Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы каршында үтенечләрегезне белдерегез

Аллаһы каршында үтенечләрегезне белдерегез

Аллаһы каршында үтенечләрегезне белдерегез

«Теләсә нинди хәлдә... дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез» (ФИЛИППУЙЛЫЛАРГА 4:6).

1. Без кем белән сөйләшә алабыз, һәм ни өчен бу гаҗәеп?

ӘГӘР син: «Миңа президент белән сөйләшергә кирәк»,— диеп, аның секретарена мөрәҗәгать итсәң, сиңа нәрсә дип әйтерләр? Синең белән ихтирам белән сөйләшерләр, әмма президентның үзе белән син барыбер очрашмассың. Ә Галәм Хакиме Йәһвә Аллаһы белән без һәркайсы вакытта һәм һәркайсы урыннан сөйләшә алабыз. Аллаһыга яраклы итеп дога кылабыз икән, ул безне һәрвакыт тыңлый (Гыйбрәтле сүзләр 15:29). Бу чыннан да гаҗәеп! Моның өчен рәхмәтле булу безне «доганы ишетүче» Аллаһыга һәрвакыт дога кылырга дәртләндерергә тиеш (Мәдхия 64:3).

2. Догаларыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, нәрсә кирәк?

2 Әмма берәрсе: «Ә нинди догалар Аллаһыга яраклы?» — дип сорарга мөмкин. Бу сорауга җавап Изге Язмаларда бирелә: «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чөнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6). Әйе, үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһыга якынлашыр өчен, иман кирәк. Аллаһыга иман иткән, иманын игелекле эшләр белән күрсәткән һәм дөрес йөрәк торышы белән эчкерсез дога кылган кешеләрнең генә догаларын Аллаһы тыңларга әзер.

3. а) Аллаһының борынгы хезмәтчеләренең догаларыннан күренгәнчә, без догаларыбызда нәрсә турында әйтә алабыз? б) Догаларыбыз нинди булырга мөмкин?

3 Рәсүл Паул үз замандашларына, мәсихчеләргә болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Изге Язмаларда Аллаһыга үз борчылуларын сөйләп биргән күп кешеләр турында әйтелә. Мәсәлән, Һанна, Ильяс, Хизәкыйя һәм Данил (1 Патшалык 2:1—10; 3 Патшалык 18:36, 37; 4 Патшалык 19:15—19; Данил 9:3—21). Безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Паул сүзләреннән шулай ук догаларыбыз төрле булырга мөмкин икәне күренә. Паул шөкер итүне, ягъни рәхмәт белдерүне искә ала: бу Аллаһыга безнең хакка эшләгән эшләре өчен рәхмәтебезне белдерә торган дога. Рәхмәтебезне белдергәндә без Йәһвәне мактый алабыз. Ялвару — бу берәр нәрсәне басынкылык һәм зур теләк белән сорау. Без шулай ук Аллаһыга үтенечләребезне белдерә алабыз, ягъни берәр нәрсә турында сорый алабыз (Лүк 11:2, 3). Безнең күктәге Атабыз андый догаларны шатлык белән тыңлый.

4. Йәһвә безгә нәрсә кирәк икәнен белсә дә, ни өчен безгә аңа үз үтенечләребезне әйтергә кирәк?

4 Кайберәүләр: «Йәһвә безгә нәрсә кирәк икәнен белми мени?» — дип сорарга мөмкин. Әйе, белә (Маттай 6:8, 32). Ни өчен соң алай булгач, ул безнең үзенә үтенечләребезне әйтүен тели? Моны бер мисал белән аңлатып була. Кибеттә кайбер сатып алучыларга бүләк тәкъдим ителә. Әмма, аны алыр өчен, аларга кибет хуҗасына барып, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны эшләргә теләмәгән кешеләр андый мөмкинлекне кадерләмәгәннәрен күрсәтә. Үз үтенечләребезне догада әйтмәсәк, без Йәһвә безгә биргәнне кадерләмәгәнебезне күрсәтәбез. «Сорагыз һәм алырсыз»,— дигән Гайсә Мәсих (Яхъя 16:24). Бу сүзләр буенча эш итеп, без Аллаһыга өмет баглаганыбызны күрсәтәбез.

Ничек без Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә тиеш?

5. Ни өчен безгә Гайсә Мәсих исеме хакына дога кылырга кирәк?

5 Йәһвә дога кылу турында каты кагыйдәләр урнаштырмый. Шулай да Аллаһыга дөрес, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, мөрәҗәгать итәргә өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк» (Яхъя 16:23). Димәк, безгә Гайсә Мәсих исеме хакына дога кылырга кирәк, һәм Аллаһының фатихалары кешелеккә аның аша гына бирелә икәнен танырга кирәк.

6. Дога кылганда үзеңне ничек тотарга кирәк?

