Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вәгазьче китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Вәгазьче китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Вәгазьче китабыннан игътибарга лаек фикерләр

«ХАТЫННАН туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган»,— дигән ыру башлыгы Әюб (Әюб 14:1). Кыска гомеребезне файдасыз эшләр һәм омтылышларга әрәм итмәү никадәр мөһим! Вакыт, көч һәм акчабызны нинди эшләргә сарыф итәргә кирәк? Ә кайсы эшләрдән качарга тиешбез? Бу яктан Изге Язмалардагы Вәгазьче китабында язылган акыллы сүзләр ышанычлы җитәкчелек бирә. Шул сүзләр ярдәмендә «йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итеп» була, һәм алар тулы мәгънәле тормыш алып барырга ярдәм итә ала (Еврейләргә 4:12).

Үзенең акыллылыгы белән танылган борынгы Исраил патшасы Сөләйман тарафыннан язылган Вәгазьче китабында тормышта нәрсә чыннан да кыйммәтле, ә нәрсә файдасыз икәнен белергә ярдәм итүче гамәли киңәшләр бар. Сөләйман үзе башкарган төзелеш эшләре турында язганга нигезләнсәк, күрәсең, ул Вәгазьче китабын төзелешләр беткәч, әмма чын гыйбадәт кылудан тайпылганчы язган (Нихами 13:26). Димәк, бу китап б. э. к. 1000 елга хәтле, Сөләйманның 40 еллык идарәсенең азагына якынрак язылган.

НӘРСӘ ФАНИ ТҮГЕЛ?

(Вәгазьче 1:1—6:12)

«Барысы да фани дөнья мәшәкате генә! — ди Вәгазьче һәм шул сүзләрдән соң мондый сорау бирә: — Кояш астында чиккән авыр хезмәтеннән кешегә ни файда?» (Вәгазьче 1:2, 3). «Фани» һәм «кояш астында» дигән сүзләр Вәгазьче китабында еш кабатлана. «Фани» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе сүзгә-сүз «сулыш» яки «пар» дигәнне аңлата һәм ниндидер әһәмиятсез, үзгәрүчән, ышанычсыз нәрсәне сурәтли. «Кояш астында» дигән сүзләр «бу җирдә» яки «бу дөньяда» дигәнне белдерә. Димәк, барысы да — ягъни кешеләрнең Аллаһы ихтыярына каршы килгән барлык омтылышлары — фани.

«Алла йортына юл алганда аягыңны карап атла,— ди Сөләйман,— һәм анда... тыңларга дип бар» (Вәгазьче 4:17). Йәһвә Аллаһыга чын гыйбадәт кылуда катнашу фани түгел. Киресенчә, Аллаһы белән мөнәсәбәтләр тулы мәгънәле тормыш алып барыр өчен бик мөһим.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:4—10 — Нинди мәгънәдә табигать цикллары турында «бөтен нәрсә мәшәкать белән тулы» дип әйтелә? Вәгазьче җирдә яшәүне мөмкин иткән өч төп табигать процессын гына — кояш хәрәкәтен, җил юнәлешен һәм су әйләнешен искә ала. Чынлыкта табигать цикллары бик күп, һәм алар бик катлаулы. Аларны гомер буена өйрәнсәк тә аңлап җиткерерлек түгел. Бу чыннан да «мәшәкать белән тулы». Шулай ук кыска гына гомеребезне шул циклларның бертуктаусыз кабатлануы белән чагыштыру да боектыра ала. Хәтта яңа ачышлар ясарга омтылу да «мәшәкать белән тулы». Чөнки яңа ачышлар — бу Аллаһы урнаштырган һәм инде барлыкка китергән вакытта ук кулланган принциплардан файдалану гына.

2:1, 2 — Ни өчен көлү турында «ахмаклык» дип әйтелә? Көлү аз гына вакытка булса да кайгыларыбыз турында онытып торырга ярдәм итә, һәм күңел ачу авырлыкларга җиңел карарга булыша. Әмма көлү безне авырлыклардан коткармый. Менә ни өчен күңел ачулар аркылы бәхеткә ирешергә омтылу «ахмаклык» дип атала.

