Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьлегеңдәге хатының белән күңел ач

Яшьлегеңдәге хатының белән күңел ач

Яшьлегеңдәге хатының белән күңел ач

«Яшьлегеңдәге... хатының белән күңел ач... И улым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга?» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 5:18, 20).

1, 2. Ни өчен ир белән хатын арасындагы романтик ярату мөбарәк дип аталган?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР җенси мөнәсәбәтләрне читләтеп үтми. Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19 да болай дип язылган: «Синең чишмәң мөбарәк булсын... Яшьлегеңдәге зифа боландай һәм гүзәл кыр кәҗәседәй сөекле хатының белән күңелең ач; аның кайнар күкрәкләре сине һәрвакыт ашкындырып торсын, аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә».

2 «Чишмә» дигән сүз җенси теләкне канәгатьләндерүче чыганакны аңлата. Ул мөбарәк, чөнки ир белән хатынга романтик ярату һәм җенси мөнәсәбәтләр белән ләззәтләнү сәләтен Аллаһы бүләк иткән. Әмма андый мөнәсәбәтләр никахтагы ир белән хатын арасында гына рөхсәт ителә. Шуңа күрә борынгы Исраил патшасы Сөләйман — Гыйбрәтле сүзләр авторы: «И улым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга һәм чит-ят хатынның күкрәгенә сыенырга?» — дигән риторик сорау бирә (Гыйбрәтле сүзләр 5:20).

3. а) Кызганычка каршы, күп никахлар нинди хәлгә эләгә? б) Аллаһының зина кылуга карашы нинди?

3 Никахлашкан көнне ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен яратырга һәм бер-берсенә тугры булырга вәгъдә бирә. Әмма күп никахлар хыянәт аркасында таркала. Бер галим, 20 дән артык тикшерү нәтиҗәләрен карап чыккач, «хатыннарның 25 проценты һәм ирләрнең 44 проценты үз тормыш иптәшләренә хыянәт иткән» дип язган. «Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Димәк, Аллаһы карашыннан зина кылу — бу җитди гөнаһ, һәм Аллаһының чын хезмәтчеләре тормыш иптәшләренә тугры булырга тиеш. Безгә: «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш»,— дигән сүзләр буенча яшәргә нәрсә булышачак? (Еврейләргә 13:4).

Онытма: йөрәк хәйләкәр

4. Ничек никахтагы мәсихче үзе дә сизмәстән берәр чит ир яки хатын белән мавыгып китәргә мөмкин?

4 Бүгенге дөнья азгынлыкка баткан, һәм күп кешеләр «кем белән зина кылырга икән дип кенә» уйлап йөри һәм «гөнаһтан һич туймыйлар» (2 Петер 2:14). Андый кешеләр романтик яратуны гаиләдән читтә эзлиләр. Кайбер илләрдә хатын-кызлар эшкә урнаша һәм ирләр белән бергә бер үк эш урынында эшли. Нәтиҗәдә, ир-атлар белән хатын-кызлар арасында мәхәббәт бәйләнеше өчен уңай шартлар туа. Өстәвенә, интернет-чатлар хәтта оялучан кешеләргә дә Интернет аша берәрсе белән андый бәйләнешкә керергә мөмкинлек бирә. Еш кына мондый тозакларга, хәтта моны аңламыйча, никахтагы күп кешеләр эләгә.

5, 6. Ничек бер мәсихче апа-кардәш куркыныч хәлгә эләккән, һәм без бу очрактан нинди сабак алабыз?

5 Бер мәсихче апа-кардәш мисалын карап чыгыйк. Аның исеме Мәрьям булсын. Ул бер хәлгә элләкән һәм чак кына зина кылмаган. Аның ире, ул Йәһвә Шаһите түгел, үз гаиләсенә игътибарлы булмаган. Мәрьям күп ел элек булган хәлне искә төшерә. Бер тапкыр ул үз иренең бер хезмәттәше белән танышкан. Ул бик әдәпле кеше булып чыккан, һәм берникадәр вакыт үткәч, ул хәтта Мәрьямнең дини карашлары белән кызыксына башлаган. Мәрьям болай дип сөйли: «Ул шундый ягымлы иде, бер дә иремә охшаш түгел иде». Тиздән алар арасында романтик хисләр туган. Мәрьям: «Мин бит зина кылмыйм. Ул Изге Язмалар белән кызыксына. Бәлки, мин аңа ярдәм итә алырмын»,— дип үз-үзен тынычландырган.

