Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әюб — сабырлык һәм сафлык үрнәге

Әюб — сабырлык һәм сафлык үрнәге

Әюб — сабырлык һәм сафлык үрнәге

«Минем колым Әюбкә игътибар иттеңме? Чөнки җирдә аның кебек кеше юк: саф кеше, гадел, Аллаһыдан курка һәм явызлыктан кача» (ӘЮБ 1:8).

1, 2. а) Әюб нинди бәлаләргә эләккән? б) Әюбнең тормышын сурәтләп бирегез.

АНЫҢ бар нәрсәсе булган: байлык, дан, сәламәтлек, бәхетле гаилә тормышы. Әмма бер көн ул бер-бер артлы өч бәлагә эләгә. Башта ул бар байлыгын югалта, аннан соң әллә кайдан килеп чыккан буран аны балаларсыз калдыра. Һәм соңыннан бу кайгыга баткан кеше бик авыр чир белән авырый башлый һәм аның бөтен тәнен авыртып торган үлекле шеш баса. Син монда сүз Әюб турында бара икәнен аңлагансыңдыр. Изге Язмаларның бер китабы аның исеме белән аталган (Әюб, 1 нче һәм 2 нче бүлекләр).

2 «И, мин үткән айлардагы кебек булсам иде»,— дип кайгырган Әюб (Әюб 3:3; 29:2). Кешеләр бәла-казага эләккәч, гадәттә үткән көннәрен искә төшерәләр. Әюб яхшы кеше булган, һәм аның тормышы кайгы-хәсрәтсез үтә кебек күренгән. Аны хөрмәт иткәннәр, атаклы кешеләр аңа киңәш сорап килгәннәр (Әюб 29:5—11). Ул бай булган, әмма байлыкны үз тормышында иң мөһим нәрсә дип санамаган (Әюб 31:24, 25, 28). Әюб мохтаҗлыкта яшәгән тол хатыннарга, ятимнәргә булышкан (Әюб 29:12—16). Ул шулай ук тугры ир булган (Әюб 31:1, 9, 11).

3. Йәһвәнең Әюбкә карашы нинди булган?

3 Әюб саф тормыш алып барган, чөнки Аллаһыга гыйбадәт кылган. «Җирдә аның кебек кеше юк: саф кеше, гадел, Аллаһыдан курка һәм явызлыктан кача»,— дип әйткән Әюб турында Йәһвә (Әюб 1:1, 8). Әмма бәлаләр хәтта андый кешенең дә тыныч тормышын бозган. Ул бар булган нәрсәсен югалткан. Аның рухының ныклыгы авырту, җан газаплары һәм өметсезлек белән сыналган булган.

4. Ни өчен Әюб кичергән сынауларны карап чыгу файдалы?

4 Әлбәттә, Аллаһыга хезмәт иткән башка кешеләр дә зур бәлаләргә эләккән. Әюб кичергәнне безнең көннәрдә күп мәсихчеләр кичерә. Шуңа күрә ике сорауны карап чыгарга кирәк: «Ничек Әюб кичергән сынаулар турында уйлану безгә авыр вакытларда булышачак? Һәм ничек Әюб очрагы безне газап чиккән кешеләргә карата игътибарлы булырга өйрәтә?»

Тугрылык турында сорау һәм сафлыкны сынау

5. Шайтан сүзләре буенча, Әюбне Аллаһыга хезмәт итәргә нәрсә этәргән?

5 Әюб очрагы үзенчәлекле булган. Иблис Әюбнең Аллаһыга хезмәт итүенең чын сәбәпләрен шик астына алган. Әюб моны белмәгән. Күктә рухи затлар бергә җыелгач, Йәһвә Әюбнең яхшы сыйфатлары турында әйткән. Шайтан моңа: «Син аны, аның йортын һәм аңарда булган бар нәрсәне һәр яктан якламыйсыңмы әллә?» — дип җавап кайтарган. Шулай итеп Шайтанның сүзләре буенча, Әюб — һәм димәк Аллаһының бар хезмәтчеләре дә — үз файдасын гына эзләп Йәһвәгә хезмәт итә. Шайтан Йәһвәгә: «Кулыңны сузчы һәм аңарда булган бар нәрсәгә тиеп кара — ул сине фатихалармы?» — дигән сорау биргән (Әюб 1:8—11).

