Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә өметлән һәм батыр бул

Йәһвәгә өметлән һәм батыр бул

Йәһвәгә өметлән һәм батыр бул

«Ходайга өметлән, йөрәкле бул, күңелең ныгысын, Ходайга өметлән» (МӘДХИЯ 26:14).

1. Өмет никадәр мөһим, һәм ничек бу сүз Изге Язмаларда кулланыла?

ЧЫН өмет көчле яктылык кебек. Ул безгә бүгенге сынаулар турында чиктән тыш күп уйламыйча, киләчәкне күрергә һәм аңа ышаныч һәм шатлык белән карарга ярдәм итә. Йәһвә генә безгә нык өмет бирә ала, һәм ул аны үзе рухландырган Изге Язмалар аша бирә (2 Тимутегә 3:16). «Өмет» һәм «өметләнү» дигән сүзләр Изге Язмаларда 200 дән артык тапкыр очрый. Бу сүзләр берәр яхшы нәрсәне түземсезлек һәм ышаныч белән көтү дигәнне дә һәм көткән нәрсәнең үзен дә аңлата *. Мондый өмет нигезсез яки тормышка ашмаслык теләк кенә түгел, ул күбрәкне аңлата.

2. Гайсәнең тормышында өмет нинди роль уйнаган?

2 Гайсә авырлыклар һәм сынаулар белән очрашканда алар турында чиктән тыш күп уйламаган, ә алга караган һәм Йәһвәгә өметләнгән. «Киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра» (Еврейләргә 12:2). Гайсә иң элек Йәһвәнең хакимлеген яклау һәм аның исемен изгеләндерү мөмкинлеге турында уйлаган. Шуңа күрә ул һәрвакыт, авыр булса да, Аллаһыга тыңлаучан булган.

3. Аллаһы хезмәтчеләренең тормышында өмет нинди роль уйный?

3 Давыт патша: «Ходайга өметлән, йөрәкле бул, күңелең ныгысын, Ходайга өметлән»,— дип әйтеп, өмет белән батырлык бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәтә (Мәдхия 26:14). «Күңел ныгып» торсын өчен, беркайчан да өметебезнең өзелүенә юл куярга ярамый. Без өметебезне акылыбызда ачык итеп һәм күңелебезгә якын итеп сакларга тиеш. Бу безгә Гайсә үз шәкертләренә кушкан эштә, аның үрнәге буенча, батырлык һәм ашкыну белән катнашырга булышачак (Маттай 24:14; 28:19, 20). Изге Язмаларда өмет иман һәм мәхәббәт белән бергә Аллаһы хезмәтчеләрен аерып торучы мөһим, кирәкле сыйфат буларак искә алына (1 Көринтлеләргә 13:13).

«Өметегез артканнан-арта барамы»?

4. Майланган мәсихчеләр һәм аларга кушылган «башка сарыклар» түземсезлек белән нәрсә көтәләр?

4 Аллаһы хезмәтчеләрен гаҗәеп киләчәк көтә. Майланган мәсихчеләр Мәсих белән бергә күктә хезмәт итәчәк вакытны түземсезлек белән көтә. Ә «башка сарыклар» «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, [җирдәге] Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» алырга өметләнә (Яхъя 10:16; Римлыларга 8:19—21; Филиппуйлыларга 3:20). Бу «данлы азатлык» гөнаһтан һәм ул китергән коточкыч зыяннан азат булуны үз эченә ала. Чыннан да, Йәһвә — «һәртөрле игелекле һәм камил бүләк» Бирүче (Ягъкуб 1:17; Ишагыйя 25:8).