3:11 — Аллаһы нәрсәне «үз вакытында күркәм итеп яраткан»? Йәһвә Аллаһы тиешле вакытта «күркәм», ягъни файдалы һәм яраклы итеп яраткан нәрсәләр арасында Адәм белән Хауваны барлыкка китерү, салават күпере килешүе, Ибраһим, Давыт белән килешүләр, Мәсихнең килүе һәм Гайсә Мәсихне Аллаһы Патшалыгының тәхетенә утырту кебек эшләр булган. Ләкин Йәһвә якын киләчәктә «күркәм» итеп яратачак тагы бер нәрсә бар. Без гадел яңа дөнья үз вакытында чынга ашачагына инанабыз (2 Петер 3:13).

5:8 — Ничек «җирнең нигъмәте һәркем өчен»? Җирдә яшәүчеләрнең барысы да «җирнең нигъмәтенә», ягъни җир биргән нәрсәләргә бәйле. Бу патшага да кагыла. Басуыннан уңыш җыеп алыр өчен, патшаның хезмәтчеләренә, аның җирен эшкәртеп, тырышып эшләргә кирәк.

Безнең өчен сабаклар:

1:15. Хәзерге җәбер-золымны һәм гаделсезлекне бетерергә тырышу — көч һәм вакытны бушка сарыф итү дигән сүз. Тик Аллаһы Патшалыгы гына безне явызлыктан коткара ала (Данил 2:44).

2:4—11. Архитектура, бакчачылык, музыка кебек иҗат эшләре белән шөгыльләнү, шулай ук артык муллыкта яшәү «бушка җил куу» белән бер, чөнки мондый эшләр тормышны тулы мәгънәле итми һәм чын бәхет китерми.

2:12—16. Зирәклекнең ахмаклыктан өстенлеге шунда ки, зирәклек кайбер проблемаларны чишәргә булыша. Әмма үлемгә килгәндә, кеше зирәклегенең өстенлеге юк. Кеше хәтта зирәклеге аркасында дан казанса да, аны тиздән оныталар.

2:24; 3:12, 13, 22. Кеше үз хезмәт-эшеннән тәм тапса, монда бернинди дә начарлык юк.

2:26. Аллаһының шатлык китерүче зирәклегенә Йәһвәнең «үз хозурлыгындагы бәндәсе» ия була. Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булмаса, андый зирәклеккә ирешү мөмкин түгел.

3:16, 17. Һәрбер очракта гаделлек урнаштырылуына өметләнү тормышка ашмаслык хәл. Дөньядагы бүгенге хәлләр турында борчылу урынына Йәһвәнең бар нәрсәне төзәтәчәген көтү яхшырак.

4:4. Яхшы итеп башкарылган эш канәгатьлек китерә. Ләкин башкаларны узып китү өчен генә тырышып эшләү ачу һәм көнчелек хисләре уятырга мөмкин. Тырышып мәсихче хезмәтен башкарганда, без дөрес теләкләрдән чыгып эш итәргә тиешбез.

4:7—12. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр матди байлыктан мөһимрәк. Байлык артыннан куып, бу мөнәсәбәтләрне корбан итәргә ярамый.

4:13. Тоткан урыныбыз һәм яшебез башкалар безне хөрмәт итәчәк дигәнне аңлатмый. Җаваплы урын тотучыларга акыллылык күрсәтергә кирәк.

4:15, 16. «Икенче бер яшь егетне» — патшаның варисын — башта «хозурына җыелган... исәбе-хисабы булмаган [халык]» хупларга мөмкин, әмма «ул үзеннән соңгыларга сөенеч китермәс». Чынлап та, кешеләр арасында дан казану гадәттә озакка бармый.

5:1. Безнең догаларыбыз алдан уйланып һәм тирән ихтирам белән әйтелергә һәм аз сүзле булырга тиеш.

5:2—6. Матди нәрсәләр белән мавыгып яшәү кешене эгоистик хыяллануга китерә ала. Кайчакта шуның аркасында кешенең йокысы кача, һәм ул хыялга бирелеп, тынгысыз хәлгә чума. Күп сөйләнгән кеше ахмак булып күренергә мөмкин, һәм күп сөйләү аркасында ул Аллаһыга ашыгып вәгьдә бирә ала. Боларны эшләмәс өчен зур ярдәм — чын Аллаһыдан куркып яшәү.

