Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иман һәм Аллаһыдан курку батырлык бирә

Иман һәм Аллаһыдан курку батырлык бирә

Иман һәм Аллаһыдан курку батырлык бирә

«Нык һәм батыр бул... Ходай, синең Аллаһың, синең белән» (ЕШУА 1:9).

1, 2. а) Кеше карашы белән караганда, исраиллеләрнең кәнганлыларны җиңәргә өмете булганмы? б) Ешуа нәрсәгә ышандыру алган булган?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1473 ел. Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керергә әзер тора. Муса, булачак авырлыкларны исәптә тотып, халыкка болай ди: «Син бүген Үрдүннең икенче ягына чыгасың, һәм синнән зуррак һәм көчлерәк булган халыкларны, ныгытмалары күккә кадәр булган зур шәһәрләрне, күп санлы һәм биек буйлы халыкны, Енак улларын яулап алыр өчен чыгасың. Син... алар турында: „Кем Енак улларына каршы тора ала?“ — дигәнне ишеткәнсең» (Канун 9:1, 2). Чыннан да, бу биек буйлы сугышчылар бик яхшы билгеле булган! Өстәвенә, кайбер кәнганлыларның яхшы коралланган армияләре булган. Аларның атлары һәм тәгәрмәчләренә чалгы куелган арбалары булган (Хакимнәр 4:13).

2 Ә исраиллеләр коллар халкы булган һәм 40 ел буе чүл буйлап йөргән. Шуңа күрә, кеше карашы белән караганда, аларның җиңәргә бернинди дә өметләре булмаган. Әмма Мусаның иманы булган. Ул халыкны җитәкләп барган Йәһвәне «күргән» дип әйтеп була (Еврейләргә 11:27). «Ходай, синең Аллаһың, синең алда бара,— дигән Муса халыкка.— Ул аларны юк итәчәк һәм аларны синең алда буйсындырып барачак» (Канун 9:3; Мәдхия 32:16, 17). Муса үлгәч, Йәһвә Ешуаны үзененең ярдәм итәчәгенә ышандырган: «Тор, син һәм бар халык, мин аларга, Исраил улларына, бирә торган җиргә, Үрдүн аша үт. Яшәгән бар көннәреңдә, сиңа беркем дә каршы тора алмаячак; һәм мин, Муса белән булган кебек, синең белән булачакмын» (Ешуа 1:2, 5).

3. Ешуаның иманын нәрсә ныгыткан, һәм нәрсә аңа батыр булырга ярдәм иткән?

3 Йәһвә ярдәмен һәм җитәкчелеген алыр өчен, Ешуа Аллаһы Канунын укырга, белгәннәре турында уйланырга һәм аларны тормышында кулланырга тиеш булган. «Шул чакта син үз юлларыңда уңышлы булачаксың һәм акыллы эш итәчәксең,— дигән Йәһвә.— Менә мин сиңа боерык бирәм: нык һәм батыр бул, курыкма һәм котың очмасын, чөнки син барачак һәр җирдә Ходай, синең Аллаһың, синең белән» (Ешуа 1:8, 9). Ешуа Аллаһыга буйсынган, шуңа күрә батыр, нык һәм уңышлы булган. Әмма аның күпчелек замандашлары Аллаһыга буйсынмаган. Шуңа күрә алар уңышлы булмаган һәм чүлдә үлгән.

Имансыз халык батырлыгын югалта

4, 5. а) Ешуа белән Кәлебның карашы һәм ун шымчының карашы нәрсә белән аерылып торган? б) Имансыз халыкка Йәһвә нәрсә әйткән?

4 Кырык ел элек, Исраил халкы беренче тапкыр Кәнган җирләренә якынлашкач, Муса, бу җирләрне карап чыгар өчен, 12 шымчыны җибәргән. Аларның унысы куркып кайткан. «Анда яшәүче бар халык — биек буйлы кешеләр,— дип кычкырган алар.— Без анда Енак улларын, әзмәверләр нәселеннән булган әзмәверләрне дә күрдек; һәм без үзебез алдында саранча кебек идек». Енак уллары гына түгел, ә бар халык әзмәвер булганмы? Юк. Енак уллары Туфанга кадәр яшәгән әзмәверләр нәселеннән булганмы? Әлбәттә, юк! Әмма ун шымчы төймәне дөя итеп күрсәткәнгә, халык куркуга бирелгән һәм хәтта кире Мисырга — кол булып яшәгән җирләренә кайтырга теләгән! (Саннар 13:32—14:4).