6. Шайтан нинди мөһим сорау күтәргән булган?

6 Шулай итеп бик мөһим сорау күтәрелгән булган. Шайтан Йәһвәнең хакимлек итү юлын шик астына алган. Чыннан да Аллаһы Галәм белән ярату күрсәтеп идарә итә аламы? Яки, Шайтан сүзләре буенча, кешеләр һәрвакыт үз файдаларын гына эзләп Аллаһыга хезмәт итәчәкме? Йәһвә үз хезмәтчесенең саф һәм тугры булуына шикләнмәгән һәм Иблискә Әюбкә каршы эш итәргә рөхсәт иткән. Моның нәтиҗәләре башка моңа охшаш очракларны хәл итәргә булышыр иде. Шулай итеп, Шайтан үзе Әюбкә бер-бер артлы бәлаләр җибәргән. Аның беренче һөҗүмнәре уңышсыз булгач, ул Әюбкә авыр чир биргән. «Тире өчен тире, ә үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк»,— дигән Иблис (Әюб 2:4).

7. Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре, Әюб кебек, нинди сынаулар белән очраша?

7 Бүген күпчелек мәсихчеләрнең сынаулары Әюбнекеннән җиңелрәк булса да, аларга да төрле бәлаләр белән очрашырга туры килә. Аларның кайберләре иманнары өчен үз тормышларын югалткан. Күп мәсихчеләр эзәрлекләүләр һәм гаиләдәге авырлыклар белән очраша. Экономик авырлыклар һәм начар сәламәтлек тә көчсез калдырырга мөмкин. Әлбәттә, бар бәлаләребездә турыдан-туры Шайтан гаепле дип әйтү дөрес булмас иде. Бәлки, кайбер авырлыкларның сәбәбе үзебезнең хаталар яки мирас итеп алган кайбер үзенчәлекле яклардыр (Гәләтиялеләргә 6:7). Шулай ук кем: «Мин беркайчан да афәткә эләкмәячәкмен», һәм кем: «Мин беркайчан да картаймыйм»,— дип әйтә ала? Бүген Йәһвә могҗиза эшләп үз хезмәтчеләрен моның барысыннан якламый, бу Изге Язмаларда ачык итеп әйтелә (Вәгазьче 9:11).

8. Ничек Шайтан безнең авырлыкларны кулланырга мөмкин?

8 Әмма Шайтан, иманыбызны какшатыр өчен, без кичергән авырлыкларны кулланырга мөмкин. Рәсүл Паул «тәнемә чәнечке бирелде» дип язган, һәм бу чәнечке аны «шайтан фәрештәсе сыман интектергән» (2 Көринтлеләргә 12:7). Бәлки бу сәламәтлек белән авырлык булгандыр: аның, бәлки, күзләре начар күрә башлагандыр яки башка берәр нәрсә булгандыр. Шулай да Паул шуны аңлаган: Шайтан бу авырлыкны һәм моның аркасында туган өметсезлекне кулланып, аны шатлыксыз калдырырга һәм саф булып калырга тәвәккәллеген киметергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Бүген Шайтан Аллаһы хезмәтчеләрен эзәрлекләр өчен аларның туганнарын, классташларын һәм хәтта явыз идарәчеләрне котыртырга мөмкин.

9. Ни өчен авырлыклар һәм эзәрлекләүләр безне гаҗәпләндермәскә тиеш?