6:1—9. Әгәр дә ниндидер шартлар безгә байлыктан, дан казану, озын гомер һәм хәтта зур гаиләдән шатлык табарга комачауласа, боларның барысыннан ни файда? «Җанның ашкынып арлы-бирле сугылуына», ягъни тормышка ашмаслык теләкләр турында хыяллануга караганда «күз белән күреп йөрү», ягъни тормышка аек караш белән карау хәерлерәк. Шунлыктан «ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса», шуның белән канәгать булып яшәү, тормышка шатлану һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне ничек итеп саклап калу турында уйлану — тормыш юлларының иң яхшысы (1 Тимутегә 6:8).

АКЫЛЛЫЛАРГА КИҢӘШ

(Вәгазьче 7:1—12:8)

Абруйлы исем, ягъни дәрәҗәбезне ничек саклап калырга? Дәүләт башлыкларына һәм, бәлкем, үзебез күреп яшәгән гаделсезлеккә карашыбыз нинди булырга тиеш? «Үлеләр бернәрсә дә белмәгәнгә», безгә хәзерге вакытта ничек итеп яшәргә? Яшьләр үз вакытын һәм көчен ничек итеп акыллылык белән куллана ала? Вәгазьченең шушы һәм башка сорауларга кагылышлы төпле киңәшләре безнең өчен 7—12 бүлекләрдә язылган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

7:19 — Нинди мәгънәдә зирәклек «ун хөкемдардан» көчлерәк? Изге Язмаларда ун саны символик мәгънәдә кулланылганда, ул тулылык һәм тәмамланганлыкны аңлата. Сөләйман сүзләре буенча, шәһәрне саклаучы бар гаскәриләргә караганда акыллылык яхшырак саклый ала.

10:2 — Кемнеңдер йөрәге «уң тарафка», ә кемнеңдер «сул тарафка» эшли дигән сүзләрне ничек аңларга? Уң тараф еш кына илтифатны белдергәнгә күрә, кешенең йөрәге «уң тарафка» эшли дигән сүзләр аның йөрәге игелекле эшләргә дәртләндергәнен аңлата. Ә инде йөрәге кешене начар эшләргә тартса, шул чакта аның йөрәге «сул тарафка» эшли.

10:15 — Ничек итеп «ахмак үз эшеннән тиз ялыгыр»? Әгәр дә кеше уйлап эш итмәсә, ул күпме генә эшләмәсен, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмый һәм канәгатьлек тапмый. Шунлыктан аның бар тырышлыклары ялыктыра гына.

11:7, 8 — «Яктылык татлы; кояш яктысын күреп яшәү күзгә хозурлык бирә» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Яктылык һәм кояш безгә шатлык китерә. Бу сүзләр белән Сөләйман «караңгы көннәр», ягъни көч һәм дәртне киметкән картлык килгәнче, тормышка сөенеп, «шат күңел белән яшәргә» кирәк дип әйтергә теләгән.

11:10 — Ни өчен «балалык һәм яшьлек вакыты да фанидыр»? Әгәр дә балалык һәм яшьлек вакыты дөрес файдаланылмаса, шул чакта алар фанидыр, чөнки яшьлеккә хас көч, пар сыман, тиз югала.

Безнең өчен сабаклар:

7:6. Урынсыз көлү ярсыта һәм, «казан астында чатыр-чотыр янган чыбык-чабык» кебек, файда китерми. Андый көлүдән качу хәерлерәк.

7:21, 22. Башкаларның безнең хакта нәрсә сөйләгәннәре турында чиктән тыш борчылырга кирәкми.

8:2, 3; 10:4. Начальник яки эш бирүче безне тәнкыйтьләгәндә яисә төзәткәндә, үзеңне тыныч кына тоту акыллырак. Шулай эш итү аның «хозурыннан читкә чыгуга», ягъни ашыгып эшне ташлап китүгә караганда яхшырак.

