Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез»

«Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез»

«Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез»

«Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит» (ЯГЪКУБ 5:11).

1, 2. Польша илендә яшәүче ирле-хатын нинди сынаулар аша үткән?

ГИТЛЕР солдатлары Польшаның төньягында урнашкан Данциг (Гданьск) шәһәрен яулап алганда Харальд Абт Йәһвә Шаһите булып әле бер ел да хезмәт итмәгән иде. Ул чакта чын мәсихчеләр өчен авыр һәм куркыныч көннәр килгән. Гестапо хезмәткәрләре Харальдны үз иманыннан ваз кичүе турындагы документка көч кулланып кул куйдырырга тырышкан, әмма ул ризалашмаган. Аны башта берничә атна төрмәдә тотканнар, аннан соң Заксенхаузен концлагерена җибәргәннәр. Анда аны кыйнаганнар, куркытканнар. Крематорий торбасына күрсәтеп, СС хезмәткәре Харальдка: «Бу ике атнада үз иманыңнан ваз кичмәсәң, үз Йәһвәң янына китәчәксең»,— дигән.

2 Харальдны кулга алгач, аның хатыны Эльза ун айлык кызлары белән калган. Әмма гестапо аның турында да онытмаган. Тиздән аны, баласыннан аерып, Освенцимга — үлем лагерена җибәргәннәр. Шулай да ул куркыныч елларда Харальд һәм Эльза исән калганнар. Аларның сабырлылыгы турында «Күзәтү манарасы» 1980 елның 15 апрель санында (инглиз) укып була. Харальд болай дип исенә төшерә: «Аллаһыга иман иткән өчен мин концлагерьләрдә һәм төрмәләрдә 14 ел үткәрдем. Кайвакыт миннән: „Хатының сиңа барысын сабырлык белән кичереп чыгарга булыштымы?“ — дип сорыйлар. Әлбәттә! Хатыным иманыннан беркайчан да ваз кичмәячәк икәнен мин баштан ук белә идем, һәм бу миңа түзәргә булышты. Ул минем иманнан ваз кичеп азат булуыма караганда, тугры калып үле булуымны яхшырак күрер иде. [...] Эльза концлагерләрдә күп авырлыклар күрде, әмма нык калды».

3, 4. а) Нинди мисаллар мәсихчеләргә авырлыкларда нык калырга булыша ала? б) Ни өчен Изге Язмаларда Әюб кичергәнне карап чыгарга киңәш бар?

3 Явызлыкны түзеп тору җиңел түгел — бу сүзләрнең дөреслеген күп Йәһвә Шаһите раслый ала. Шуңа күрә Изге Язмаларда бөтен мәсихчеләргә мондый киңәш бирелә: «Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануларыннан һәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз» (Ягъкуб 5:10). Гасырлар дәвамында Аллаһы хезмәтчеләрен бер сәбәпсез эзәрлекләгәннәр. «Шулкадәр күп» шаһитләр калдырган бу үрнәкләр безне, мәсихчеләрне, «үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык... белән йөгереп үтәргә» ныгыта ала (Еврейләргә 11:32—38; 12:1).

4 Сабырлыкның искиткеч үрнәген Әюб калдырган. Без моны Изге Язмалардан беләбез. «Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз,— дип язган Ягъкуб.— Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит» (Ягъкуб 5:11). Әюб мисалыннан шуны күрәбез: Йәһвә үзенең бар тугры хезмәтчеләрен бүләкләячәк. Өстәвенә, Әюб белән булган хәлдән хакыйкатьләр ачылган. Авыр вакытта бу хакыйкатьләрне белү безгә таяныч булачак. Әюб китабында мондый сорауларга җавап бирелә: «Ни өчен сынаулар вакытында бу сынауларга бәйле бәхәсле сорауларны истә тотарга кирәк? Нык калырга нинди сыйфатлар һәм нинди караш булышачак? Кайгы-хәсрәт кичергән мәсихчеләрне без ничек ныгыта алабыз?»

Барысын исәпкә алу мөһим

5. Сынаулар һәм вәсвәсәләр вакытында нинди бәхәсле сорауны истә тотарга кирәк?

