Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Акыллы бул — Аллаһыдан курык!

Акыллы бул — Аллаһыдан курык!

Акыллы бул — Аллаһыдан курык!

«Зирәклекнең башы — Раббыдан курку» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 9:10).

1. Ни өчен күп кешеләргә Аллаһыдан курку нәрсә аңлата икәнен аңлау авыр?

КАЙЧАНДЫР кеше турында: «Ул Аллаһыдан курка»,— дип әйтү мактау дип саналган. Бүген исә күп кешеләр Аллаһыдан куркып яшәү — бу әби-бабалар кебек яшәү дип саный һәм аларга Аллаһыдан курку нәрсә аңлата икәнен аңлау авыр. «Аллаһы мәхәббәт икән,— дип әйтергә мөмкин алар,— ни өчен без аңардан куркырга тиеш?» Алар өчен курку — кешене көчсез калдыра торган начар хис. Әмма Аллаһыдан чын курку бу күпкә киңрәк аңлатма һәм бу хис кенә түгел. Без моны мәкаләне карап чыккач күрербез.

2, 3. Аллаһыдан чын курку нәрсә аңлата?

2 Изге Язмаларда Аллаһыдан курку яхшы сыйфат итеп күрсәтелә (Ишагыйя 11:3). Аллаһыдан курку — аны тирән ихтирам итү, аңа зур хөрмәт күрсәтү, аны рәнҗетмәскә көчле теләк (Мәдхия 113:19). Бу шулай ук Аллаһы биргән әхлакый принципларны танып яшәү. Аллаһыдан курку — бу Аллаһы карашы буенча яхшы һәм начар булганны шулай ук яхшы һәм начар дип санап яшәргә теләк. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «[Файда китерүче андый курку] Аллаһыга карата тирән хисне күрсәтә, һәм бу [хис] үзеңне акыллы тотарга һәм һәртөрле явызлыктан качарга дәртләндерә». Аллаһы Сүзендә: «Зирәклекнең башы — Раббыдан курку»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 9:10).

3 Аллаһыдан курку кеше тормышының күп яклары белән бәйле. Ул үзе белән акыллылык кына түгел, шулай ук шатлык, тынычлык, уңышлар, озын гомер, өмет, инанганлык һәм ышаныч алып килә (Мәдхия 2:11; Гыйбрәтле сүзләр 1:7; 10:27; 14:26; 22:4; 23:17, 18; Рәсүлләр 9:31). Ул иман һәм мәхәббәт белән тыгыз бәйле. Ул Аллаһы һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә кагыла (Канун 10:12; Әюб 6:14; Еврейләргә 11:7). Аллаһыдан курку — бу шулай ук күктәге Атабыз безнең турыда кайгырта һәм гөнаһларыбызны кичерергә әзер икәненә нык ышаныч (Мәдхия 129:4). Үз гөнаһларында тәүбә итмәгән кешеләргә генә Аллаһы каршында калтырап торырга сәбәп бар * (Еврейләргә 10:26—31).

Ничек Йәһвәдән куркырга өйрәнергә

4. Нәрсә безгә Йәһвәдән куркып яшәргә өйрәнергә булышачак?

4 Акыллы карарлар кабул итәр өчен һәм Аллаһыдан фатихалар алыр өчен, Аллаһыдан курку кирәк, шуңа күрә Йәһвәдән тиешенчә куркырга өйрәнергә кирәк (Канун 17:19). Ничек? Изге Язмаларда «безгә нәсыйхәт бирү өчен» Аллаһыдан куркып яшәгән ир-атлар һәм хатыннарның күп мисаллары китерелә (Римлыларга 15:4). Аллаһыдан курку чыннан да нәрсә аңлата икәнен аңлар өчен, бу мисалларның берсен — борынгы Исраил патшасы Давыт мисалын карап чыгыйк.

5. Ничек сарыкларны көтү Давытка Йәһвәдән куркырга өйрәнергә булышкан?

