Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зарланудан сакланыгыз

Зарланудан сакланыгыз

Зарланудан сакланыгыз

«Һәр эшне зарланмыйча... эшләгез» (ФИЛИППУЙЛЫЛАРГА 2:14).

1, 2. Рәсүл Паул Көринт һәм Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләргә нинди киңәш биргән?

БЕРЕНЧЕ гасырда рәсүл Паул Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләр җыелышына Аллаһы тарафыннан рухландырылган хат язган. Ул мәсихчеләрне юмарт булулары, ашкынып хезмәт итүләре өчен мактаган, аңа аларның игелекле эшләре шатлык китергән. Әмма Паул аларның исләренә төшереп, «һәр эшне зарланмыйча... эшләгез» дигән киңәш биргән (Филиппуйлыларга 2:14). Ни өчен?

2 Паул зарлану нәрсәгә китерә икәнен белгән. Берничә ел алдарак ул зарлану кайсы яктан куркыныч икәнен Көринт җыелышы мәсихчеләренең исенә төшергән. Ул аларга исраиллеләр чүлдә булганда кат-кат Йәһвә ачуын чыгарганнар дип язган. Ничек? Алар «яман теләкләргә бирелгәннәр», потка табынганнар, зина кылганнар, Йәһвәне сынаганнар һәм сукранганнар. Бу мисалларны кулланып, Паул көринтлеләрне: «Аларның кайберләре сукранган кебек, сез сукранмагыз — аларны һәлак итүче фәрештә үтерде»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 10:6—11).

3. Ни өчен Паул киңәшен карап чыгу файдалы?

3 Бездә, Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрендә, Филиппуй мәсихчеләрендә булган рух бар. Без игелекле эшләргә ашкынучан, һәм без бер-беребезне яратабыз (Яхъя 13:34, 35). Ләкин үткәндә Аллаһы халкының зарлануы нинди зыян китергәнен белгәнгә күрә, безгә Паулның: «Һәр эшне зарланмыйча... эшләгез»,— дигән киңәшенә игътибарлы булырга кирәк. Әйдәгез, башта Изге Язмалардан кешеләр зарланган очракларны карап чыгыйк. Шуннан соң ничек үзебезне зарлану китергән зыяннан сакларга икәнен карап чыгарбыз.

Явыз исраиллеләр Йәһвәдән зарлана

4. Ничек исраиллеләр чүлдә канәгатьсезлек белдергән?

4 «Зарлану», «сукрану» яки «ырылдау» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзе Изге Язмаларда исраиллеләрнең 40 ел чүлдә йөргәннәре сурәтләнгәндә кулланыла. Вакыт-вакыт алар үз тормышларыннан зарланган. Мәсәлән, исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң берничә атна гына үтә, ә алар инде «Муса белән Һаруннан зарлана башлый». Аларга ризык ошамый һәм алар болай ди: «И, Ходай кулыннан без Мисыр җирләрендә, итле казаннар алдында утырганда һәм туйганчы икмәк ашаганда үлгән булсак иде! Чөнки сез безне, бөтен бу җыелышны, ачтан үтерер өчен бу чүлгә чыгардыгыз» (Чыгыш 16:1—3).

5. Чынында исраиллеләр кемнән зарланган?

5 Чынлыкта исә Йәһвә исраиллеләрне чүлдә бар кирәклесе белән тәэмин иткән, алар турында кайгыртып ризык һәм су биргән. Алар беркайчан да ачтан үлмәсләр иде. Әмма канәгатьсезлек рухына бирелеп, алар, үз хәлләренең авырлыгын арттырып, зарлана башлаган. Алар үз ризасызлыгын Муса белән Һарунга белдергән, әмма Йәһвә исраиллеләр аның үзеннән зарлана дип санаган. Муса исраиллеләргә: «Ходай сезнең үзеннән зарлануыгызны ишетте. Ә без нәрсә? Сез бездән түгел, ә Ходайдан зарланасыз»,— дип әйткән (Чыгыш 16:4—8).

6, 7. Саннар 14:1—3 буенча, ничек исраиллеләрнең карашы үзгәргән?

6 Берникадәр вакыт үткәч, исраиллеләр кабат зарлана башлаган. Муса Вәгъдә ителгән җиргә аны карап чыгар өчен 12 шымчы җибәргән. Аларның унысы начар хәбәр белән кайткан. Нәтиҗәдә, «Исраил улларының барысы Муса белән Һаруннан зарланган, һәм бар җәмгыять аларга болай дигән: и, без Мисыр җирендә үлгән булсак иде яки бу чүлдә үлгән булсак иде! Ходай безне бу җиргә [Кәнганга] без кылычтан үлсен дип алып барамы? Хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошманга табыш булып эләгәчәк; Мисырга кайтсак, яхшырак булмасмы?» (Саннар 14:1—3).

