Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр

Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр

Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр

«МИҢА 19 яшь иде, мин үз гаиләмнән ерак яши идем һәм әни булырга бер дә әзер түгел идем»,— дип сөйли үзенең беренче балага узган вакыты турында Рут. Ул гаиләдә бердәнбер бала булган һәм бала үстерү турында уйлаганы да булмаган. Кайдан аңа ышанычлы киңәшләр табарга?

Ә Джан, ике бала үстергән әти кеше, болай дип исенә төшерә: «Башта мин үземдә бер дә шикләнми идем. Әмма тиздән минем бала тәрбияләү буенча тәҗрибәм юк икәнен аңладым». Әйе, кайбер әти-әниләр бала тугач аптырашта кала, икенчеләре балалары әзрәк үскәч нәрсә эшләргә белми. Кайдан әти-әниләргә ярдәм алырга?

Бүген күп әти-әниләр киңәшләрне Интернеттан эзли. Әмма сез: «Андагы киңәшләр ышанычлымы соң?» — дип сорарсыз. Андый шикләр өчен нигез бар. Интернетта сезгә киңәш бирүче кешене сез беләсезме? Ул үз балаларын тәрбияләүдә никадәр уңышлы булган? Әлбәттә, сез үз гаиләгез белән бәйле сораулар каралганда, сак булырга телисез. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, кайвакыт хәтта белгечләрнең киңәше дә нигезсез. Нәрсә эшләргә соң?

Балалар үстерү буенча киңәшләрнең ышанычлы Чыганагы — гаиләгә нигез Салучы, Йәһвә Аллаһы (Эфеслеләргә 3:15). Ул гына чын белгеч. Үзенең Сүзендә, Изге Язмаларда, ул чыннан да файдалы, ышанычлы һәм гамәли җитәкчелек бирә (Мәдхия 31:8; Ишагыйя 48:17, 18). Без аларны кулланырга гына тиеш.

Берничә парны: «Үз балаларыгызны Аллаһыдан куркучы һәм акыллы кешеләр итеп үстерергә тырышканда, сез үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?» — дип сораганнар. Алар иң беренче итеп Изге Язмаларның принципларын кулланганга уңышлы булдык дигәннәр. «Изге Язмаларның киңәшләре бу китап язылган вакытта да һәм безнең көннәрдә дә ышанычлы булып кала»,— дип әйткән алар.

Балалар белән бергә вакыт үткәрегез

Кэтринның ике баласы бар, һәм аңардан: «Нинди киңәш сиңа аеруча ярдәм итте?» — дип сораганнар. Ул шунда ук Канун 6:7 дәге сүзләрне китергән: «Аларны [Изге Язмалардагы принципларны] балаларыңның күңеленә сал һәм алар турында йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйлә». Кэтрин шуны аңлаган: бу киңәшне тотар өчен, аңа үз балалары белән бергә вакыт үткәрергә кирәк.

Сез: «Әйтү җиңел, эшләү авыр»,— дип әйтерсез. Күп гаиләләрдә әтигә дә, әнигә дә эшләргә туры килә. Ә ничек аларга үз балалары белән күбрәк вакыт үткәрергә? Торлиф моның өчен Канундагы киңәшне тотарга кирәк ди. Балагызны һәрвакыт үзегез белән алыгыз, һәм сөйләшер өчен мөмкинлекләр үзеннән-үзе туып торачак. Торлифның улы инде үсеп үз гаиләсе белән яши. «Без улыбыз белән бергә өй эшләрен башкардык,— дип әйтә Торлиф.— Без гаилә белән бергә сәяхәт иттек, бергә ашадык». Нәтиҗәдә «улыбыз тартынмыйча үз хисләрен безгә сөйләп бирә иде» дип сөйли ул.

