар, Аны чын күңелдән эзләүчеләр сәгадәтле. Минем җаным Синең ачышларыңны [«искә төшерүләреңне», ЯД] саклый, һәм мин аларны бик яратам» (Мәдхия 118:2, 167).

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Рус телендәге «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н карагыз, 1996 ел, 160—162 нче битләр.

^ 15 абз. Исем үзгәртелгән.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Давытның Шаулга карата мөнәсәбәтеннән без нинди сабак алабыз?

• Һанани һәм Сапфира турындагы хәбәр безгә нинди сабак бирә?

• Ни өчен Йосыф турындагы хәбәр бүген дә файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Давыт Шаулны үтерергә рөхсәт итмәгән?

[19 биттәге иллюстрация]

Һанани һәм Сапфира турындагы хәбәрдән без нинди сабак алабыз?

[20 биттәге иллюстрация]

Йосыфны әхлаксыз тәкъдимне кире кагарга нәрсә дәртләндергән?