6 Аларның романтик мөнәсәбәтләре зина кылуга китермәгән, чөнки Мәрьям үзен кулга ала алган (Гәләтиялеләргә 5:19—21; Эфеслеләргә 4:19). Мәрьямне вөҗданы борчый башлаган, һәм ул үзгәрешләр ясаган. Мәрьям очрагыннан «кеше йөрәге... хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык» икәнен күрәбез (Иремия 17:9). Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 4:23). Ничек без моны эшли алабыз?

«Акыллы кеше... читкә тайпыла»

7. Никахта авырлыклар кичергән кешегә ярдәм иткәндә, Изге Язмалардан нинди киңәшне тоту мөһим?

7 «Кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас өчен сак булсын»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 10:12). Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр»,— дип әйтелә. Акыллы кеше үз-үзенә чиктән тыш ышанып: «Минем белән бернәрсә дә булмаячак»,— дип уйламас. Ул төрле авырлыкларга китерә алган хәлне алдан күрә. Әйтик, хатын-кыз гаиләсендә авырлыклары булганда, сиңа гына, ир кешегә, сөйли. Я, киресенчә, ир кеше сиңа гына, хатын-кызга, андый авырлыклары турында сөйләргә тели. Акыллы кеше андый хәлдә берүзе генә киңәш бирүче булырга тырышмас (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Ул аңа үз тормыш иптәше белән сөйләшү яки өлкәннәр белән киңәшләшү яхшырак булыр иде дип әйтер. Шулай ук аның гаиләсен саклап калырга теләгән тәҗрибәле мәсихче белән сөйләшергә киңәш бирер. Бу очракта хатыннар белән тәҗрибәле апа-кардәш, ә ирләр белән тәҗрибәле абый-кардәш сөйләшергә тиеш (Титуска 2:3, 4). Йәһвә Шаһитләренең җыелышындагы мәсихче өлкәннәр бу яктан яхшы үрнәк бирә: алар апа-кардәш белән кешеләр булган җирдә, мәсәлән Патшалык Залында сөйләшә.

8. Эш урынында нинди киңәшне тоту мөһим?

8 Шулай ук эш урыныңда үзара якын мөнәсәбәтләргә китерә алган хәлләрдән саклан. Мәсәлән, ир кеше эштән соң калып эшләгәндә берәр хатын-кыз белән үзе генә кала. Андый хәл гөнаһ кылуга алып баручы беренче адым булырга мөмкин. Никахтагы кеше хезмәттәшләренә үз эшләре һәм сүзләре белән беркем белән дә якын мөнәсәбәтләр булдырырга теләмәгәнен күрсәтергә тиеш. Һичшиксез, Аллаһыга тугры кеше әдәпсез кием киеп һәм үзен оятсыз тотып, үзенә кирәкмәгән игътибар җәлеп итмәс (1 Тимутегә 4:8; 6:11; 1 Петер 3:3, 4). Эш өстәлеңдә тормыш иптәшең белән балаларыңның фотографиясе торса, бу башка кешеләргә дә һәм сиңа үзеңә дә кем синең өчен кадерле икәнен хәтереңә төшереп торачак. Берәрсе сине юлдан яздырыр өчен тәкъдимнәр ясаса, аларны икеләнмичә кире как. Кешедә сиңа андый тәкъдимнәр ошый дигән фикер беркайчан да тудырма (Әюб 31:1).

«Сөйгән хатының белән бергә рәхәттә яшә»

9. Нинди бер-бер артлы барган вакыйгалар яңа романтик бәйләнешләргә китерергә мөмкин?

9 Үз йөрәгеңне саклау — бу куркыныч хәлләрдән саклану гына түгел. Кеше никахтан тыш романтик бәйләнешләр эзләп йөрсә, бу ир белән хатын бер-берсенең ихтыяҗларына игътибарлы түгел икәнен күрсәтә. Мәсәлән, ир үз хатынына бер дә игътибар итми яки хатын үз ирен һәрвакыт әрли. Һәм бер вакыт эштә яки хәтта җыелышта ул үз тормыш иптәшендә булмаган сыйфатларга ия бер кешене очрата. Тиздән алар бер-берсенә ошый башлый, һәм алар бер-берсенә тартыла. Бер-бер артлы барган вакыйгалар Изге Язмаларда язылган сүзләрнең дөреслеген күрсәтә: «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә» (Ягъкуб 1:14).

10. Ничек ир белән хатын үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта ала?

10 Ирләр һәм хатыннар назны, дуслыкны яки авыр вакытларда ярдәмне гаиләдән читтә эзләр урынына, тормыш иптәшләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен тырышлык куярга тиеш. Шуңа күрә бергә вакыт үткәрегез, һәм бер-берегезгә якынлашыгыз. Танышып, бер-берегезне ярата башлаган көннәрне искә төшерегез. Тормыш иптәшегезгә карата башта булган җылылыкны яңартырга тырышыгыз. Бергә үткәргән шатлыклы вакытны искә төшерегез. Үз авырлыкларыгыз турында Аллаһыга сөйләгез. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Әй Алла, мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит»,— дип үтенгән (Мәдхия 50:12). «Кояш астында сиңа язган гомернең барлык фани көннәрен сөйгән хатының белән бергә рәхәттә яшә»,— дигән киңәшне тотыгыз (Вәгазьче 9:9).