6 Дога кылганда үзеңне ничек тотарга? Изге Язмаларда, Аллаһы доганы ишетсен өчен, үзеңне берәр ничек тотарга кирәк дип әйтелми (3 Патшалык 8:22; Нихами 8:6; Марк 11:25; Лүк 22:41). Безнең эчкерсезлегебез һәм дөрес йөрәк торышы мөһим (Йоил 2:12, 13).

7. а) «Амин» дигән сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз. б) Ни өчен аны дога кылганда куллану урынлы?

7 Ә «амин» дигән сүзнең кулланышы турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмалардан шуны беләбез: бу сүзне дога ахырында, аеруча җыелган кешеләр хакына дога кылганда, әйтү урынлы (Мәдхия 71:19; 88:53). Аме́н дигән еврей сүзенең төп мәгънәсе — «дөрес, һичшиксез». Макклинток һәм Стронг энциклопедиясе буенча, дога ахырында «амин» «алдарак әйтелгән сүзләрне раслар өчен һәм аларны үтәргә чакыру өчен» әйтелә. Шуңа күрә кеше дога ахырында чын күңелдән «амин» диеп, нәкъ шуны әйтергә теләгән икәнен күрсәтә. Мәсихче җыелыш исеменнән дога кылганнан соң «амин» дигәч, аны тыңлаган кешеләр дә эчтән генә яки тавыш белән «амин» дип әйтә ала, шулай итеп алар аның сүзләре белән риза икәнен күрсәтәләр (1 Көринтлеләргә 14:16).

8. Безнең кайбер догаларыбыз Ягъкуб һәм Ибраһим догаларына кайсы яклардан охшаш булырга мөмкин, һәм бу догалар нәрсәне күрсәтә?

8 Кайвакыт Аллаһы безгә догабызда әйтелгән үтенечләр никадәр безнең өчен мөһим икәнен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Безгә, бәлки, Ягъкуб күрсәткән тырышлык күрсәтергә кирәк булыр. Ул, фатиха алыр өчен, төне буе фәрештә белән көрәшкән (Яратылыш 32:24—26). Ә кайбер очракларда безгә, Ибраһим кебек, күп мәртәбәләр Аллаһыга мөрәҗәгать итәргә туры килер. Ибраһим Йәһвәдән Лут өчен һәм Содомда булган башка тәкъва кешеләр өчен берничә тапкыр үтенеп сораган (Яратылыш 18:22—33). Без дә, алар кебек, безнең өчен кадерле булган нәрсәләр турында Йәһвәгә дога кыла алабыз. Без моны аның гадел, шәфкатьле булуын һәм яратучан игелек күрсәтә икәнен истә тотып эшлибез.

Без нәрсә турында сорый алабыз?

9. Догаларыбызда беренче урында нәрсә торырга тиеш?

9 «Теләсә нинди хәлдә... Аллаһы каршында үтенечләрегезне... белдерегез»,— дип язган Паул (Филиппуйлыларга 4:6). Димәк, догаларыбызда тормышыбызның һәр яклары турында әйтә алабыз. Әмма догаларыбызда беренче урында Йәһвә ниятенә кагылышлы эшләр торырга тиеш. Данил безгә бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Исраиллеләр үз гөнаһлары өчен җәза күргәндә, Данил Йәһвәдән шәфкать күрсәтүен үтенгән: «Аллаһым, үзең хакына озаклатма, чөнки синең исемең синең шәһәреңә бирелгән» (Данил 9:15—19). Ә безнең догаларыбыз Йәһвә исемен изгеләндерү һәм аның ихтыярын үтәү безнең өчен бар нәрсәдән мөһимрәк икәнен күрсәтәме?

10. Безнең үзебезгә кагылышлы нәрсәләр турында дога кылу урынлы икәнен без кайдан беләбез?

10 Шулай да безнең үзебезгә кагылышлы нәрсәләр турында да дога кылу урынлы. Мәсәлән, мәдхия җырлаучы рухи нәрсәләрне яхшырак аңларга теләгән. Ул: «Миңа акыл бир, мин кануныңны үтәрмен һәм аны чын күңелемнән саклармын»,— дип дога кылган. Без дә Аллаһыдан моның турында сорый алабыз (Мәдхия 118:33, 34; Көлессәйлеләргә 1:9, 10). Гайсә «күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылган» (Еврейләргә 5:7). Ул моның белән безгә шуны күрсәткән: куркыныч хәлгә эләккәндә һәм сынаулар кичергәндә Аллаһыдан ярдәм эзләү урынлы. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә үрнәк дога биргәндә, анда шәхси сораулар — гөнаһларны кичерү һәм яшәр өчен кирәкле нәрсәләр турында әйткән.

11. Ничек дога безгә вәсвәсәгә дучар булмаска булыша?

