Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәдән куркып яшә һәм бәхетле бул!

Йәһвәдән куркып яшә һәм бәхетле бул!

Йәһвәдән куркып яшә һәм бәхетле бул!

«Ходайдан куркучы... ир сәгадәтле» (МӘДХИЯ 111:1).

1, 2. Йәһвәдән курку нинди файда китерә ала?

БӘХЕТ җиңел генә бирелми. Чыннан да бәхетле булыр өчен, дөрес карарлар кабул итәргә, игелек эшләргә һәм явызлыктан качарга кирәк. Безнең Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә, безне тормышның иң яхшы юлы белән барырга өйрәтер өчен, үз Сүзен, Изге Язмаларны биргән. Йәһвә җитәкчелеген эзләсәк, аның буенча яшәсәк һәм шулай итеп Аллаһыдан курку күрсәтсәк, чын канәгатьлек һәм бәхет кичерәчәкбез (Мәдхия 22:1; Гыйбрәтле сүзләр 14:26).

2 Бу мәкаләдә без Изге Язмалардан һәм бүгенге тормыштан алынган берничә мисал карап чыгарбыз. Алар ярдәмендә ничек Аллаһыдан чын курку дөрес булмаганны эшләмәскә көч бирә һәм дөресне эшләргә кыюлык бирә икәнен күрербез. Без шуны да күрербез: Аллаһыдан курку безне, Давыт очрагындагы кебек, төзәлергә дәртләндереп, бәхетле итә ала. Йәһвәдән курку — бу кадерле мирас һәм ата-аналар аны үз балаларына бирә ала икәнен дә күрербез. «Ходайдан куркучы... ир сәгадәтле»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Мәдхия 111:1).

Югалган бәхетне ничек кайтарырга

3. Гөнаһ кылганнан соң Давытка төзәлергә нәрсә булышкан?

3 Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Давыт өч очракта Аллаһыдан тиешле курку күрсәтмәгән һәм гөнаһ кылган. Әмма Давытның Йәһвә биргән үгет-нәсихәтенә мөнәсәбәте аның Аллаһыдан куркып яшәгәнен күрсәткән. Давытның Аллаһыны ихтирам итүе һәм аңа карата хөрмәте аны үз гаебен танырга, төзәлергә һәм Йәһвә белән яңадан яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга дәртләндергән. Хаталары аркасында аңа үзенә дә һәм башка кешеләргә дә газап чигәргә туры килсә дә, Давыт чын күңелдән тәүбә итеп, Йәһвә фатихасын алган һәм Аллаһы аңа ярдәм иткән. Давыт мисалы җитди гөнаһ кылган мәсихчеләргә кыюлык бирә ала.

4. Ничек Аллаһыдан курку кешегә кабат бәхетле булырга булыша?

4 Соня * мисалын карап чыгыйк. Ул тулы вакытлы хезмәт итсә дә, начар бер компания белән дуслашкан һәм бозык тәртибе аркасында мәсихчеләр җыелышыннан чыгарылган булган. Аңга килеп, Соня Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрне кире кайтарыр өчен, кирәкле барлык адымнарны эшләгән. Вакыт узу белән ул кабат мәсихче җыелышның әгъзасы булган. Соня Йәһвәгә хезмәт итү теләген беркайчан да югалтмаган. Ахыр чиктә ул кабат тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә башлаган. Соңрак ул бер абый-кардәшкә, мәсихче өлкәнгә кияүгә чыккан, һәм хәзер алар Йәһвәгә бергә шатлык белән хезмәт итә. Соня берникадәр вакытка мәсихчеләр юлын калдырганына үкенсә дә, Аллаһыдан курку аңа кире кайтырга ярдәм иткәненә ул шат.

Гөнаһ кылу урынына газап чигү яхшырак

5, 6. Ничек һәм ни өчен Давыт Шаулның тормышын саклап калган? Аңлатыгыз.