5 Исраилнең беренче патшасы Шаул Аллаһыга караганда күбрәк кешеләрдән куркып яшәгән һәм Йәһвә аны моның өчен кире каккан (1 Патшалык 15:24—26). Ә Давытның тормышы һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре аның чыннан да Аллаһыдан куркып яшәгәнен күрсәткән. Ул яшь чактан ук әтисенең көтүләрен көткән (1 Патшалык 16:11). Төннәр буе йолдызлы күкләрне күзәтү яшь көтүчегә Йәһвәдән куркырга өйрәнергә булышкан. Давыт Галәмнең кечкенә генә өлешен күрә алган, шулай да ул дөрес нәтиҗәгә килгән: Аллаһы безнең хөрмәт итүгә һәм гыйбадәт кылуга лаек. «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың, һәм адәм улы ни? Син аңар да изгелек итәсең»,— дип язган соңрак Давыт (Мәдхия 8:4, 5).

6. Давыт Йәһвә бөеклеген аңлагач нәрсә хис иткән?

6 Давыт гаять зур йолдызлы күкне үзе белән чагыштырган һәм бу аңа бик нык тәэсир иткән. Әмма ул курыкмаган, киресенчә, ул Йәһвәне мактап җырларга теләк сизгән: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора» (Мәдхия 18:2). Андый хөрмәт уята торган курку Давытны Йәһвәгә якынлаштырган, аңарда Аллаһының камил юлларын белеп яшәргә теләк уяткан. «Син бөек; һәм могҗизалар кыласың; Син, Аллам, бердәнбер. Әй Раббы, мине Үз юлыңа бастыр, һәм мин Синең чынлыгыңда йөрермен, исемеңнән куркып, күңелем сөенсен әле»,— дип җырлаганда, Давытның нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китерегез (Мәдхия 85:10, 11).

7. Ничек Аллаһыдан курку Давытка Голиафны җиңәргә булышкан?

7 Филистиләр Исраил җирләренә кергәч, аларның иң көчле сугышчысы — өч метрлык Голиаф исраиллеләрдән көлә башлаган: ул аларның берәрсен үзе белән сугышырга чакырган, һәм исраилле аны җиңсә, филистиләр исраиллеләргә хезмәт итәчәк дигән (1 Патшалык 17:4—10). Шаул һәм аның сугышчылары курыкса да, Давыт курыкмаган. Ул Йәһвәдән генә куркырга кирәк һәм кешедән, ул нинди генә көчле булмасын, куркырга кирәкми икәнен белгән. «Мин сиңа каршы Гаскәрләр иясе Ходай исеме белән барам,— дигән Давыт Голиафка,— һәм барлык бу кешеләр шуны белер: Ходай коткарганда, моны кылыч һәм сөңге белән эшләми, чөнки бу Ходай сугышы». Йәһвә Давытка булышкан һәм Давыт таш ату коралы һәм бер таш белән әзмәверне җиңгән (1 Патшалык 17:45—47).

8. Аллаһыдан куркып яшәгән кешеләрнең мисалларыннан без нинди сабак алабыз?

8 Бәлки, безгә дә, Давытка кебек, авыр хәлләргә эләгергә һәм куркыныч дошманнар белән очрашырга туры киләдер. Безгә нәрсә эшләргә? Борынгы заманда Давыт белән Аллаһының башка тугры хезмәтчеләренә авырлыкларны җиңәргә Аллаһыдан курку булышкан. Безгә дә бу ярдәм итә ала. Бу курку кешеләрдән куркуны җиңә ала. Аллаһының тугры хезмәтчесе Нихами дошманнарның басымын кичергән исраиллеләргә: «Алардан курыкмагыз; бөек һәм куркыныч Ходайны истә тотыгыз»,— дип әйткән (Нихами 4:14). Йәһвә ярдәме белән Давыт, Нихами һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре Йәһвә биргән эшләрне уңышлы гына тәмамлап чыкканнар. Аллаһыдан куркып яшәсәк, безне дә фатихалар көтә.

Аллаһыдан курку һәм авырлыкларны чишү

9. Нинди хәлләргә эләккәндә, Давыт Аллаһыдан курку күрсәткән?

9 Голиафны җиңгәннән соң Йәһвә Давытка башка җиңүләр дә биргән. Әмма Шаул көнләшеп, Давытны үтерергә ниятләгән. Башта ул моны ачуы чыкканда, аннан соң хәйлә корып һәм ахыр чиктә гаскәрләрне кулланып эшләргә тырышкан. Йәһвә Давытны патша булачагына ышандырса да, аңа берничә ел яшеренеп, сугышларда катнашып, бу вакытның килүен көтәргә туры килгән. Моның барысы аша үтеп, Давыт чын Аллаһыдан курыкканын күрсәткән (1 Патшалык 18:9, 11, 17; 24:3).