11 Үрнәк догада Гайсә: «Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла»,— дигән үтенеч турында әйткән (Маттай 6:9—13). Соңрак Гайсә: «Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз»,— дип чакырган (Маттай 26:41). Әйе, вәсвәсәләр белән очрашканда, дога кылу мөһим. Эштә яки мәктәптә безнең Изге Язмалар принципларын бозарга теләгебез туарга мөмкин. Бу дөнья кешеләре, бәлки, безне берәр шикле эшләрдә катнашырга чакырыр. Безгә, бәлки, тәкъва принципларга каршы булган берәр эш эшләргә кушарлар. Гайсә киңәшен тоту — Аллаһыдан безне гөнаһтан сакласын дип дога кылу дөрес булыр. Моны әле вәсвәсәгә дучар булганчы һәм вәсвәсә вакытында да эшләү акыллы.

12. Без Аллаһыга нинди авырлыклар турында сөйли алабыз һәм нәрсәгә без шикләнмибез?

12 Бүген Аллаһы хезмәтчеләре төрле авырлыклар белән очраша һәм төрле сәбәпләр аркасында борчыла. Күп Шаһитләр авырый яки стресстан интегә. Тирә-яктагы җәбер-золым тынычлыгыбызны урлый. Экономик авырлыклар аркасында яшәр өчен акча табу тагы да катлаулана. Әмма Йәһвә аның хезмәтчеләре үз авырлыклары турында сөйләгәндә аларны тыңлый һәм бу безне юата. Мәдхия 101:18 дә Йәһвә турында болай дип әйтелә: «[Ул] юашларның теләгенә күз сала, һәм ялынуларын ишетми калмый».

13. а) Без нинди шәхси сораулар турында дога кыла алабыз? б) Моңа мисал китерегез.

13 Безнең хезмәтебезгә һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә кагылышлы бар нәрсә турында дога кылу урынлы (1 Яхъя 5:14). Син, бәлки, никахлашырга яки эшкә урнашырга, ә бәлки, Аллаһыга үз хезмәтеңне киңәйтергә уйлыйсыңдыр. Нәрсә эшләргә? Аллаһыга моның турында дога кыл һәм аңардан җитәкчелек сора. Мәсәлән, Филиппинда яшәүче бер мәсихче хатын тулы вакытлы хезмәт башларга теләгән. Әмма аның тиешле эше булмаган. Ул болай дип сөйли: «Бер тапкыр, шимбә көнне, мин Йәһвәгә пионер булып хезмәт итәргә телим дип дога кылдым. Шул ук көнне мин бер кызга китап тәкъдим иттем. Һәм ул кинәт: „Сезгә дүшәмбе көнне иртә белән безнең мәктәпкә килергә кирәк“,— диде. Мин: „Ни өчен?“ — дип сорадым. Ул аларга мәктәптә эшләр өчен кеше кирәк дип әйтте. Мин мәктәпкә килгәч, мине шунда ук эшкә алдылар. Барысы да шундый тиз булып чыкты!» Моңа охшаш очракларны күп Йәһвә Шаһите сөйли ала. Шуңа күрә Аллаһыга кыюлык белән эчкерсез догалар кыл!

Гөнаһ эшләгән булсак

14, 15. а) Ни өчен кеше гөнаһ эшләсә дә, дога кылуын дәвам итәргә тиеш? б) Гөнаһ эшләгән кешегә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кабат төзергә, үз догаларыннан тыш, тагын нәрсә булышачак?

14 Гөнаһ кылган кешегә дога ничек ярдәм итә ала? Гөнаһ кылган кайбер кешеләр оялганга күрә дога кылмый башлый. Әмма бу акыллы түгел. Бер мисал карап чыгыйк. Пилотлар шуны белә: самолет очасы юлыннан читкә китсә, алар авиадиспетчерга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Әмма мондый хәлгә эләккәч, пилот үз хатасыннан оялып моны эшләмәсә, нәрсә булыр? Һәлакәт булырга мөмкин! Нәкъ шулай ук гөнаһ кылган кеше дә дога кылырга оялса, үзенә тагы да күбрәк зыян китерә ала. Оялу Йәһвә белән сөйләшергә комачауларга тиеш түгел. Йәһвә үзе җитди хата эшләгән кешеләрне үзенә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Ишагыйя пәйгамбәр гөнаһ эшләгән замандашларын Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә чакырган, «чөнки ул күп тапкыр шәфкатьле» (Ишагыйя 55:6, 7). Кичерү алыр өчен, гөнаһ эшләгән кешегә басынкылык күрсәтергә, гөнаһлы юлын калдырырга һәм чын күңелдән тәүбә итәргә кирәк (Мәдхия 118:58; Данил 9:13).