5 Әлбәттә, Аллаһыдан курку кешене гөнаһ кылудан тотып калганда, бу күпкә яхшырак. Давыт белән булган бер очракны карап чыгыйк. Бер тапкыр Шаул, Давыт артыннан өч мең гаскәри белән куып барганда, тау куышлыгына кергән. Бу куышлыкта Давыт та үз кешеләре белән яшеренгән булган. Давытны аның кешеләре Шаулны үтерергә өндәгән. Аның явыз дошманын аның кулына әллә Йәһвә үзе тапшырмаганмы? Давыт сиздермичә генә Шаул янына килгән һәм аның киеменең кырыен кисеп алган. Хәтта бу кечкенә һәм Шаулга бернинди зыян китермәгән эш тә Аллаһыдан куркып яшәгән Давытның вөҗданын газаплаган. Давыт үз гаскәриләрен тотып калган һәм: «Ходай миңа Ходайның майланганына, минем хуҗама моны эшләргә юл куймасын»,— дигән * (1 Патшалык 24:2—8).

6 Икенче бер тапкыр Шаул, төн үткәрер өчен туктап, үз кешеләре белән «Ходайдан бирелгән» тирән йокыга талган. Давыт үз туганының улы Авесса исемле кыю егет белән Шаул кешеләре корган чатырларның уртасына кергән һәм йоклап яткан Шаул янында туктаган. Авесса Шаулны үтерергә теләгән. Давыт: «Аны үтермә; чөнки Ходай майланганына кул күтәреп, кем җәзасыз калыр»,— дип Авессаны туктаткан (1 Патшалык 26:9, 12).

7. Нәрсә Давытны гөнаһ эшләүдән тоткарлап торган?

7 Ни өчен Давыт, Шаулны үтерергә ике тапкыр мөмкинлеге булса да, аңа тимәгән? Чөнки аның Йәһвәдән куркуы Шаулдан куркуы белән чагыштырганда көчлерәк булган. Давытның Аллаһыдан тиешле куркуы булган, шуңа күрә ул гөнаһ кылу урынына газап чигү яхшырак дип санаган (Еврейләргә 11:25). Йәһвәнең үз халкы һәм аның үзе турында кайгыртачагына ул шикләнмәгән. Давыт шуны белгән: Аллаһыга буйсынып һәм аңа ышанып, ул бәхетле булачак һәм күп фатихалар алачак, ә Аллаһыны санга сукмаса, ул аның хуплавын югалтачак (Мәдхия 64:5). Ул шулай ук Аллаһы Давытны патша итәргә үз вәгъдәсен үтәячәк, ә Шаулны кирәкле вакытта һәм үзе теләгәнчә алып куячак икәнен белгән (1 Патшалык 26:10).

Аллаһыдан курку бәхет китерә

8. Ничек Давытның сынаулар вакытындагы тәртибе безгә үрнәк булып тора?

8 Без мәсихчеләр булганга, мыскыл ителәчәкбез, шулай ук безне эзәрлекләүләр һәм башка сынаулар көтә (Маттай 24:9; 2 Петер 3:3). Кайвакыт хәтта имандашларыбыз белән дә безнең арада авырлыклар туарга мөмкин. Әмма без Йәһвә барысын күрә икәнен беләбез. Ул безнең догаларыбызны ишетә һәм үз вакытында үз ихтыяры буенча хәлне үзгәртәчәк (Римлыларга 12:17—21; Еврейләргә 4:16). Шуңа күрә дошманнардан куркыр урынына без Аллаһыдан куркабыз һәм аңардан котылу көтәбез. Давыт кебек, без үзебез өчен үч алмыйбыз һәм, газаплардан качар өчен, гадел принципларны бозмыйбыз. Нәтиҗәдә бу бәхет китерә. Ничек?

9. Аллаһыдан курыкканга, эзәрлекләүләр кичергәндә дә бәхетле булу мөмкин икәнен күрсәтүче мисал китерегез.