10. Ничек Давыт куркыныч хәлгә эләккәндә, Аллаһыдан куркып яши икәнен күрсәткән?

10 Бер тапкыр Давыт сыену урыны эзләп, филистиләрнең Геф шәһәренең патшасы Анхус янына барган. Бу шәһәрдә кайчандыр Голиаф яшәгән (1 Патшалык 21:10—15). Патша хезмәтчеләре Давытны дошман дип таныган һәм моның турында Анхуска әйткәннәр. Бу куркыныч хәлгә эләгеп, Давыт нәрсә эшләгән? Ул ялварып Йәһвәгә дога кылган (Мәдхия 55:2—5, 12—14). Давыт, тиле булып кыланып, исән калса да, чынлыкта аны Йәһвә коткарган икәнен белгән: Аллаһы аның тырышлыкларын фатихалаган. Давытның бөтен йөрәге белән Йәһвәгә таянганы һәм аңа ышанганы аның чыннан да Аллаһыдан куркып яшәгәнен күрсәткән (Мәдхия 33:5—7, 10—12).

11. Ничек без, Давыт кебек, сынаулар кичергәндә Аллаһыдан куркып яшәгәнебезне күрсәтә алабыз?

11 Аллаһының авыр вакытларда ярдәм итәчәкмен дигән вәгъдәсенә ышанып, без, Давыт кебек, Аллаһыдан куркып яшәгәнебезне күрсәтә алабыз. «Юлыңны Ходайга күрсәтеп тор, Аңа өметлән, Ул булдырып җиткерер»,— дигән Давыт (Мәдхия 36:5). Бу без үз авырлыкларыбызны Йәһвә өстенә салабыз да һәм ул безнең өчен барысын эшләр дип көтеп, үзебез бернәрсә дә эшләмибез дигәнне аңлатмый, юк. Аллаһыга дога кылганнан соң, Давыт эшсез утырмаган. Аллаһы биргән көчен һәм акылын кулланып, ул авырлыкларны чишәр өчен көч куйган. Әмма Давыт шуны да белгән: кеше үз тырышлыклары белән генә уңышлы булмаячак. Безгә дә шулай ук эшләргә кирәк. Көчебездән килгәнне эшләп, без калганын Йәһвәгә тапшырырга тиеш. Ә еш кына безгә барысын Йәһвәгә тапшырырга туры килә. Нәкъ андый хәлләрдә безнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребезнең тирәнлеге, никадәр без аңардан нык куркабыз икәне күренә. «Ходайның сере [«Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр», ЯД] Аннан куркучыларга»,— дип язган Давыт (Мәдхия 24:14). Аның чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре безгә таяныч була ала.

12. Ни өчен догаларыбызга карашыбыз җитди булырга тиеш, һәм нинди караштан без качарга тиеш?

12 Шуңа күрә дога кылуга һәм Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребезгә карашыбыз җитди булырга тиеш. Йәһвәгә дога кылганда, без аның «барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына» ышанырга тиеш (Еврейләргә 11:6; Ягъкуб 1:5—8). Һәм ул безгә ярдәм иткәндә, безгә, рәсүл Паул киңәше буенча, рәхмәтле булырга кирәк (Көлессәйлеләргә 3:15, 17). Бер тәҗрибәле майланган мәсихче болай дип әйткән: «Кайбер кешеләр өчен Аллаһы „күктәге хезмәтче“ сыман. Алар Аллаһы аларның теләкләрен, аңа әйтү белән, шунда ук үтәргә тиеш дип саный. Ә теләкләре үтәлгәннән соң, алар аның читтә торуын тели». Без андый кешеләргә охшаш булмыйк. Аларның андый карашы шуны күрсәтә: аларга Аллаһыдан курку җитми.

Кешеләр Аллаһыдан курку югалтканда

13. Кайчан Давыт Аллаһы законына тиешле хөрмәт күрсәтмәгән?