11. Никах бәйләнешләрен ныгытуда белем, акыллылык һәм зирәклек нинди роль уйный?

11 Шуны да онытмагыз: никах бәйләнешләрен ныгытуда белем, акыллылык һәм зирәклек мөһим роль уйный. Гыйбрәтле сүзләр 24:3, 4 тә болай дип әйтелә: «Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр. Һәм йортның эче дә һәртөрле кыйммәтле һәм гүзәл әйберләр белән осталарча [белем белән] җиһазланыр». Бәхетле гаиләнең өендә тагын шундый «кыйммәтле... әйберләр» бар: мәхәббәт, тугрылык, Аллаһыдан курку һәм иман. Бу сыйфатларга ия булыр өчен, Аллаһы турында белем кирәк. Шуңа күрә ир белән хатын Изге Язмаларны тырышып өйрәнүчеләр булырга тиеш. Акыллылык һәм зирәклек никадәр мөһим? Көндәлек авырлыкларны уңышлы чишәр өчен акыллылык кирәк, ягъни Изге Язмалардан алган белемнәрне куллана белергә кирәк. Зирәк кеше үз тормыш иптәшенең уйларын һәм хисләрен аңлый ала (Гыйбрәтле сүзләр 20:5). «Улым! — дип әйткән Йәһвә Сөләйман аша.— Минем зирәк акылыма күңелеңне багъла, минем үгет-нәсыйхәтләремә колак сал» (Гыйбрәтле сүзләр 5:1, 2).

«Тормыш мәшәкатьләре»

12. Ни өчен өйләнешкән кешеләр авырлыклар белән очраша?

12 Камил никах юк. Изге Язмаларда хәтта ир белән хатынның «тормышта мәшәкатьләре» булачак дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:28). Борчылулар, авырулар, эзәрлекләүләр һәм башка сәбәпләр аркасында никахта авырлыклар булырга мөмкин. Әмма андый авырлыклар туганда сезгә аларны, Йәһвәгә яраклы булырга тырышкан тугры ир һәм хатын буларак, бергәләп хәл итәргә кирәк.

13. Ир белән хатын нинди яклардан үзләрен тикшереп чыга ала?

13 Ә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр аркасында никахта авырлыклар туса, нәрсә эшләргә? Моны хәл итәр өчен, тырышлык куярга кирәк. Әйтик, гаиләдә тупас сүзләр әйтү гадәте бар (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, моның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Изге Язмаларда: «Холыксыз һәм дуамал хатын белән бергә яшәүгә караганда чүлдә яшәү хәерлерәк»,— дип әйтелгән (Гыйбрәтле сүзләр 21:19). Шуңа күрә хатынга үз-үзенә мондый сорау бирергә кирәк: «Минем иремә минем белән кыенмы?» Изге Язмаларда ирләргә мондый киңәш бирелә: «Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз» (Көлессәйлеләргә 3:19). Ирләргә үзләренә мондый сорау бирергә кирәк: «Мин үземне кырыс тотканга, хатыным башка җирдән юату эзләргә мәҗбүр түгелме?» Әлбәттә, зина кылуны бернәрсә белән дә аклап булмый. Әмма андый бәла булырга мөмкин, шуңа күрә бергәләп ачык сөйләшү мөһим.

14, 15. Ни өчен читтә романтик ярату эзләп гаилә авырлыкларын чишеп булмый?

14 Чит кеше белән романтик мөнәсәбәтләрдә юаныч эзләп, никахтагы проблемаларны чишеп булмый. Андый ярату нәрсәгә китерергә мөмкин? Яңа һәм бәхетлерәк никахкамы? Әйе, кайбер кешеләр шулай дип уйлый. «Чөнки,— дип әйтә алар,— бу кешенең мин тормыш иптәшемдә күрергә теләгән сыйфатлары бар». Әмма алай дип уйлау үзеңне алдау гына, чөнки тормыш иптәшен ташлаган кеше яки башка кешене үз тормыш иптәшен ташларга өндәгән кеше никахның изгелеген бер дә хөрмәт итми. Романтик ярату яхшырак никахка китерер дип көтү — бу акылсызлык.

