Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән һәр кеше хөрмәт ителәчәк

Тиздән һәр кеше хөрмәт ителәчәк

Тиздән һәр кеше хөрмәт ителәчәк

«Без һәр кеше хөрмәт ителә торган яңа, күпкә яхшырак дөнья төзергә тиешбез». КУШМА ШТАТЛАРНЫҢ ПРЕЗИДЕНТЫ ГАРРИ ТРУМЭН, САН-ФРАНЦИСКО, КАЛИФОРНИЯ, АКШ, 25 АПРЕЛЬ, 1945 ЕЛ

ИКЕНЧЕ бөтендөнья сугышы беткәннән соң күп кешеләр, шул исәптән президент Трумэн да, кешелек тарихтан сабак алып, «яңа дөнья» төзеячәк һәм бу дөньяда һәрбер кеше хөрмәт ителәчәк дип ышанган. Кызганычка каршы, кешеләр андый дөнья төзи алмады. Кеше бүген дә хөрмәт ителми, һәм моның сәбәбе кеше үзе түгел, ә кешенең төп дошманы.

Ни өчен кеше хөрмәт ителми?

Кешенең бу төп дошманы турында Изге Язмаларда әйтелә. Ул — явыз рухи шәхес, Иблис Шайтан. Ул кешелек тарихының иң башында Аллаһының идарә итәргә хокукын шик астына алган. Аның төп максаты — кешеләрне Барлыкка Китерүчегә хезмәт итүдән читкә алып китү, һәм Иблиснең бу нияте ул Хаува белән Едем бакчасында сөйләшкәннән бирле үзгәрмәгән (Яратылыш 3:1—5). Адәм белән Хаува Иблисне тыңлаганнар һәм үзләренә күп кайгы-хәсрәт китергәннәр. «Адәм һәм аның хатыны» Аллаһының тыелган җимеш турындагы законын бозганнар. Һәм шунда ук Аллаһы йөзеннән качканнар. Ни өчен? «Куркып калдым. Чөнки мин шәрәмен»,— дигән Адәм (Яратылыш 3:8—10). Адәмнең үз-үзенә һәм үзенең күктәге Атасына мөнәсәбәте үзгәргән. Ул оялган, һәм Йәһвә белән сөйләшкәндә үзен уңайсыз хис иткән.

Ләкин ни өчен Иблис Адәмнең үз-үзен хөрмәт итми башлавын теләгән? Кеше Аллаһыга охшатып яратылган, һәм кеше Аллаһы данын чагылдыра алмаса, Шайтан шатлана (Яратылыш 1:27; Римлыларга 3:23). Бу ни өчен кеше бар тарих дәвамында хөрмәт ителми икәнен аңларга булыша. Шайтан — «бу гасырның илаһы», шуңа күрә ул «бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә [кешегә] зарар китерсен» өчен көч куя (2 Көринтлеләргә 4:4; Вәгазьче 8:9; 1 Яхъя 5:19). Бу кеше беркайчан да хөрмәт ителмәячәк дигәнне аңлатамы?

Йәһвә үзе барлыкка китергән затларны хөрмәт итә

Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәнче, Едем бакчасындагы шартлар искиткеч булган. Аларда мул ризык, кызык эш, камил сәламәтлек булган, һәм аларны, шулай ук аларның булачак буыннарын, мәңгелек тормыш көткән (Яратылыш 1:28). Әйе, яратучан Аллаһы кешеләргә үз ниятендә хөрмәтле урын алдан исәпләп куйган.

Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәннән соң, Йәһвә кешеләрне хөрмәт итми башлаганмы? Юк. Аллаһы шуны исәпкә алган: хәзер Адәм белән Хаува, шәрә булганга, оялып торганнар. Алар инҗир агачының яфракларыннан үзләренә бил каплагычлары ясаган. Йәһвә, кайгыртучанлык күрсәтеп, моның урынына «Адәм белән хатыны Хаува өчен тиредән киемнәр» биргән (Яратылыш 3:7, 21). Аллаһы аларны оятта калдырмаган, ул аларга хөрмәт күрсәткән.

Соңрак, Исраил халкы белән килешү төзегәч, Йәһвә ятимнәргә, тол хатыннарга, килмешәкләргә — кешеләр арасында еш кына җәберләнә торган кешеләргә шәфкать күрсәткән (Мәдхия 71:13). Мәсәлән, иген урылганда, зәйтүн агачы һәм йөзем агачы җимешләре җыелганда исраиллеләр, Йәһвә боерыгы буенча, уңышның калдыкларын җыймаганнар. Аллаһы бу калдыкларны «килмешәккә, ятимгә һәм тол хатыннарга» калдырырга кушкан (Канун 24:19—21). Халык бу кануннарны үтәгәндә, хәтта иң ярлы кешеләрнең дә хөрмәтле эше булган, һәм аларга хәер сорашып йөрергә кирәк булмаган.