5 Авыр хәлгә эләккәндә, безгә бу хәлгә барысын исәпкә алып карарга кирәк. Алай эшләмәсәк, без рухи яктан какшарга мөмкин, һәм шәхси авырлыкларыбыз рухи күзләребезне каплаячак. Аллаһыга тугры булу — бу иң мөһим сорау. Күктәге Әтиебез безгә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Безнең һәрберебез бу сүзләрне үзенә әйтелгән итеп кабул итә ала. Нинди искиткеч мөмкинлек безгә бирелгән: без камил булмасак та һәм кимчелекләребез булса да, Барлыкка Китерүченең йөрәген шатландыра алабыз! Ничек? Йәһвәне яратканга сынауларны һәм вәсвәсәләрне түземлек белән кичереп. Чын мәсихче ярату барысына да түзә һәм беркайчан да бетми (1 Көринтлеләргә 13:7, 8).

6. Ничек Шайтан Йәһвәне яманлап сөйли, һәм бу яманлауның максаты нинди?

6 Әюб китабында Шайтан Йәһвәне яманлап сөйләүче итеп күрсәтелә. Анда шулай ук бу күзгә күренмәгән дошманның явыз холкы һәм безнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне бозарга теләге ачыклана. Әюб очрагыннан шуны күрәбез: Шайтан Йәһвәнең бар хезмәтчеләрен алар үз файдаларын гына эзләп аңа хезмәт итә дип гаепли һәм аларның Аллаһыга карата яратулары сүрелергә мөмкин икәненә дәлилләр эзли. Ул инде меңләгән еллар Аллаһыны хурлый. Шайтан күктән бәреп төшерелгәч, күктән килгән тавыш аны «Аллаһыбыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче» дип атаган (Ачылыш 12:10). Тугры һәм нык калып, без аның гаепләүләре нигезсез икәнен күрсәтәбез.

7. Хәлсезлекне ничек җиңәргә?

7 Иблис безне Йәһвәдән ераклаштырыр өчен, теләсә кайсы авырлыгыбызны куллана ала — без моны истә тотарга тиеш. Мәсихне вәсвәсәгә тартыр өчен, ул нинди вакыт сайлаган? Гайсә күп көннәр ашамаганга ач булган вакытны сайлаган (Лүк 4:1—3). Әмма Гайсә рухи яктан нык булган, һәм бу аңа Иблис вәсвәсәләрен икеләнмичә кире кагарга ярдәм иткән. Шуңа күрә авыру яки картлык аркасында туган хәлсезлекне җиңәр өчен, рухи яктан көчле булу бик мөһим! «Тәнебез череп таркала барса да», без бирешмибез, чөнки «асылыбыз... көннән-көн яңара бара» (2 Көринтлеләргә 4:16).

8. а) Ничек начар хисләр зыян китерергә мөмкин? б) Мәсихнең карашы нинди булган?

8 Өстәвенә, рухилыгыбызга начар хисләр зыян китерергә мөмкин. «Ни өчен Йәһвә моны рөхсәт итә?» — дип гаҗәпләнә берсе. Ә рәнҗетелгән кардәш үпкәләп: «Ни өчен абый-кардәш алай эшләде?» — дип уйларга мөмкин. Без мондый хисләр аркасында Шайтан күтәргән сорауларны онытып, үзебез турында гына уйлый башларга мөмкин. Әюбнең үзенең өч ялган дустына ачуы чыккан һәм бу аңа җан газабы китергән. Һәм, күрәсең, бу газаплар аңа авыруы китергән физик газапларга тиң булган (Әюб 16:20; 19:2). Озак вакыт ачу тотып йөрсәк, без «иблискә урын [мөмкинлек] бирәбез» дип язган рәсүл Паул (Эфеслеләргә 4:26, 27). Мәсихчеләр ачулары килгәндә моны башкаларга белдермәсә һәм берәр гаделсезлек аркасында чиктән тыш борчылып йөрмәсә, күпкә яхшырак булыр иде. Аларга Мәсих үрнәге буенча эш итәргә кирәк: ул «Үзен гадел Хөкем итүчегә [Йәһвә Аллаһыга] тапшырды» (1 Петер 2:21—23). Гайсәнеке кебек «фикерләү рәвеше» безгә Шайтан тозакларыннан иң яхшы яклау булып тора (1 Петер 4:1).

