Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз

Яшьләр, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз

«Кемгә хезмәт итәргә икәнен хәзер сайлагыз» (ЕШУА 24:15).

1, 2. Христиан дөньясында Изге Язмаларга каршы килгән суга чумдырылуның нинди төрләре киң таралган?

БАЛАЛАР «Мәсих турында белем алырга сәләтле булгач, мәсихчеләр булсын». Бу сүзләрне б. э. II гасыры ахырында Тертуллиан исемле язучы язган. Ул яшәгән көннәрдә мөртәтлек юлына баскан христианнар арасында сабыйларны суга чумдыру тарала башлаган. Тертуллиан моны дөрес түгел дип санаган. Августинның моңа карашы Тертуллиан карашыннан һәм Изге Язмаларда әйтелгәннән аерылып торган. суга чумдырылу йоласы беренче кеше кылган гөнаһ калдырган тапны юып төшерә һәм суга чумдырылу үтмәгән сабыйлар тәмугка эләгә дип санаган Августин. Моның аркасында сабыйларны тугач та озакка сузмыйча суга чумдыра башлаганнар.

2 Күп кенә христиан конфессияләрендә әле дә яңа туган сабыйларны суга чумдыралар. Өстәвенә, гасырлар дәвамында үзләрен христиан дип атаган илләрнең хакимнәре һәм дини җитәкчеләре яулап алынган «мәҗүси халыкларны» мәҗбүриләп суга чумдырганнар. Әмма сабыйларны, шул исәптән мәҗбүриләп башкаларны да суга чумдыру Изге Язмаларга нигезләнмәгән.

Бүген беркем дә Аллаһыга багышланган булып тумый

3, 4. Мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән балаларга үз теләкләре белән Аллаһыга багышланырга нәрсә булышачак?

3 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: гаиләдә әти-әнинең хәтта берсе генә хак Аллаһыга хезмәт итә икән, ул чакта Аллаһы балаларны изге дип саный (1 Көринтлеләргә 7:14). Андый балаларны Аллаһыга багышланган хезмәтчеләр дип санап буламы? Юк. Әмма алар мәсихчеләр гаиләсендә үсә икән, аларга бирелгән тәрбия соңрак аларны үз теләкләре белән Йәһвәгә багышланырга дәртләндерергә мөмкин. Акыллы Сөләйман патша болай дип язган: «Улым! Атаң нәсыйхәтен тыңла һәм анаң васыйәтен кире какма... Йөрер юлларыңда алар сиңа туры юнәлеш күрсәтерләр; йокларга яткач, сине саклап торырлар; уянгач, синең белән дустанә әңгәмә корырлар. Чөнки нәсыйхәт — ул чырагъ, вәсыйәт — яктылык һәм гыйбрәтле үгет сүзләре — тормышка юлдыр» (Гыйбрәтле сүзләр 6:20—23).

4 Мәсихче әти-әнинең үз баласына биргән җитәкчелеге, бала аның буенча яшәсә, аның өчен яклау булырга мөмкин. «Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын кайгы-хәсрәткә батырыр»; «И улым, тыңла һәм зирәк бул, күңелеңне хак юлга юнәлдер»,— дигән Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 10:1; 23:19). Балалар, әти-әниегез биргән тәрбия сезгә файда китерсен өчен, аларны тыңларга, киңәшләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен кабул итәргә кирәк. Сезгә акыл тумыштан бирелмәгән, әмма сез акыллы була аласыз һәм сез үз теләгегез белән тормышка алып баручы юл белән бара аласыз.

Нәрсә ул «үгет-нәсыйхәт»?

5. Паул балаларга һәм аталарга нинди киңәш биргән?

5 Рәсүл Паул болай дип язган: «Балалар, ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чөнки бу шулай булырга тиеш. „Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит“ — бу Аллаһының вәгъдә өстәп бирелгән беренче әмере... Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфеслеләргә 6:1—4).

6, 7. Балаларны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләү дигән сүзләр нәрсә аңлата һәм ни өчен бу сүзләр әти-әниләр балаларга карата гаделсез эш итә дигәнне аңлатмый?

6 Мәсихче ата-аналар үз балаларын «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләгәндә, бу балаларга карата гаделсез эш итү дигәнне аңлатамы? Юк. Әти-әниләр балаларын үзләре дөрес һәм файдалы дип санаган нәрсәләргә өйрәткәндә, аларны гаепләп буламы? Атеистлар үз балаларын Аллаһы юк дип өйрәтә, һәм беркем дә аларны хөкем итми. Католик яки православие динен тоткан әти-әниләр үз балаларын үз диннәре өйрәткәнчә тәрбиялиләр, һәм беркем дә алар дөрес эшләми дип әйтми. Шулай ук Йәһвә Шаһитләре үз балаларында төп хакыйкатьләргә һәм әхлакый принципларга Йәһвә карашын үстергәндә, алар үз балаларына карата гаделсез эш итә дип кем әйтә ала?

