Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә оешмасын кадерлик!

Йәһвә оешмасын кадерлик!

Йәһвә оешмасын кадерлик!

«Өеңнең яхшылыклары... белән туенырбыз» (МӘДХИЯ 64:5).

1, 2. а) Гыйбадәтханә һәм анда башкарылган эш Аллаһы халкына нәрсә китерергә тиеш булган? б) Давыт гыйбадәтханә төзелер алдыннан нинди эшләр башкарган?

ДАВЫТ — Еврей Язмаларында әйтелгән иң күренекле кешеләрнең берсе. Ул көтүче, музыкант, пәйгамбәр һәм борынгы Исраилнең патшасы булган. Ул Йәһвәгә өметләнеп яшәгән. Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр аңарда Йәһвәгә йорт төзергә теләк тудырган. Бу йорт, яки гыйбадәтханә, Исраилдә хак Аллаһыга гыйбадәт кылу үзәге булырга тиеш иде. Давыт гыйбадәтханә һәм анда башкарылган хезмәт Аллаһы халкына шатлык һәм фатихалар китерәчәк икәнен белгән. Шуңа күрә ул болай дип җырлаган: «Син сайлап алган кеше бәхетле, ул йортларыңа урнашыр; өеңнең яхшылыклары, Изге Йортың белән туенырбыз» (Мәдхия 64:5).

2 Әмма Давытка Йәһвә йортын төзергә рөхсәт ителмәгән. Бу хөрмәт аның улы Сөләйманга күрсәтелгән булган. Давыт аның хыялын башка кеше тормышка ашырачак дип зарлана башламаган. Аның өчен иң мөһиме гыйбадәтханәнең төзелүе булган. Төзү эшләренә чын күңелдән ярдәм итәргә теләп, Давыт Сөләйманга Йәһвә тарафыннан бирелгән гыйбадәтханә планын тапшырган. Өстәвенә, Давыт меңләгән левиләрне хезмәт башкару өчен төркемнәргә бүлгән һәм гыйбадәтханә төзер өчен күп итеп алтын һәм көмеш бүләк иткән (1 Паралипоменон 17:1, 4, 11, 12; 23:3—6; 28:11, 12; 29:1—5).

3. Аллаһы хезмәтчеләре аның оешмасындагы теократик эшләргә нинди карашта тора?

3 Тугры исраиллеләр хак Аллаһы йортында хезмәт итү белән бәйле бар эшләргә булышлык күрсәткәннәр. Без дә, Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре, Йәһвә оешмасының җирдәге өлешендәге барлык теократик эшләргә булышлык күрсәтәбез. Безнең дә карашыбыз Давытныкы кебек. Без дә сукранырга яратмыйбыз. Без Аллаһы оешмасы аша бирелә торган фатихаларны истә тотабыз. Ә син бу фатихаларны күрәсеңме? Син аларны кадерлисеңме? Берничә мисал карап чыгыйк.

Алар рухи җитәкчелек өчен рәхмәтле

4, 5. а) Ничек «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» үзенә бирелгән йөкләмәне үти? б) Кайбер Йәһвә Шаһитләре рухи ризык турында нәрсә әйтә?

4 Гайсә Мәсих җирдәге «бөтен милке өстеннән» «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» куйган, һәм моның өчен рәхмәтле булырга җитди сәбәпләр бар. Бу «хезмәтче» — рух белән майланган мәсихчеләр — яхшы хәбәрне вәгазьләү эше белән җитәкчелек итә, мәсихче җыелышларның үткәрелүе турында кайгырта һәм 400 дән артык телдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар чыгара. Миллионлаган кеше рухи «ризыкны үз вакытында» алганы өчен рәхмәтле (Маттай 24:45—47). Шуңа күрә зарланыр өчен сәбәпләр юк.

5 Олы яшьтәге Эльфи исемле Йәһвә Шаһите мисалын карап чыгыйк. Күп еллар дәвамында ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмалардагы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне тоткан. Бу аңа юаныч һәм ярдәм биргән. Рәхмәт хисе Эльфины: «Йәһвә оешмасы булмаса, мин нәрсә эшләр идем?» — дигән сүзләр язарга дәртләндергән. Петер белән Ирмгард та инде берничә дистә ел Йәһвәгә хезмәт итә. Ирмгард Йәһвә оешмасы ярату һәм кайгырту белән биргән бар басмалар өчен рәхмәтле. Бу басмалар начар күргән яки начар ишеткән кешеләр өчен дә бастырыла.

6, 7. а) Барлык җыелышлар эшчәнлеге белән җитәкчелек ничек башкарыла? б) Йәһвә оешмасы турында әйтелгән кайбер сүзләрне китерегез.