9 Африкада күп еллар хезмәт иткән бер миссионер мондый очракны исенә төшерә: «Бер мәсихче хатын-кыз һәм аның яшүсмер кызы мәсихчеләр нейтралитетын саклап, партбилет сатып алудан баш тарткан иде. Бер төркем ир-ат аларны мәрхәмәтсез җәберләде һәм соңыннан өйләренә куып җибәрде. Өйгә кайтканда кыз ни өчен алар андый хәлгә эләккәннәрен аңлый алмыйча елаганда, әнисе аны юатырга тырышкан. Ул вакытта алар шатлыклы булган дип әйтеп булмаса да, аларның вөҗданнары саф булган. Аллаһыга тыңлаучан булып калганга, бәхетне алар соңрак кичергәннәр. Алар партбилет сатып алса, теге ир-атлар шатлыкларыннан сикерерләр иде, аларга лимонад биреп, өйләренә кадәр бии-бии озата барырлар иде. Әмма бу кыз һәм аның әнисе, үз карашларыннан баш тартканга, иң бәхетсез кешеләр булыр иде». Аллаһыдан курку аларны андый адымнан саклаган.

10, 11. Бер хатын-кызның Аллаһыдан куркып яшәве нинди нәтиҗәләргә китергән?

10 Сүз тормышның изгелеге турында барганда, Аллаһыдан курку шулай ук бәхет китерә. Мэри өченче балага узгач, табиб аңа аборт ясарга кирәк дигән: «Хәлегез бик авыр. Бер мизгелдә куркыныч хәл килеп чыгарга мөмкин, һәм сез 24 сәгать эчендә үләчәксез. Балагыз да үләчәк. Һәрхәлдә, балагызның сәламәт булып тууына гарантия юк». Мэри ул вакытта Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм суга чумдырылу әле үтмәгән булган. Мэри болай ди: «Мин барыбер Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм нәрсә генә булмасын аңа тугры калырга хәл иттем» (Чыгыш 21:22, 23).

11 Бала тапканчы Мэри тырышып Изге Язмаларны өйрәнгән һәм гаиләсе турында кайгырткан. Бала туган, һәм Мэри болай дип сөйли: «Беренче ике баланы мин җиңелрәк тапкан идем, әмма өченче баланы тапканда да әллә ни зур авырлыклар булмады». Аллаһыдан курку аңа саф вөҗдан сакларга булышкан һәм тиздән Мэри суга чумдырылу үткән. Туган бала үскән һәм Йәһвәдән куркып яшәргә өйрәнгән. Хәзер ул Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында хезмәт итә.

«Ходайга өмет белән ныгытылу»

12. Ничек Аллаһыдан курку Давытны ныгыткан?

12 Йәһвәдән курку Давытны дөрес булмаган эштән саклаган һәм аңа авыр хәлләргә эләккәндә тәвәккәл һәм акыл белән эш итәргә көч биргән. Бер ел һәм дүрт ай Давыт һәм аның кешеләре Шаулдан филистиләр җирендә, Секелагта качып йөргән (1 Патшалык 27:5—7). Бер тапкыр, ир-атлар булмаганда, амаликиләр шәһәргә һөҗүм иткәннәр, аны яндырганнар, ә хатын-кызларны, балаларны һәм малны үзләре белән алып киткәннәр. Давыт һәм аның кешеләре кайтып моны күргәч елый башлаганнар. Кайгы тиздән ачу белән алмашынган, һәм кешеләр Давытны таш атып үтерергә җыенган, әмма ул өметсезлеккә бирелмәгән (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Аллаһыдан курку Давытны Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә дәртләндергән, һәм ул «Ходайга өмет белән ныгытылган». Аллаһы ярдәме белән Давыт һәм аның кешеләре амаликиләрне куып җиткәннәр һәм үз туганнарын азат итеп, мал-мөлкәтләрен кире кайтарганнар (1 Патшалык 30:1—20).

13, 14. Ничек Аллаһыдан курку бер апа-кардәшкә дөрес карар кабул итәргә булышкан?