5. «Өметебез артканнан-арта барсын» өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

5 Мәсихчеләр өмете тормышыбызда никадәр мөһим роль уйнарга тиеш? Римлыларга 15:13 тә болай дип әйтелә: «Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне, Аңа иман итүчеләрне, бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын». Өмет караңгылыкта янган шәмнең көчкә генә яктыртып торган уты кебек түгел, ул кояшның таң атканда таралган алтын нурлары кебек. Бу нурлар тормышны яктылык, бәхет, мәгънә белән тутыра, батырлык өсти. Игътибар итегез: без Аллаһы Сүзенә ышанганда һәм Аллаһының изге рухын алганда, «өметебез артканнан-арта бара». Римлыларга 15:4 тә болай дип әйтелә: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган». Шуңа күрә үзеңә шундый сораулар бир: «Мин Изге Язмаларны тырышып өйрәнеп һәм аны һәр көн укып, үз өметемне тере итеп саклыйммы? Аллаһының рухы турында мин еш дога кыламмы?» (Лүк 11:13).

6. Өметебез томаланмасын өчен, без үзебезне нәрсәдән сакларга тиеш?

6 Безгә үрнәк калдырган Гайсә Аллаһы Сүзеннән көч алган. Аның тормышы турында тирәнтен уйлану безгә «күңелебезне төшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итә» (Еврейләргә 12:3). Шунсын әйтергә кирәк: әгәр Аллаһы биргән өмет акылыбызда һәм күңелебездә томаланса яки карашыбыз читкә, мәсәлән, мал-мөлкәт җыюга яки бу дөнья максатларына юнәлсә, без рухи яктан хәлсезләнергә, ә нәтиҗәдә, әхлакый принциплар буенча яшәргә ярдәм иткән көчне һәм батырлыкны югалтырга мөмкин. Ул чакта «иманыбыз һәлакәткә дучар ителергә» мөмкин (1 Тимутегә 1:19). Ә чын өмет иманыбызны ныгыта.

Иман булсын өчен өмет кирәк

7. Ни өчен иман өчен өмет кирәк?

7 «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 11:1). Шуңа күрә өмет — иманга өстәмә генә түгел, ул иманның мөһим өлеше. Ибраһим мисалын карап чыгыйк. Йәһвә Ибраһимга улың туачак дигәндә, Ибраһим һәм аның хатыны, кеше карашыннан чыгып караганда, бала табар өчен инде бик карт булганнар (Яратылыш 17:15—17). Ибраһим бу вәгъдәне ничек кабул иткән? «Ул бернинди өмете булмаган вакытта да өмет белән ышанды һәм... күп халыкларның атасы булды» (Римлыларга 4:18). Әйе, Аллаһы Ибраһимга өмет биргән, һәм бу өмет аның нәселе булачагына иманын ныгыткан. Ә иман, нәтиҗәдә, аның өметен ныгыткан һәм көчлерәк иткән. Ибраһим белән Сара хәтта үз йортлары белән туганнарын калдырып чит җирләрдә, үз гомерләренең калган өлешен чатырларда яшәп үткәрергә батырчылык иткәннәр!

8. Ничек түземлек өметне ныгыта?

8 Йәһвәгә, хәтта авыр вакытларда да, тулысынча буйсынып, Ибраһим үз өметен нык килеш саклаган (Яратылыш 22:2, 12). Без дә, Йәһвәгә хезмәт иткәндә тыңлаучан һәм нык булсак, үз бүләгебезне алуыбызга ышана алабыз. «Түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан өмет хасил була. Ә өмет алдамый»,— дип язган Паул (Римлыларга 5:4, 5). Һәм шуңа күрә ул: «Без сезнең һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегезнең тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез»,— дип язган (Еврейләргә 6:11). Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә нигезләнгән мондый уңай караш безгә һәркайсы авырлыкны батырлык һәм хәтта шатлык белән кичерергә булышачак.

«Өмет итеп сөенегез»

9. Безгә «өмет итеп сөенергә» нәрсә булыша?