5 Әмма шымчыларның икесе — Ешуа белән Кәлеб Вәгъдә ителгән җиргә керергә әзер булган. Алар кәнганлылар «безнең өчен ризык булачак» дигән. «Аларның яклаулары юк, ә безнең белән Ходай; алардан курыкмагыз»,— дигән алар (Саннар 14:9). Ешуа белән Кәлебнең җиңүгә өметләре нигезсез булганмы? Әлбәттә юк! Алар халык белән бергә Йәһвәнең куәтле Мисырны һәм аның илаһларын ун җәза биреп мәсхәрә иткәнен күргәннәр. Алар шулай ук Йәһвәнең фиргавенне һәм аның гаскәрләрен Кызыл диңгезгә батырып юк иткәнен күргән (Мәдхия 135:15). Әйе, ун шымчының һәм аларга кушылган халыкның куркуы кичерелмәслек булган. Йәһвә, ачуын белдереп: «Күпме инде алар, мин аларга күрсәткән галәмәтләргә карамастан, миңа иман итмәячәк?» — дигән (Саннар 14:11).

6. Ничек батырлык иман белән бәйле, һәм ничек бу безнең көннәрдә күренә?

6 Йәһвә халык куркуының сәбәбен күрсәткән: аларга иман җитмәгән. Әйе, иман һәм батырлык бер-берсе белән тыгыз бәйле. Рәсүл Яхъя мәсихчеләр җыелышы һәм аларның рухи сугышы турында хәтта болай дигән: «Дөньяны җиңгән җиңү — безнең иманыбыз ул» (1 Яхъя 5:4). Бүген Ешуа белән Кәлеб иманына охшаш иманны 6 миллионнан артык Йәһвә Шаһите күрсәтә. Алар— яшьләр һәм картлар, көчлеләр һәм хәлсезләр — бу иман ярдәмендә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тарата. Һичнинди дошман бу куәтле, батыр армияне туктата алмый (Римлыларга 8:31).

«Иманнан баш тартмагыз»

7. «Баш тарту» нәрсә аңлата?

7 Безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләре батырлык белән яхшы хәбәрне вәгазьли, чөнки алар рәсүл Паул карашын чагылдыра: «Без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз һәм коткарылачакбыз» (Еврейләргә 10:39). Рәсүл Паулның «баш тарту» дигән сүзләре вакытлыча гына куркуга бирелү дигәнне аңлатмый, чөнки Аллаһыга тугры хезмәт иткән күп кешеләр вакыт-вакыт куркуга бирелә (1 Патшалык 21:12; 3 Патшалык 19:1—4). Бу сүзләр, Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «читкә китү, ераклашу», «хакыйкатьтә хәлсезләнү» дигәнне аңлата. Шул ук сүзлектә әйтелгәнчә, «иманнан баш тарткан» кеше, образлы әйткәндә, «парусын төшереп» Аллаһыга хезмәт итүдә үз «барышын әкренәйтә». Әлбәттә, нык иманлы кешеләр авырлыклар булганда — сәламәтлек начарланганда, эзәрлекләүләр яки башка сынаулар кичергәндә «барышларын әкренәйтергә» уйламыйлар да. Киресенчә алар, Йәһвә алар турында тирән кайгырта һәм аларның авырлыкларын белә икәнен истә тотып, аңа ашкынып хезмәт итүләрен дәвам итәләр (Мәдхия 54:23; 102:14). Синдә андый иман бармы?