9. Авырлыклар һәм вәсвәсәләр турында сүз барганда, Аллаһы безне нәрсәгә ышандыра?

9 Ә иң мөһиме шул: авырлыкларыбыз Аллаһы безне хупламый дигән уй тууына сәбәп булмасын. Әюбтә андый уйлар туган һәм ул нык газапланган. Булган хәлне шулай ук аның ялган юатучылары үз авыр сүзләре белән кискенләштергән (Әюб 19:21, 22). «Явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Ягъкуб 1:13). Өстәвенә, Йәһвә безгә авырлыкларыбыз булганда таяныч бирергә һәм вәсвәсәләр белән очрашканда котылу юлын күрсәтергә вәгъдә бирә (Мәдхия 54:23; 1 Көринтлеләргә 10:13). Бәла-казалар кичергәндә Аллаһыга якынлашсак, без бар нәрсәгә дөрес караш белән карый алачакбыз, һәм Иблискә каршы торуда уңышлы булачакбыз (Ягъкуб 4:7, 8).

Нык калырга нәрсә булыша

10, 11. а) Әюбкә нык калырга нәрсә булышкан? б) Әюбне үзенең саф вөҗданлы булуы ничек юаткан?

10 Әюб авыр хәлдә булган, аның өч «юатучысы» аңа явыз сүзләр белән ташланган, ул шулай ук үз газапларының чын сәбәбен белмәгән, шулай да ул сафлыгын саклаган. Аның сабыр булуыннан без үзебез өчен нинди сабак алабыз? Һичшиксез, Әюбнең бу сынауны җиңеп чыгуының төп сәбәбе — бу Йәһвәгә тугры булуы булган. Ул «Аллаһыдан куркып яшәгән һәм явызлыктан качкан» (Әюб 1:1). Бу аның яшәү рәвеше булган. Ул үз хәленең чын сәбәбен белмәсә дә, Йәһвәдән читкә борылырга теләмәгән. Әюб ул Аллаһыга уңайлы һәм уңайсыз шартларда да хезмәт итәргә тиеш дип санаган (Әюб 1:21; 2:10).

11 Әюбнең шулай ук вөҗданы саф булган, һәм бу аны юаткан. Гомере үз ахырына якынлашып килгән кебек күренгәндә, аңа мондый фикер булышкан: ул көченнән килгәнчә башкаларга булышкан, Йәһвәнең тәкъва таләпләрен үтәгән һәм потларга табынудан качкан (Әюб 31:4—11).

12. Ничек Әюб Елиуй ярдәмен кабул иткән?

12 Әлбәттә, Әюбкә үзенең кайбер сорауларга карашын үзгәртер өчен ярдәм кирәк булган. Әмма ул андый ярдәмне басынкылык белән кабул иткән һәм моның ярдәмендә сынауда нык калган. Ул Елиуйның акыллы киңәшен хөрмәт белән тыңлаган һәм Йәһвә үгетен кабул иткән. «Мин аңламаган әйберләр турында сөйләдем,— дип таныган ул.— Мин өстемә туфрак һәм көл сибеп баш тартам һәм тәүбә итәм» (Әюб 42:3, 6). Авыру Әюбкә һаман да газаплар китерсә дә, ул шатланган, чөнки төзәтүләр аны Йәһвәгә тагы да якынрак иткән. Ул Йәһвәгә: «Син барысын да эшли алганыңны... беләм»,— дигән (Әюб 42:2). Йәһвә үз бөеклеген күрсәткән, шуңа күрә Әюб Барлыкка Китерүче белән чагыштырганда үз дәрәҗәсен тагы да ачыграк аңлаган.

13. Әюбкә шәфкатьле булуы нинди файда китергән?

