Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мин чыннан да бәхетлеме?

Мин чыннан да бәхетлеме?

Мин чыннан да бәхетлеме?

БУ СОРАУНЫ һәрбер кеше үзенә бирә ала. Социологлар да бу сорауга җавап табарга тели, әмма кеше бәхетен үлчәп булмый, шуңа күрә бу җиңел түгел. Чыннан да никадәр нык ир үз хатынын ярата? Моны ничек белергә? Ничек үлем китергән кайгыны үлчәргә? Хисләрне үлчәп булмый шул. Әмма социологлар бер төп хакыйкатьне таный: һәрбер кеше бәхетле булырга сәләтле.

Бу сәләтнең тумыштан бирелүенә карамастан, без төрле проблемалар аркасында кайгы-хәсрәт кичерәбез. Бер мисал карап чыгыйк. Кайбер шәһәрләрдә СПИДтан үлүчеләр саны шулхәтле зур ки, хәтта зиратларда җирләр өчен урын калмаган. Шәһәр хакимияте кешеләрне иске кабер өстенә җирләргә рөхсәт бирергә мәҗбүр. Африканың кайбер илләрендә кабер казучы — иң киң таралган профессия. Авыр чирләрдән интеккән һәм туганнарын, дусларын югалткан кешеләр бик зур кайгы кичерә. Моны без бар илләрдә күрәбез.

Ә бай илләр турында нәрсә әйтеп була? Хәтта анда да кеше акча ягыннан авыр хәлгә эләгергә мөмкин. Мәсәлән, Кушма Штатларда пенсия яшенә җиткән күп кешеләр кабат эшкә урнашырга мәҗбүр, чөнки аларга пенсия бирелми. Дәвалану гаиләнең җыелган бар акчасын «йотарга» мөмкин. «Дәвалану өчен күп акча түләргә тиеш булган кешеләр минем янга киңәш сорап килгәч йөрәгем әрни башлый,— дип әйтә бер юрисконсульт.— Мин еш кына аларга: „Сезгә йортыгызны сатарга туры киләчәк“,— дип әйтергә мәҗбүр». Әмма акча турында кайгырмыйча яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар һәрвакыт бәхетле тормыш алып барамы?

Кайбер кешеләрнең тормышлары атаклы композитор Ричард Роджерс тормышына охшаш. Аның турында бер тапкыр болай дип әйтелгән булган: «Кешеләргә шулхәтле күп рәхәтлек һәм бәхет китергән кеше юктыр». Аның җырлары башкаларга зур рәхәтлек китерсә дә, ул үзе вакыт-вакыт депрессиядән интеккән. Күп кешеләр бай һәм данлы булырга тели, ә Роджерсның даны да, байлыгы да булган. Әмма бу аңа бәхет китергәнме? Бер биограф болай дип яза: «[Роджерс] эшендә һәрвакыт уңышлы иде һәм бай тормыш алып барды. Ике тапкыр Пулицер премиясен алды. Әмма ул бәхетсез кеше иде һәм гомере буе диярлек депрессия белән интекте».

Шулай итеп бәхет байлык белән үлчәнә дип уйлау үзеңне алдау гына. «Глоб энд мейл» (Канада, Торонто) газетасы репортеры күп кенә бай кешеләр «берүзләре генә яши һәм максатсыз тормыш» алып бара дип язган. Бер финанс консультанты сүзләре буенча, бай әти-әниләр үз балаларын акчага һәм кыйбатлы бүләкләргә күмгәндә, «балаларының күңелләренә үскәч еш кына кайгы-хәсрәт китерәчәк орлык чәчәләр».

Бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк соң?

Чәчәк матур итеп атсын өчен аңа яхшы туфрак, вакытында су һәм тиешле һава торышы кирәк. Ә галимнәрнең сүзләре буенча, кеше бәхетле булсын өчен аңа яхшы сәламәтлек, кызык эш, җитәрлек ризык, тиешле яшәү урыны, кием, иҗади планнарыңны үтәү һәм чын дуслар кирәк.

Сез дә моның барысы чыннан да кирәк дип ризалашырсыз. Әмма бәхетле булыр өчен тагын бер нәрсә кирәк. Бу Йәһвә исемле «мөбарәк Аллаһы» турында белем (1 Тимутегә 1:11). Ничек бу белем ярдәм итә? Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез, ул безгә бәхетле булу сәләтен биргән. Шуңа күрә ул безне нәрсә чыннан да бәхетле итә икәнен белә. Чираттагы мәкаләдән ничек Аллаһы бар кешеләргә чын бәхетле тормыш алып барырга булыша икәнен күрербез.

[3 биттәге иллюстрация]

© Gideon Mendel/CORBIS

[4 биттәге иллюстрация]

Бәхет чәчәк кебек: ул үссен өчен тиешле шартлар кирәк