9 Аллаһы безгә биргән өмет, бу дөнья тәкъдим итә алганнар белән чагыштырганда, күпкә кыйммәтлерәк. Мәдхия 36:34 тә: «Ходайга өмет тот, Аның юлыннан йөр: сиңа җир тисен өчен, сине күтәрер; гөнаһлылар югалып беткәнне күрерсең»,— дип әйтелә. Әйе, безгә «өмет итеп сөенер» өчен сәбәпләр күп (Римлыларга 12:12). Әмма моның өчен безгә өметебез турында һәрвакыт уйланырга кирәк. Син Аллаһы биргән өмет турында уйланасыңмы? Яхшы сәламәтлек, канәгатьләндерүче эш, яныңда яраткан кешеләрең, авырлыклар юк — андый Оҗмахны күз алдыңа китерәсеңме? Басмаларыбызда Оҗмах сурәтләнгән рәсемнәргә карап уйланасыңмы? Бу уйланулар тәрәзә юу кебек. Тәрәзәне юып тормасаң, ул пычрана, һәм тыштагы гүзәллек үз матурлыгын югалта. Ул чакта без карашыбызны башка нәрсәләргә юнәлтә башларга мөмкин. Үзебезне андый хәлдән саклыйк!

10. Ни өчен бүләк алыр өчен куйган тырышлыкларыбыз Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә яхшы яктан тәэсир итә?

10 Әлбәттә, Йәһвәгә хезмәт итәргә безне иң беренче итеп мәхәббәт дәртләндерә (Марк 12:30). Әмма без бүләкне алырга да омтылырга тиеш. Йәһвә хәтта без шулай эшләрбез дип өметләнә! Еврейләргә 11:6 да болай дип әйтелә: «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чөнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш». Ни өчен Йәһвә безнең аңардан әҗерне, ягъни «бүләкне», көтүебезне тели? Чөнки шулай эшләп, без күктәге Атабызны яхшы белгәнебезне күрсәтәбез. Ул юмарт, һәм ул үз балаларын ярата. Үзең уйлап кара: безнең «киләчәк һәм өмет» булмаса, без бәхетле булмас идек һәм күңел төшенкелегенә бирелеп йөрер идек (Иремия 29:11).

11. Ничек Аллаһы биргән өмет Мусага дөрес карарлар кабул итәргә булышкан?

11 Муса пәйгамбәр Аллаһы биргән өметне һәрвакыт истә тоткан. Ул «фиргавен кызының угылы» булган, һәм аның Мисырда бай, күренекле һәм хакимияткә ия кеше булып яшәргә мөмкинлеге булган. Ул андый тормышны сайлаганмы? Муса, батырлык күрсәтеп, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлаган. Ни өчен? Чөнки ул «булачак әҗергә карап торган» (Еврейләргә 11:24—26). Әйе, ул Йәһвә аңа биргән өметкә ваемсыз булмаган.

12. Ни өчен мәсихчеләр өмете тимер башлыкка охшаш?

12 Рәсүл Паул өметне тимер башлык белән чагыштырган. Бу «башлык» безнең акылыбызны саклый, акыллы карарлар кабул итәргә, нәрсә беренче урында торырга икәнен билгеләргә һәм Аллаһыга тугрылык сакларга булыша (1 Тессалуникәлеләргә 5:8). Син бу «башлыгыңны» һәрвакыт киеп йөрисеңме? Әгәр алай эшлисең икән, димәк син, Муса һәм Паул кебек, «байлыкка түгел, бәлки хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет баглыйсың». Әйе, күпчелек кешегә ияреп бармас өчен һәм үз теләкләреңә каршы торыр өчен, батырлык кирәк. Әмма бу тырышлыкларың юкка гына түгел! Чыннан да, Йәһвәне яраткан һәм аңа өметләнгән кешеләрне «чын тормыш» көтә икән, ни өчен үз көчеңне юк-бар нәрсәгә сарыф итәргә? (1 Тимутегә 6:17, 19).

«Сезне беркайчан да калдырмам»

13. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен нәрсәгә ышандыра?