8, 9. а) Ничек Йәһвә беренче гасыр мәсихчеләренең иманын ныгыткан? б) Иманыбызны ныгытыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

8 Бер тапкыр рәсүлләр, иманнары җитмәгәнен сизеп, Гайсәгә: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дигәннәр (Лүк 17:5). Ул аларның эчкерсез үтенечләренә җавап биргән, һәм бу аеруча б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә күренгән. Ул вакытта шәкертләр вәгъдә ителгән изге рух белән сугарылган, һәм изге рух аларга Аллаһы Сүзен һәм аның ниятен тирәнрәк аңларга булышкан (Яхъя 14:26; Рәсүлләр 2:1—4). Аларның иманы ныгытылган булган, һәм шәкертләр каршы килүләргә карамастан ашкынып вәгазьләгәннәр: яхшы хәбәрне «дөньядагы һәр җан иясенә игълан иткәннәр» (Көлессәйлеләргә 1:23; Рәсүлләр 1:8; 28:22).

9 Иманыбызны үстерер өчен һәм хезмәтебезне ашкынып башкарыр өчен, без дә Изге Язмаларны укып уйланырга һәм изге рух турында дога кылырга тиеш. Аллаһы хакыйкате, Ешуа, Кәлеб һәм беренче гасыр мәсихчеләренең акылында һәм йөрәгендә уелып калган кебек, безнең йөрәкләребездә һәм акылыбызда уелып калсын өчен, көч куйыйк. Ул чакта гына бездә рухи сугышта нык калыр өчен кирәкле батырлык бирә торган иман булачак, һәм без җиңүчеләр булачакбыз (Римлыларга 10:17).

Иман — бу ышану гына түгел

10. Нәрсә ул чын иман?

10 Йәһвәнең борынгы заманда яшәгән тугры хезмәтчеләренең мисалы күрсәткәнчә, батырлык һәм түземлек тудыра торган иман — бу Аллаһының барлыгына ышану гына түгел (Ягъкуб 2:19). Чын иман булсын өчен, без Йәһвә турында белем алырга һәм аңа тулысынча ышанырга тиеш (Мәдхия 77:5—8; Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Чын иман — Аллаһы законнарын һәм принципларын тоту безгә файда китерәчәк икәненә чын күңелдән ышану (Ишагыйя 48:17, 18). Иман — бу Йәһвә бар биргән вәгъдәләрен үтәячәк һәм «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирәчәк» икәненә бер дә шикләнмәү (Еврейләргә 11:1, 6; Ишагыйя 55:11).

11. Үз иманнары һәм батырлыгы өчен Ешуа белән Кәлеб нинди фатихалар алган?

11 Андый иман үсә бара. Ул без хакыйкатьтә яшәгәндә, фатихаларны «татып» караганда, үз догаларыбызга җавапны «күргәндә», шулай ук Йәһвәнең безнең тормышыбыз белән башка төрле җитәкчелек итүен күргәндә үсә (Мәдхия 33:9; 1 Яхъя 5:14, 15). Бер дә шикләнмичә шуны әйтеп була: Ешуа белән Кәлебнең иманы алар Аллаһының игелеген татып карагач ныгыган (Ешуа 23:14). Мәсәлән, Аллаһы вәгъдә иткәнчә, алар 40 ел чүл буйлап йөргәннән соң исән калганнар (Саннар 14:27—30; 32:11, 12). Алар Кәнган җирендә алты еллык сугышта катнашкан. Алар күп еллар яшәгән һәм сәламәт булган, аларга мирас итеп хәтта аерым җир бирелгән булган. Йәһвә үзенә тугры һәм батыр хезмәт иткән кешеләргә әҗерен бирмичә калмый! (Ешуа 14:6, 9—14; 19:49, 50; 24:29).

12. Ничек Йәһвә үз сүзен «бөек итә»?

12 Аллаһы Ешуа белән Кәлебкә яратучан игелеген күрсәткән, һәм бу мәдхия җырлаучының: «Син Үз сүзеңне, Үзеңнең бар исемеңнән бөек иттең»,— дигән сүзләрен искә төшерә (Мәдхия 137:2). Йәһвә үз исемен үз вәгъдәсенә ышандырыр өчен кулланганда, бу вәгъдәнең үтәлеше «бөек ителә», чөнки көтелгәннән дә артып китә (Эфеслеләргә 3:20). Әйе, «Ходайга кинәнеп», ягъни шатланып, торган кешеләрнең өметләрен Йәһвә һәрчак аклаячак (Мәдхия 36:3, 4).