6 Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы — рух белән майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме — бу «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» вәкиле. Алар Нью-Йоркта, Бруклиндагы Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итәләр. Җитәкче совет тәҗрибәле абый-кардәшләрне филиалларда хезмәт итәргә билгели, ә филиаллар бөтен дөнья буенча 98 000 нән артык җыелыш эшчәнлеген күзәтә. Изге Язмалар таләпләренә туры килгән ир-атларны бу җыелышларда хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр итеп билгелиләр (1 Тимутегә 3:1—9, 12, 13). Өлкәннәр җыелыш белән җитәкчелек итә һәм үзләренә тапшырылган Аллаһы көтүен кайгыртучанлык белән көтә. Аллаһы халкы арасында булу һәм мәсихче кардәшләр арасындагы бердәмлеккә һәм яратуга шатланып яшәү — бу зур фатиха! (1 Петер 2:17; 5:2, 3).

7 Мәсихчеләр зарланмый, алар өлкәннәр биргән рухи ярдәм һәм таяныч өчен рәхмәтләрен белдерә. Биргит мисалын карап чыгыйк. Аның ире бар һәм аңа 30 дан артык яшь. Яшүсмер чагында ул начар компаниягә эләккән һәм чак кына гөнаһ эшләми калган. Өлкәннәрнең Изге Язмаларга нигезләнгән ачык киңәше һәм имандашларның ярдәме аңа бу куркыныч хәлдән чыгарга булышкан. Моның турында Биргит хәзер нәрсә уйлый? «Мин Йәһвәнең искиткеч оешмасында булуыма бик рәхмәтлемен»,— дип әйтә Биргит. Ә 17 яшьлек Андреас менә нәрсә дип әйтә: «Йәһвә оешмасы — чыннан да Аллаһы оешмасы, һәм аннан яхшырак оешма юк». Әллә без Йәһвә оешмасы биргән бар яхшы нәрсәләр өчен рәхмәтле булырга тиеш түгелме?

Җитәкчеләр камил түгел

8, 9. Давытның кайбер замандашлары нәрсә эшләгән, һәм ул үзен ничек тоткан?

8 Әлбәттә, теократик эшләрдә җитәкчелек иткән абый-кардәшләр камил түгел. Алар барысы да хата эшли. Аларның кайберәүләрендә өзлексез көрәш таләп итә торган кимчелекләр бар. Бу безне боектырырга тиешме? Юк. Борынгы Исраилдә хәтта зур җаваплылык йөкләнгән кешеләр дә җитди хаталар эшләгән. Бер мисал карап чыгыйк. Яшь чагында Давыт Шаул патша янына музыкант итеп алынган. Шаул үзен начар хис иткәндә Давыт, уйнап, аны тынычландырырга тиеш булган. Соңрак Шаул Давытны үтерергә тырышкан, ахыр чиктә Давыт тормышын саклар өчен аңардан качкан (1 Патшалык 16:14—23; 18:10—12; 19:18; 20:32, 33; 22:1—5).

9 Мәкерле эш итүче исраиллеләр дә булган. Мәсәлән, Давыт гаскәрләренең башлыгы Иоав, Шаул туганын Авенирны үтергән. Абессалом, патша булыр өчен, үз әтисе Давытка каршы заговор төзегән. Ә Давытның киңәшчесе Ахитофел аңа хыянәт иткән (2 Патшалык 3:22—30; 15:1—17, 31; 16:15, 21). Әмма Давыт үпкәләмәгән һәм зарлана башламаган; ул хак Аллаһыны ташламаган. Киресенчә, Шаулдан качып йөргәндә авырлыклар аны Йәһвәгә ябышырга һәм дөрес караш сакларга этәргән. Ул вакытта Давыт болай дип җырлаган: «Мине ярлыка, әй Алла, мине ярлыка; чөнки җаным Сиңа өметләнә, кайгылар үтеп киткәнче, Синең канатларың күләгәсенә ышанып торам» (Мәдхия 56:2).

10, 11. Гертруд апа-кардәш белән нәрсә булган, һәм ул имандашларының хаталары турында нәрсә әйткән?

10 Бүген Аллаһы оешмасында мәкерлектән зарланыр өчен сәбәп юк. Йәһвә үзе дә, аның фәрештәләре дә һәм рухи көтүчеләр дә мәсихчеләр җыелышында мәкерле, бозык кешеләрне түзеп тормый. Шулай да безгә кешеләрнең камилсезлеге белән — үз камилсезлегебез һәм Аллаһы хезмәтчеләренең камилсезлеге белән очрашырга туры килә.