13 Давыт авырлыклар кичергәндә Йәһвә аңа ярдәм иткән, һәм бу Давытның Аллаһыдан куркуын тагын да көчлерәк иткән һәм аңа ышанычын ныгыткан (Мәдхия 30:23—25). Әмма өч очракта Давыт Аллаһыдан куркуын югалткан һәм бу җитди нәтиҗәләргә китергән. Беренче очракта ул килешү сандыгын арбага куеп Иерусалимга күчерергә кушкан, әмма Аллаһы Кануны буенча аны җилкәләрендә левиләр алып барырга тиеш булган. Арба белән идарә иткән Оза, килешү сандыгын рәтлим дип, аңа кагылган һәм «үзен хөрмәтсез тотканы» өчен үлгән. Оза җитди гөнаһ эшләгән, ләкин ахыр чиктә Давыт гаепле булган, чөнки ул Аллаһы законына тиешле хөрмәт күрсәтмәгән. Аллаһыдан курку бу аның күрсәтмәләре буенча эш итүне аңлата (2 Патшалык 6:2—9; Саннар 4:15; 7:9).

14. Давыт исраиллеләрне санап чыккач, моның нәтиҗәсе нинди булган?

14 Соңрак Давыт, Шайтан йогынтысына бирелеп, сугышка яраклы исраиллеләрне санап чыккан (1 Паралипоменон 21:1). Бу очрак Давытның вакытлыча Йәһвәдән куркуын югалтканын күрсәткән һәм нәтиҗәдә 70 000 кеше һәлак булган. Давыт Йәһвә алдында тәүбә итсә дә, ул үзе һәм халык зур зыян күргән (2 Патшалык 24:1—16).

15. Давытның зина кылуына нәрсә сәбәп булган?

15 Давыт тагын бер очракта вакытлыча Аллаһыдан куркуын югалткан. Һәм бу аны Үрия хатыны Бирсәбия белән гөнаһ кылуга китергән. Давыт зина кылу һәм хәтта чит хатынны теләү дә явызлык икәнен белгән (Чыгыш 20:14, 17). Давыт Бирсәбиянең суда коенуын карап торган, һәм бу гөнаһ кылуга китергән. Аллаһыдан тиешле курку Давытны шунда ук күзләрен читкә борырга һәм Бирсәбия турында башка уйламаска этәрергә тиеш булган. Әмма Давыт, күрәсең, җенси теләге Аллаһыдан куркуыннан көчлерәк булганчы каравын дәвам иткән (Маттай 5:28; 2 Патшалык 11:1—4). Давыт шуны оныткан: Йәһвә аның бар тормышында турыдан-туры катнаша (Мәдхия 138:1—7).

16. Давыт гөнаһының нәтиҗәләре нинди булган?

16 Бирсәбия Давыт белән зина кылудан угыл таба. Моннан соң күп тә үтми, Йәһвә Давыт янына, аны фаш итәр өчен, үз пәйгамбәрен Натанны җибәрә. Аңга килгәч, Давыт яңадан Аллаһыдан курка башлый һәм тәүбә итә. Ул Йәһвәдән аны калдырмаска һәм аңардан үзенең изге рухын алмаска сорый (Мәдхия 50:9, 13). Йәһвә Давытны кичерә һәм аның җәзасын җиңеләйтә, әмма гөнаһ китергән начар нәтиҗәләрдән якламый. Давыт улы үлә, ә гаиләсе авырлыклар һәм бәхетсезлек белән очрашып тора. Әйе, Аллаһыдан куркуны югалту бик кыйбатка төшә! (2 Патшалык 12:10—14; 13:10—14; 15:14).

17. Гөнаһлы тәртипнең нәтиҗәләрен күрсәтүче мисал китерегез.

17 Әхлак турында сүз барганда, Аллаһыдан куркуны югалту җитди, озак вакыт беленеп торачак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бер яшь хатынның ире, мәсихче, чит илдә эшләгәндә аңа хыянәт иткән. Хатын моның турында белгәч, бу аңа нинди зур кайгы китергәнен күз алдына китереп кенә карагыз. Мондый хыянәт аны тетрәндергән һәм ул йөзен каплап, каты елаган. Бу иргә, хатыны аңа кабат ышана һәм аны хөрмәт итә башласын өчен, күпме көч һәм вакыт кирәк булачак? Аллаһыдан тиешле курку булса, андый аяныч нәтиҗәләрдән качып була (1 Көринтлеләргә 6:18).