«Аллаһыга ярый алган» кеше

13, 14. Ни өчен Ханухка иман һәм батырлык кирәк булган?

13 Без борынгы заманда яшәгән Ханух мисалын карап чыксак, иман һәм батырлык турында күбрәк белә алырбыз. Ханух, күрәсең, әле пәйгамбәрлек итә башлаганчы иманы һәм батырлыгы сыналачак икәнен белгән. Кайдан белгән? Чөнки Йәһвә Едем бакчасында Аллаһыга хезмәт итүчеләр һәм Шайтан Иблискә хезмәт итүчеләр арасында дошманлык, яки нәфрәт, булачагы турында алдан әйткән булган (Яратылыш 3:15). Ханух шуны да белгән: бу нәфрәт әле кешелек тарихының башында — Кабил үз абыйсын Һабилне үтергәч — күрсәтелгән булган. Шунсын әйтергә кирәк: аларның әтиләре, Адәм, Ханух тугач әле 310 ел яшәгән (Яратылыш 5:3—18).

14 Шулай да Ханух батырларча «Аллаһы юлында йөргән» һәм кешеләр «Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләрен» хөкем иткән (Яратылыш 5:22; Яһүд 14, 15). Ханух курыкмыйча чын гыйбадәт кылу ягында торганга, һичшиксез, бик күп кешеләр аңа дошман булып киткән, һәм аның тормышына куркыныч янаган. Һәм Йәһвә үз пәйгамбәрен үлем газапларыннан саклап калган. Йәһвә Ханухка «Аллаһыга ярый алганын» ачыклагач, аны, бәлки, пәйгамбәрлек күренеше вакытында яшәүдән үлемгә күчергән (Еврейләргә 11:5, 13; Яратылыш 5:24).

15. Ханух Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә кайсы яктан яхшы үрнәк калдырган?

15 Ханухның яшәүдән үлемгә күчерелүе турында әйткәч, Паул иманның мөһимлегенә кабат басым ясый: «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый» (Еврейләргә 11:6). Әйе, нык иман Ханухка Йәһвә белән йөрергә һәм имансыз дөньяга аның хөкемнәрен игълан итәргә батырлык биргән. Бу яктан Ханух безгә яхшы үрнәк калдырган. Без дә чын гыйбадәт кылуга каршы булган һәм һәртөрле бозыклык белән тулган дөньяда Ханух эшенә охшаш эшне башкарабыз (Мәдхия 91:8; Маттай 24:14; Ачылыш 12:17).

Аллаһыдан курку батырлык бирә

16, 17. Авдий кем булган, һәм ул нинди шартларда хезмәт иткән?

16 Иманнан тыш, батырлык бирә торган тагын бер сыйфат — бу Аллаһыга карата тирән хөрмәт уятучы курку. Төньяк патшалык, Исраил белән идарә иткән Ахав патша һәм Ильяс пәйгамбәр көннәрендә Аллаһыдан куркып яшәгән бер кешенең искиткеч мисалын карап чыгыйк. Ахав патша көннәрендә Багалга табыну төньяк патшалыкта киң таралган булган. Ул чакта Багалның 450 пәйгамбәре һәм изге баганага — фаллос символына табынган 400 пәйгамбәр Ахав хатыны «Изебел өстәленнән тукланган» (3 Патшалык 16:30—33; 18:19).