13 Әюб шулай ук шәфкатьле булуда үрнәк калдырган. Аның өч дусты аңа күп газаплар китерсә дә, Йәһвә Әюбне алар хакына дога кылырга сорагач, ул моны эшләгән. Шуннан соң Аллаһы аны кабат сәламәт иткән (Әюб 42:8, 10). Шунсы ачык итеп күренә: сынауларда нык калырга ачу түгел, ә мәхәббәт һәм шәфкатьле булу булыша. Без үпкәләп йөрмәсәк, бу безгә рухи яктан көч бирәчәк һәм Йәһвә фатихаларын китерәчәк (Марк 11:25).

Акыллы киңәш нык булып калырга булыша

14, 15. а) Яхшы киңәшче булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк? б) Ни өчен Елиуй Әюбкә ярдәм итә алган? Аңлатыгыз.

14 Әюб белән булган хәл акыллы киңәш никадәр кадерле икәнен күрсәтә. Мондый киңәшне бирүче яныңа «бәхетсезлек төшкәндә» килеп җиткән туган кебек (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Әмма Әюб мисалы шуны да күрсәтә: кайбер кешеләр үз киңәшләре белән җан җәрәхәтләрен дәваламый, ә газаплар гына китерә. Яхшы киңәшче, Елиуй кебек, кеше хәленә керә, аны хөрмәт итә һәм ул игелекле. Кайвакыт мәсихче өлкәннәргә һәм башка җитлеккән мәсихчеләргә авырлыклар кичергән кардәшләренең фикер йөртүен төзәтергә туры килә. Бу яктан алар үзләре өчен яхшы ярдәмне Әюб китабыннан алырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:1; Еврейләргә 12:12, 13).

15 Елиуй мисалыннан бик күп кыйммәтле сабаклар алып була. Әюб дусларының хаталы карашлары турында әйтер алдыннан, ул башта барысын игътибар белән тыңлаган (Әюб 32:11; Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Ул шулай ук Әюбкә исеме белән дәшкән һәм аның белән дусларча сөйләшкән (Әюб 33:1). Елиуй үзен бу өч ялган юатучы кебек тотмаган: ул үзен Әюбтән югарырак куймаган. «Менә, мин дә Аллаһы каршында синең кебек кызыл балчыктан ясалган»,— дип әйткән ул. Ул уйламыйча әйтелгән сүзләр белән Әюбкә тагы да ныграк авырту китерергә теләмәгән (Әюб 33:6, 7, АМТ; Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Елиуй Әюбне үткән эшләре өчен шелтәләмәгән, ул аны сафлыгы өчен мактаган: «Синең тәкъвалыгың мине шатландыра»,— дигән ул (Әюб 33:32, ЯД). Әмма иң мөһиме шул: Елиуй бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән караган. Һәм ул шуңа игътибар иткән: Йәһвә беркайчан да гаделсез эш итми (Әюб 34:10—12). Ул Әюбне үзенең тәкъва булуын исбат итәргә түгел, ә Йәһвәгә өметләнергә дәртләндергән (Әюб 35:2; 37:14, 23). Әйе, Әюб китабында мәсихче өлкәннәр һәм башка мәсихчеләр өчен файдалы сабаклар бар.

16. Ничек өч ялган юатучы Шайтан ниятләрен үтәгән?

16 Әйе, Елиуйның акыллы киңәше һәм Елифаз, Вилдад һәм Софарның авыр сүзләре арасында аерма бик зур. Йәһвә аларга: «Сез минем турыда алай дөрес сөйләмәдегез»,— дигән (Әюб 42:7). Бу өч дус без яхшы ниятләрдән чыгып эш итәбез дип әйтә алган, әмма алар Әюбнең чын дуслары булып түгел, ә Шайтанның коралы булып киткән. Алар барысы да иң баштан ук Әюб үз газапларында үзе гаепле дип санаган (Әюб 4:7, 8; 8:6; 20:22, 29). Елифаз Аллаһы үз хезмәтчеләренә ышанмый һәм алар тәкъва яки юкмы — бу Аллаһыга барыбер дип әйткән (Әюб 15:15; 22:2, 3). Елифаз хәтта Әюбне ул эшләмәгән гөнаһларда гаепләгән (Әюб 22:5, 9). Елиуй исә Әюбкә чыннан да рухи ярдәм биргән. Яратучан киңәшченең максаты нәкъ шул.

