Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге очрашуларыбызны хөрмәт итәбез

Изге очрашуларыбызны хөрмәт итәбез

Изге очрашуларыбызны хөрмәт итәбез

«Мин аларны үземнең изге тавыма алып килермен һәм үземнең дога кылу йортымда аларны сөендерермен» (ИШАГЫЙЯ 56:7).

1. Очрашуларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтер өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләр бар?

ЙӘҺВӘ үз халкын — майланган мәсихчеләрне һәм аларга кушылган кешеләрне — үзенә гыйбадәт кылыр өчен үзенең «изге тавына» җыйган. Ул аларга үзенең «дога кылу йортында», «барча халыклар өчен дога кылу йорты» булып торган рухи гыйбадәтханәсендә, шатлык бирә (Ишагыйя 56:7; Марк 11:17). Моның барысы Йәһвәгә гыйбадәт кылу изге, саф һәм бөек икәнен күрсәтә. Изге Язмаларны өйрәнү һәм гыйбадәт кылу өчен билгеләнгән очрашуларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтеп, без изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән караганыбызны исбат итәбез.

2. Йәһвәнең үзенә гыйбадәт кылу өчен сайлаган урынны изге дип санаганын нәрсә күрсәтә, һәм Гайсәнең бу урынга мөнәсәбәте нинди булган?

2 Борынгы Исраилдә Йәһвә үзенә гыйбадәт кылу өчен сайлаган урын изге дип саналырга тиеш булган. Чатыр һәм аның әйберләре «бөек изге нәрсә булсын» өчен, аларга май сөртергә һәм аларны изгеләндерергә кирәк булган (Чыгыш 30:26—29). Чатырның бер өлеше — «Изге урын», ә икенчесе «Иң изге урын» дип аталган булган (Еврейләргә 9:2, 3). Соңыннан чатыр урнына Иерусалим шәһәрендә гыйбадәтханә төзелгән. Йәһвәгә гыйбадәт кылу үзәге Иерусалим «изге шәһәр» дип аталган (Нихами 11:1; Маттай 27:53). Җирдә хезмәт иткәндә Гайсә гыйбадәтханәгә тиешле хөрмәт күрсәткән. Бу урынга хөрмәт күрсәтмәгән кешеләр аның ачуын чыгарган. Ул кешеләр гыйбадәтханә янында сәүдә иткәннәр һәм үз юлларын кыскартыр өчен аның аша үткәннәр (Марк 11:15, 16).

3. Исраиллеләрнең җыелышлары изге булган икәнен нәрсә күрсәтә?

3 Исраиллеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылырга һәм аның Канунының укылуын тыңларга регуляр рәвештә җыелганнар. Бу бәйрәмнәрнең кайбер көннәре изге җыелышлар дип аталган. Һәм бу җыелышларның изге булуын күрсәткән (Левиләр 23:2, 3, 36, 37). Езра белән Нихами көннәрендә бар халык җыелгач, левиләр «халыкка канунны аңлаткан». «Канун сүзләрен тыңлаганда, бөтен халык елаган», шуңа күрә левиләр: «„Җитте, чөнки бу көн изге, кайгырмагыз“,— дип, бар халыкны тынычландырганнар». Һәм исраиллеләр җиде көнлек Чатырлар кору бәйрәмен үткәргәннәр, һәм «зур шатлык булган». Исраиллеләр шулай ук «Аллаһы кануны китабыннан һәр көн, беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр, укыганнар. Һәм җиде көн бәйрәм үткәргәннәр, ә сигезенче көн, устав буенча, тантаналы җыелыш үткәргәннәр» (Нихами 8:7—11, 17, 18). Бу чыннан да изге җыелышлар булган, һәм бу бәйрәмнәргә килгән кешеләр аларны тиешле хөрмәт күрсәтеп үткәрергә тиеш булган.

Безнең җыелышлар изге

4, 5. Очрашуларыбызны изге дип санар өчен нинди сәбәпләр бар?

4 Безнең көннәрдә Йәһвәнең җирдә үзенә гыйбадәт кылыр өчен сайлаган махсус йортлы изге шәһәре юк. Шулай да, без шуны онытмаска тиеш: Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен очрашулар изге. Изге Язмаларны укыр өчен һәм өйрәнер өчен без атнага өч тапкыр очрашабыз. Андый очрашуларда Йәһвә Сүзе «ачык укыла» һәм, Нихами көннәрендә кебек, «аңлатып бирелә» (Нихами 8:8). Безнең бар очрашуларыбыз дога белән башлана һәм дога белән тәмамлана, һәм аларның күбесендә без Йәһвәне мактап җырлар җырлыйбыз (Мәдхия 25:12). Безнең җыелыш очрашулары — гыйбадәт кылуыбызның өлеше, һәм без ул очрашуларга тирән хөрмәт күрсәтергә һәм аларда игътибарлы булырга тиеш.