17 Йәһвәнең мәрхәмәтсез дошманы Изебел илдә чын гыйбадәт кылуны юк итәргә тырышкан. Ул Йәһвәнең кайбер пәйгамбәрләрен җәзалап үтергән һәм хәтта Ильясны да үтерергә тырышкан. Әмма Ильяс, Йәһвә боерыгы буенча, Үрдүн елгасының икенче ягына качкан (3 Патшалык 17:1—3; 18:13). Әйе, төньяк патшалыкта чын гыйбадәт кылу ягында тору бик авыр булган. Өстәвенә патша сараенда хезмәт итәргә кирәк булса, бу тагы да авыррак булыр иде. Нәкъ шундый хәлгә Аллаһыдан куркып яшәгән Авдий * эләккән. Ул патша сараеның башлыгы булган (3 Патшалык 18:3).

18. Авдийга Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә нәрсә ярдәм иткән?

18 Һичшиксез, Авдий Йәһвәгә гыйбадәт кылуда саклык һәм акыллылык күрсәткән. Ләкин ул Аллаһы законнарын бозмаган. 3 Патшалык 18:3 тә: «Авдий... Аллаһыдан бик нык куркып яшәүче кеше иде»,— дип әйтелә. Әйе, Авдий Аллаһыдан бик нык куркып яшәгән. Бу курку аңа искиткеч батырлык биргән, һәм бу батырлыкны ул Изебел Йәһвә пәйгамбәрләрен җәзалап үтергәч күрсәткән.

19. Авдий үз батырлыгын ничек күрсәткән?

19 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Изебел Ходай пәйгамбәрләрен юк иткәндә, Авдий йөз пәйгамбәрне алган да иллешәр кеше итеп тау куышлыкларында яшерде, һәм аларны икмәк һәм су белән туйдырып торды» (3 Патшалык 18:4). Йөз кешене яшереп туйдырып тору бик куркыныч булгандыр! Авдий үзенең бу эшен Ахаб белән Изебелдан да һәм патша сараена еш кына килеп йөргән 850 пәйгамбәрдән дә яшерергә тиеш булган. Өстәвенә, потка табынучы күп кенә яһүдләр, патша һәм аның хатынының күңелен табар өчен, Авдийны фаш итәргә шат булырлар иде. Шулай да, Авдий бу барлык потка табынучыларның борын төбендә батырлык белән Йәһвә пәйгамбәрләре турында кайгырткан. Аллаһыдан курку чыннан да куәтле көч бирә!

20. Ничек Авдийга Аллаһыдан курку булышкан, һәм ничек аның үрнәге сиңа ярдәм итә?

20 Авдий Аллаһыдан курыкканга батыр булган. Шуңа күрә, күрәсең, Йәһвә аны дошманнарыннан саклаган. Гыйбрәтле сүзләр 29:25 тә: «Кешедән курку — тозак корыр; ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр»,— дип әйтелә. Авдий безнең кебек гади кеше булган, ул да аны тотарлар һәм үтерерләр дип курыккан (3 Патшалык 18:7—9, 12). Әмма Аллаһыдан курку аңа кешедән куркуны җиңәргә батырлык биргән. Авдий безнең барыбызга, аеруча үз тормышларын яки үз азатлыкларын куркыныч астына куеп Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешеләргә, искиткеч үрнәк калдырган (Маттай 24:9). Әйдәгез, Йәһвәгә «тирән ихтирам белән, куркып» хезмәт итәргә тырышыйк (Еврейләргә 12:28).

21. Чираттагы мәкаләдән нәрсә белербез?

21 Батырлык бирә торган сыйфатлар — бу иман һәм Аллаһыдан курку гына түгел. Мәхәббәт бу яктан тагы да куәтлерәк көч булырга мөмкин. «Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән»,— дип язган Паул (2 Тимутегә 1:7). Ничек мәхәббәт без яшәгән соңгы көннәрдә Йәһвәгә хезмәтебезне батырлык белән алып барырга булыша ала? (2 Тимутегә 3:1). Моны чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 17 абз. Бу Авдий пәйгамбәр түгел.

Җавап бирә аласызмы?

• Ешуа белән Кәлебкә батыр булырга нәрсә булышкан?

• Нәрсә ул чын иман?

• Ни өчен Ханух курыкмыйча Аллаһы хөкемнәрен игълан иткән?

• Ничек Аллаһыдан курку батыр булырга булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]