Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зәбур китабының өченче һәм дүртенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Зәбур китабының өченче һәм дүртенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Зәбур китабының өченче һәм дүртенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

АЛЛАҺЫГА дога кылганда, мәдхия җырлаучы мондый сорау бирә: «Кабердә ятучы Синең мәрхәмәтеңне, черегән кеше чынлыгыңны әйтә алырмы?» (Мәдхия 87:12). Әлбәттә, юк. Үлгәч, без Аллаһыны данлый алмыйбыз. Йәһвәне мактау — яшәр өчен мөһим сәбәп, һәм без аны мактар өчен яшибез.

Зәбур китабының өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 72—105 нче мәдхияләрдә, Барлыкка Китерүчене һәм аның исемен мактар өчен бик күп сәбәпләр китерелә. Бу мәдхияләр турында уйлану «Аллаһының сүзе» өчен рәхмәтебезне тирәнәйтә һәм аны тагы да күбрәк мактарга дәртләндерә (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә әйдәгез, Зәбур китабының өченче өлешен игътибар белән карап чыгыйк.

«МИҢА АЛЛАГА ЯКЫНЛАШУЫ РӘХӘТ!»

(Мәдхия 72:1—88:53)

Өченче өлешнең беренче 11 мәдхиянең кайберләрен Асаф үзе, ә кайберләрен аның гаиләсеннән берәрсе язган. Асафка үз фикер йөртүен төзәтергә һәм ялгышлыкка төшмәскә нәрсә ярдәм иткән? Бу 72 нче мәдхиядә аңлатыла. Асаф мондый дөрес нәтиҗәгә килгән: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!» (Мәдхия 72:28). 73 нче мәдхия — бу Иерусалимның җимерелүе турында көенечле җыр. 74, 75, 76 нчы мәдхияләрдә Йәһвә дөрес хөкем итүче, юашларны коткаручы һәм догаларны тыңлаучы итеп күрсәтелә. 77 нче мәдхиядә Муса көннәреннән алып Давыт көннәренә кадәр исраиллеләрнең тарихы китерелә. 78 нче мәдхия — гыйбадәтханәнең җимерелүе турында кайгырып елау. 79 нчы мәдхия — Аллаһы халкын яңадан торгызу турында дога. 80 нче мәдхиядә Йәһвәне тыңларга өндәү язылган. 81 нче һәм 82 нче мәдхияләрдә Аллаһы явыз хакимнәр һәм үз дошманнары өстеннән гадел хөкем үтәсен дип үтенечләр язылган.

«Минем җанымның Ходай сарайларына бик барасы килә»,— дип җырлаган Корах уллары (Мәдхия 83:3). 84 нче мәдхиядә үтенеч язылган: анда мәдхия җырлаучы Аллаһыдан Бабыл әсирлегеннән кайткан кешеләргә фатиха бирүен сорый. Бу мәдхиядә рухи бүләкләр башка бүләкләргә караганда күпкә кыйммәтлерәк икәненә басым ясала. 85 нче мәдхиядә Давыт Аллаһыдан мине сакла һәм өйрәт дип сорый. 86 нчы мәдхиядә Сион һәм анда туган кешеләргә мактау җыры яңгырый. 87 нче мәдхиядә Йәһвәгә әйтелгән дога язылган. Давыт белән төзелгән килешүдә Йәһвәнең яратучан игелеге чагыла, моның турыда 88 нче мәдхиядә әйтелгән. Бу мәдхияне, бәлкем, Сөләйман көннәрендә яшәгән иң акыллы дүрт кешенең берсе — Ефан язган (3 Патшалык 4:31).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

72:9 — Бозык кешеләр «авызларын күккә күтәргәннәр, телләре җиргә җәелгән» дигән сүзләрне ничек аңларга? Бозык кешеләр беркемгә дә — күктә булганнарга да һәм җирдә яшәгәннәргә дә — тиешле хөрмәт күрсәтмәгәнгә күрә, үз авызлары белән Аллаһыны хурлый. Алар шулай ук үз телләре белән кешеләргә яла яга.