5 Йәһвә үз халкын, алар аңа гыйбадәт кылырга, аның Сүзен өйрәнергә һәм имандашлары белән аралашырга җыелганда, фатихалый. Очрашуга барырга вакыт җиткәч, без бер дә шикләнмәскә тиеш: нәкъ анда без Йәһвә «васыять иткән» фатиханы алачакбыз (Мәдхия 132:1, 3). Без бу фатиханы җыелышка килсәк һәм рухи программага игътибарлы булсак алабыз. Өстәвенә, Гайсә: «Икәү яки өчәү Минем хакка җыелса, Мин дә алар белән булачакмын»,— дип әйткән (Маттай 18:20). Бу сүзләр берәр җитди проблеманы карап чыгар өчен бергә җыелган мәсихче өлкәннәр очрашуына кулланыла. Бу контексттан күренә. Әмма бу сүзләр безнең җыелыш очрашуларына да кулланырлык (Маттай 18:20). Әгәр Мәсих изге рух аша мәсихчеләр аның исеме хакына җыелганда алар белән бергә була икән, бу җыелулар изге дип саналырга тиеш түгелме?

6. Мәсихче очрашу урыннары турында нәрсә әйтеп була?

6 Әлбәттә, Йәһвә кеше төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми. Шулай да, безнең Патшалык Залларыбыз — бу чын гыйбадәт кылу урыннары (Рәсүлләр 7:48; 17:24). Без анда Йәһвә Сүзен өйрәнергә, аңа дога кылырга һәм аңа мактау җырлары җырларга җыелабыз. Моны безнең Конгресс Заллары турында да әйтеп була. Конгресслар үткәрелер өчен арендага алынган заллар һәм стадионнар безнең изге очрашулар өчен кулланылган вакытта Йәһвәгә гыйбадәт кылу урыннары дип санала. Без андый кечкенә һәм зур очрашуларга хөрмәт күрсәтергә тиеш, һәм бу безнең рухыбызда һәм тәртибебездә чагылырга тиеш.

Ничек очрашуларыбызга хөрмәт күрсәтергә

7. Ничек без очрашуларыбызга хөрмәт күрсәтә алабыз?

7 Очрашуларыбызга хөрмәт күрсәтер өчен билгеле юллар бар. Аларның берсе — очрашуларда Патшалык җырларын җырлауда катнашу. Күп кенә Патшалык җырлары дога кебек язылган, һәм шуңа күрә алар ихтирам белән җырланырга тиеш. Рәсүл Паул 21 нче мәдхияне өзек итеп китереп, Гайсә турында болай дип язган: «Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында Сиңа дан җырлармын» (Еврейләргә 2:12). Шуңа күрә рәислек итүче кардәш җырны әле игълан иткәнче үз урыннарыбызда утыру безнең гадәтебезгә кереп китәргә тиеш. Җырны җырлаганда аның сүзләренә игътибар итик, һәм мәдхия җырлаучы күрсәткән хисләрне чагылдырыйк: «Әй Ходай, гаделләр киңәшмәсендә һәм җыелышында Сине чын күңелемнән данлыйм» (Мәдхия 110:1). Әйе, Йәһвәгә мактау җырлары җырлау — бу җыелышларыбызга иртәрәк килеп алар тәмамланганчы калу өчен мөһим сәбәп.

8. Изге Язмалардагы нинди мисал очрашуларыбызда әйтелгән догаларны хөрмәт һәм игътибар белән тыңларга кирәк икәнен күрсәтә?

8 Бар очрашуларыбызны рухи яктан баета торган тагын бер як — бу чын күңелдән барлык җыелган кеше исеменнән әйтелгән дога. Бер тапкыр Иерусалимда яшәүче беренче мәсихчеләр бергә җыелып «бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылганнар». Нәтиҗәдә алар, эзәрлекләүләргә карамастан, «Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйләүләрен» дәвам иткәннәр (Рәсүлләр 4:24—31). Бергә дога кылганда ул мәсихчеләрнең берәрсен дога турында түгел, ә башка нәрсәләр турында уйлаганын күз алдыңа китерә аласыңмы? Юк, алар «бердәм рәвештә» дога кылган. Очрашуларыбызда әйтелгән догалар барлык җыелган кешеләрнең тирән хисләрен чагылдыра. Без бу догаларны хөрмәт һәм игътибар белән тыңларга тиеш.

9. Ничек без киемебез һәм тәртибебез белән очрашуларыбызның изгелегенә хөрмәт күрсәтәбез?