15 Гөнаһ эшләнгән булса, дога кылу тагын бер сәбәп аркасында мөһим. Шәкерт Якъкуб рухи ярдәмгә мохтаҗ булган кеше турында болай дип язган: «Шул [гөнаһ эшләгән кеше] иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар... аның өчен дога кылсыннар... Раббы аны савыктырыр» (Ягъкуб 5:14, 15). Әйе, кеше үз гөнаһы турында үзе Йәһвәгә әйтергә тиеш. Әмма ул шулай ук үзе өчен дога кылсыннар дип мәсихче өлкәннәрне дә сорый ала. Бу аңа Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләрен кабат төзергә булышачак.

Догаларга җавап

16, 17. а) Ничек Йәһвә догаларга җавап бирә? б) Дога һәм вәгазь тыгыз бәйле икәнен нинди очраклар күрсәтә?

16 Ничек Йәһвә догаларыбызга җавап бирә? Кайбер догаларга ул тоткарланмыйча һәм ачык итеп җавап бирә (4 Патшалык 20:1—6). Ә кайбер догаларга җавапны көтәргә туры килә, һәм бу догабызга җавапмы яки юкмы икәнен аңлау җиңел түгел. Гайсәнең тол хатын турындагы гыйбрәтле хикәясе буенча, бу хатын хаким янына берничә тапкыр килгән. Димәк безгә берәр нәрсә турында, бәлки, берничә тапкыр дога кылырга туры килер (Лүк 18:1—8). Әмма без Аллаһы ихтыяры буенча дога кылсак, Йәһвә беркайчан да: «Борчып йөрмә әле»,— дип әйтмәс. Моңа бер дә шикләнмик! (Лүк 11:5—9).

17 Йәһвәнең күп хезмәтчеләре Аллаһының догаларга җавап бирүен күп мәртәбә күргәннәр. Бу аеруча Аллаһыга хезмәт иткәндә күренә. Бер тапкыр Филиппинда яшәүче ике апа-кардәш ерак бер территориядә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар таратканнар. Бер хатынга трактат биргәч, аның күзләре яшь белән тулган. Бу хатын болай дигән: «Кичә кич белән мин Аллаһыга: „Миңа Изге Язмаларны аңларга булышыр өчен берәр кешене җибәр“,— дип дога кылган идем. Һәм мин сез минем догама җавап дип уйлыйм». Тиздән бу хатын Патшалык Залында үткәрелә торган очрашуларга килә башлаган. Көньяк-көнчыгыш Азиянең башка бер илендә абый-кардәш бер комплекста вәгазьләргә курыккан, чөнки бу комплексның сакчылары булган. Әмма бер тапкыр ул Йәһвәгә дога кылган һәм батырланып йорт эченә кергән. Ул бер фатирга шалтыраткач, ишекне яшь хатын ачкан. Абый-кардәш үз килүенең максатын аңлаткач, бу хатын-кыз елый башлаган. Бу хатын Йәһвә Шаһитләрен эзләгәнен һәм аларны табар өчен дога кылганын әйткән. Абый-кардәш шатлык белән аңа якындагы Йәһвә Шаһитләре җыелышы белән элемтәгә керергә булышкан.

18. а) Үз догаларыбызга җавап алганда, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Дога кылыр өчен һәрбер мөмкинлекне куллансак, без нәрсәгә шикләнмәячәкбез?

18 Әйе, дога — бу Аллаһының бүләге. Йәһвә безнең догаларыбызны тыңларга һәм аларга җавап бирергә әзер (Ишагыйя 30:18, 19). Әмма безгә игътибарлы булырга һәм Йәһвә җавабын күрә белергә кирәк. Аның җавабы без көткәнчә булмаска да мөмкин. Аллаһыдан җитәкчелек алгач, аңа рәхмәтебезне әйтик һәм аны мактарга онытмыйк (1 Тессалуникәлеләргә 5:18). Шулай ук рәсүл Паулның: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез»,— дигән сүзләрен һәрвакыт исеңдә тот. Аллаһы белән сөйләшер өчен һәркайсы мөмкинлекне куллан. Бу сиңа рәсүл Паул сүзләренең дөреслеген күрергә булышачак. Ул Аллаһыдан җавап алган кешеләр турында болай дигән: «Һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

Сез җавап бирә аласызмы?

• Догаларыбыз нинди булырга мөмкин?

• Безгә ничек дога кылырга кирәк?

• Догаларыбызда нәрсә турында әйтә алабыз?

• Кеше гөнаһ эшләсә, дога нинди роль уйный?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Чын күңелдән әйтелгән дога вәсвәсәләргә бирешмәскә булыша

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Дога кылганда без Аллаһыга үз рәхмәтебезне белдерәбез, үз борчылуларыбыз турында сөйлибез һәм үтенечләребезне әйтеп бирәбез