Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез мәңге яши аласыз

Сез мәңге яши аласыз

Сез мәңге яши аласыз

АЛЛАҺЫГА иман итүче кешеләрнең күбесе, төрле дин тотса да, мәңгелек тормышка өметләнеп яши. Алар мәңгелек тормышны төрлечә күз алдына китерәләр, әмма барысы да искиткеч шартлардагы үлемсез бәхетле тормыш турында хыяллана. Бәлки сез дә андый тормышка өметләнеп яшисездер? Ни өчен кешеләр мәңгелек тормышка өметләнә? Моны ничек аңлатырга? Һәм берәр кайчан мәңгелек тормышка өмет акланачакмы?

Изге Язмалар буенча, Барлыкка Китерүче иң баштан ук — беренче кешеләрне яратканда — кеше күңеленә мәңге яшәргә теләк урнаштырган. «[Аллаһы кешеләрнең] күңеленә мәңгелек салган»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Вәгазьче 3:11, АМТ).

Әмма Адәм белән Хаувага, мәңге яшәр өчен, Аллаһының нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә хакын танырга кирәк булган. Моны танысалар гына, Йәһвә аларны алар өчен әзерләнгән Едем бакчасында «мәңге яшәүгә» лаек дип санар иде (Яратылыш 2:8; 3:22).

Мәңгелек тормыш югалтылган

Тәүрат китабында Аллаһы Едем бакчасында «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы» урнаштырган дип әйтелә. Аллаһы Адәм белән Хауваны бу агачның җимешен ашаудан тыйган, ашаса алар үләрләр иде (Яратылыш 2:9, 17). Бу әмерне үтәп, алар Аллаһының хакимлеген таныганнарын күрсәтер иде. Ә бу агач җимешен ашап, алар Аллаһы хакимлеген танымаганнарын күрсәтер иде. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган һәм Аллаһы хакимлегенә каршы фетнә күтәргән фәрештә ягына, Шайтан ягына басканнар. Нәтиҗәдә, Аллаһы Адәм белән Хаува мәңгелек тормышка лаек түгел дигән гадел хөкем чыгарган (Яратылыш 3:1—6).

Аллаһы кешеләргә яшәү яки үлем сайларга тәкъдим иткән. Тыңламаучанлык аларның үлеменә китергән, алар юк булганнар. Адәм белән Хаува яки аларның буыннары берәр сихерле дару эчеп яки үлемсез җан булып яшәүләрен дәвам итә алмаган *.

Адәмнең фетнәсе аның бар буыннарына газап китергән. Бу фетнәнең нәтиҗәләрен рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Римлыларга 5:12).

Мәңгелек тормыш кайтарылган

Рәсүл Паул Адәм буыннарының, кешеләрнең, хәлен I гасыр колларының хәле белән чагыштырган. Адәм белән Хауваның балалары, мирас итеп алынган гөнаһ аркасында, «гөнаһ коллары» булып, үлемгә дучар булып туганнар, һәм бу хәл котылгысыз булган (Римлыларга 5:12; 6:16, 17). Йәһвә мондый колларны азат итәр өчен законлы чара күрмәсә, Адәм белән Хауваның балалары коллар булып калыр иде. Рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Бер гөнаһ [Адәм гөнаһы] барлык кешеләргә хөкем китергән кебек, бер хак эш барлык кешеләргә аклану һәм тормыш китерә». «Хак эш» — бу Гайсәнең үз камил кеше тормышын «бар кешеләр котылсын өчен» корбан итеп бирүе. Йәһвә, кешелекне «гаепле дигән хөкем карарыннан» азат итәр өчен, бу корбанның законлы көчен таныган (Римлыларга 5:16, 18, 19; 1 Тимутегә 2:5, 6).