13 Бу дөньяның «газаплары» көннән-көн көчәя, шуңа күрә бу дөнья төзелешенә өмет баглаган кешеләр иртәгә булачак көн турында борчылып яши (Маттай 24:8). Әмма Йәһвәгә өметләнгән кешеләр куркып тормый. Алар моннан ары да «хәвефсез һәм имин яшәүләрен» дәвам итәчәкләр (Гыйбрәтле сүзләр 1:33). Алар бу дөнья төзелешенә өметләнми, шуңа күрә шатлык белән рәсүл Паулның киңәшен тоталар. Ул болай дип язган: «Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам“,— дигән» (Еврейләргә 13:5).

14. Ни өчен мәсихчеләргә үз материаль ихтыяҗлары турында чиктән тыш борчылмаска кирәк?

14 «Беркайчан да» дигән сүз Аллаһы безнең турыда һичшиксез кайгыртачак икәнен күрсәтә. Гайсә дә безне Аллаһының яратучы игелегенә ышандырган. Ул болай дигән: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы [яшәр өчен кирәкле материаль әйберләр] сезгә бирелер. Иртәгә булачак көн өчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек» (Маттай 6:33, 34). Йәһвә Патшалык эшләрендә ашкынып катнашу һәм шул ук вакыт яшәр өчен кирәкле әйберләр турында кайгырту җиңел түгел икәнен белә. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы безнең ихтыяҗлар турында кайгырта һәм моны эшләргә тели икәненә бер дә шикләнмичә яшик (Маттай 6:25—32; 11:28—30).

15. Ничек мәсихчеләр «күзләрен яхшы» килеш саклый?

15 Без, «күзләребезне яхшы» килеш саклап, Йәһвәгә өметләнеп яшәгәнебезне күрсәтәбез (Маттай 6:22, 23). Күзләрен яхшы килеш саклаган кеше эчкерсез, аның ниятләре саф, ул комсыз һәм үз-үзен генә яратучан түгел. Әмма «күзләрне яхшы» килеш саклау бу ярлы тормыш белән яшәү яки үзеңнең мәсихче бурычларыңны үтәмичә яшәү дигәнне аңлатмый. Киресенчә, бу, Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куеп, аек фикер йөртү рухын күрсәтеп яшәү дигәнне аңлата (2 Тимутегә 1:7).

16. Ни өчен, «күзләрне яхшы» килеш саклар өчен, иман белән батырлык кирәк?

16 «Күзләрне яхшы» килеш саклар өчен, иман һәм батырлык кирәк. Мәсәлән, эш бирүче сиңа мәсихче очрашулар барган вакытта эшләргә кушса һәм бу еш кына булса, син рухи нәрсәләрне беренче урынга куярсыңмы? Йәһвә үз хезмәтчеләре турында кайгыртачак дигән вәгъдәсенә тугры. Әгәр кешедә моңа шикләр туа икән, Шайтан үз басымын әз генә көчәйткәндә бу кеше, бәлки, мәсихче очрашуларга килми дә башлар. Иманыбыз көчсез булса, тормышыбызда нәрсә беренче урында торырга тиеш икәнен, бәлки, Йәһвә түгел, ә Шайтан билгеләячәк! Бу бик аяныч булыр иде (2 Көринтлеләргә 13:5).

«Ходайга өмет тот»

17. Йәһвәгә өмет тотучылар инде хәзер нинди фатихалар ала?

17 Йәһвәгә өмет итеп һәм ышанып яшәгән кешеләр беркайчан да җиңелгән булмаячак. Моның турында Изге Язмаларда кат-кат әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Иремия 17:7). Әйе, аларга кайвакыт материаль яктан авыр тормыш алып барырга туры килә, әмма моны алар киләчәк фатихалар белән чагыштырганда кечкенә корбан дип саныйлар. Шулай итеп алар «Ходайга өмет тотканнарын» һәм ул үзенең тугры хезмәтчеләренең гадел теләкләрен ахыр чиктә канәгатьләндерәчәк икәненә ышанганнарын күрсәтәләр (Мәдхия 36:4, 34). Һәм алар инде хәзер бәхетле тормыш алып бара! «Тәкъва кешеләрнең өмете — шатлык, ә яман кешеләрнең өмете акланмас» (Гыйбрәтле сүзләр 10:28).