7 Исраил карашы бик нык үзгәргән! Башта исраиллеләр Йәһвәгә ул аларны Мисыр коллыгыннан азат итеп, Кызыл диңгез аша үткәргәне өчен рәхмәт белдереп мәдхияләр җырлаган (Чыгыш 15:1—21). Ә чүлдә авырлыклар белән очрашкач һәм кәнганлылардан курыккач, аларның рәхмәте канәгатьсезлек белән алмашынган. Аллаһыга азат иткәне өчен рәхмәтле булыр урынына, исраиллеләр үз «авырлыкларында» Аллаһыны гаепләгән. Шулай итеп зарлану шуны күрсәткән: алар Йәһвә кайгыртуы өчен рәхмәтле булмаган. Шуңа күрә Аллаһының: «Күпме инде бу явыз халык миннән зарланачак?» — дип әйткәненә шаккатасы юк (Саннар 14:27; 21:5).

Беренче гасырдагы зарлану мисаллары

8, 9. Кешеләрнең зарлануы турында Инҗилдән мисаллар китерегез.

8 Шулай итеп, бу мисаллардан шуны күрәбез: кеше төркемнәре үз канәгатьсезлеген ачык итеп белдергән. Әмма б. э. 32 елында Гайсә Мәсих Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә булганда, «Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөргән» (Яхъя 7:12, 13, 32). Күрәсең, кешеләр бер-берсе белән пышылдап сөйләшкән: кайбер кешеләр ул яхшы кеше дигән, башкалары юк, ул начар дигән.

9 Бер тапкыр Гайсә һәм аның шәкертләре салым җыючы Леви, ягъни Маттай, йортында кунак булган. «Фарисейлар һәм аларның төркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: „Ни өчен сез салым җыючылар белән, гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?“ — диделәр» (Лүк 5:27—30). Соңрак Гәлиләядә «яһүдләр, аның [Гайсәнең]: „Мин — күктән иңгән икмәк“ — дигән сүзләренә ризасызлык белдергәннәр». Хәтта Гайсәнең кайбер шәкертләре дә аның сүзләреннән сукрана башлаган (Яхъя 6:41, 60, 61).

10, 11. Ни өчен грек телендә сөйләшкән яһүдләр зарлана башлаган һәм рәсүлләр өлкәннәргә нинди үрнәк калдырган?

10 Башка бер очракта, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң, зарлану яхшы нәтиҗәләргә китергән. Ул чакта Исраилгә башка илләрдән килгән һәм яңа гына Мәсих шәкерте булып киткән кешеләр Яһүдиядә имандашларында кунак булып калганнар. Әмма кайбер авырлыклар туган. «Грек яһүдләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, җирле яһүдләрдән ризасызлык белдергән» (Рәсүлләр 6:1).

11 Бу кешеләрнең зарлануы чүлдәге исраиллеләрнең зарлануыннан аерылып торган. Грекча сөйләшкән яһүдләр үзләрен эгоист кебек тотмаган һәм үз хәлләреннән зарланмаган. Алар кайбер тол хатыннарга кайгыртучанлык күрсәтелми дип әйткән. Өстәвенә, бу кешеләр үзләрен фетнәчеләр кебек тотмаган һәм Йәһвәдән зарланмаган. Алар үз шикаятьләрен рәсүлләргә тапшырган һәм рәсүлләр шунда ук кирәкле чаралар күргән, чөнки зарланыр өчен җитди сәбәп булган. Рәсүлләр бүгенге мәсихчеләр җыелышының өлкәннәре өчен искиткеч үрнәк калдырган! Бу рухи көтүчеләр «ярлының ялваруын ишетергә теләмичә колакларын» томаламыйлар, алар аның шикаятьләрен тыңларга тырышалар (Гыйбрәтле сүзләр 21:13; Рәсүлләр 6:2—6).

Сак булыгыз, зарлану зыян китерә

12, 13. а) Мисал китереп зарлануның нәтиҗәсен күрсәтегез. б) Зарлануга нәрсә китерергә мөмкин?