Менә ни өчен галимнәр кеше геннарын өйрәнеп мәңге яшәү «ачкычын» беркайчан да таба алмаячак, чөнки «ачкыч» башка урында ята. Изге Язмалар буенча, кешелек үлеменең сәбәбе генетика белән түгел, ә әхлак һәм хокук белән бәйле. Һәм мәңгелек тормышны алыр өчен чара — Гайсәнең йолым корбаны — законлы булып тора. Йолым шулай ук Аллаһының гаделлеген һәм шәфкатен күрсәтә. Кем йолым ярдәмендә мәңгелек тормыш ала?

Үлемсезлек бүләге

Йәһвә Аллаһы «гомердән гомергә». Ул үлемсез (Мәдхия 89:3). Йәһвә үлемсезлек бүләген иң беренче итеп Гайсә Мәсихкә биргән. Рәсүл Паул болай дип аңлата: «Үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлми; инде үлем Аның өстеннән хакимлек итми» (Римлыларга 6:9). Әйе, терелтелгән Гайсәне җирдәге хакимнәр белән чагыштырып, Паул аны үлемсез бердәнбер хаким итеп сурәтли. «Гайсә мәңге тере». Аның тормышы «мәңге бетми торган» (Еврейләргә 7:15—17, 23—25; 1 Тимутегә 6:15, 16).

Әмма андый бүләк башка кешеләргә дә бирелгән. Күктәге данда патшалар булып идарә итәр өчен сайланган рух белән майланган мәсихчеләр дә Гайсә кебек терелтеләләр (Римлыларга 6:5). Рәсүл Яхъя бу бүләкне 144 000 кеше ала икәнен күрсәтә (Ачылыш 14:1). Бу кешеләр дә үлемсезлек ала. Аларның терелүе турында Паул болай дип язган: «Тән һәм каннан торганнар Аллаһы Патшалыгына ия була алмас... Быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. Димәк, фани булган — мәңгелек булганга, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш». Андый терелтү алганнар өстеннән үлем хакимлек итми (1 Көринтлеләргә 15:50—53; Ачылыш 20:6).

Чыннан да, Аллаһының бу бүләге искиткеч. Хәтта фәрештәләр дә, рухи затлар булса да, үлемсез итеп барлыкка китерелмәгән. Чөнки Шайтан күтәргән фетнәгә кушылган фәрештәләр юк ителәчәк (Маттай 25:41). Ә Гайсәнең хакимдәшләре үлемсезлек бүләге алалар. Бу Йәһвә аларның тугры калуларына бер дә шикләнми икәнен күрсәтә.

Бу 144 мең шәхес кенә, җир шарында үлгән миллиардлаган кеше белән чагыштырганда чагыштырмача әз санлы кеше генә, мәңге яшәячәк дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Әйдәгез, Изге Язмаларның башка шигырьләрен карап чыгыйк.

Җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш

Инҗилнең Ачылыш китабында бихисап күп кеше күрсәтелә. Аларга җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш бирелгән. Алар арасында үлгән, әмма терелтелгән кешеләр басып тора. Алар яшь һәм көчле (Ачылыш 7:9; 20:12, 13; 21:3, 4). Аларны «Аллаһының... тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасы» янына алып баралар. Бу елга ярларында «тереклек агачы бар». Бу «агачның яфраклары халыкларны савыктыру өчен». Йәһвә Аллаһы кешеләрне: «Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын»,— дип чакыра (Ачылыш 22:1, 2, 17).

Алхимиклар тереклек бирүче эликсир, ә сәяхәтчеләр мәңгелек яшьлек бирүче чишмә эзләгәннәр. Әмма бу агачлар һәм сулар — андый эликсир яки чишмә түгел. Алар Аллаһының, Гайсә Мәсих аша кешеләргә камиллекне кайтарыр өчен, бар эшләгәннәрен сурәтли. Андый камиллек кешелек тарихының башында булган.