15 Бу мәкаләнең башында искә алынган Мәрьям үз тәртибенең нәтиҗәләре турында җитди уйланган. Ул шулай ук үзе яки башка берәрсе Аллаһы хуплавын югалтырга мөмкин икәнен аңлаган (Гәләтиялеләргә 6:7). «Мин иремнең хезмәттәшенә үз хисләремне тикшерә башлагач,— дип сөйли ул,— шуны аңладым: бу кешенең хакыйкатьне кабул итәргә мөмкинлеге булса да, мин үз тәртибем белән моңа каршы торам. Эшләнгән гөнаһ һәрберебезгә зыян китерәчәк һәм башкалар өчен киртә булачак!» (2 Көринтлеләргә 6:3).

Төп сәбәп

16. Әхлакый пычраклык нәрсәгә китерә?

16 Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Чит хатынның иреннәре балдай татлы, сүзләре майдан йомшак тоелса да, моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 5:3, 4). Әхлакый пычраклык авырту һәм хәтта үлем китерә. Ул шулай ук вөҗдан газабы, җенси юллар аша йога торган авырулар һәм хыянәт иткән кешенең тормыш иптәшенә эмоциональ бушлык китерә. Һичшиксез, хыянәткә китерүче юлга басмас өчен җитди сәбәпләр бар.

17. Тормыш иптәшеңә тугры калыр өчен нинди төп сәбәп бар?

17 Йәһвә — никахка нигез Салучы, ул кешеләргә якынлык кылу сәләтен биргән, һәм ул хыянәтне хөкем итә. Шуңа күрә тормыш иптәшеңә хыянәт итү — бу һич тә ярамаган эш. Малахий пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип әйткән: «Мин сезне хөкем итәр өчен килермен һәм... зина кылучылар... өчен тиз фаш итүче булачакмын» (Малахий 3:5). Йәһвә турында Гыйбрәтле сүзләр 5:21 дә болай дип әйтелә: «Һәр кешенең гомер юлы Раббы күзе алдында, һәм Ул бәндәсенең бөтен гамәлләрен күреп-үлчәп тора». Чыннан да, «Аның алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Аңа хисап бирәчәкбез» (Еврейләргә 4:13). Әйе, хыянәт турында, бәлки, берсе дә белмидер, һәм ул кешеләргә әллә ни зур зыян китермәгәндер дә, әмма бу иң мөһиме түгел. Җенси бозыклыкның һәркайсы төре Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне боза. Моны аңлау — тормыш иптәшеңә тугры калыр өчен төп сәбәп.

18, 19. Йосыф белән Потифар хатыны очрагыннан без нинди сабак алабыз?

18 Ыруг башлыгы Ягъкубның улы Йосыф мисалын карап чыгыйк. Аның мисалыннан Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләр сакларга теләк — бу бик мөһим сәбәп икәнен күрәбез. Йосыф фиргавен сараенда хезмәт иткән Потифар илтифатына ия булган һәм үз хуҗасы йортында югары дәрәҗәле хезмәтче булып киткән. Ул «зифа буйлы, төскә-биткә чибәр егет» булган, һәм моңа Потифар хатыны игътибар иткән. Һәр көн ул Йосыфны үзе белән ятарга өндәгән, әмма Йосыф ризалашмаган. Ни өчен Йосыф аның тәкъдимнәрен кире каккан? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йосыф баш тартты, хуҗабикәгә: „Менә... хуҗа әфәндем... синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син — аның хатыны! Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!“ [— диде]» (Яратылыш 39:1—12).

19 Өйләнмәгән Йосыф әхлакый сафлыгын саклаган: башка ирнең хатыны белән якынлык кылудан баш тарткан. Гыйбрәтле сүзләр 5:15 тә никахтагы кешеләргә: «Эчәр суыңны үз күлеңнән ал,— дип әйтелгән,— сусавыңны үз коеңның суы белән бас». Үзеңне хәтта көтелмәгән романтик яратудан сакла. Үз никахыңда мәхәббәт бәйләнешләрен ныгытыр өчен тырышлык куй, һәм никахта туган һәркайсы авырлыкларны чишәргә әзер бул. Һәм «яшьлегеңдәге... сөекле хатының белән күңел ач» (Гыйбрәтле сүзләр 5:18).

Сез нәрсә белдегез?

• Ничек мәсихче сизмичә романтик бәйләнешләр ятьмәсенә эләгергә мөмкин?

• Чит кеше белән романтик бәйләнешләрдән сакланырга нинди киңәшләр булыша?

• Авырлыклар туганда ир белән хатынга нәрсә эшләргә?

• Никахта тугры булып калыр өчен нинди төп сәбәп бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Кызганычка каршы, эш урыны романтик бәйләнешләр башлар өчен уңайлы урын булып китәргә мөмкин