12 Бу мисаллардан шуны күрәбез: күпчелек очракларда зарлану Аллаһы халкына зыян китергән. Зарлану безнең көннәрдә дә зыян китерә ала, һәм моны истә тоту мөһим. Моны күрер өчен, бер мисал карап чыгыйк. Тимернең күп төрләре тутыгырга мөмкин. Тимернең күгәрә башлавына игътибар бирелмәсә, ахыр чиктә ул бернәрсәгә яраксыз булып китәргә мөмкин. Күп автомобильләр берәр нәрсәсе ватык булганга түгел, ә күгәргәнгә һәм йөрергә яраксыз булып киткәнгә чүплеккә эләгә. Ни өчен без бу мисалны китердек?

13 Тимер тутыга башларга, ә камил булмаган кешеләр зарлана башларга мөмкин. Шуңа күрә зарланырга теләкне шунда ук күреп алырга кирәк. Тимер тоз эләккәндә һәм һава дымлы булганда тизрәк күгәрә, нәкъ шулай ук авырлыклар зарланырга теләкне көчәйтә. Берәр кечкенә нәрсә белән риза булмаган кешенең стресс аркасында ачуы кабарып китәргә мөмкин. Бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә тормыш авырая бара, шуңа күрә зарланыр өчен сәбәпләр тагы да күбәячәк (2 Тимутегә 3:1—5). Һәм, бәлкем, Йәһвә хезмәтчесенең берсе икенчесеннән зарлана башлар. Моның сәбәбе кечкенә булырга мөмкин: башка кешенең берәр кимчелеге, сәләте, җыелыштагы вазифалары яки хезмәтендәге уңышлары белән канәгатьсез булу.

14, 15. Ни өчен зарланырга теләкне тыярга кирәк?

14 Канәгатьсезлек берәр сәбәп аркасында туарга мөмкин, шулай да зарлануга юл куйсак, бездә ризасызлык рухы үсәчәк һәм сукрану безнең гадәтебез булып китәчәк. Әйе, зарланган кеше күгәрә барган тимер кебек. Зарлану кешене һәлакәткә китерергә мөмкин. Исраиллеләр чүлдә үз тормышлары белән канәгать булмаган һәм ахыр чиктә хәтта Йәһвәне гаепли башлаганнар (Чыгыш 16:8). Без андый хәлгә беркайчан да эләкмик!

15 Тимерне буясаң яки май сөртсәң, аның күгәрә башлаган урыннарын чистартып торсаң, ул әзрәк күгәрә. Без дә, үзебездә зарланырга теләк сизү белән, дога кылып, аны шунда ук уйларыбыздан алып ташларга тырышсак, без бу теләкне тыя алабыз. Ничек бу адымнарны эшләргә?

Бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карагыз

16. Ничек зарлану теләген җиңеп була?

16 Үз ризасызлыгыбызны белдергәндә, без үзебезне һәм үз авырлыкларыбызны беренче урынга куябыз; ә Йәһвә Шаһитләре буларак алган фатихаларыбыз икенче урынга күчә. Зарланырга теләкне җиңәр өчен, бу фатихаларны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Мәсәлән, безнең һәрберебезнең Йәһвә исемен йөртергә искиткеч мөмкинлегебез бар (Ишагыйя 43:10). Без аның белән якынлаша алабыз һәм һәркайсы вакытта догалар Ишетүчегә мөрәҗәгать итә алабыз (Мәдхия 64:3; Ягъкуб 4:8). Безнең тормышыбызның мәгънәсе бар, чөнки без Галәмдә хакимлек итү турындагы сорауны беләбез һәм тугрылык сакларга мөмкинлегебез бар икәнен аңлыйбыз (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Без Патшалык турындагы яхшы хәбәр тарату эшендә регуляр рәвештә катнаша алабыз (Маттай 24:14). Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман иткәнгә, безнең вөҗданыбыз саф (Яхъя 3:16). Нәрсә генә кичерергә туры килмәсен, бу фатихалар бездә бар.

17. Зарланыр өчен сәбәп булса да, ни өчен бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга тырышырга кирәк?

17 Әйдәгез, бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карыйк. «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер»,— дип җырлаган Давыт (Мәдхия 24:4). Әгәр бездә зарланыр өчен җитди сәбәп бар икән, бу Йәһвә ул проблеманы күрми калган дигәнне аңлатмый әле. Ул хәлне шунда ук җайга сала алыр иде. Ни өчен соң алайса, ул кайвакыт авырлыкларны рөхсәт итә? Бәлки, безгә түземлек, чыдамлык, иман һәм озак вакыт сабыр булу кебек яхшы сыйфатлар үстерергә булышыр өчендер (Ягъкуб 1:2—4).