Аллаһының беренче нияте — тыңлаучан кешеләргә җирдә мәңгелек тормыш бирү, һәм бу ният үзгәрмәгән. Йәһвә тугры һәм бу ният үтәләчәк. Зәбур китабында: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29). Бу безне үлемсезлек алган кешеләр белән бергә мондый сүзләр әйтергә дәртләндерә: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның [«Мәңгелек», ЯД] Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки тик бер Син генә изге» (Ачылыш 15:3, 4).

Сез мәңгелек тормыш бүләген алырга телисезме? Алырга теләсәгез, сезгә «Мәңгелек Патшасына» тугры һәм тыңлаучан булырга кирәк. Сезгә шулай ук Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк, чөнки Гайсә аша бу мәңгелек тормыш мөмкин. Аллаһы урнаштырган яхшылык һәм явызлык нормалары буенча яшәргә теләгән барлык кеше «мәңгелек тормыш» бүләген алачак (Яхъя 17:3).

[Искәрмә]

^ 7 абз. Җанның үлемсезлеге турындагы тәгълимат хакында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 6 нчы бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[5 биттәге рамка]

Мәңге яшәүдән арып буламы?

Кайбер кеше: «Мәңге яшәп арып бетәрсең»,— дип әйтә. Һәм: «Мәңге яшәү мәгънәсез күңел ачулар белән тулы булачак»,— ди. Алар, күрәсең, бүгенге тормыш итү рәвешен һәм бүгенге шартларны күз алдына китерә торгандыр, ә бүгенге тормыш күп кешеләр өчен авыр һәм мәгънәсез. Әмма Аллаһы булачак Оҗмахта кешеләр «тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» дигән вәгъдә бирә (Мәдхия 36:11). Мондый тормыш кешеләргә Йәһвәнең иҗади эшләре турында белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу шулай ук үзеңдә төрле сәләтләр үстерергә вакыт бирәчәк. Андый сәләтләр, эзләнүләр һәм шөгыльләр турында без әлегә хыялланып кына йөри алабыз.

Кеше гомерен озынайту буенча эзләнүләр алып барган профессор Обри де Грей (Кэмбридж университеты) болай дип әйтә: «Яхшы белем алган һәм бу белемнәрне кулланыр өчен вакытлары булган кешеләр үз шөгыльләреннән беркайчан да армый. Алар: „Тагын нәрсә эшләргә микән?“ — дип аптырап йөрүләрен күз алдына китерә дә алмый». Шулай да, Аллаһы Сүзендә: «Кеше Аллаһы эшләгән эшләрне башыннан ахырына кадәр аңлап бетерә алмас»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:11).

[6 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Күңел түрендәге хыял

Месопотамиядә б. э. к. II меңьеллыкта Гильгамеш турында хикәя язылган булган, анда үлемсезлек эзләгән герой турында сүз бара. Борынгы Мисырда үлгән кешеләрне бальзам белән эшкәрткәннәр. Мисырлылар җанның үлемсез булуына һәм кабат үз тәненә кайтачагына ышанганнар. Шуңа күрә кайбер мисырлыларның каберенә бик күп әйберләр салынган: имеш алар кешегә үлемнән соң кирәк булачак.

Кытай алхимиклары б. э. к. VIII гасырда кеше тәненең үлемсезлегенә ышана башлаган. Үлемсезлекне серле дару ярдәмендә алырга мөмкин дигән ышану б. э. к. IV гасырлардан яшәп килгән. Урта гасырларда Европа һәм Гарәп алхимиклары яшәү бирүче эликсир уйлап чыгарырга тырышкан. Бу эликсирларның кайберсенә мышьяк, тере көмеш һәм күкерт тозлары салынган. Бу эликсирлар аркасында күпме кеше агуланган булгандыр!

Шулай ук бер вакыт мәңгелек яшьлек чишмәсе турында риваятьләр киң таралган булган. Кешеләр бу чишмәдән эчкән кеше кабат яшь булачак дигәнгә ышанган.