9 Ничек андый авырлыкларны җиңеп чыгарга? Безнең Йәһвәгә яратуыбыз һәм аның хакимлегенә буйсынырга теләгебез үзгәрешсез, һәм без андый авырлыкларны моны исбатларга мөмкинлек итеп санарга тиеш (Ягъкуб 1:2—4). Бәла-казалар төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, әмма без Аллаһыга тугры булу никадәр мөһим икәнен аңласак, бу безгә рухи яктан какшамаска булышачак. Рәсүл Петер мәсихчеләргә болай дип язган: «Сөеклеләрем! Сезне сынау өчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез» (1 Петер 4:12). Паул да: «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип язган (2 Тимутегә 3:12). Әюб очрагындагы кебек, Шайтан Йәһвә Шаһитләренең сафлыгын шик астына ала. Өстәвенә, Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, без яшәгән соңгы көннәрдә Шайтан Аллаһы халкына аеруча ярсулы (Ачылыш 12:9, 17).

Аңлашылмаучанлык һәм начар киңәш

10. Әюб нинди хәлгә эләккән?

10 Әюб авыр хәлгә эләккән. Без андый хәлгә, бәлки, беркайчан да эләкмәбез. Ул үз авырлыкларының чын сәбәбен белмәгән һәм хаталы нәтиҗәгә килгән: «Ходай бирде, Ходай алды да» (Әюб 1:21). Ул бу бәла-казаларны аңа Аллаһы биргән дип уйлаган, һәм Шайтан, бәлки, юри аңарда шундый уйлар тудырырга тырышкандыр.

11. Әюб бәла-казалар вакытында үзен ничек тоткан?

11 Хатыны Әюбне Аллаһыны хурларга этәрсә дә, ул алай эшләмәгән. Шулай да Әюб нык боеккан булган (Әюб 2:9, 10). Әюбкә явыз кешеләр аңардан яхшырак яши кебек күренгән (Әюб 21:7—9). Ул: «Ни өчен Аллаһы мине җәзалый?» — дип уйлаган. Кайвакыт ул үләргә теләгән. «И, әгәр син мине тәмугта яшерсәң иде һәм синең ачуың үткәнче мине качырып тотсаң иде, миңа вакыт биреп һәм минем турында аннан соң исеңә төшерсәң иде!» — дип әйткән Әюб (Әюб 14:13).

12, 13. Ничек Әюбкә аның өч дустының сүзләре тәэсир иткән?

12 Әюб янына өч дусты килгән. Алар имеш аның «белән бергә сыкранырга һәм аны юатырга» теләгән (Әюб 2:11). Әмма алар «мескен юатучылар» булган (Әюб 16:2). Әюбкә үз күңелен бушатыр өчен дуслар кирәк булган, ләкин бу өч «дус» аны тагы да ныграк буташтырган, һәм ул тагы да ныграк өметсезлеккә бирелгән (Әюб 19:2; 26:2).

13 Шуңа күрә Әюбнең: «Ни өчен мин? Ни өчен бу бәла-казалар минем башка төште?» — дип әйткәненә гаҗәпләнәсе юк. Әюб дусларының аңлатуы һич тә дөрес булмаган. Алар Әюб үзе, берәр авыр гөнаһ эшләгәнгә, бу бәла-казаларда гаепле дип уйлаган. «Берәр гаепсезнең үлгәне бармы? — дип сораган Елифаз.— Мин күрдем: бозыклык сөргән һәм явызлык чәчкәннәр аны уралар» (Әюб 4:7, 8).

14. Ни өчен авырлыклар бу дөрес булмаган тәртипнең генә нәтиҗәсе дип уйлау дөрес түгел?

14 Без рухка түгел, ә тәнгә чәчсәк, безнең авырлыкларыбыз булырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:7, 8). Әмма алар, без үзебезне бу дөнья төзелешендә дөрес тотсак та, туарга мөмкин. Өстәвенә, яхшы кешеләрне дә бәла-каза читләтеп үтми. «Саф, гөнаһлылардан аерып куелган» Гайсә Мәсих тә җәфалану баганасында газаплы үлем кичергән; шулай ук рәсүл Ягъкубны да җәфалап үтергәннәр (Еврейләргә 7:26; Рәсүлләр 12:1, 2). Елифаз һәм аның ике дустының хаталы фикер йөртүләре Әюбне үзенең яхшы исемен яклап чыгарга һәм үзенең гаепсез булуын исбатларга мәҗбүр иткән. Өстәвенә алар, күрәсең, Әюб үз газапларында үзе гаепле дип әйтеп, аның Аллаһы гаделлегенә карашына тәэсир иткәннәр (Әюб 34:5; 35:2).