18, 19. а) Йәһвә ярату белән безне нәрсәгә ышандыра? б) Йәһвә «уң ягыбызда» булсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

18 Кечкенә малай әтисенең кулына тотынып барганда, үзен куркынычсыз хис итә. Без дә күктәге Атабыз белән йөргәндә, үзебезне шулай ук хис итәбез. «Курыкма,— дип әйткән Йәһвә Исраилгә,— чөнки мин синең белән... һәм сиңа ярдәм итәчәкмен... Чөнки мин Ходай, синең Аллаһың; сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итеп торам“,— дип әйтәм» (Ишагыйя 41:10, 13).

19 Күз алдыңа китереп кенә кара: Йәһвә безне җитәкләп алып бара! «Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем,— дип язган Давыт,— һәм мин каушамам, Ул минем уң ягымда шул» (Мәдхия 15:8). Йәһвә «уң ягыбызда» булсын өчен, нәрсә эшләргә? Беренчедән, аның Сүзен тормышыбызның һәр өлкәсендә кулланырга кирәк. Икенчедән, Йәһвә безгә вәгъдә иткән искиткеч бүләк турында уйланырга кирәк. Мәдхия җырлаучы Асаф болай дип язган: «Мин һәрвакыт Синең белән; Син мине уң кулымнан тотып торасың. Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең, һәм соңыннан олылап кабул итәрсең» (Мәдхия 72:23, 24). Андый ышандыру белән без киләчәккә бер дә шикләнмичә карый алабыз.

«Сезнең котылуыгыз инде якын»

20, 21. Йәһвәгә өмет тотучыларны нинди киләчәк көтә?

20 Үткән һәр көн шуны күрсәтә: безнең өчен Йәһвәнең уң ягыбызда булуы бик мөһим. Тиздән Шайтан дөньясы моңа кадәр булмаган зур һәлакәткә дучар булачак, һәм бу вакыйга ялган диннең юк ителүеннән башланачак (Маттай 24:21). Иманнары булмаган кешеләрне курку биләп алачак. Әмма бу тәртипсезлек вакытында Йәһвәнең батыр хезмәтчеләре өмет итеп сөенәчәк! «Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз инде якын»,— дигән Гайсә (Лүк 21:28).

21 Шуңа күрә әйдәгез, Аллаһы биргән өметтә сөеник, Шайтанның алдавына һәм хәйләләренә бирешмик, һәм иман, мәхәббәт һәм Аллаһыдан курку үстерер өчен, көч куйыйк. Шулай эшләсәк, Йәһвәгә һәркайсы шартларда буйсынырга һәм Шайтанга каршы торырга батырлыгыбыз булачак (Ягъкуб 4:7, 8). «Әй Ходайга өмет тотучылар, барыгыз да йөрәкле булыгыз, күңелегез нык булсын» (Мәдхия 30:25).

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Инҗилдә «өмет» диелгәндә еш кына майланган мәсихчеләрнең күк бүләге күздә тотылса да, бу мәкаләдә гомумән өмет турында сүз барачак.

Җавап бирә аласызмы?

• Ничек өмет Гайсәгә батырлык биргән?

• Ничек иман һәм өмет бер-берсе белән бәйле?

• Ничек иман белән өмет мәсихчеләргә үз тормышларында иң мөһим нәрсәләрне билгеләргә батырлык бирә?

• Ни өчен «Ходайга өмет тотучылар» киләчәккә ышаныч белән карый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[30 биттәге иллюстрация]

Яшьме син яки картмы, үзеңне Оҗмахта күрәсеңме?