8:8; 9:5—10, 12. Гомеребез, җәтмәгә эләккән балык яки тозакка барып кергән кошныкы кебек, көтмәгәндә өзелергә мөмкин. Моннан тыш, кешенең үлгән чакта үзен калдырып киткән яшәү көче өстеннән хакимлеге юк, ул аны тотып үзенә буйсындыра алмый, һәм үлем кешелеккә каршы алып барган сугыштан беркемгә дә котылу юк. Шунлыктан вакытны юк-барга сарыф итәргә ярамый. Йәһвә бездән тормышыбызны кадерләүне, тормыштан рәхәт табуыбызны һәм моны дөрес итеп эшләвебезне тели. Ә моның өчен Йәһвәгә хезмәт итүне тормышыбызда беренче урынга куярга кирәк.

8:16, 17. Аллаһы булдырган барлык эш-гамәлләргә һәм җир йөзендә кешеләр белән килеп чыккан ниндидер вакыйгаларны рөхсәт иткәненә, хәтта аның турында төннәр буе йокламыйча уйлап чыксаң да, тулысынча төшенерлек түгел. Тирә-яктагы гаделсезлек турында борчылу тик шатлыгыбызны гына урлый.

9:16—18. Акыллылыкны күпләр кадерләмәгән чакта да кадерләргә кирәк. Акыллы кешенең тыйнаклык белән әйткән сүзләре ахмакның акыруыннан яхшырак ишетелә.

10:1. Безгә әйткән сүзләребез һәм кылган эшләребезне күзәтеп торырга кирәк. Бер генә ялгышлык, мәсәлән бик нык ярсып китү, бер генә тапкыр чамадан тыш исерткеч эчемлек эчү яки үзеңне бер генә тапкыр әдәпсез, әхлаксыз тоту хөрмәт ителгән кешенең абруен бозып куярга мөмкин.

10:5—11. Югарыда утыручы белеме җитмәгән кешедән көнләшергә кирәкми. Хәтта бәләкәй генә эш башкарганда да, белем җитеп бетмәсә, бу начар нәтиҗәләргә китерә ала. Шуңа күрә акыллылыкны гамәлдә кулланырга өйрәнү файдалы. Патшалык турындагы вәгазь эшендә һәм шәкертләр әзерләүдә осталык үстерергә тырышу бик тә мөһим!

11:1, 2. Без чын күңелдән юмартлык белдерергә тиешбез. Бу юмартлык белән кире кайтачак (Лүк 6:38).

11:3—6. Тормыштагы билгесезлек безне икеләнүчән итәргә тиеш түгел.

11:9; 12:1—7. Яшьләр Йәһвәгә хисап бирергә тиеш. Шунлыктан, картлык килеп көчсез калдырганчы, аларга вакытын һәм көчен Йәһвәгә хезмәт итүгә кулланырга кирәк.

«ЗИРӘКЛӘРНЕҢ СҮЗЕ» БЕЗГӘ ҖИТӘКЧЕЛЕК БУЛЫП ТОРА

(Вәгазьче 12:9—14)

Вәгазьче табарга һәм язып барырга тырышкан «күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләргә» без нинди карашта торырга тиеш? Кеше акылы булдырган «күп китаплардан» аермалы буларак, «зирәкләрнең сүзе — сөңге кебек, тупламыш сүзләре — кагылган кадак кебек; һәм алар безгә һәммәбезнең бердәнбер... [Көтүчесе] тарафыннан күндерелгән» (Вәгазьче 12:10—12). «Бердәнбер... [Көтүчедән]», Йәһвәдән, бирелгән акыллы сүзләр безнең тормышыбызны ниндидер дәрәҗәдә какшамас итә.

Вәгазьче китабыннан алынган акыллы киңәшләрне куллану безгә тулы мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барырга булыша. Моннан тыш, без «Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр» дигәнне беләбез. Шуңа күрә әйдәгез: «Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә»,— дигән өндәмә буенча эш итәргә тәвәккәл булыйк (Вәгазьче 8:12; 12:13).

[15 биттәге иллюстрация]

Аллаһы күркәм итеп яраткан эшләрнең берсе үз вакытында чынга ашачак

[16 биттәге иллюстрация]

Ашап-эчүдән һәм үзеңнең һәр эшеңнән игелек табу — Аллаһы биргән нигъмәттер