73:13, 14 — Кайчан Йәһвә «еланнарның башларын» һәм «аждаһаның башын» «су эчендә чәнчегән»? «Мисыр патшасы, фиргавен» «зур крокодил» яки «үз елгалары арасында яткан» аждаһа дип аталган (Йәзәкил 29:3). Аждаһа, күрәсең, фиргавеннең көчле сугышчыларын сурәтләгән. Аларның башлары чәнчелгән. Бу, бәлкем, Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәндә, фиргавеннең һәм аның сугышчыларының җиңелүенә күрсәтә.

74:5, 6, 11 — «Мөгез» нәрсәнең символы? Хайванның мөгезләре — куркыныч корал. Димәк, «мөгез» дигән сүз хакимлекне, яки көчне күрсәтә. Йәһвә үз халкының «мөгезләрен» күтәреп, аны «куәтле» итә, шул ук вакыт ул «гөнаһлыларның көчләрен бетерә». Безгә «мөгезләребезне югары күтәрүдән», ягъни тәкәбберлектән һәм горур булудан сакланырга кирәк. Йәһвә «күтәрә», шуңа күрә җыелышта бирелгән һәр йөкләмәне Аллаһыдан бирелгән йөкләмә итеп кабул итәргә кирәк (Мәдхия 74:8).

75:11 — Ничек «кешеләр ачулары чыкканда» (ЯД) Йәһвәне данлаячак? Кешеләр безгә, без Йәһвәнең хезмәтчеләре булганга, үз ачуларын белдерә. Аллаһы моңа юл куйганда, бу безгә файда китерергә мөмкин. Без кичергән авырлыклардан өйрәнәбез. Йәһвә авырлыкларны рөхсәт итсә дә, аларны безгә сабак бирерлек итеп кенә рөхсәт итә (1 Петер 5:10). «Калган ачуны» Аллаһы баса. Ә газаплар үлемгә китерсә? Бу Йәһвәгә дан китерергә мөмкин: безнең тугрылыгыбызны күргән кешеләр дә, бәлки, аны данлый башларлар.

77:24, 25 — Ни өчен манна «күк икмәге» һәм «фәрештә икмәге» дип аталган? Бу сүзләр манна фәрештә ризыгы булган дигәнне аңлатмый. Ул күктән бирелгәнгә, «күк икмәге» дип аталган (Мәдхия 104:40). Фәрештәләр күктә яшәгәнгә, «фәрештә икмәге» дигән сүзләр аны Аллаһы биргән дигәнне аңлатырга мөмкин (Мәдхия 10:4). Йәһвә исраиллеләргә маннаны, күрәсең, фәрештәләр аша биргән.

81:1, 6 — Кемнәрне «аллалар» һәм «Аллаһы Тәгаләнең уллары» дип атаганнар? Бу сүзләр белән Исраилдәге судьялар аталган. Болай дип атау урынлы, чөнки аларга Аллаһы вәкилләре булырга вәкаләт бирелгән булган (Яхъя 10:33—36).

82:3 — «Башларын күтәрделәр» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу хәрәкәт көч күрсәтергә яки эш итәргә әзерлекне аңлата. Моны каршы торыр өчен, сугыш алып барыр өчен яки җәберләр өчен эшлиләр.

Безнең өчен сабаклар:

72:2—5, 18—20, 25, 28. Бозыклар рәхәтләнеп яшәсә дә, безгә алардан көнләшергә дә һәм алар кебек яшәргә дә кирәкми. Алар «тайгак юлларда» торалар. Алар һәлак булачак. Өстәвенә, камил булмаган кешеләр хакимлек иткәнгә, безнең бозыклыкны бетерергә тырышлыкларыбыз юкка гына. Без, Асаф кебек «Аллага якынлашып» һәм аның белән дус булудан шатлык табып, бозыклыкка каршы торсак, дөрес эш итәбез.

72:3, 6, 8, 27. Безгә мактану, төрттереп сөйләү, алдау, тәкәбберлек кебек сыйфатлардан үзебезне сакларга кирәк. Һәм хәтта андый сыйфатларны күрсәтү файдалы кебек күренсә дә, саклану мөһим.

72:15—17. Шикләребез булса да, үзебезнең борчулы уйларыбызны барысына сөйләмик. Әгәр андый шикләр турында сөйләсәк, бу башкаларны аптырашта гына калдырыр. Безгә ашыкмыйча бар борчыган сорауларны карап чыгарга һәм, Аллаһы халкы белән аралашып, сорауларыбызга җавап эзләргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 18:1).