Әмма балалар белән аралашу һәм сөйләшү авыр булып китсә, нәрсә эшләргә? Андый хәл балалар үсеп киткәндә булгалый. Һәм бу очракта да алар белән бергә күбрәк вакыт үткәрү булыша ала. Кэтринның ире, Кен, кызларының яшүсмер чагын исенә төшерә. Кызы: «Әти мине аңламый»,— дип зарланган. Мондый зарлануны күп яшүсмерләрдән ишетеп була. Кен нәрсә эшләгән? Ул болай дип сөйли: «Мин аның белән бергә күбрәк вакыт үткәрергә булдым: без аның фикерләре, хисләре һәм аны борчыган сораулар турында фикер алыштык. Бу чыннан да булышты» (Гыйбрәтле сүзләр 20:5). Әмма Кен моның уңышлы булуын болай дип аңлата: алар гаиләләрендә һәрвакыт яхшы аралашып яшәгәннәр. «Кызым белән минем арамда мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы иде,— дип әйтә ул,— шуңа күрә кызым минем белән тартынмыйча сөйләшә алганын белә иде».

Кызык, әмма күптән түгел генә үткәрелгән бер сорашу буенча, яшүсмерләр үз әти-әниләре белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк ата-аналар үз балалары белән җитәрлек вакыт бергә үткәрми дип зарлана. Шуңа күрә Изге Язмаларның киңәшен тотсак, яхшы булмасмы? Балаларыгыз белән мөмкин булганынча күбрәк вакыт үткәрегез: ял иткәндә, эшләгәндә; өйдә булганда һәм сәяхәт иткәндә; иртән йокыдан торгач һәм кич белән ятар алдыннан. Мөмкин булса, аларны һәрвакыт үзегез белән алыгыз. Канун 6:7 буенча, ата-аналар балалары белән бергә үткәргән вакытны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый.

Әхлакый тәрбия бирегез

Юрист булып эшләгән Марионың бер улы һәм бер кызы бар. Ул да мондый киңәш бирә: «Балаларыгызга күбрәк ярату күрсәтегез, аларга укыгыз». Әмма максат — балаларның акыллы булуы гына түгел, ә аларны яхшыны начардан аерырга өйрәтү. Марио: «Алар белән Изге Язмаларны өйрәнү үткәрергә кирәк»,— дип өсти.

Изге Язмаларда әти-әниләргә мондый киңәш бирелгән: «Балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет- нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфеслеләргә 6:4). Безнең көннәрдә күп гаиләләрдә әхлакый тәрбиягә тиешле игътибар бирелми. Күп әти-әниләр ничек яшәргә икәнен бала үскәч үзе сайларга тиеш дип саный. Сез андый карашны акыллы дип саныйсызмы? Тәне нык һәм таза үссен өчен, балага тиешле ризык кирәк булган кебек, аның яшь акылына һәм йөрәгенә үгет-нәсыйхәт кирәк. Әгәр сез балагызга өйдә әхлакый тәрбия бирмәсәгез, аңа андый «тәрбияне» классташлары, укытучылары һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары бирәчәк.

Изге Язмаларда әти-әниләргә киңәшләр бирелә. Бу киңәшләр ярдәмендә алар үз балаларын яхшыны начардан аерырга өйрәтә ала (2 Тимутегә 3:16, 17). Ике бала үстергән тәҗрибәле мәсихче өлкән Джефф балаларга әхлакый тәрбия бирер өчен Изге Язмаларны кулланырга киңәш итә. Ул болай ди: «Изге Язмаларны куллану балага берәр сорау буенча әти һәм әни генә түгел, ә Барлыкка Китерүче нәрсә уйлый икәнен аңларга булыша. Без шуңа игътибар иттек: Изге Язмалар акылга һәм йөрәккә нык тәэсир итә. Баланы төзәтергә кирәк булганда, без Изге Язмалардан тиешле шигырь таба идек. Шуннан соң бала белән ялгыз калып аңа бу шигырьне укырга бирә идек. Күп очракларда бала бу шигырьне укыгач елый башлый иде. Без моңа гаҗәпләнә идек. Изге Язмалар безнең әйткән сүзләребезгә һәм эшләребезгә караганда күпкә зуррак йогынты ясый иде».

Инҗилдә, Еврейләргә 4:12 дә, болай дип әйтелә: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле... Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә». Аллаһы Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне кулланса да, бу китапта язылган сүзләр аларның карашы яки тәҗрибәсе түгел. Анда әхлакка карата Аллаһы карашы язылган. Шуңа күрә Изге Язмалар башка китаплардан аерылып тора. Аны кулланып балаларыгызны өйрәткәндә, сез аларга бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карарга булышасыз. Сез биргән тәрбия тагын да уңышлырак булачак, һәм бу баланың йөрәгенә тәэсир итәчәк.

