Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Күктәге кебек, җирдә дә»

«Күктәге кебек, җирдә дә»

«Күктәге кебек, җирдә дә»

Католиклар дине буенча, кешеләр өчен Үлем, Хөкем, Тәмуг һәм Күкләр генә бар. Джорж Брантл редакциясендәге «Католицизм» китабы

ИГЪТИБАР итегез: монда җир турында әйтелми. Һәм моңа шаккатасы да юк, чөнки католик чиркәүләрдә, башка күп диннәрдә кебек, җир юк ителәчәк дип өйрәтәләр. «Католик теологиянең сүзлегендә» «Ахыр заман» дигән мәкаләдә болай дип әйтелә: «Католик чиркәүләрдә Аллаһы барлыкка китергән хәзерге дөнья мәңге булмаячак дип ышаналар һәм өйрәтәләр» («Dictionnaire de Théologie Catholique»). Күптән түгел генә бастырылган католик диненең кагыйдәләр җыентыгында шундый ук фикер бар: «Безнең дөнья... һәлак булачак». Әмма Җир юкка чыга икән, ул чакта Изге Язмаларда язылган җирдәге оҗмах турындагы вәгъдәне ничек аңларга?

Изге Язмаларда җирдә булачак оҗмах турында ачык итеп әйтелә. Мәсәлән, Ишагыйя пәйгамбәр җирне һәм анда яшәүчеләрне мондый сүзләр белән сурәтләп биргән: «Йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар. Башка кемдер яшәр өчен төземәсләр, башка кемдер ашар өчен утыртмаслар; чөнки минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, һәм минем сайланганнарым үз куллары белән эшләгән әйберләреннән озак файдаланырлар» (Ишагыйя 65:21, 22). Аллаһы бу вәгъдәләрне яһүдләргә биргән һәм алар аларның җирләре, яки бар Җир, бер көн оҗмах булачак һәм кешеләр анда мәңге яшәячәк икәненә бер дә шикләнмәгән.

Зәбур китабында: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:11). Бәлки, монда сүз Исраил халкының Вәгъдә ителгән җирдә вакытлыча яшәячәге турында барадыр? Юк, чөнки бу мәдхиядә шулай ук: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29) *. Игътибар итегез: мәдхиядә мәңгелек тормыш бу «сабырлар», яки юашлар, өчен бүләк дип әйтелә. Бер китапта бу шигырьгә комментарий бирелә һәм болай дип әйтелә: «сабыр» дигән сүз «төрле тәрҗемәләрдә бирелгән мәгънәгә караганда күпкә киңрәк мәгънә йөртә; ул Яхве исеме хакына куылучы яки эзәрлекләнүче кешеләрне, бәхетсез, басынкы йөрәкле һәм Аллаһыга буйсынучан кешеләрне күз алдында тота».

Җирдәме яки күктәме?

Гайсә Мәсих сөйләгән Таудагы вәгазьдә бер вәгъдә бар, һәм ул инде әйтелгән шигырьләрдәге сүзләр белән туры килә: «Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер» (Маттай 5:5). Бу сүзләрдә дә җир мәңгегә тугры кешеләргә биреләчәк икәненә басым ясала. Әмма Гайсә үз рәсүлләренә ачык итеп шуны әйткән: ул алар өчен «Атасы йортында» урын әзерләячәк һәм алар аның белән күктә яшәячәк (Яхъя 14:1, 2; Лүк 12:32; 1 Петер 1:3, 4). Алайса җирдәге бәхетле тормыш турындагы вәгъдәләрне ничек аңларга? Аларның үтәлешен көтәргәме? Бу вәгъдәләр кемгә кагыла?

Изге Язмаларның күп кенә белгечләре Таудагы вәгазьдә һәм шулай ук 36 нчы мәдхиядә әйтелгән «җир» — бу символик җир дип әйтә. Мәсәлән, Изге Язмаларга үз комментарийларын биреп, Фулькран Вигуру бу шигырьләрдә ул «күк һәм чиркәү образын» күрә дип яза («Bible de Glaire»). Франция иленең белгече Мари Жозеф Лагранж болай дип саный: бу шигырьләрдәге сүзләр «юашлар хәзер яшәгән җирне мирас итеп алачак» дигәнне аңлатмый. Бу белгеч сүзләре буенча, юашлар җирне «хәзерге һәм камилрәк дөнья төзелешендә дә алмаячак; [шигырьдәге сүзләр] күктәге патшалык турында». Ә бер белгеч бу сүзләр «символик мәгънәдә кулланыла, һәм шулай итеп күкләр җирдә [яшәүчеләр өчен] кадерле булган нәрсәләр аша сурәтләнә» дип саный. Башкалар исә болай ди: «Вәгъдә ителгән Кәнган җире — бу образ, һәм ул юашларга вәгъдә ителгән югарыдагы туган якны, Аллаһы патшалыгын, мөлкәтне символлаштыра. Нәкъ шундый мәгънәдә 36 нчы мәдхияне һәм башка урыннарны аңларга кирәк». Алай булгач, Аллаһы ниятләрендә җиргә урын юк мени?