7 Бер сүзлек буенча, Эфеслеләргә 6:4 тә «үгет-нәсыйхәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тәрбия бирү дигәнне аңлата. Аның максаты — «дөрес булмаган фикер йөртүне төзәтү һәм рухи карашны яхшырту» («Theological Dictionary of the New Testament»). Ә бала яшьтәшләренең басымына бирешеп һәм алар кебек булырга теләп, әти-әнисен тыңламаса, нәрсә эшләргә? Кем балага начар яктан тәэсир итә: яшьтәшләре яки әти-әнисеме? Яшьтәшләре яшүсмерне наркотиклар кулланырга, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчәргә яки әхлаксыз эшләргә тартканда, үз баласын төзәтергә теләгән һәм мондый тәртип кайсы яктан зыянлы икәнен аңлаткан әти-әниләрне тәнкыйтьләү дөрес булырмы?

8. Ничек Тимуте «инанган» булган?

8 Рәсүл Паул яшь Тимутегә болай дип язган: «Нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең. Шуның өстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсең. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала» (2 Тимутегә 3:14, 15). Балачактан ук Тимутенең әнисе һәм әбисе Изге Язманы кулланып аңарда Аллаһыга нык иман үстергәннәр (Рәсүлләр 16:1; 2 Тимутегә 1:5). Соңрак, мәсихчеләр булып киткәч, алар Тимутене мәсихче булырга мәҗбүр итмәгән, ләкин аңа, Изге Язмадан ышанычлы дәлилләр китереп, бу юлның дөрес булуына инанырга ярдәм иткәннәр.

Йәһвә сине сайларга чакыра

9. а) Йәһвә кешеләргә нәрсә биргән һәм ни өчен? б) Ничек Аллаһының бердәнбер Улы үз ихтыяр иреген кулланган?

9 Йәһвә кешеләрне, алар ул теләгәнне генә эшләсен өчен, робот итеп ясый алыр иде. Әмма ул аларга ихтыяр иреген биргән. Аллаһы безнең аңа үз теләгебез белән хезмәт итүебезне тели. Без — яшьләр дә, картлар да — аңа ярату белән хезмәт иткәндә, ул шатлана. Йәһвәнең бердәнбер Улы аның ихтыярына теләп буйсына һәм бу яктан иң яхшы үрнәк бирә. Аның турында Йәһвә: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— дигән (Маттай 3:17). Бердәнбер Угыл Атасына болай дип әйткән: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәдхия 39:9; Еврейләргә 10:9, 10).

10. Йәһвә аңа яраклы итеп хезмәт итәргә теләгән кешеләрдән нәрсә көтә?

10 Йәһвә үз Улының җитәкчелеге астында хезмәт иткән кешеләр Аның ихтыярына да теләп буйсынырлар дип көтә. Мәдхия җырлаучы алдан болай дип әйткән: «Куәтеңне күрсәтер көнне, Синең халкың изгеләрнең яктысы алдында әзер; Синең яшьлегең чыгы Синең чәчәк атуың булды» (Мәдхия 109:3). Йәһвәнең тулаем бар оешмасы — күктәге һәм җирдәге өлеше — ярату белән Аллаһы ихтыярына буйсына.

11. Мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән балаларга нинди сайлау ясарга кирәк?

11 Шуңа күрә сез, балалар, шуны аңларга тиеш: әти-әниегез дә, җыелыш өлкәннәре дә сезне суга чумдырылу үтәргә мәҗбүр итәргә җыенмый. Йәһвәгә хезмәт итү теләге сезнең үзегездә булырга тиеш. Ешуа исраиллеләргә болай дигән: «Аңа [Йәһвәгә] сафлыкта һәм эчкерсез хезмәт итегез... Кемгә хезмәт итәргә икәнен хәзер сайлагыз» (Ешуа 24:14—22). Йәһвәгә багышлану һәм аның ихтыярын үтәү — мондый карарны, яшьләр, сез үзегез кабул итәргә тиеш.

Җаваплылыкны үз өстеңә алу

12. а) Әти-әниләр үз балаларын өйрәтә ала, әмма алар өчен нәрсә эшли алмый? б) Кайчан балалар Йәһвә алдында үз карарлары өчен җаваплы була башлый?