Алдарак әйтелгән Кэтрин моның белән ризалаша. Ул болай ди: «Авыр хәлгә эләккәндә, без җитәкчелекне Аллаһы Сүзеннән эзләдек, һәм андагы киңәшләр ярдәм итте!» Балаларыгызны яхшыны яманнан аерырга өйрәткәндә, сез дә Изге Язмаларны тагы да күбрәк куллансагыз, яхшырак булмасмы?

Акыл белән эш итегез

Балаларны тәрбияләүдә ярдәм итә торган башка бер мөһим принцип турында рәсүл Паул язган. Ул мәсихчеләргә: «Сезнең... [«акыл белән эш итүегез», ЯД] һәркемгә мәгълүм булсын»,— дип әйткән (Филиппуйлыларга 4:5). Әйе, балаларыбыз да безнең акыл белән эш итүебезне күрергә тиеш. Шуны да истә тотыгыз: акыл белән эш итү «югарыдан килүче зирәклекне» чагылдыра (Ягъкуб 3:17).

Әмма балаларны тәрбияләгәндә ничек акыл белән эш итәргә? Аларга һәр яктан ярдәм итсәк тә, аларның һәрбер адымын тикшереп тормаска кирәк. Мәсәлән, алдарак искә алынган Йәһвә Шаһите Марио болай ди: «Без балаларыбызны суга чумдырылу үтәргә, тулы вакытлы хезмәткә һәм башка рухи максатларга һәрвакыт дәртләндерә идек. Әмма без бу сайлауны, вакыт җиткәч, алар үзләре эшләргә тиеш икәнен аңлата идек». Нәтиҗәдә, аларның ике баласы да хәзер тулы вакытлы вәгазьче булып хезмәт итә.

Инҗилдә, Көлессәйлеләргә 3:21 дә, аталарга: «Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз»,— дигән киңәш бирелә. Кэтрин бу киңәшне бик кадерли. Әти-әниләрнең түземлеге беткәндә, аларның бик тиз ачулары чыга, һәм алар балаларыннан бик күпне таләп итә башлый. Әмма Кэтрин «балагыздан үзегездән таләп иткәнне таләп итмәгез» ди. Кэтрин — Йәһвә Шаһите, һәм ул: «Йәһвәгә хезмәт итү гаиләгез өчен шатлыклы вакыйга булсын»,— ди.

Алдарак әйтелгән Джефф мондый гамәли киңәш бирә: «Балаларыбыз үскән вакытта бер яхшы дустыбыз безне үзе эшләгән хатадан кисәтте. Ул балалары берәр нәрсә сораганда аларга еш кына „юк“ дип әйткән. Бу балаларны күңелсезләндергән һәм аларның ачуын чыгарган. Дустыбыз безгә „әйе“ дип әйтү юлларын эзләргә киңәш бирде».

«Без бу киңәшне бик яхшы дип таптык,— ди Джефф.— Без балалар өчен файдалы ял итүләр оештыра башладык. Мәсәлән, без алардан: „Фәлән кардәш шундый-шундый урынга бара икәнен беләсезме? Сез дә барырга телисезме?“— дип сорый идек. Әгәр балалар үзләре берәр җиргә барырга теләсә, без, арган булсак та, аларны анда алып бара идек. Без моны „юк“ дип әйтмәс өчен эшли идек». Акыл белән эш итүнең асылы шул: Изге Язмалардагы принципларны бозмыйча гадел, игътибарлы һәм йомшак булу.

Ышанычлы киңәшләрнең файдасы

Бу мәкаләдә әйтелгән әти-әниләрнең күбесе хәзер инде әби-бабайлар. Хәзер инде аларның балалары үз балаларын Изге Язмаларның шул ук принципларын кулланып тәрбияли, һәм алар моны күрергә бик шат. Изге Язмаларның киңәшләре сезгә файда китерә аламы?