13 Бүген дә Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвәгә өметләнү һәм тәвәккәл эш итү таләп итә торган хәлләргә эләгәләр. Бер мисал карап чыгыйк. Кристина яшь чагында Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Әмма ул пианист булырга һәм концертлар белән чыгышалар ясарга хыялланган. Һәм ул бу яктан уңышларга ирешкән. Өстәвенә ул вәгазьләргә оялган, шуңа күрә ул суга чумдырылу үтү белән туа торган җаваплылыктан курыккан. Изге Язмалар өйрәнүен дәвам итеп Кристина Аллаһы Сүзенең көчен сизә башлаган. Ул Йәһвәдән куркырга өйрәнгән һәм шуны аңлаган: Йәһвә аның хезмәтчеләре аны бөтен йөрәкләре, бөтен акыллары, җаннары һәм көчләре белән яратыр дип көтә (Марк 12:30). Бу аны Йәһәгә багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә дәртләндергән.

14 Кристина Йәһвәдән үзенә рухи уңышларга ирешергә булышуын сораган. «Концертлар белән чыгыш ясаучы пианисткага төрле җирләрдә күп йөрергә туры килә һәм елына якынча 400 концертта катнашырга кирәк икәнен белә идем,— дип сөйли ул.— Шуңа күрә, яшәргә акча булсын өчен һәм тулы вакытлы вәгазьче булыр өчен, мин укытучы булырга хәл иттем». Ул вакытка инде илнең иң атаклы концерт залларының берсендә Кристинаның беренче концерты билгеләнгән булган. «Беренче концертым соңгы концертым булды»,— дип сөйли ул. Соңрак Кристина бер мәсихче өлкәнгә кияүгә чыккан. Хәзер алар Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында хезмәт итә. Кристина бәхетле, чөнки Йәһвә аңа дөрес карар кабул итәргә көч биргән, һәм хәзер ул үз вакытын һәм көчен аңа хезмәт итәр өчен куллана ала.

Кыйммәтле мирас

15. Давыт үз балаларына нәрсә бирергә теләгән, һәм ничек ул моны эшләгән?

15 «Әй балалар, килегез, мине тыңлагыз, сезне Ходайдан куркырга өйрәтермен»,— дип язган Давыт (Мәдхия 33:12). Ата буларак, Давыт үз балаларына иң кыйммәтле мирас бирергә тырышкан: балаларын, аларда Йәһвәдән тиешле, файдалы һәм чын курку булсын өчен, тәрбияләргә тырышкан. Давыт үз сүзләре һәм эшләре белән Йәһвәне таләпчән һәм рәхимсез, Канунны чак кына бозган өчен җәза бирергә әзер Аллаһы итеп түгел, ә үзенең җирдәге балаларын яратучы, кайгыртучан һәм мәрхәмәтле Ата итеп күрсәткән. Давыт: «Хаталар, кем аларны исәпләп бара?» — дип сораган. Шуннан соң, Йәһвә безнең хаталарыбызга игътибарын тупламый икәненә ышанычын күрсәтеп, болай дип өстәгән: «Яшерен кимчелекләремнән мине чистарт». Давыт бер дә шикләнмәгән: әгәр ул тырышса, аның уйлары һәм сүзләре Йәһвәгә яраклы була ала (Мәдхия 19:12, 14, Byington [18:13, 15]).

16, 17. Ничек әти-әниләр үз балаларын Йәһвәдән куркырга өйрәтә ала?

16 Давыт бүгенге ата-аналарга үрнәк калдырган. «Әти-әниебез биргән тәрбия безнең хакыйкатьтә үсүебезне күңелле итте,— дип сөйли Ральф, ул хәзер үз абыйсы белән Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында хезмәт итә.— Без кечкенә булганда, алар безнең белән җыелыш эшләре турында сөйләшәләр иде, һәм без алар кебек хакыйкатькә ашкынучан булып киттек. Алар безгә без Йәһвәгә хезмәт итүдә күп файдалы эшләр башкара алабыз икәнен аңларга булыштылар. Гаиләбез Патшалыкны вәгазьләүчеләргә зур мохтаҗлык булган илдә берничә ел яшәде һәм яңа җыелышлар оештырырга булышты.