Бәла-каза вакытындагы ярдәм

15. Газап чиккәндә нәрсә турында уйлау файдалы?

15 Әюб белән булган хәлдән без нинди сабак алабыз? Без тормышыбызда булган бәлаләрне, авыруларны яки эзәрлекләүләрне зур гаделсезлек дип санарга, ә башка кешеләрнең андый авырлыклары юк дип уйларга мөмкин (Мәдхия 72:3—12). Вакыт-вакыт үзеңә мондый мөһим сораулар бирү яхшы булыр иде: «Аллаһыны ярату мине авыр булганда да аңа хезмәт итәргә дәртләндерәме? Йәһвә үзен «гаепләүчеләренә тиешле җавапны бирә» алсын өчен, минем үземне тиешле тотарга нык теләгем бармы? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Маттай 22:37). Берәр кешенең уйламыйча әйтелгән сүзләре безне күктәге Әтиебезгә ышанмый башларга мәҗбүр итмәсен. Моңа юл куймыйк. Күп еллар хроник авырудан интеккән бер тугры апа-кардәш болай дип әйткән: «Мин шуны беләм: Йәһвә нәрсәне генә рөхсәт итмәсен, барысы да яхшы булачак. Аның миңа кирәкле көчне бирүенә мин бер дә шикләнмим. Ул һәрвакыт миңа булышты».

16. Ничек Аллаһы Сүзе авырлыклар белән очрашкан кешеләрне ныгыткан?

16 Без Шайтанның мәкерле алымнары турында Әюбкә караганда күпкә күбрәк беләбез. «Шайтанның ниятләре безгә билгеле» (2 Көринтлеләргә 2:11). Өстәвенә, бездә Изге Язмалар бар, ә анда бик күп акыллы киңәшләр язылган. Анда шулай ук төрле авырлыкларны җиңеп чыккан тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар турында әйтелгән. Күп газап чиккән рәсүл Паул болай дип язган: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Римлыларга 15:4). Икенче бөтендөнья сугышы барганда Европада бер абый-кардәшне Аллаһыга иман иткәне өчен төрмәгә утыртканнар. Ул үзенең өч көнлек ризыгын Изге Язмаларга алмаштырган. «Андый адым ясап, мин бик дөрес эшләдем,— дип сөйли ул.— Ач булсам да, рухи ризыгым мул иде. Рухи ризык миңа һәм башка кардәшләргә ул авыр вакытларда өметсезлеккә бирелмәскә булыша иде. Ул Изге Язмалар китабын мин әле дә саклыйм».

17. Ничек Йәһвә безгә сынаулар вакытында нык калырга булыша?

17 Без Изге Язмалардан юату алабыз, һәм шулай ук Изге Язмаларны өйрәнер өчен чыгарылган басмаларда авырлыкларны җиңәр өчен акыллы киңәшләр табабыз. Әгәр «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» карасак, безнең сынауга охшаш сынау кичергән кардәшебезнең мисалын табарбыз (1 Петер 5:9). Шулай ук аңлаучан өлкәннәргә яки башка җитлеккән мәсихчеләргә үзеңнең авырлыкларың турында сөйләү файда китерәчәк. Әмма иң мөһиме, дога ярдәмендә без Йәһвәнең һәм аның изге рухының ярдәменә өметләнә алабыз. Шайтанга Паулны «интектерергә» рөхсәт ителгәч, Паул аңа ничек каршы торган? Ул Аллаһы кодрәтенә өметләнергә өйрәнгән (2 Көринтлеләргә 12:9, 10). «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип язган ул (Филиппуйлыларга 4:13).

18. Ничек имандашлар кирәкле ярдәм бирә ала?

