Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек дога тыңлаучыга якынлашырга

Ничек дога тыңлаучыга якынлашырга

Ничек дога тыңлаучыга якынлашырга

«Догамны ишетәсеңме? Һәрбер кеше Сиңа килер» (МӘДХИЯ 64:3).

1. Кеше җирдәге башка затлардан нәрсә белән аерылып тора, һәм нинди мөмкинлек бу безгә бирә?

ҖИР йөзендә кешеләр һәм меңләгән төр җәнлек яши, әмма кешеләр генә Барлыкка Китерүчегә гыйбадәт кылырга сәләтле. Кешеләр генә үзләрендә рухи ихтыяҗларның барлыгын аңлый, һәм кешеләр генә аларны канәгатьләндерергә теләк сизә. Бу безгә күктәге Атабыз белән шәхси мөнәсәбәтләргә ия булырга искиткеч мөмкинлек бирә.

2. Гөнаһ кешенең үз Барлыкка Китерүчесе белән мөнәсәбәтенә нинди зыян китергән?

2 Аллаһы кешене барлыкка китергәндә аңа сәләт биргән: кеше үзенең Барлыкка Китерүчесе белән аралаша алган. Адәм белән Хаува гөнаһсыз яратылган булган. Шуңа күрә алар, бала үз әтисе белән һәрвакыт сөйләшә алган кебек, Аллаһы белән сөйләшә алганнар. Әмма гөнаһ кылгач, Адәм белән Хаува бу кадерле мөмкинлекне югалтканнар. Алар Аллаһыны тыңламаган һәм аның белән якын мөнәсәбәтләрен югалткан (Яратылыш 3:8—13, 17—24). Бу Адәмнең камил булмаган буыннары Аллаһы белән аралаша алмый дигәнне аңлатамы? Юк. Йәһвә аларга үзенә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итә, әмма моның өчен алар кайбер төп таләпләрне үтәргә тиеш. Нинди таләпләрне?

Аллаһыга якынлашырга теләүчеләр өчен таләпләр

3. Ничек гөнаһлы кешеләр Аллаһыга якынлаша ала, һәм нинди мисал моны күрсәтә?

3 Аллаһы үзенә якынлашырга теләгән камил булмаган кешеләрдән нәрсә таләп итә? Адәмнең ике улы белән булган вакыйга бу сорауга җавап табарга булыша. Кабил белән Һабил Аллаһыга корбан китереп, аңа якынлашырга тырышканнар. Аллаһы Һабил корбанын кабул иткән, ә Кабилныкын кабул итмәгән (Яратылыш 4:3—5). Ни өчен? Еврейләргә 11:4 тә болай дип әйтелә: «Һабил Аллаһыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы өчен Аллаһы аның корбаннарын хуплады һәм аны хак кеше дип раслады». Шулай итеп шунсы ачык итеп күренә: Аллаһы хуплавын алыр өчен иман кирәк. Икенче таләп Йәһвәнең Кабилга әйтелгән сүзләреннән күренә: «Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?» Әйе, Кабил яхшылык кылса, аның Аллаһыга якынлашырга тырышлыклары хупланыр иде. Әмма ул Аллаһы киңәшен кире каккан, Һабилне үтергән һәм аңа килмешәк булып яшәргә туры килгән (Яратылыш 4:7—12). Шулай итеп, инде кешелек тарихының башында, Аллаһыга якынлашыр өчен иман һәм яхшы эшләр башкарырга кирәк икәне ачык күренгән.

4. Аллаһыга якынлашыр өчен, без нәрсә танырга тиеш?