11 Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән Гертруд исемле апа-кардәшкә яшь чагында яла якканнар: аны ялганчы дип атаганнар һәм ул Патшалыкны тулы вакытлы вәгазьләүче түгел дигәннәр. Гертруд нәрсә эшләгән? Мондый гаепләүләрдән зарлана башлаганмы? Юк. 2003 елда, үлеменә берникадәр вакыт калганда, 91 яшьлек Гертруд мондый сүзләр әйткән: «Тормышымда кичергән бу һәм башка очраклар мине шуңа өйрәтте: кешеләрнең хаталарына карамастан, Йәһвә үзенең гаять зур эше белән җитәкчелек итә һәм безне, камил булмаган кешеләрне, бу эшне башкарыр өчен куллана». Аллаһы хезмәтчеләренең камилсезлеге белән очрашканда Гертруд Йәһвәгә чын күңелдән дога кылган.

12. а) Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр нинди начар үрнәк калдырган? б) Нәрсәне безгә истә тотарга кирәк?

12 Хәтта тугрылыгы үрнәк булган мәсихчеләр дә камил түгел. Шуңа күрә, билгеләнгән хезмәтче хата эшләгәндә, әйдәгез, «һәр эшне зарланмыйча» башкаруны дәвам итик (Филиппуйлыларга 2:14). Беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышында кайберәүләр начар үрнәк калдырган. Алар үрнәге буенча эш итсәк, бу бик аяныч булыр иде! Шәкерт Яһүд сүзләре буенча, шул көннәрдә яшәгән ялган өйрәтүчеләр «Раббы хакимлеген инкяр иткәннәр, хәтта күкләрдәге шөһрәтле затларга яла якканнар». Моннан тыш, бу гөнаһлы кешеләр «язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар» булган (Яһүд 8, 16). Андый зарлану һәм канәгатьсезлек рухы бездә булмасын. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән бар яхшы нәрсәләрне истә тотыйк. Йәһвә оешмасы биргәнне кадерлик, һәм «һәр эшне зарланмыйча» башкарыйк.

«Нинди авыр сүзләр»

13. Гайсә Мәсихнең кайбер тәгълиматларын кешеләр ничек кабул иткән?

13 Беренче гасырда кайберәүләр билгеләнгән хезмәтчеләрдән зарланса, икенчеләре Мәсихнең тәгълиматлары белән канәгать булмаган. Яхъя 6:48—69 буенча, Гайсә болай дигән: «Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченең мәңгелек тормышы бар». «Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң: „Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын?“» — дип әйткәннәр. Гайсә аның «шәкертләре [моның аркасында] сукрана» икәнен аңлаган. Өстәвенә, «шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киткән һәм башка Аның белән бергә йөрмәгән». Әмма сукранмаган шәкертләр дә булган. Гайсә 12 рәсүленнән: «Сез дә китәргә теләмисезме?» — дип сорагач, рәсүл Петер: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз»,— дип җавап биргән.

14, 15. а) Ни өчен кайбер кешеләр мәсихчеләр тәгълиматының кайбер яклары белән канәгать булмый башлаган? б) Эмануэль мисалыннан нинди сабак алабыз?

14 Безнең көннәрдә дә мәсихчеләр тәгълиматының кайбер яклары белән канәгать булмаган һәм Йәһвә оешмасының җирдәге өлешеннән зарланган мәсихчеләр бар, әмма алар әз. Ни өчен алар зарлана? Күп очракларда бу кешеләр Аллаһының эшләр белән ничек җитәкчелек иткәнен аңлап бетерми. Барлыкка Китерүче үз халкына хакыйкатьне әкренләп ачып бара. Шуңа күрә вакыт узу белән без Изге Язмаларны төгәлрәк аңлый башлыйбыз. Йәһвә хезмәтчеләренең күбесе моңа шатлана. Әмма «артык тәкъва» булып киткән һәм үзгәрешләргә җирәнеп караган кешеләр дә бар (Вәгазьче 7:16). Сәбәбе я горурлык, я бәйсезлек рухына бирелү булырга мөмкин. Һәрхәлдә, андый зарлану куркыныч һәм безне бу дөньяга һәм аның юлларына якынрак итә.

15 Эмануэль исемле мәсихче мисалын карап чыгыйк. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмаларны укыганда, ул кайбер фикерләр белән риза булмаган (Маттай 24:45). Ул бу басмаларны укымый башлаган һәм, ахыр чиктә, үз җыелышының өлкәннәренә башка Йәһвә Шаһите булырга теләмәгәнен белдергән. Әмма тиздән Эмануэль Йәһвә оешмасының тәгълиматлары дөрес икәнен аңлаган. Ул Шаһитләр белән очрашкан, үз хатасын таныган һәм яңадан Йәһвә Шаһите булган. Хәзер ул кабат шатлыклы кеше.