17 Безгә дөрес юлда калырга катгый кагыйдәләр түгел, ә әти-әни өчен Йәһвәнең игелекле, кайгыртучан һәм чын шәхес булуы ярдәм итте. Алар Йәһвә турында күбрәк белергә һәм аңа яраклы булырга тырыштылар. Алар безгә Аллаһыдан куркып яшәү һәм аны ярату үрнәген калдырдылар. Хәтта без дөрес эшләмәгәндә дә әти-әниебез акыллы эш итә иде: бездә беркайчан да Йәһвә безне яратмый дигән хис тумый иде. Алар шулай ук ашыгып төрле акылсыз чикләр уйлап чыгармыйлар иде. Күп очракларда алар, йөрәкләребез түренә ирешергә теләп, безнең белән утырып сөйләшәләр иде. Әнием кайвакыт елый иде. Аларның тырышлыклары юкка гына булмады. Әти-әнинең сүзләре һәм эшләре ярдәмендә без шуны аңладык: Йәһвәдән курку — искиткеч сыйфат һәм аның Шаһите булу авыр түгел, ә шатлыклы һәм күңелле» (1 Яхъя 5:3).

18. Аллаһыдан курку нәрсә китерә?

18 «Давытның соңгы сүзләрендә»: «Кешеләр өстеннән идарә итүче, Аллаһыдан куркып идарә иткәндә, тәкъва булачак. [Ул] болытсыз күктә кояш торгандагы иртәнге якты [кебек булачак]»,— дип әйтелә (2 Патшалык 23:1, 3, 4). Давыт улы һәм варисы Сөләйман бу сүзләрнең акыллылыгын аңлаган һәм Йәһвәдән үзенә «акыллы йөрәк» һәм «явызлык белән игелекне аеру сәләте» бирергә сораган (3 Патшалык 3:9). Сөләйман Аллаһыдан курку акыллылык һәм бәхет китерә икәнен аңлаган. Соңрак Вәгазьче китабының азагында ул мондый нәтиҗә ясаган: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт. Мәгәр Аллаһы һәртөрле эш-гамәлне, һәр яшерен шөгыльне — яхшысын да, яманын да —Үзенең хөкеме алдына куячак» (Вәгазьче 12:13, 14). Без бу киңәшкә игътибарлы булсак, шуны күрербез: басынкылык һәм Аллаһыдан курку акыллылык белән бәхет тә һәм шулай ук «байлык, хөрмәт һәм тормыш» та китерә (Гыйбрәтле сүзләр 22:4).

19. Нәрсә безгә «Раббыдан куркуның... мәгънәсен аңларга» булышачак?

19 Изге Язмалардан һәм бүгенге тормыштан алынган мисаллардан шуны күрәбез: Аллаһыдан тиешле курку Йәһвәнең чын хезмәтчеләренең тормышында мөһим роль уйный. Бу курку безне күктәге Атабызга яраклы булмаган эшләрдән саклый ала һәм дошманнарга каршы торырга һәм авырлыклар белән сынауларны җиңеп чыгарга батырлык белән көч бирә ала. Шуңа күрә әйдәгез, барыбыз да, яшьләр һәм картлар, Аллаһы Сүзен тырышып өйрәник, алган белемнәр турында уйланыйк һәм Йәһвәгә чын күңелдән регуляр рәвештә дога кылыйк. Бу безгә «Аллаһы турында белем» табарга һәм «Раббыдан куркуның... мәгънәсен аңларга» булышачак (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5).

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 5 абз. Бәлки бу очрак Давытны 56 нчы һәм 141 нче мәдхияләрне язарга дәртләндергән очракларның берсе булгандыр.

Сез аңлата аласызмы?

Ничек Аллаһыдан курку...

• җитди гөнаһ кылганнан соң төзәлергә булыша?

• сынаулар һәм эзәрлекләүләр вакытында бәхет китерә?

• Аллаһының ихтыярын үтәүдә безне ныгыта?

• безнең балаларыбыз өчен кыйммәтле мирас була ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[32 биттәге иллюстрация]

Давыт Шаулны Йәһвәдән курыкканга үтермәгән