4 Аллаһыга якынлашырга теләсәк, безгә үзебезнең гөнаһлы булуыбызны танырга кирәк. Бар кешеләр гөнаһлы, һәм гөнаһ Аллаһыга якынлашырга комачаулый. Иремия пәйгамбәр Исраил турында болай дип язган: «Без аерылдык һәм үзсүзлеләндек... Дога сиңа барып җитмәсен өчен, син үзеңне болыт белән капладың» (Иремиянең елавы 3:42, 44). Шулай да һәр заманда Аллаһы, кешеләр аның әмерләрен үтәп, аңа иман һәм дөрес йөрәк торышы белән мөрәҗәгать иткәндә, аларның догаларын кабул итәргә әзер икәнен күрсәткән (Мәдхия 118:145). Кем булган бу кешеләр, һәм без аларның кылган догаларыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5, 6. Ибраһимның Аллаһыга якынлашуыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5 Бу кешеләрнең берсе Ибраһим булган. Аллаһы Ибраһимны үзенең «дусты» дип атаган. Димәк, Аллаһы аның үзе белән якынлашырга тырышлыкларын хуплаган (Ишагыйя 41:8). Ибраһимның Аллаһы белән сөйләшүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бер тапкыр бу тугры ыруг башлыгы Йәһвәдән варис турында сораган: «Син миңа нәрсә бирмәкчесең?.. Бала атасы булалмадым» (Яратылыш 15:2, 3; 17:18). Икенче бер очракта, Аллаһы Содом белән Гоморра шәһәрләрендәге явыз кешеләрне юк итәргә җыенганда, Ибраһимны: «Кем котылып калачак?» — дигән сорау борчыган, һәм ул моның турында Аллаһыга әйткән (Яратылыш 18:23—33). Ул шулай ук башка кешеләр өчен дога кылган (Яратылыш 20:7, 17). Ибраһим, Һабил кебек, корбаннар китергән (Яратылыш 22:9—14).

6 Барлык бу очракларда Ибраһим Йәһвәгә кыенсынмыйча мөрәҗәгать иткән. Шулай ук ул үзенең Барлыкка Китерүче белән чагыштырганда кечкенә булуын таныган һәм шуңа күрә басынкылык белән сөйләгән. Карагыз, нинди ихтирам белән ул Аллаһыга мөрәҗәгать итә: «Менә мин, туфрак вә көл бер адәм, Син Хуҗам белән сөйләшеп сүз әйтергә җөрьәт итәм» (Яратылыш 18:27). Ибраһим безгә искиткеч үрнәк калдырган!

7. Ыруг башлыклары нәрсә турында дога кылган?

7 Йәһвә үзенә төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать иткән башка ыруг башлыкларын да илтифат белән тыңлаган. Ягъкуб үз догасын ант итеп әйткән. Аллаһыдан ярдәм итүен сорап, ул тантаналы рәвештә мондый ант биргән: «Син, Раббым, миңа насыйп итәчәк һәр нәрсәнең уннан берен мин Сиңа бирермен» (Яратылыш 28:20—22). Соңрак, үз абыйсы белән очрашырга әзерләнгәндә, Ягъкуб Йәһвәдән яклау сораган: «Ялварамын, туган кардәшемнең кулыннан, Исав кулыннан коткар мине... Мин... куркам» (Яратылыш 32:9—12). Ыруг башлыгы Әюб үз гаиләсе турында дога кылган һәм гаиләдәгеләр өчен корбаннар китергән. Соңрак, аның өч дусты үз сүзләре белән гөнаһ эшләгәч, Әюб алар өчен дога кылган һәм «Ходай Әюб йөзен кабул иткән» (Әюб 1:5; 42:7—9). Бу очраклар безгә Йәһвәгә нәрсә турында дога кылып була икәнен күрсәтә. Шулай ук без Йәһвә үзенә дөрес мөрәҗәгать иткән кешеләрнең догаларын кабул итәргә әзер икәнен күрәбез.

Ничек Йәһвәгә Канун килешүе буенча якынлашканнар

8. Кем, Канун буенча, Йәһвәгә халык исеменнән дога кыла алган?