12 Яшьләр, әти-әниегезнең Аллаһыга тугрылыгы һәрвакытта сезнең өчен яклау булмаячак. Бер вакыт сез андый яклаусыз калырсыз (1 Көринтлеләргә 7:14). «Кем дә кем дөресен эшләргә кирәклекне белеп тә, алай эшләми икән, бу вакытта гөнаһ кылган була»,— дип язган шәкерт Ягъкуб (Ягъкуб 4:17). Әти-әниләр үз балалары өчен Аллаһыга хезмәт итә алмый, нәкъ шулай ук балалар да әти-әниләре өчен Аллаһыга хезмәт итә алмый (Йәзәкил 18:20). Сездә Йәһвә хакында һәм аның ниятләре турында белем бармы? Рухи нәрсәләрне аңлыйсызмы һәм Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләрегез бармы? Сез инде шундый яшькә җиткәнме? Әгәр бу сорауларга: «Әйе»,— дип җавап бирәсез икән, ул чакта болай дип әйтеп була: сез Аллаһыга хезмәт итәргә әзер, Аллаһы сезне мондый карар кабул итәргә җитлеккән дип саный.

13. Суга чумдырылу үтмәгән яшьләр үзләренә нинди сораулар бирә ала?

13 Әйтик, син әле суга чумдырылу үтмәгән, сине Йәһвәгә иман иткән әти-әни тәрбияли, син мәсихчеләр җыелышына йөрисең һәм син хәтта Патшалык турындагы вәгазьдә катнашасың. Ул чакта үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен мин моның барысын эшлим? Җыелышларга һәм вәгазьгә әти-әни кушканга яки Йәһвәгә яраклы булыр өчен йөримме?» Син «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен» аңладыңмы? (Римлыларга 12:2).

Суга чумдырылу белән озакка сузарга кирәкме?

14. Изге Язмалардан алынган нинди мисаллар җитди сәбәпләр булмаса, суга чумдырылу белән тоткарланып торырга кирәкми икәнен күрсәтә?

14 Хәбәш түрәсе яхшы хәбәрне сөйләүче Филиптән: «Чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дип сораган. Ул яңа гына Гайсәнең Мәсих икәнлеген белгән. Ләкин аның Изге Язмадан яхшы белемнәре булганга, ул шуны аңлаган: ул Йәһвәгә мәсихчеләр җыелышының әгъзасы булып хезмәт итәчәген тоткарланмыйча күрсәтергә тиеш. Бу аңа зур шатлык китергән (Рәсүлләр 8:26—39). «Паул сөйләгән сүзләргә Раббы» Лудия исемле хатынның «йөрәген ачкан», һәм ул үзе һәм өендәгеләре озакка сузмыйча суга чумдырылу үткәннәр (Рәсүлләр 16:14, 15). Паул һәм Силас Филиппуйдагы зиндан каравылчысына «Раббы хакындагы сүзне вәгазьләгәч», «шундук ул үзе һәм өендәгеләр барысы да чумдырылу йоласын үттеләр» (Рәсүлләр 16:25—34). Син Йәһвә хакында һәм аның ихтыяры турында төп хакыйкатьләрне беләсеңме һәм аның ихтыярын үтәргә телисеңме? Сине җыелышта яхшы кеше дип саныйлармы һәм син җыелышка регуляр рәвештә йөрисеңме һәм Патшалык турында вәгазьдә катнашасыңмы? Әгәр бу сорауларга: «Әйе»,— дип җавап бирәсең икән, ул чакта ни өчен суга чумдырылу үтмәскә? (Маттай 28:19, 20).

15, 16. а) Нинди хаталы карашлар аркасында яшьләр суга чумдырылу белән озакка сузарга мөмкин? б) Ничек багышлану һәм суга чумдырылу яшьләр өчен яклау булып тора?

15 Ни өчен син суга чумдырылу белән озакка сузасың? Син берәр начар эш эшләсәң, сине җавапка тартырлар дип куркасыңмы? Әгәр андый курку бар икән, мондый сорау турында уйлап кара: син авариягә эләгүдән куркып, машина йөртүгә рөхсәт бирүче документ алудан баш тартыр идеңме? Әлбәттә, юк! Нәкъ шулай ук, кирәкле таләпләргә туры киләсең икән, суга чумдырылу белән озакка сузма. Шунсын әйтергә кирәк: син Йәһвәгә үз тормышыңны багышлап, аңа аның ихтыярын үтәргә вәгъдә бирсәң, синдә начар эш эшләү вәсвәсәсенә бирешмәскә тагы да көчлерәк сәбәп булачак (Филиппуйлыларга 4:13). Балалар, әгәр сез суга чумдырылу үтмәгәнсез икән, сез Йәһвә алдында җаваплы түгел дип уйламагыз. Үз эшләрегез өчен җаваплы булу яшенә җиткәч, сез, суга чумдырылу үткәнме яки үтмәгәнме, Йәһвә алдында үз эшләрегез өчен үзегез җавап бирәсез (Римлыларга 14:11, 12).

