Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зәбур китабының бишенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Зәбур китабының бишенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Зәбур китабының бишенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр

БАЙ кеше болай дип әйтергә мөмкин: «Улларыбыз янга утыртылып, нык тамырланган агачтай, кызларыбыз матурланган өйдәй әйбәт киенеп, бик чибәр булсыннар иде... сарыкларыбыз күп үрчемле булсыннар иде». Ул шулай ук: «Андый кешеләр сәгадәтле»,— дип кычкырырга мөмкин. Әмма мәдхия җырлаучы: «Алласы Ходай булган кеше генә сәгадәтле»,— дип әйтә (Мәдхия 143:12—15). Әйе, нәкъ шулай! Йәһвә бәхетле Аллаһы, һәм аңа гыйбадәт кылучы кешеләр дә «сәгадәтле», ягъни бәхетле (1 Тимутегә 1:11). Бу сүзләрнең хаклыгы Зәбур китабының бишенче өлешендә — Аллаһы тарафыннан рухландырылган 106—150 нче мәдхияләрдә ачыклана.

Бу өлештә шулай ук Йәһвәнең, мәрхәмәт, дөреслек һәм игелек кебек, бөек сыйфатлары турында әйтелә. Аллаһы турында күбрәк белем алган саен, без аны тагы да күбрәк яратырга һәм аңардан куркырга теләк сизәбез. Һәм бу безне бәхетле итә. Әйе, Зәбур китабының бишенче өлешендә безнең өчен бик кыйммәтле хәбәр бар! (Еврейләргә 4:12).

БЕЗ ЙӘҺВӘ МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛГАНГА БӘХЕТЛЕ

(Мәдхия 106:1—118:176)

«Ходайны Аның мәрхәмәте һәм адәм улларына күрсәткән могҗизалы эшләре өчен данласыннар!» — дип җырлый Бабыл әсирлегеннән кайткан яһүдләр (Мәдхия 106:8, 15, 21, 31). Аллаһыны данлап, Давыт: «Синең чынлыгың [дөреслегең] болытларга чаклы»,— дип җырлый (Мәдхия 107:5). Ә чираттагы мәдхиядә ул болай дип дога кыла: «Әй Ходай, Аллам, миңа ярдәм ит; мәрхәмәтең хакына мине коткар» (Мәдхия 108:18, 19, 26). 109 нчы мәдхиядә Мәсих идарәсе турында пәйгамбәрлек әйтелә. Мәдхия 110:10 да: «Зирәклекнең башы — Ходайдан курку»,— дип язылган. Ә чираттагы мәдхия буенча, «Ходайдан куркучы... ир сәгадәтле» (Мәдхия 111:1).

112 —117 нче мәдхияләр Шөкер мәдхияләре дип атала, чөнки аларда кат-кат «Аллага шөкер», ягъни «Йәһвәне макта» дигән сүзләр кулланыла. Борынгы заманнан телдән-телгә күчеп барган гореф-гадәтләр язылган Мишна китабы (III гасыр) буенча, бу җырларны Коткарылу бәйрәмендә һәм һәр ел үткәрелә торган яһүдләрнең өч бәйрәмендә җырлаганнар. Мәдхияләрнең һәм Изге Язмалар бүлекләренең иң озыны — бу 118 нче мәдхия. Анда Йәһвәнең сүзе данлана.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

108:23 — Давыт: «Авыша торган күләгә күк күчеп йөрим»,— дигәндә, аның нәрсә әйтәсе килгән? Давыт үз үлеменең якынлыгын сизеп, үз хисләре турында шагыйрь кебек язган (Мәдхия 101:12).

109:1, 2 — Давытның «Раббысы», Гайсә Мәсих, Аллаһының уң ягында утырганда нәрсә эшләгән? Гайсә, терелтелгәч, күккә күтәрелгән һәм 1914 елга кадәр Аллаһының уң ягында көтеп утырган. Ул шул елны Патша булып идарә итә башлаган. Ә бу елга кадәр ул майланган шәкертләре белән, аларның вәгазь эше һәм шәкертләр булдыру эше белән җитәкчелек иткән. Ул шулай ук аларны үзе белән Аллаһы Патшалыгында идарә итәргә әзерләгән (Маттай 24:14; 28:18—20; Лүк 22:28—30).