8 Йәһвә Исраил халкын Мисырдан азат иткәч, алар белән Канун килешүе төзегән. Канунда Аллаһыга билгеләнгән руханилар аша якынлашу тәртибе аңлатылган булган. Халыкка руханилар булып хезмәт итәр өчен Леви кабиләсеннән кайбер кешеләр сайланган. Барлык халыкка кагылышлы сорау каралганда, моның турында халык вәкиле — патша яки пәйгамбәр — Йәһвәгә дога кылган (1 Патшалык 8:21, 22; 14:36—41; Иремия 42:1—3). Мәсәлән, гыйбадәтханәне багышлаганда Сөләйман патша Йәһвәгә чын күңелдән дога кылган. Йәһвә аның догасын кабул иткән һәм гыйбадәтханәне дан белән тутырган. «Бу җирдә кылган догаларга минем колакларым игътибарлы булачак»,— дигән Йәһвә (2 Паралипоменон 6:12—7:3, 15).

9. Йәһвәгә яраклы итеп якынлашыр өчен, гыйбадәтханәдә нинди эшләр башкарылырга тиеш булган?

9 Исраилгә бирелгән Канунда, Йәһвәгә яраклы итеп якынлашыр өчен, гыйбадәтханәдә башкарылырга тиеш булган эшләр турында әйтелгән булган. Нинди эшләр? Иң баш рухани корбаннар китерергә тиеш булган, ул шулай ук һәр иртә һәм һәр кич Йәһвә каршында хуш исле сумала, фимиам, белән төтәсләргә тиеш булган. Соңрак та руханилар моны эшләгән. Пакъләндерү көнендә бу эш башкарылмаган. Руханилар Йәһвәгә андый хөрмәт күрсәтмәгәндә, ул аларның хезмәтләреннән канәгать булмаган (Чыгыш 30:7, 8; 2 Паралипоменон 13:11).

10, 11. Йәһвә аерым кешеләрнең догаларын тыңлый икәнен нинди очраклар күрсәтә?

10 Борынгы Исраилдә Аллаһыга билгеләгән кешеләр аша гына якынлашып булганмы? Юк. Изге Язмалар буенча, Йәһвә аерым кешеләрнең дә догаларын шатлык белән тыңлаган. Йәһвәгә гыйбадәтханә багышланганда, Сөләйман Аллаһыга болай дип әйткән: «Берәр кеше әйткән яки синең халкың, Исраил, исеменнән әйтелгән һәркайсы доганы, һәркайсы үтенечне, алар... бу гыйбадәтханә ягына кулларын сузганда, син күктән ишет» (2 Паралипоменон 6:29, 30). Лүк язган яхшы хәбәрдә Чумдыручы Яхъяның әтисе Зәкәрия гыйбадәтханәдә хуш исле сумала белән төтәсләгәндә, «тышкы яктагы бар халык» дога кылып торган дип әйтелә. Бу исраиллеләр рухани булмаган. Күрәсең, алтыннан ясалган корбан китерү урынында хуш исле сумала төтесләнгәндә, халыкның гыйбадәтханә янында Йәһвәгә дога кылып торырга гадәте булган (Лүк 1:8—10).

11 Шулай итеп, Йәһвәгә тиешенчә якынлашканда, ул үзенә халык исеменнән дога кылган кешеләрнең дә һәм шәхси догаларны да теләп кабул иткән. Бүген без Канун килешүе буенча яшәмибез. Шулай да борынгы Исраил халкының Йәһвәгә якынлашуыннан үзебез өчен мөһим сабаклар алабыз.

Ничек мәсихчеләр Аллаһыга якынлаша

12. Ничек мәсихчеләр Йәһвәгә якынлаша ала?

12 Мәсихчеләр Муса Канунын үтәп яшәми. Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә халык вәкилләре булып руханилар хезмәт иткән, һәм кешеләр Аллаһыга дога кылганда шул якка борылып карый алган. Хәзер җирдә андый гыйбадәтханә юк. Шулай да Йәһвә, безгә үзенә якынлашыр өчен, тәртип урнаштырган. Нинди тәртип? Б. э. 29 елында, Гайсә Мәсих майлангач һәм Иң баш рухани итеп билгеләнгәч, рухи гыйбадәтханә * эш итә башлаган. Рухи гыйбадәтханә — бу Йәһвәнең яңа төзелеше. Бу төзелеш безгә Гайсә Мәсихнең корбаны — татулаштыручы корбан нигезендә Йәһвәгә гыйбадәт кылуда якынлашырга мөмкинлек бирә (Еврейләргә 9:11, 12).