18 Шулай итеп ярдәм бар. Шуңа күрә аны һәрвакыт куллан. «Әгәр син бәла-каза килгәндә төшенке булсаң, димәк, синең көч-кодрәтең аз»,— дип әйтелгән Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да. Термитлар агач йортны кимереп җимерә алган кебек, боекканлык да саф булып яшәргә теләгебезне «җимерергә» мөмкин. Бу булмасын өчен, Йәһвә безгә үз хезмәтчеләре аша булыша. Гайсә кулга алынган төнне «аның янына... бер фәрештә килеп, Аны ныгытты» (Лүк 22:43). Сакчылар Паулны Римга алып барганда, ул «Аллаһыга шөкрана кылган, аның күңеле күтәрелгән», чөнки Аппи мәйданы һәм Өч кунакханә янында аны кардәшләр каршы алган (Рәсүлләр 28:15). Германиядәге бер апа-кардәш әле кыз бала чагында Равенсбрюк концлагерена эләккән. Ул бик нык курыккан булган, әмма аңа ярдәм иткәннәр. Ул бу ярдәмне беркайчан да онытмаячак. Ул болай дип сөйли: «Мине шунда ук бер мәсихче апа тапты һәм җылы итеп каршы алды. Башка бер тугры апа-кардәш минем турыда кайгырта башлады. Ул минем өчен рухи әни булды».

«Тугры бул»

19. Шайтан һөҗүмен җиңәргә Әюбкә нәрсә булышкан?

19 Йәһвә Әюб турында «ул үз сафлыгында нык тора» дип әйткән (Әюб 2:3). Әюб кайгы-хәсрәт аркасында боеккан булса да һәм үз газапларының сәбәбен аңламаса да, ул Аллаһыга тугрылыгын бозарга уйламаган да. Чөнки ул гомере буе бар эшләре белән Аллаһыга тугры булырга тырышкан һәм үз тормышын кире кагарга җыенмаган. Әюб: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм»,— дигән (Әюб 27:5).

20. Ни өчен нык булу мөһим?

20 Моңа охшаш тәвәккәллек безгә дә һәрвакыт — вәсвәсә белән очрашканда, авырлыклар кичергәндә һәм эзәрлекләүләр вакытында саф булып калырга булышачак. «Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма,— дип әйткән Гайсә Смурна мәсихчеләренә.— Синең кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак һәм ун көн буе алар хәсрәт [авырлыклар, бәлаләр һәм эзәрлекләүләр] кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен» (Ачылыш 2:10).

21, 22. Газапларны чыдамлык белән кичергәндә безне нәрсәне белү юата?

21 Бу дөнья төзелеше белән Шайтан идарә итә һәм безнең ныклыгыбыз һәм сафлыгыбыз сыналып торачак. Шулай да Гайсә безне искиткеч киләчәк көтә һәм куркыр өчен сәбәп юк дип ышандыра. Безнең өчен иң мөһиме — тугры булып калу. «Газап чигүебез» «кыска вакытлы» дип язган Паул, ә Йәһвә вәгъдә иткән бүләк — «мәңгелек дан» (2 Көринтлеләргә 4:17, 18). Хәтта Әюб кичергән газаплар да, аларны аның бәхетле яшәгән еллары белән чагыштырсаң, кыска вакытлы гына булган (Әюб 42:16).

22 Шулай да кайвакыт сынаулар өзлексез бара кебек, ә газаплар түзә алмаслык кебек күренә. Чираттагы мәкаләдә Әюб мисалы безне ныклык турында нәрсәгә өйрәтә икәнен карап чыгарбыз. Шулай ук ничек без башкаларны алар бәла-казага эләккәндә ныгыта алабыз икәнен белербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Шайтан Әюб сафлыгы турында нинди мөһим сорау күтәргән булган?

• Ни өчен без бәлаләр һәм кайгы-хәсрәт кичергәндә гаҗәпләнмәскә тиеш?

• Ничек Йәһвә безгә барысын нык калып кичерергә булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмаларны өйрәнү, җитлеккән мәсихчеләр белән сөйләшү һәм эчкерсез догалар нык булып калырга булышачак