109:4 — Йәһвә нәрсә турында «ант иткән һәм үкенми»? Бу ант килешү турында. Бу килешүне Йәһвә Гайсә Мәсих белән төзегән. Анда ул Патша һәм Иң баш рухани булачак диелгән (Лүк 22:29).

112:3 — Ничек Йәһвәнең «исеме кояш чыгышыннан көнбатышка чаклы данланырга» тиеш? Бу сүзләр Аллаһыны һәр көн кешеләрнең бер төркеме генә данлый дигәнне аңлатмый. Кояшның нурлары, ул көнчыгышта торып көнбатышта батканга тикле, бөтен җир йөзе буйлап тарала. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә бөтен җир шары буйлап данлана. Әгәр бу оештырылмаган булса, бу эш мөмкин булмас иде. Йәһвә Шаһитләре буларак безгә хөрмәт күрсәтелгән: без Аллаһыны данлыйбыз һәм Патшалык турында вәгазьләү эшендә ашкынып катнашабыз.

115:6 — Никадәр «Ходайның изгеләренең үлеме аның алдында кадерле»? Йәһвә өчен үз хезмәтчеләре бик кадерле һәм аларның төркем буларак үлеме аның өчен зур югалту булыр иде. Әгәр Йәһвә мондый үлемне рөхсәт итсә, бу аның дошманнары аңардан көчлерәк икәнен күрсәтер иде. Өстәвенә, җирдә яңа дөньяның нигезе булыр өчен кеше калмас иде.

118:71 — Газап чигү нинди яхшылык китерергә мөмкин? Авырлыклар безне Йәһвәгә тагы да күбрәк таянырга, чын күңелдән дога кылырга һәм тырышыбрак Изге Язмаларны өйрәнергә һәм анда әйтелгәннәрне кулланырга өйрәтә ала. Шулай ук авырлыклар вакытында без үз кимчелекле якларыбызны күреп, аларны төзәтә алабыз. Газапларны үзебезне тагы да камилләштерер өчен куллансак, алар безне мәрхәмәтсез итмәячәк.

118:96 — «Һәрнәрсәнең [«һәр камиллекнең», ЯД] чиге бар» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Мәдхия җырлаучы камиллек турында кеше карашыннан чыгып сөйли. Ул, күрәсең, шуны истә тоткан: кеше камиллекне чикле мәгънәдә генә күз алдына китерә ала. Ә Аллаһы канунының андый чиге юк. Канунга нигезләнгән җитәкчелек тормышның бар өлкәләрендә кулланырлык.

118:164 — Аллаһыны «көненә җиде тапкыр данлыйм» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Җиде саны тулылыкны күрсәтә. Шуңа күрә мәдхия җырлаучы Йәһвә бар мактауга лаек дип әйтә.

Безнең өчен сабаклар:

106:27—31. Бу дөнья акылы Һармагедун килгәч «юкка чыгачак» (Ачылыш 16:14, 16). Бу акыл беркемне дә юк ителүдән саклап кала алмый. Йәһвәдән коткару эзләгән кешеләр генә «Ходайны Аның мәрхәмәте... өчен данлар» өчен яшәячәк.

108:30, 31; 109:5. Сугышчының сул кулындагы калканы кылыч тоткан уң кулын җитәрлек якламый. Йәһвә үз хезмәтчеләре хакына көрәшер өчен, аларның «уң якларында» басып тора дип әйтеп була. Шулай итеп ул аларны яклый һәм аларга ярдәм итә. Бу «Ходайны авыз белән кычкырып данлар» өчен яхшы сәбәп.

112:4—9. Йәһвә бик югары, һәм аңа хәтта күккә дә күз салыр өчен иелергә кирәк. Шулай да ул юашларны, ярлыларны һәм бала таба алмаган хатыннарны кызгана. Йәһвә Аллаһы басынкы һәм үз хезмәтчеләренең дә шундый булуларын тели (Ягъкуб 4:6).

113:3—7. Йәһвәнең үз халкы хакына Кызыл диңгез, Үрдүн елгасы һәм Синай тавы янында башкарган искиткеч эшләре турында белү безгә нык тәэсир итәргә тиеш. «Җир», ягъни кешелек, Ходай йөзе алдында куркырга, яки «тетрәнеп» торырга тиеш.

118:97—101. Аллаһы Сүзеннән алынган акыл һәм аңлау безне рухи зыяннан саклаячак.