13. Иерусалимдагы гыйбадәтханәне рухи гыйбадәтханә белән чагыштырганда, дога турында нәрсә әйтеп була?

13 Иерусалимда урнашкан Аллаһы йортындагы гыйбадәт кылу тәртибе безгә рухи гыйбадәтханәдәге тәртипне, шулай ук дога кылуга кагылышлы сорауларны да, яхшырак аңларга булыша (Еврейләргә 9:1—10). Мәсәлән, гыйбадәтханәнең «Изге урынында» иртән һәм кич фимиам төтәсләнгән. Фимиам, яки хуш исле сумала, төтәсләү нәрсә аңлаткан? Ачылыш китабында «хуш исле сумала (ягъни Аллаһы изгеләренең догалары)» дигән сүзләр укыйбыз (Ачылыш 5:8; 8:3, 4). Аллаһы Давытны: «Минем догам хушбуй күк Синең алдыңа җитсен иде»,— дип язарга рухландырган (Мәдхия 140:2). Шуңа күрә мәсихчеләр төзелешендә хуш исле сумала — бу Аллаһы хуплаган догалар һәм мактау (1 Тессалуникәлеләргә 3:10).

14, 15. а) Майланган мәсихчеләр Аллаһыга ничек якынлаша? б) «Башка сарыклар» Аллаһыга ничек якынлаша?

14 Бу рухи гыйбадәтханәдә Аллаһыга кем якынлаша ала? Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында хезмәт итү хөрмәте руханиларга һәм левиләргә бирелгән булган, әмма «Изге урынга» руханилар гына керә алган. Күктә яшәргә өметләнгән майланган мәсихчеләр махсус рухи хәлдә. Эчке ишегалды һәм «Изге урын» — бу рухи хәлнең прообразы, һәм бу махсус рухи хәл ярдәмендә майланган мәсихчеләр Аллаһыга дога кыла ала һәм мактау әйтә алалар.

15 Ә җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр, ягъни «башка сарыклар», турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16). Ишагыйя пәйгамбәр «соңгы көннәрдә» Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен күп халыклардан кешеләр киләчәк дип алдан әйткән булган (Ишагыйя 2:2, 3). Ул шулай ук Йәһвәгә «башка халык кешеләре» кушылачак дип язган. Аллаһы аларның догаларын кабул итәргә әзер, чөнки ул: «Мин... аларны минем дога кылу йортымда шатландырачакмын»,— дип әйткән булган (Ишагыйя 56:6, 7). Ачылыш 7:9—15 тә башка җентекле яклар ачыла. Анда «һәр халыктан» чыккан «бихисап күп кеше» Аллаһыга рухи гыйбадәтханәнең тышкы ишегалдында гыйбадәт кылачак һәм «көне-төне» дога кылачак дип әйтелә. Бүген Аллаһының барлык хезмәтчеләре аңа якынлаша ала, һәм алар ул аларны ишетә икәненә бер дә шикләнми. Моны белү безне бик юата!

Аллаһы нинди догаларны хуплый?

16. Дога турында әйткәндә, беренче мәсихчеләр безгә нинди үрнәк калдырган?

16 Беренче мәсихчеләр дога кылып яшәгәннәр. Нәрсә турында алар дога кылган? Мәсихче өлкәннәр Аллаһыдан җитәкчелек сораганнар: аларга оештыруга кагылышлы вазифаларны үтәр өчен ир-атларны сайларга кирәк булган (Рәсүлләр 1:24, 25; 6:5, 6). Эпафрас үз имандашлары өчен дога кылган (Көлессәйлеләргә 4:12). Петер төрмәдә утырганда, Иерусалим җыелышының мәсихчеләре аның өчен Аллаһыга дога кылганнар (Рәсүлләр 12:5). Беренче мәсихчеләр эзәрлекләүләр вакытында кыюлык сорап, Аллаһыга болай дип әйткәннәр: «Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир» (Рәсүлләр 4:23—30). Ягъкуб шәкерт мәсихчеләрне эзәрлекләүләр вакытында Аллаһыга акыллылык сорап дога кылырга чакырган (Ягъкуб 1:5). Син Аллаһыга моңа охшаш үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсеңме?