72:21—24. Бозык кешеләрнең бай һәм имин булып күренгән яшәүләре аркасында ачуыбыз чыкканда, без үзебезне акылсыз хайван шикелле тотабыз. Хайваннар белән инстинкт һәм хисләр идарә итә. Без исә, Йәһвәнең безнең «уң кулыбыздан тотып торганын» һәм ярдәм иткәнен белеп, аның җитәкчелеге буенча яшәргә тиеш. Шулай ук Йәһвә безне «олылап кабул итәчәк», ягъни үзенең дусты булырга рөхсәт итәчәк.

76:7. Өйрәнергә һәм уйланырга вакыт кирәк. Шуңа күрә, рухи хакыйкатьләрне аңлар өчен һәм аларны тикшереп чыгар өчен, кайвакыт берүзең калу мөһим.

78:9. Йәһвә догаларыбызны, аеруча алар аның исемен изгеләндерү турында әйтелгәндә, тыңлый.

80:14, 17. Йәһвә тавышын тыңласак һәм аның юллары буенча йөрсәк, без мул фатихалар алырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

81:2, 5. Гаделсезлек «җирнең бар нигезләрен кузгата» һәм кешелек җәмгыятенең тыныч яшәвен боза.

83:1—5, 11—13. Мәдхия җырлаучылар Йәһвә гыйбадәтханәсен һәм үзләренең махсус хезмәтләрен бик кадерләгәннәр. Бу безнең өчен яхшы үрнәк!

85:5. Йәһвә ярлыкаучы, без аңа моның өчен шундый рәхмәтле! Аллаһы гөнаһ кылган кеше тәртибендә, аны ярлыкау өчен, тәүбә итүен күрсәтүче билгеләр эзли.

86:5, 6. Җирдәге оҗмахта яшәгән кешеләр күктә яшәр өчен терелтелгән кешеләрнең исемнәрен беләчәкме? Бу шигырьләрдә әйтелгәнне исәпкә алсак, бу бик тә мөмкин дип әйтеп була.

87:14, 15. Без догаларыбызга җавапны кайвакыт берникадәр вакыт үткәч кенә алабыз. Күрәсең, Йәһвә безнең аңа тугрылыгыбызны исбат итүен тели.

«АНЫ ЗУРЛАГЫЗ, ИСЕМЕНӘ ШӨКРАНА ИТЕГЕЗ!»

(Мәдхия 89:1—105:48)

Әйдәгез, хәзер Зәбур китабының дүртенче өлешен карап чыгыйк. Анда Йәһвәне мактар өчен сәбәпләр китерелә. 89 нчы мәдхиядә Муса кешенең кыска гомерен «Мәңгелек Патша» гомере белән чагыштыра (1 Тимутегә 1:17). Мәдхия 90:2 дә Муса Йәһвәне үзенең сыендыручысы һәм яклаучысы — иминлек Чыганагы дип атый. Чираттагы мәдхияләрдә Аллаһының искиткеч сыйфатлары, аның югары уйлары һәм могҗизалы эшләре данлана. Өч мәдхия «Ходай патшалык итә» дигән сүзләр белән башлана (Мәдхия 92:1; 96:1; 98:1). Йәһвәне безнең Барлыкка Китерүчебез дип атап, мәдхия җырлаучы безне: «Аны зурлагыз, исеменә шөкрана итегез!» — дип чакыра (Мәдхия 99:4).

Аллаһыдан куркып яшәгән идарәче эшләрне ничек алып барырга тиеш? Давыт язган 100 нче мәдхиядә бу сорауга җавап бирелә. 101 нче мәдхиядә Аллаһы «юашларның теләгенә күз сала һәм ялынуларын ишетми калмас» дип әйтелә (Мәдхия 101:18). 102 нче мәдхиядә Йәһвәнең яратучан игелегенә һәм шәфкатенә игътибар ителә. Аллаһының күп санлы гаҗәеп эшләренә игътибар итеп, мәдхия җырлаучы: «Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп булдырган» (Мәдхия 103:24). Зәбур китабының дүртенче өлешендәге соңгы ике мәдхиядә Йәһвә үзенең искиткеч эшләре өчен данлана (Мәдхия 104:2, 5; 105:7, 22).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

90:1, 2 — «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында яшәү» нәрсә аңлата? «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе» бу символик урын, анда рухи яктан зыян китерүче нәрсәдән качып була һәм анда үзеңне исән-имин хис итеп була. Аллаһыга таянмаган кешеләрдә андый «түбә» юк. Аллаһы безнең өчен «сыендыручы һәм яклаучы» булса, һәм без аны Галәмнең Хакиме итеп данласак һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләсәк, без Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында яшибез. Һәм без имин яшибез, чөнки Йәһвә һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер икәнен беләбез (Мәдхия 89:1).