118:105. Аллаһы Сүзе безнең аякларыбызга яктырткыч, чөнки көндәлек авырлыкларыбызны хәл итәргә булыша. Ул шулай ук сукмагыбызга якты, чөнки Аллаһының киләчәккә ниятләрен алдан әйтеп бирә.

БӘЛА-КАЗАЛАРГА КАРАМАСТАН БӘХЕТЛЕ

(Мәдхия 119:1—144:21)

Ничек безгә авырлыкларны җиңәргә һәм бәла-казалар вакытында нык калырга? 119—133 нче мәдхияләрдә бу сорауга ачык җавап бирелә. Без Йәһвәдән ярдәм эзләсәк, авырлыкларны җиңеп чыгабыз һәм шатлыгыбызны саклап калабыз. Бу мәдхияләрне исраиллеләр Күтәрелү җырлары дип атаган. Алар, күрәсең, бу мәдхияләрне Иерусалимга күтәрелгәндә җырлаганнар. Анда алар һәр ел үткәрелә торган өч бәйрәмгә килгәннәр.

134, 135 нче мәдхияләрдә Йәһвә, көчсез потлардан аермалы буларак, үз теләгәнен Эшләүче итеп күрсәтелә. 135 нче мәдхиядә һәрбер шигырьнең соңгы өлеше беренче өлешенә җавап итеп язылган һәм шулай җырланган да. 136 нчы мәдхия Бабылда кайгырып яшәгән яһүдләрнең хәлен күрсәтә: алар Йәһвәгә Сионда гыйбадәт кылырга теләгәннәр. 137—144 нче мәдхияләрне Давыт язган. Ул чын күңелдән Йәһвәне данларга теләгән. Ни өчен? «Чөнки мин искиткеч итеп тудырылган»,— дип язган ул (Мәдхия 137:1; 138:14). Чираттагы 5 мәдхиядә Давыт явыз кешеләрдән яклау, дөрес җәза, эзәрлекләүчеләрдән коткару һәм җитәкчелек сорап дога кыла. Ул Йәһвә халкы бәхетле дип басым ясый (Мәдхия 143:15). Аллаһының бөеклеген һәм аның игелеген мактап, Давыт болай ди: «Минем авызым Ходайны мактап сөйләр, һәм һәрбер тән Аның изге исемен гомер-гомергә данласын иде» (Мәдхия 144:21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

121:3 — Нинди мәгънәдә Иерусалим үз «йортларын тоташ торгызган кала»? Борынгы заманда шәһәрләрдәге йортлар бер-берсе белән тоташ төзелгән. Иерусалимдагы йортлар да шулай төзелгән булган. Шәһәр чикләре еракка сузылмаган һәм аны яклау җиңел булган. Йортларның якын булуы шәһәрдә яшәүчеләргә бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсен якларга мөмкинлек биргән. Бу Исраилнең 12 кабиләсенең, алар бергә гыйбадәт кылырга килгәндә, рухи яктан бердәм булуын күрсәткән.

122:2 — Ни өчен бу шигырьдә колларның күзләре турында әйтелә? Коллар һәм хатын-кыз коллар «ияләренең кулларына», ягъни үз хуҗаларының кулларына карап торган, чөнки алар үз хуҗасының теләген белергә һәм шулай ук яклау белән тормыш итәр өчен кирәклесен алырга теләгән. Нәкъ шулай ук без дә Йәһвәгә аның ихтыярын белер өчен һәм аның илтифатын алыр өчен карыйбыз.

130:1—3 (Павский тәрҗемәсе) — Нинди мәгънәдә Давыт «әнисе янындагы бала кебек басынкы һәм юаш җанлы» булган? Имчәктән аерылган бала үз анасының кулларында тынычлык һәм шатлык таба. Нәкъ шулай ук Давыт та үз җанын тынычландырырга өйрәнгән. Ничек? Ул күңелен һәм күзләрен тәкәббер итмәгән һәм үзе өчен бөек булган эшләр эзләмәгән. Ул үзенә дан эзләмәгән, үз кимчелекләрен таныган һәм басынкылык күрсәткән. Без дә, аеруча җыелышта йөкләмәләр үтәргә омтылганда, аның карашын чагылдырсак, акыллы эш итәрбез.