Җиргә карата үзгәрешсез ният

Аллаһының кешеләргә карата нияте иң баштан ук җир белән тыгыз бәйләнештә булган. «Күк Ходайныкы, ә җирне Ул адәм улларына биргән»,— дип әйтелгән Зәбур китабында (Мәдхия 113:24). Димәк, башта кешеләргә күк түгел, ә җир бирелгән. Йәһвә беренче кешеләргә, Адәм белән Хаувага, Эдем бакчасының чикләрен киңәйтергә һәм бөтен җирне оҗмах итәргә кушкан (Яратылыш 1:28). Бу ният вакытлыча булмаган. Йәһвә үз Сүзендә җир мәңге булачак дип әйтә: «Ыруг-нәсел килә дә китә, ә дөнья мәңге тора» (Вәгазьче 1:4; 1 Паралипоменон 16:30; Ишагыйя 45:18).

Аллаһы вәгъдәләренең барысы да үтәләчәк, чөнки ул Чиксез кодрәтле, аларның үтәләчәгенә ул үзе ышандыра. Моны раслап, Ишагыйя пәйгамбәр суның әйләнеше белән мисал китерә: «Яңгыр белән кар күктән явып кире күккә кайтмый, ләкин... җирне тукландыра һәм аны тудырырга һәм үстерергә сәләтле итә. Шулай ук минем авызымнан чыккан минем сүзем дә,— ул миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин мин теләгәнне үти, һәм ни өчен мин аны җибәрдем, ул шуны башкара» (Ишагыйя 55:10, 11). Аллаһы кешеләргә вәгъдәләр бирә. Алар үтәлгәнче берникадәр вакыт үтәргә мөмкин, әмма бу аның вәгъдәләре буш сүз дигәнне аңлатмый. Алар Аллаһыга төгәл үтәлеп кайта.

Һичшиксез, Йәһвә кешеләр өчен җирне барлыкка китергәндә күп шатлык кичергән. Алтынчы иҗади көн азагында Аллаһы: «Гаять яхшы!» — дигән (Яратылыш 1:31). Җирне мәңгелек оҗмахка әйләндерү — бу Аллаһы ниятенең өлеше һәм бу әлегә үтәлмәгән. Әмма Йәһвә сүзләре «нәтиҗәсез кире кайтмый». Җирдә камил һәм тыныч мәңгелек тормыш булачак. Аллаһының моның турындагы бар вәгъдәләре үтәләчәк (Мәдхия 134:6; Ишагыйя 46:10).

Аллаһы нияте һичшиксез үтәләчәк

Беренче кешеләрнең, Адәм белән Хауваның, гөнаһы Аллаһының җирне оҗмах итү ниятенең үтәлешенә вакытлыча комачаулаган. Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәткәч, алар Эдем бакчасыннан куып чыгарылган. Шулай итеп, алар Аллаһы ниятенең үтәлешендә катнашырга һәм җирдәге оҗмахта шатланып яшәргә мөмкинлекләрен югалтканнар. Моңа да карамастан, Йәһвә үз вәгъдәсен үтәр өчен чаралар күргән. Нинди чаралар? (Яратылыш 3:17—19, 23).

Бер мисал карап чыгыйк. Бер кеше матур гына бер җирдә йорт төзи башлаган. Ул нигез салгач, кемдер килеп аны җимереп киткән. Эшне ташлар урынына бу кеше аны тәмамлар өчен көч куячак. Хәтта өстәмә чыгымнар таләп ителсә дә, ул йортны төзеп бетеречәк.