16. Мәсихчеләрнең кайбер тәгълиматларына карата туган шикләрне юк итәргә нәрсә булыша ала?

16 Йәһвә оешмасының кайбер тәгълиматларына шикләнеп караганга, бездә зарлана башларга теләк туса, нәрсә эшләргә? Сабыр булыйк. Вакыт узу белән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безнең сорауларга җавап бирүче һәм шикләрне юк итүче материал бастырыр. Ярдәмне шулай ук мәсихчеләр җыелышының өлкәннәреннән эзләргә кирәк (Яһүд 22, 23). Дога кылу, шәхси өйрәнү һәм рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән аралашу да шикләрне юк итәргә булыша. Бу шулай ук Йәһвә безгә үзе билгеләгән юл аша ачыклаган һәм иманны ныгыта торган Изге Язмалар хакыйкатьләре өчен рәхмәтебезне тирәнәйтергә ярдәм итәчәк.

Уңай караш саклагыз

17, 18. Бездә нинди караш булырга тиеш һәм ни өчен?

17 Әлбәттә, камил булмаган кешеләрнең тумыштан гөнаһ эшләргә омтылышы бар, һәм кайбер кешеләрнең бернинди сәбәпсез зарлана башларга нык теләге туарга мөмкин (Яратылыш 8:21; Римлыларга 5:12). Әмма зарлану гадәтебезгә кереп китсә, без Йәһвә белән дуслыгыбызны югалтырга мөмкин. Шуңа күрә безгә зарланырга теләк туу белән аны тыярга кирәк.

18 Без җыелышта берәр нәрсә белән канәгать булмаска мөмкин, әмма зарланыр урынына, уңай караш саклау яхшырак. Һәм шулай ук шатлык китерүче, үзеңне ихтирам белән тотарга, акыллы һәм иманда аек булырга булышучы эшләр башкару яхшы булыр иде (1 Көринтлеләргә 15:58; Титуска 2:1—5). Йәһвә үз оешмасында барысын күрә. Гайсә дә, беренче гасырдагы кебек, һәрбер җыелыш хәлен белә (Ачылыш 1:10, 11). Аллаһыга һәм җыелыш Башына, Гайсә Мәсихкә өметлән. Кирәк булса, алар билгеләнгән кардәшләр аша хәлне төзәтә ала (Мәдхия 42:5; Көлессәйлеләргә 1:18; Титуска 1:5).

19. Патшалык җирдә идарә итә башлаганчы, без нәрсәгә игътибар итеп яшәргә тиеш?

19 Тиздән бу бозык дөнья төзелеше юкка чыгачак, һәм җирдәге бар нәрсә белән Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгы идарә итәчәк. Ә әлегә безнең һәрберебезгә уңай караш саклау мөһим. Ул безгә имандашларыбызның кимчелекләрен түгел, ә яхшы якларын күрергә булышачак, һәм без күбрәк шатлык алачакбыз. Һәм зарлану тудыра торган эмоциональ хәлсезлек урынына, без көч алачакбыз һәм рухи яктан үсәчәкбез.

20. Уңай караш нинди фатихалар китерә?

20 Без Йәһвә оешмасында хезмәт итеп, күп фатихалар алабыз. Уңай карашлы булу безгә аларны истә тотарга булышачак. Йәһвә оешмасы — Галәм Хакименә тугры булган бердәнбер оешма. Безнең Йәһвәгә, бердәнбер хак Аллаһыга, хезмәт итәргә искиткеч мөмкинлегебез бар. Моңа синең карашың нинди? Карашың Давытныкы кебек булсын. Ул болай дип җырлаган: «Догамны ишетәсеңме? Һәрбер кеше Сиңа килер. Син сайлап алган кеше бәхетле, ул йортларыңа урнашыр; өеңнең яхшылыклары... белән туенырбыз» (Мәдхия 64:3, 5).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен без җыелышта үз өсләренә җитәкчелекне алган кардәшләр өчен рәхмәтле булырга тиеш?

• Җаваплы кардәшләр хаталар эшләгәндә, нәрсә эшләргә кирәк?

• Изге Язмалар төгәлрәк аңлатылганда, безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш?

• Нәрсә мәсихчегә шикләрне юк итәргә булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә гыйбадәт кылуга ярдәм итәргә теләп, Давыт Сөләйманга гыйбадәтханәнең планын биргән