17. Аллаһы кемнең догаларын тыңлый?

17 Аллаһы бар догаларны да тыңламый. Ул безнең догаларны ишетсен өчен, нәрсә кирәк? Борынгы заманда тугры кешеләрнең догаларын Аллаһы тыңлаган, чөнки алар аңа эчкерсез дога кылганнар һәм аларның йөрәк торышы дөрес булган. Аларның шулай ук иманы булган, һәм алар иманнарын яхшы эшләр белән күрсәткән. Бүген дә Йәһвә үзенә шул үрнәк буенча якынлашкан кешеләрне ишетә. Моны бер дә шикләнмичә әйтеп була.

18. Мәсихчеләр, Аллаһы аларның догаларын ишетсен өчен, нинди таләпне үтәргә тиеш?

18 Мәсихчеләр тагын бер таләпне үтәргә тиеш. Рәсүл Паул бу таләп турында болай дип әйтә: «Аның аша безнең... бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар». «Аның аша» дип язганда, Паул кемнең турында әйткән? Ул Гайсә Мәсих турында әйткән (Эфеслеләргә 2:13, 18). Әйе, Атага без Гайсә Мәсих аша гына мөрәҗәгать итә алабыз (Яхъя 14:6; 15:16; 16:23, 24).

19. а) Кайсы очракларда исраиллеләрнең төтәсләве Йәһвә өчен җирәнгеч булган? б) Догаларыбыз Йәһвә өчен хуш исле фимиам кебек булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

19 Инде әйтелгәнчә, Исраил руханилары фимиам төтәсләгән һәм бу Аллаһыга аның тугры хезмәтчеләре әйткән догаларны символлаштырган. Әмма кайвакыт бу төтәсләү Йәһвә өчен җирәнгеч булган. Чөнки ул вакытта исраиллеләр гыйбадәтханәдә фимиам да төтәсләгән һәм шул ук вакыт потларга да табынганнар (Йәзәкил 8:10, 11). Нәкъ шулай ук бүген дә, Йәһвәгә хезмәт итәм дип әйткән, әмма шул ук вакыт аның кануннарына каршы эшләр башкарган кешеләрнең догалары Аллаһы өчен, сасы ис кебек, җирәнгеч (Гыйбрәтле сүзләр 15:8). Йәһвә өчен догаларыбыз хуш исле фимиам кебек булсын өчен, әйдәгез, саф тормыш алып баруыбызны дәвам итик. Йәһвә аның тәкъва нормалары буенча яшәгән кешеләрнең догаларын ярата (Яхъя 9:31). Шулай да кайбер сорауларга җавап алырга кирәк. Ничек безгә дога кылырга? Нәрсә турында дога кылып була? Ничек Аллаһы догаларыбызга җавап бирә? Чираттагы мәкаләдә бу һәм башка сорауларга җавап алачакбыз.

[Искәрмәләр]

^ 12 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2001 ел, 15 май санының 27 нче битен карагыз.

Аңлата аласызмы?

• Ничек камил булмаган кешеләр Аллаһыга дөрес итеп якынлаша ала?

• Ничек без борынгы ыруг башлыклары кебек дога кыла алабыз?

• Беренче мәсихчеләрнең догаларыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

• Нинди очракларда догаларыбыз Аллаһы өчен хуш исле фимиам кебек?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Аллаһы Һабил корбанын кабул иткән, ә Кабилныкын кабул итмәгән?

[24 биттәге иллюстрация]

«Мин, туфрак вә көл бер адәм»

[25 биттәге иллюстрация]

«Уннан берен мин Сиңа бирермен»

[26 биттәге иллюстрация]

Синең догаларың хуш исле фимиам кебекме?