Нәкъ шулай ук Аллаһы да үз ниятен үтәр өчен барысын эшләгән. Адәм белән Хаува гөнаһ эшләгәннән соң, ул аларның буыннарына өмет биргән: китерелгән зыянны юк итәр өчен «токым», ягъни орлык киләчәк. Бу пәйгамбәрлекне үтәр өчен җиргә Гайсә Мәсих, Аллаһы Улы килгән. Ул үз тормышын корбан итеп бирергә һәм шуның белән кешелекне йолып алырга килгән. Ул орлыкның төп өлеше (Гәләтиялеләргә 3:16; Маттай 20:28). Күктәге тормышка терелтелгәч, Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Патшалыгының Патшасы булган. Мәсих җирне мирас итеп алачак, ягъни ул күктә яшәр өчен терелтелгән тугры кешеләр белән бергә Аллаһы Патшалыгында идарә итәчәк (Мәдхия 2:6—9). Үз вакытында бу хөкүмәт җирне оҗмах итеп үзгәртә башлаячак һәм Аллаһының беренче ниятен үтәячәк. Ә миллионлаган юаш кеше нинди мәгънәдә җирне мирас итеп алачак? Гайсә Мәсих һәм аның варисташларының идарәсе аларга фатихалар китерәчәк (Яратылыш 3:15; Данил 2:44; Рәсүлләр 2:32, 33; Ачылыш 20:5, 6).

«Күктәге кебек, җирдә дә»

Рәсүл Яхъяга бирелгән күренештә кешеләрнең кайберләре күктә, ә кайберләре җирдә яшәр өчен коткарылган булачак дип әйтелә. Яхъя күктәге тәхетләрдә патшаларны күргән. Алар Мәсихнең тугры шәкертләреннән алына. Изге Язмаларда алар җир өстеннән «патшалык итәчәкләр» дип әйтелә (Ачылыш 5:9, 10). Игътибар итегез: Аллаһы ниятенең үтәлешендә ике як бар. Җир Патшалык идарәсе астында яңартылган булачак. Бу Патшалыкта Гайсә Мәсих һәм аның варисташлары идарә итә. Аллаһы җитәкчелеге ярдәмендә беренче ният үтәләчәк: җир Оҗмах булачак.

Гайсә үрнәк итеп биргән догада үз шәкертләрен Аллаһының ихтыяры «күктәге кебек, җирдә дә» булсын дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Әгәр җир юк ителергә тиеш булса яки ул күкнең символы гына булса, бу сүзләр мәгънәсез булып чыгар иде. Әгәр бар тәкъва кешеләр күккә барса, бу сүзләр шулай ук мәгънәсез булыр иде. Изге Язмаларда, Яратылыштан алып Ачылышка кадәр, Аллаһының җиргә карата ихтыяры ачык итеп күренә. Аның нияте буенча, җир оҗмах булырга тиеш. Һәм Йәһвә бу ниятнең үтәлүен тели. Аның бу ихтыяры үтәлсен өчен иман иткән кешеләр дога кыла.

Җирдәге мәңгелек тормыш — менә нәрсә иң баштан ук Барлыкка Китерүче, үзгәрми торган Аллаһы, кешеләр өчен ниятләгән (Малахий 3:6; Яхъя 17:3; Ягъкуб 1:17). Инде йөз елдан артык «Күзәтү Манарасы» журналы бу Аллаһы ниятенең үтәлеше турында игълан итә. Моның ярдәмендә без Изге Язмаларда язылган вәгъдәләрне — җирне яңарту турындагы вәгъдәләрне аңлыйбыз. Сез Аллаһы нияте турында тагы да күбрәк белә аласыз. Моның өчен бу журналны чыгаручыларга яки Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә мөрәҗәгать итегез.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә э́рец дигән еврей сүзе бөтен җирне түгел, ә җир участогын аңлатучы сүз белән бирелә. Шулай да, Мәдхия 36:11, 29 да кулланылган э́рец дигән сүз Исраилга бирелгән җирне генә аңлата дип санарга нигез юк. Уильям Уилсон китабында аңлатылганча, э́рец дигән сүз «киң мәгънәдә кулланыла, ул кешеләр яши һәм яшәми торган җирне аңлата; кайбер сүзләр белән бергә кулланылып, ул «җир участогы», «як» яки «ил» дигән мәгънә йөртергә мөмкин» («Old Testament Word Studies»). Шулай итеп, бу еврей сүзенең беренче һәм төп мәгънәсе — «планета, җир шары, Җир». «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1986 ел, 1 гыйнвар санының 31 нче битен карагыз.

[4 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларда җирдә Оҗмах булачак дип турыдан-туры әйтелә

[7 биттәге иллюстрация]

Җир юкка чыгарга тиеш булса, Гайсәнең үрнәк итеп бирелгән догасындагы сүзләр мәгънәсез булыр иде