Безнең өчен сабаклар:

119:1, 2, 6, 7. Яла ягу һәм тупас сөйләшү башкаларга авырту китерергә мөмкин. Үз телебезгә хуҗа булып, без тынычлыкка омтылганыбызны күрсәтәбез.

119:3, 4. Әгәр безгә «хәйләкәр телле» кешене түзеп яшәргә туры килә икән, безне шул юата ала: Йәһвә барысын үзе билгеләгән вакытта җайга салачак. Яла ягучылар «көчленең» кулларыннан газап чигәчәкләр. Һичшиксез, алар Йәһвәнең ялкынланып торган хөкеменә дучар булачак. Бу хөкем «яндырып бетерә торган күмерләр» белән символлаштырыла.

126:1, 2. Бар эшләребездә без Йәһвә җитәкчелеген эзләргә тиеш.

132:1—3. Йәһвә халкының бердәмлеге тынычлык китерә һәм көч өсти. Ул шулай ук яхшы яктан тәэсир итә. Без бердәмлекне бәйләнүләр, талашулар һәм зарланулар белән җимерергә тиеш түгел.

136:1, 5, 6. Әсирлектәге Йәһвә хезмәтчеләре Сионга тугры булганнар. Сион ул вакытта Аллаһы оешмасының җирдәге өлеше булган. Безнең турыда нәрсә әйтеп була? Йәһвәнең бүгенге оешмасына без тугрымы?

137:2. Йәһвә «Үз сүзен, Үзенең бар исеменнән бөек итә»: ул үз исеме хакына биргән вәгъдәләрнең үтәлеше без көтә алганнан күпкә зуррак булачак. Әйе, безне искиткеч киләчәк көтә.

138:1—6, 15, 16. Йәһвә безнең эшләрне, уйларны һәм сүзләрне без әле аларны аңа әйткәнче белә. Ул безне яралгыбыз ана карынында булган һәм тәнебезнең бер өлеше дә әле булмаган вакыттан белә. Аллаһының безне белүенә «исебез китә», без моны аңлый алмыйбыз. Аллаһы безнең нинди авыр хәлгә эләккәнебезне дә күрә һәм ничек бу безгә тәэсир итә икәнен дә аңлый. Бу безне юата!

138:7—12. Без кайда гына булсак та, Аллаһы безгә көч бирә ала.

138:17, 18. Йәһвә турында белемнәр алу безгә рәхәтлек китерәме? (Гыйбрәтле сүзләр 2:10). Әгәр китерсә, бездә шатлыкның бетмәс чыганагы бар. Йәһвәнең уйлары «комнан да күп». Без Аллаһы турында һәрвакыт белем алачакбыз.

138:23, 24. Без Йәһвәнең безнең йөрәгебезне сынап чыгуын теләргә тиеш: без «куркыныч юлда түгелме», ягъни бездә ярамаган уйлар, теләкләр һәм омтылышлар юкмы? Бездә шулай ук Аллаһы безгә аларны төзәтергә булышсын өчен теләк булырга тиеш.

142:4—7. Ничек без каты сынаулар кичергәндә нык булып кала алабыз? Мәдхия җырлаучы бу сорауга җавап бирә: безгә Йәһвә эшләре турында уйланырга, алар турында фикер йөртергә һәм аңа ярдәм сорап дога кылырга кирәк.

«Ходайны мактагыз!»

Мәдхиянең беренче дүрт өлешенең һәрберсе Йәһвәгә мактау сүзләре белән тәмамлана (Мәдхия 40:14; 71:19, 20; 88:53; 105:48). Бишенче өлеш тә нәкъ шулай тәмамлана. «Һәрбер җанлы нәрсә Ходайны мактасын! Аллага шөкер» — дип әйтелә Мәдхия 150:6 да. Бу сүзләр Аллаһының яңа дөньясында тулысынча үтәләчәк.

Ә бу шатлыклы вакытны көткәндә, без хак Аллаһыны данлый һәм аның исемен мактый алабыз. Моның өчен сәбәпләр күп. Без Йәһвәне беләбез һәм аның белән яхшы мөнәсәбәтләребезгә шатланабыз, һәм бу безгә бәхет китерә. Моның турында уйланганда без аны чын күңелдән мактарга теләк әллә сизмибезме?

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең искиткеч эшләре курку-хөрмәт уята

[16 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең уйлары «комнан да күп»