91:13 — Ни өчен «тәкъва кеше пальма агачы күк чәчәк ата» дип әйтеп була? Пальма мул җимеш бирә торган агач. «Тәкъва кеше пальма күк», чөнки аны Йәһвә хуплый һәм ул «яхшы җимешләр» китерә, шул исәптән игелекле эшләр башкара (Маттай 7:17—20).

Безнең өчен сабаклар:

89:7, 8, 13, 14. Гөнаһ һәрчакта хак Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә зыян китерә. Аңардан «яшерен эшебезне», ягъни яшерен гөнаһларыбызны яшереп булмый. Әмма без чын күңелдән тәүбә итсәк һәм гөнаһлы юлны калдырсак, яңадан Йәһвәнең илтифатына ия булабыз, һәм ул безне «үзенең мәрхәмәте белән тукландырачак».

89:10, 12. Гомеребез кыска булганга, без «көннәребезне... санарга» тиеш. Ничек? «Акыллы йөрәк булдырып», ягъни акыллылык күрсәтеп. Без тормышыбыз юкка түгел, ә Йәһвәгә яраклы булып үтсен өчен акыллылык күрсәтергә тиеш. Моның өчен рухи эшләр беренче урында торырга тиеш һәм вакытны акыл белән кулланырга кирәк (Эфеслеләргә 5:15, 16; Филиппуйлыларга 1:10).

89:17. Йәһвә «кулларыбызның эшләрен уңышлы» итсен өчен һәм аңа хезмәт итәргә тырышлыкларыбызны фатихаласын өчен дога кылу урынлы.

91:15, 16. Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнеп һәм Аллаһы халкы белән регуляр рәвештә аралашып, олы яшьтәгеләр «тәмле һәм саф», ягъни рухи яктан көчле була, һәм алар җыелыш өчен бик кыйммәтле.

93:19. «Күңелебездә кайгыларыбыз» төрле сәбәпләр аркасында була. Аллаһы Сүзендәге «юатулар» турында уку һәм уйлану безгә җан тынычлыгы китерә.

94:7, 8. Изге Язмалардагы үгет-нәсихәтләрне тыңласак, аларга игътибарлы булсак һәм алар буенча әзерлек белән эш итсәк, йөрәгебез явызланмаячак (Еврейләргә 3:7, 8).

105:36, 37. Бу сүзләрдән потка табыну җеннәргә корбан китерү белән бәйле икәне күренә. Шуңа күрә потларга, яки сыннарга, табынган кеше җеннәр йогынтысына эләгергә мөмкин. Изге Язмаларда: «Үзегезне потлардан саклагыз»,— дигән чакыру язылган (1 Яхъя 5:21).

«Аллага шөкер!»

Зәбур китабының дүртенче өлешендәге соңгы өч мәдхия «Аллага шөкер!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Ә соңгы мәдхия шул сүзләр белән башлана да (Мәдхия 103:35; 104:45; 105:1, 48). «Аллага шөкер» дигән сүзләр Зәбур китабының бу өлешендә еш очрый.

Һичшиксез, бездә Йәһвәне мактар өчен сәбәпләр күп. 72—105 нче мәдхияләр турында уйлану күктәге Атабызга тагы да рәхмәтлерәк булырга булыша. Аның безнең хакка башкарган һәм киләчәктә башкарачак эшләре турында уйлану безне чын күңелдән «Аллага шөкер» дип әйтергә дәртләндерә.

[20 биттәге иллюстрация]

Без дә, Асаф кебек «Аллага якынлашып», бозыклыкка каршы тора алабыз

[21 биттәге иллюстрация]

Фиргавен Кызыл диңгез янында җиңелгән булган

Ни өчен манна «фәрештә икмәге» дип аталган? Сез моны беләсезме?

[23 биттәге иллюстрация]

Кайгы-хәсрәтне җиңәргә нәрсә булыша?