Гайсә кешеләрне хөрмәт иткән

Аллаһы пәйгамбәре Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә, кешеләрне хөрмәт иткән. Мәсәлән, бер тапкыр Гәлиләядә аның янына «бөтен тәне махаулы» бер кеше килгән. Муса Кануны буенча, махау белән авыручы кеше, башкаларга чирен йоктырмас өчен: «Чиста түгел! Чиста түгел!» — дип кычкырырга тиеш булган (Левиләр 13:45). Әмма махаулы кеше Гайсә янына килгәч, Муса Канунындагы таләпне үтәмәгән. Ул йөзтүбән капланып: «Әфәнде! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең»,— дип ялвара башлаган (Лүк 5:12). Гайсә нәрсә эшләгән? Ул бу кешене Канунны боздың дип гаепләмәгән, ул шулай ук аның үтенечен дә игътибарсыз калдырмаган һәм аңардан читкә дә борылмаган. Ул махаулы кешегә кагылып: «Әйе, телим. Тазарын!» — дигән һәм бу кеше яңадан үз-үзен хөрмәт итә башлаган (Лүк 5:13).

Башка очракларда Гайсә авырган кешене аңа кагылмыйча һәм хәтта ерактан савыктырган. Әмма бу очракта ул кешегә кагылган (Маттай 15:21—28; Марк 10:51, 52; Лүк 7:1—10). Бу кешенең «бөтен тәне махаулы булганга», һичшиксез, аңа инде күп еллар беркем дә кагылмаган. Башка кешенең үзенә кагылуын сизү аңа зур рәхәтлек китергәндер! Аның бар теләге — бу махау чиреннән савыгу булган. Әмма Гайсә аның хакка күбрәкне эшләгән: Гайсә бу кешене ул үз-үзен хөрмәт итә башларлык итеп савыктырган. Ә хәзерге җәмгыятьтә кеше хөрмәт ителсен өчен көч куеламы? Куелса, нәрсәдән бу күренә?

Башкаларны хөрмәт итәргә булышучы кагыйдә

Бер тапкыр Гайсә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы сүзләр әйткән. Бу сүзләр иң билгеле җитәкчелек дип санала, ул болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12). Еш кына «алтын кагыйдә» дип аталган бу принцип безне башка кешене хөрмәт итәргә дәртләндерә, һәм без дә безне хөрмәт итәрләр дип өметләнәбез.

Тарихка күз салсак, шуны күрербез: бу принцип буенча яшәргә теләгән кешеләр бик сирәк очрый. Бер ир-ат, аның исеме Харолд булсын, болай дип әйтә: «Мин башкаларның дәрәҗәсен төшерергә ярата идем. Нибары берничә сүз белән генә мин кешене елаганчы үпкәләтә ала идем». Нәрсә Харолдны үзгәрткән соң? «Минем яныма Йәһвә Шаһитләре килә башлады. Аларга әйткән сүзләремне һәм үз тәртибемне искә төшергәндә, мин оялып куям. Әмма алар бирешмәде һәм килүләрен дәвам иттеләр. Вакыт узу белән Изге Язмалардагы хакыйкатьләр миңа тәэсир итә башладылар һәм үзгәрергә ярдәм иттеләр». Бүген Харолд мәсихчеләр җыелышында өлкән булып хезмәт итә.

Харолд мисалы шуны күрсәтә: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Еврейләргә 4:12). Аллаһы Сүзенең кеше йөрәкләренә тәэсир итәргә, аларның фикер йөртүен һәм тәртибен үзгәртергә көче бар. Бездә кешене үпкәләтергә түгел, ә аңа булышырга, аны кимсетергә түгел, ә аны олыларга эчкерсез теләк булырга тиеш. Шул чакта без аңа хөрмәт күрсәтә алабыз (Рәсүлләр 20:35; Римлыларга 12:10).

Һәрбер кеше хөрмәт ителәчәк вакыт

Нәкъ шундый теләк Йәһвә Шаһитләрен башкаларга Изге Язмалардагы искиткеч өметне сөйләргә дәртләндерә (Рәсүлләр 5:42). Якыныңа хөрмәт күрсәтүнең иң яхшы юлы — бу аңа «шатлык вәгазьләү» (Ишагыйя 52:7). Йәһвә Шаһитләре кеше «яңа кеше булып киенә» ала дип яхшы хәбәр вәгазьлиләр. Ул «яңа кешенең» башка кешеләрне кимсетергә «хайвани теләге» булмаячак (Көлессәйлеләргә 3:5—10). Алар шулай ук Йәһвәнең нияте турында сөйли: кешене хөрмәт итмәү башка булмаячак һәм аның чыганагы — Иблис Шайтан юк ителәчәк (Данил 2:44; Маттай 6:9, 10; Ачылыш 20:1, 2, 10). «Җир... Ходай турында белем белән тулгач» кына, һәрбер кеше хөрмәт ителәчәк (Ишагыйя 11:9).

Без сезне мондый искиткеч өмет турында белем алырга чакырабыз. Йәһвә Шаһитләре белән аралашып, сез үзегез шуны күрерсез: Изге Язмаларның принципларын куллану кешеләргә үз-үзләрен хөрмәт итә башларга булыша. Сез шулай ук Аллаһы Патшалыгы тиздән «һәр кеше хөрмәт ителә торган яңа, күпкә яхшырак дөнья төзеячәк» икәнен белерсез.

[3 биттәге иллюстрация]

Гайсә Мәсих савыктырган кешеләрне хөрмәт иткән