16 Төрле илләрдә яшәүче күп Йәһвә Шаһите яшь чакта суга чумдырылу үтү аларга бик зур ярдәм бирде дип әйтә. Көнбатыш Европаның бер илендә яшәүче 23 яшьлек Йәһвә Шаһите 13 яшендә суга чумдырылу үткән һәм бу аңа «яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән качарга» булышкан (2 Тимутегә 2:22). Әле яшүсмер чагында ул үзенә Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәргә максат куйган. Бүген ул Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында шатлык белән хезмәт итә. Йәһвәгә хезмәтне сайлаган бар яшьләрне, шул исәптән сине дә, мул фатихалар көтә.

17. Тормышның нинди өлкәләрендә «Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенергә» кирәк?

17 Багышлану һәм суга чумдырылу үтү — бу яңа тормыш башлау. Без бар эшләребездә дә Йәһвә ихтыярын исәпкә алып яши башлыйбыз. Үз багышлануың буенча яшәү — бу шулай ук вакытны «дөрес файдалану». Ничек без моны эшли алабыз? Без вакытыбызны, бәлки, берәр файдасыз эшкә багышлар идек, әмма хәзер, Аллаһыга багышлангач, без аны Изге Язмаларны тирән өйрәнер өчен, җыелышларга регуляр рәвештә йөрер өчен һәм ашкынып «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» таратыр өчен кулланабыз (Эфеслеләргә 5:15, 16; Маттай 24:14). Йәһвәгә багышлану һәм аның ихтыярын үтәргә теләк тормышыбызның һәр өлкәсенә, шул исәптән ничек ял итәбез, ничек ашау-эчүләребез үтә, нинди музыка тыңлыйбыз — моның барысына яхшы яктан тәэсир итә. Яхшы ял итү төрен сайлыйк, ул безгә мәңге рәхәтлек китерә алачак. Меңләгән шатлыклы яшь мәсихче «Раббы ихтыярына» каршы булмаган күп күңел ачу төрләре бар дип әйтә (Эфеслеләргә 5:17—19).

«Без синең белән барабыз»

18. Яшьләр үзләренә нинди сораулар бирергә тиеш?

18 Б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә кадәр Йәһвәнең җирдә оештырылган халкы булган. Ул аны үзенә гыйбадәт кылыр өчен сайлаган, һәм ул халык аның шаһитләре булып хезмәт итәргә тиеш булган (Ишагыйя 43:12). Яшь исраиллеләр бу халыкта туганга аның өлеше булып киткәннәр. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәһвәнең җирдә яңа халкы, рухи Исраил, «Үз халкы» туган (1 Петер 2:9, 10; Рәсүлләр 15:14; Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә). Рәсүл Паул Гайсә Мәсих «Үзе өчен» «ашкынып торучы үзенчәлекле халыкны» чистартты дип әйткән (Титуска 2:14). Сез, яшьләр, бу халыкны кайдан табарга икәнен үзегез хәл итә аласыз. Нинди халык бүген Изге Язмалар принциплары буенча яши, Йәһвәнең тугры шәкертләре булып хезмәт итә, аның Патшалыгын кешелек өчен бердәнбер өмет дип игълан итә һәм «тәкъва, хакыйкатьне саклый»? (Ишагыйя 26:2—4). Христиан дөньясының чиркәүләренә йөрүчеләргә һәм башка дин кешеләренә игътибар итегез. Аларның тәртипләрен Изге Язмаларда Аллаһының чын хезмәтчеләренә бирелгән таләпләр белән чагыштырыгыз.

19. Бөтен җир шары буенча яшәгән миллионлаган кеше нәрсәгә инанган?

19 Бөтен җир шары буенча миллионлаган кеше, шул исәптән яшьләр, «тәкъва... халык» — бу Йәһвә Шаһитләренең майланган калдыгы икәненә инанган, һәм алар бу рухи исраиллеләргә: «Без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Аллаһы икәнен ишеттек»,— дип әйтәләр (Зәкәрия 8:23). Яшьләр, без сезнең Аллаһы халкына кушылуыгыз өчен, сезнең андый карарга килүегез өчен дога кылабыз һәм шулай эшләрсез дип чын күңелдән өметләнәбез. Шулай эшләп, сез «яшәү сайлыйсыз» — Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньядагы мәңгелек тормышны сайлыйсыз (Канун 30:15—20; 2 Петер 3:11—13).

Кабатлау

• Нәрсә ул «үгет-нәсыйхәт»?

• Йәһвә нинди хезмәтне хуплый?

• Мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән балаларга бүген нинди сайлау ясарга кирәк?

• Җитди сәбәпләр булмаса, ни өчен суга чумдырылу белән озакка сузмаска кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге иллюстрация]

Син кемне тыңларсың?

[28 биттәге иллюстрация]

Ничек багышлану һәм суга чумдырылу сине яклый ала?

[31 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылу үтәргә сиңа нәрсә комачаулый?