17. Сынаулар вакытында нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Әюб китабыннан сабырлыкка кагылышлы тагын бер сабак алып була. Яратучан Аллаһыбыз без нинди шартларда яшәгәнебезне күрә. Өстәвенә, ул безгә төрле юллар аша ярдәм итәргә тели һәм моңа сәләтле. Мәкалә башында Эльза Абт турында әйткән идек. Карагыз нинди нәтиҗә ул ясаган: «Әле мине кулга алганчы, мин бер апа-кардәшнең хатында Йәһвә рухы авыр сынаулар вакытында безгә тынычлык бирә ала дип укыган идем. Мин ул арттырып яза дип уйлаган идем, әмма үзем сынаулар белән очрашкач, аның сүзләренең дөреслеген күрдем. Әйе, Йәһвә чыннан да тынычлык бирә. Әлбәттә, үзең моңа охшаш хәлгә эләкмәсәң, моңа ышану авыр. Әмма мин үзем моны татып карадым: Йәһвә булыша». Эльза Йәһвәнең эшли алган эшләре турында язмый. Ул шулай ук аның Әюб көннәрендә меңнәр ел элек эшләгәннәре турында да әйтми. Эльза безнең көннәр турында яза. Әйе, «Йәһвә булыша»!

Сабыр булганнар бәхетле

18. Әюбнең сабырлыгы аның үзенә нинди файда китергән?

18 Әюбнең авыр сынауларын бик әз кеше генә татып карар. Бу дөньяда авырлыкларыбыз булса да, без Әюб кебек сабыр булып кала алабыз. Моның өчен мөһим сәбәпләр бар. Сабырлык Әюб тормышын баеткан, аңа «камил» булырга, «бөтен булырга» булышкан (Ягъкуб 1:2—4). Ул сабыр калып Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан. «Мин синең турында колагым белән ишеткән идем, хәзер исә минем күзләрем сине күрә»,— дип әйткән Әюб (Әюб 42:5). Шайтан Әюбне «сындыра» алмаган, шуңа күрә Шайтанның ялганчы икәнлеге исбат ителгән. Гасырлар узгач та, Йәһвә Әюбне тәкъвалык үрнәге итеп китергән (Йәзәкил 14:14). Әюб калдырган сабырлык һәм сафлык үрнәге Аллаһы хезмәтчеләренә безнең көннәрдә дә көч өсти.

19. Ни өчен сабырлык сыйфаты шундый кадерле?

19 Ягъкуб беренче гасыр мәсихчеләренә сабырлык турында язганда, бу сыйфат китерә торган канәгатьлек турында әйткән. Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен мул итеп бүләкли икәнен исләренә төшерер өчен, Ягъкуб Әюб мисалын да китергән (Ягъкуб 5:11). Әюб 42:12 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Аллаһы Әюбнең соңгы көннәрен үткәндәге көннәренә караганда да күбрәк фатихалады». Аллаһы Әюбкә ул югалтканны икеләтә кайтарган; Әюб озак һәм бәхетле яшәгән (Әюб 42:16, 17). Аллаһының яңа дөньясында да без бу дөнья төзелеше ахырында кичергән авырту, газаплар һәм җан газаплары юк ителәчәк һәм онытылачак (Ишагыйя 65:17; Ачылыш 21:4). Без Әюбнең сабырлыгы турында ишеттек, шуңа күрә Йәһвә ярдәме белән аның үрнәген тотарга тәвәккәл. Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак» (Ягъкуб 1:12).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек без Йәһвә йөрәген сөендерә алабыз?

• Ни өчен авырлыкларыбыз Аллаһы безне хупламый дигән уйга сәбәп булмаска тиеш?

• Нәрсә Әюбкә нык калырга булышкан?

• Ничек без, Елиуй үрнәге буенча, имандашларыбызны ныгыта алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Яхшы киңәшче кеше хәленә керә, аны хөрмәт итә, һәм ул игелекле

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Эльза һәм Харальд Абт