Аллаһыдан курку гөнаһ кылудан саклый

18. Шайтанның максаты нинди, һәм ул йогынты ясар өчен нәрсә куллана?

18 Шайтан бу дөньядагы әхлакны бик тиз бозып бара, ул аеруча чын мәсихчеләрне азгын тәртипкә тартырга тырыша. Моның өчен ул безнең йөрәгебезгә һәм акылыбызга турыдан-туры — сизү органнары, аеруча колаклар һәм күзләр аша йогынты ясарга тырыша (Эфеслеләргә 4:17—19). Көтмәгәндә оятсыз күренеш күргәндә, оятсыз сүзләр ишеткәндә яки әхлаксыз кешеләр белән очрашканда, син үзеңне ничек тотарсың?

19. Ничек Аллаһыдан курку бер мәсихчегә гөнаһ кылудан качарга булышкан?

19 Европада яшәүче Андре * мисалын карап чыгыйк. Ул мәсихче өлкән булып хезмәт итә, аның хатыны һәм балалары бар. Үзе ул табиб булып эшли. Хастаханәдә төнлә эшләгәндә, аның хезмәттәшләре, хатын-кызлар, аның мендәренә йөрәк төшерелгән кыска гына язулар калдырганнар. Анда алар аңа җенси якынлык кылырга тәкъдим ясаган. Ул бу тәкъдимнәрне бер дә икеләнмичә кире каккан. Ул шулай ук, үзен андый бәйләнүләрдән яклар өчен, башка эшкә күчкән. Аллаһыдан куркып яшәү акыллы һәм фатихалар китерә. Бүген Андре үз илендәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында штаттан тыш хезмәткәр булып эшли.

20, 21. а) Ничек Аллаһыдан курку гөнаһ кылудан качарга булыша ала? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Кеше дөрес булмаган фикерләр турында һәрвакыт уйлап йөрсә, ул бер вакыт Йәһвә белән кадерле мөнәсәбәтләрен берәр рөхсәт ителмәгән нәрсәгә алмаштырырга әзер булачак (Ягъкуб 1:14, 15). Әмма Йәһвәдән курку булса, без әхлакый яктан саф калырга тәвәккәллегебезне көчсез итә ала торган кешеләрдән, урыннардан, эшләрдән һәм күңел ачулардан ераграк торырбыз, аларны хәтта читләтеп үтәрбез (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Моның өчен нәрсәнедер корбан итәргә туры килер, яки моның аркасында берәр уңайсыз хәлгә эләгербез, әмма Аллаһы илтифаты күпкә кыйммәтлерәк (Маттай 5:29, 30). Аллаһыдан курыксак, без әхлаксыз тәэсирләрне, шул исәптән порнографиянең һәркайсы төрен, юри «эзләп йөрмәбез», ә күзләребезне бозык нәрсәләргә «караудан борырбыз». Ул чакта без шуңа ышана алабыз: Йәһвә безне саклаячак һәм безгә чыннан да кирәк булганны бирәчәк (Мәдхия 83:12; 118:37).

21 Әйе, бар эшләрне Аллаһыдан куркып башкару һәрвакыт акыллы. Мондый курку шулай ук чын бәхет китерә (Мәдхия 33:10). Моны без чираттагы мәкаләдән күрербез.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. «Мәхәббәт Аллаһысыннан куркырга кирәкме?» дигән мәкаләне карагыз. «Уяныгыз!», 8 гыйнвар, 1998 ел, «Изге Язмаларга нигезләнгән караш» дигән рубрика. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 19 абз. Исем үзгәртелгән.

Сез аңлата аласызмы?

• Аллаһыдан курку нинди мәсихче сыйфатлар белән бәйле?

• Ничек Аллаһыдан курку кешеләрдән куркуны җиңәргә булыша?

• Дога кылуга карашыбыз җитди икәнен ничек күрсәтә алабыз?

• Ничек Аллаһыдан курку безне гөнаһ кылудан саклый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Давыт Йәһвә барлыкка китергәнне күзәтеп, аннан куркырга өйрәнгән