Мәкалә башында әйтелгән Рут белән аның ире Торлифның балалары тугач, алар үзләрен кайвакыт ярдәмсез хис иткәннәр. Әмма алар ярдәм алган. Алар иң яхшы киңәшләрне Аллаһы Сүзеннән, Изге Язмалардан алганнар. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итүче күп санлы искиткеч китаплар бастырыла. Алар әти-әниләргә ярдәм итә ала. Мәсәлән, «Бөек Остаздан өйрән», «Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым», «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр», «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» дигән китаплар. Торлиф болай ди: «Бүген әти-әниләр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бик күп киңәшләр бар. Әти-әниләр аларны куллансалар, бу киңәшләр балаларны үстерергә һәрьяклап ярдәм итәчәк».

[5 биттәге рамка/иллюстрация]

БЕЛГЕЧЛӘР нәрсә әйтә ... ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА нәрсә әйтелә

Балаларны ярату турында

Үзенең балалар тәрбияләү турындагы китабында Американың атаклы психологы Джон Бродес Уотсон әти-әниләргә мондый киңәш биргән: «Балаларны беркайчан да кочакламагыз һәм үпмәгез. Аларны алдыгызга утыртмагыз» («The Psychological Care of Infant and Child», 1928). Әмма күптән түгел генә бер журналда психологлар Вера Лейн һәм Дороти Молино «тикшерүләр буенча, бәләкәй чакта әти-әни назын күрмичә үскән балалар гадәттә бәхетсез була» дип язганнар («Our Children», март, 1999 ел).

Бу өзекләрне Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр белән чагыштырыйк. Ишагыйя 66:12 дән күренгәнчә, Аллаһы үз халкына яратуын әти-әниләр ярату белдергән кебек күрсәтә. Шулай ук Гайсә Мәсих тә, шәкертләре аның янына балаларны китерергә рөхсәт итмәгәндә, болай дигән: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз». Гайсә «балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалаган» (Марк 10:14, 16).

Үгет-нәсыйхәт турында

Атаклы психоаналитик Бруно Беттельхайм бер мәкаләдә баланың әти-әнисенең «үгет-нәсыйхәте тәэсирендә түгел, ә фәкать үз тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, үз фикерен булдырырга хакы бар» дип басым ясаган («New York Times Magazine», 1969). Ә өч дистәгә якын ел үткәч, тикшерүләр алып баручы психиатр Роберт Колс үз китабында «балаларга тормышларында максат һәм җитәкчелек кирәк һәм» аларны әти-әниләр һәм башка кешеләр «кадерле дип санаган нәрсәләрне кадерләргә өйрәтергә кирәк» дип язган («The Moral Intelligence of Children», 1997).

Гыйбрәтле сүзләр 22:6 да ата-аналарга: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт; шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас»,— дигән киңәш бирелә. «Өйрәт» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук таныштыр дигән мәгънә йөртә һәм балага үгет-нәсыйхәт сабый чактан ук бирергә кирәк икәнен күрсәтә. Изге Язмаларда балаларны бала чактан ук өйрәтә башларга кирәк дип әйтелә (2 Тимутегә 3:14, 15). Сабый чактан алынган белемнәр аларның бар тормышына йогынты ясаячак.

Җәза бирү турында

Үзенең китабында доктор Джеймс Добсон «җәза бирү яратучан әти-әниләргә үз балаларының начар тәртибе белән көрәшергә булыша» дип язган («The Strong-Willed Child», 1978). Әмма балалар психологы Бенджамин Спокның бер популяр китабының җиденче басмасында болай дип әйтелгән иде: «Балаларга җәза бирү аларда мондый фикер тудыра: олырак һәм көчлерәк кеше үзе теләгәнчә үзен тота ала, һәм бу очракта ул хак яки юкмы икәне мөһим түгел» («Baby and Child Care», 1998).

Ә Изге Язмаларда җәза бирү һәм үгет турында болай дип әйтелә: «Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер» (Гыйбрәтле сүзләр 29:15). Әмма кайбер балалар җәзасыз да барысын аңлый. «Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар; акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас»,— дип әйтелгән Гыйбрәтле сүзләр 17:10 да.

[Иллюстрация]

Изге Язмалардагы сүзләр бала йөрәгенә нык тәэсир итә

[7 биттәге иллюстрация]

Акыллы әти-әниләр үз балаларының ял итүен оештыра