18, 19. Уңайсызлыклар булганда зарланмыйча түзсәк, тәртибебез нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин? Мисал китерегез.

18 Уңайсызлыклар булганда зарланмыйча түзсәк, бу үзебездә яхшы сыйфатлар үстерергә булыша һәм башкаларда яхшы тәэсир калдыра. 2003 елда Йәһвә Шаһитләренең бер төркеме, автобус яллап, Германиядән Венгриягә конгресска киткән. Автобус йөртүче Йәһвә Шаһите булмаган, һәм аның алар арасында 10 көн буе каласы килмәгән. Әмма сәяхәт азагында аның Йәһвә Шаһитләренә карашы тулысынча үзгәргән. Ни өчен?

19 Юлда кайбер кыенлыклар туган, әмма Шаһитләр бер тапкыр да зарланмаган. Автобус йөртүче аның андый пассажирлары булганы юк иде әле дигән! Ул хәтта Шаһитләр килгәч, аларны өенә керергә чакырачак һәм игътибар белән тыңлаячак дигән вәгъдә биргән. Пассажирлар, «һәр эшне зарланмыйча» башкарып, тирән тәэсир калдырганнар!

Кичерү бердәмлекне ныгыта

20. Ни өчен безгә бер-беребезне кичерергә кирәк?

20 Ә имандашыбызга карата шикаятебез булса, нәрсә эшләргә? Әгәр проблема җитди икән, Гайсәнең Маттай 18:15—17 дә язылган сүзләрендәге принципларны кулланырга кирәк. Әмма моны һәрвакыт эшләү мәҗбүри түгел, чөнки еш кына шикаять өчен сәбәп кечкенә. Бу очракны имандашыбызны кичерер өчен куллансак, яхшырак булыр иде. Паул болай дип язган: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:13, 14). Әз генә булса да киң күңеллек күрсәтеп, кешене кичерә алабызмы? Ә бездән Йәһвә һәрвакыт та канәгатьме? Шулай да ул, мәрхәмәт күрсәтеп, безне кат-кат кичерә.

21. Зарлану тирә-яктагы кешеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

21 Ачуыбыз нык булса да, зарланып, хәлне үзгәртеп булмый. «Зарлану» дигән еврей сүзе шулай ук «ырылдау» дигән мәгънә йөртә икәнен онытмыйк. Без бертуктаусыз зарланып торган кеше белән үзебезне уңайсыз сизәбез һәм без аңардан, бәлки, ераграк торырга тырышабыздыр. Ә без үзебез башкалардан зарлана яки аларга «ырылдый» башласак, алар да үзләрен шулай ук хис итәчәк. Шунсы да булырга мөмкин: аларга безнең белән шулкадәр уңайсыз булыр ки, хәтта алар безгә дус булып калырга теләмәс! Зарлануыңа, бәлки, берәрсе игътибар итәр, әмма син аны үзеңә моның белән якын итә алмассың.

22. Йәһвә Шаһитләре турында бер кыз нәрсә дип язган?

22 Кичерергә әзерлек Йәһвә халкы өчен бик кадерле бердәмлекне ныгыта (Мәдхия 132:1—3). Европаның бер илендә яшәгән католик динен тоткан 17 яшьлек кыз Йәһвә Шаһитләренең филиалына хат язган. Ул анда Йәһвә Шаһитләре белән соклана. Хатта: «Белгәнемчә, Йәһвә Шаһитләренең оешмасында гына кешеләр арасында нәфрәт, комсызлык, түземсезлек, эгоизм һәм фикер каршылыклары юк»,— дип әйтелә.

23. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

23 Без, хак Аллаһының, Йәһвәнең хезмәтчеләре, бик күп рухи бүләкләр алабыз. Моның өчен рәхмәтле булу безгә бердәмлекне ныгытырга булышачак, шулай ук берәрсеннән зарланмаска ярдәм итәчәк. Чираттагы мәкаләдә Аллаһы хуплаган сыйфатлар турында сүз бара. Алар безне зарлануның тагы да куркынычрак төреннән — Йәһвә оешмасының җирдәге өлешеннән зарланудан саклаячак.

Хәтерлисезме?

• Нәрсә ул зарлану?

• Зарлану нәрсәгә китерә? Мисал китерегез.

• Зарланырга теләкне җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Ничек кичерергә әзерлек зарланудан сакланырга булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләр чынлыкта Йәһвәдән зарланган

[9 биттәге иллюстрация]

Син бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга тырышасыңмы?