9 Без очрашуларыбызның изгелегенә тирән хөрмәтне киемебез белән дә күрсәтә алабыз. Моны шулай ук прическабыз да күрсәтергә тиеш. Рәсүл Паул мондый киңәш биргән: «Шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар. Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен үрү, алтын яки энҗеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән, үзләрен Аллаһыга табынучы хатын-кызларга хас булган игелекле эшләр белән бизәсеннәр» (1 Тимутегә 2:8—10). Зур конгресслар ачык стадионнарда үткәрелгәндә, без һава торышына карап киенергә һәм шул ук вакыт киемебез белән очрашуга хөрмәт күрсәтергә тиеш. Программа барганда ашаудан тыелсак, сагыз чәйнәмәсәк — очрашуга хөрмәт күрсәтәбез. Киемебез, прическабыз һәм тәртибебез белән без Йәһвә Аллаһыга, аңа гыйбадәт кылуга дан китерә алабыз һәм имандашларыбызга хөрмәт күрсәтә алабыз.

Хөрмәткә лаек тәртип

10. Ничек рәсүл Паул мәсихче очрашуларда тәртибебез яхшы булырга тиеш икәнен күрсәткән?

10 Мәсихче очрашулар ничек үткәрелергә тиеш? Моның турында рәсүл Паул көринтлеләргә язган беренче хатында 14 нче бүлектә акыллы киңәш биргән. «Тик һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булырга тиеш»,— дип тәмамлый ул үз киңәшен (1 Көринтлеләргә 14:40). Безнең очрашуларыбыз — бу мәсихчеләр җыелышы тормышының мөһим өлеше, һәм безнең тәртибебез андый очрашуларда тиешле булырга тиеш.

11, 12. а) Очрашуга йөри торган балалар нәрсә аңларга тиеш? б) Ничек балалар очрашуларда үз иманнарын икърар итә ала?

11 Балаларны очрашуларда үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә кирәк. Мәсихче ата-аналар үз балаларына шуны аңлатырга тиеш: Патшалык Залы һәм җыелышның китап өйрәнүе үтә торган урын — бу уйнау урыны түгел. Без бу урыннарга Йәһвәгә гыйбадәт кылырга һәм аның Сүзен өйрәнергә киләбез. Акыллы Сөләйман патша болай дип язган: «Алла йортына юл алганда аягыңны карап атла һәм... тыңларга дип бар» (Вәгазьче 4:17). Муса исраиллеләргә очрашуларга олылар һәм балалар килсен дип әйткән: «Алар [халык] тыңласын һәм өйрәнсен өчен, һәм Ходайдан, сезнең Аллаһыгыздан, курыксын һәм бу законның барлык сүзләрен үтәргә тырышсын өчен халыкны... җый; һәм моны белмәгән аларның уллары ишетерләр һәм Ходайдан... куркырга өйрәнерләр» (Канун 31:12, 13).

12 Нәкъ шулай ук бүген дә балалар очрашуларга ата-аналары белән иң элек тыңларга һәм өйрәнергә килә. Балалар тыңларга һәм Изге Язмаларның төп хакыйкатьләрен аңларга өйрәнгәч, алар кыска гына комментарийлар биреп, үз иманнарын «икърар итә» ала (Римлыларга 10:10). Бала, мәсәлән, үзе аңлаган сорауга берничә сүз белән җавап бирә ала. Башта ул, бәлкем, җавабын укып бирер, әмма соңрак ул үз сүзләре белән җавап бирергә өйрәнер. Бу балага файда һәм шатлык китерәчәк, һәм андый эчкерсез сүзләрне олыларга да ишетү күңелле. Гадәттә ата- аналар үзләре комментарий биреп үрнәк күрсәтәләр. Шулай ук баланың үзендә Изге Язмалар китабы, җыр китабы һәм өйрәнәчәк басма булса, бу аңа файда китерәчәк. Алар мондый басмаларга тиешле хөрмәт күрсәтергә өйрәнергә тиеш. Моның барысы балаларга безнең очрашуларыбыз изге икәнен күрсәтәчәк.

13. Очрашуларыбызга беренче тапкыр килгән кешеләрдән без нинди сүзләр ишетергә телибез?

13 Әлбәттә, очрашуларыбыз чиркәүләрдәге гыйбадәт кылуларны хәтерләтергә тиеш түгел. Алар салкын рәсми формада үтәргә тиеш түгел. Очрашудагы кешеләр үзләрен әллә кемгә дә куярга тиеш түгел. Алар рок-концерт кебек шау-шулы да үтәргә тиеш түгел. Без очрашуларыбызның җылы һәм дусларча үтүен телибез, әмма алар берәр нинди клуб кебек тә булмаска тиеш. Без Йәһвәгә гыйбадәт кылырга җыелабыз, шуңа күрә очрашуларыбыз һәрвакыт тәртипле һәм әдәпле үтәргә тиеш. Без очрашуга беренче тапкыр килгән кешеләрнең программаны тыңлап, безнең һәм балаларыбызның тәртибен күреп: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип әйтүләрен телибез (1 Көринтлеләргә 14:25).

Гыйбадәт кылуыбызның аерылгысыз өлеше

14, 15. а) «Аллаһыбызның йортын калдырмас» өчен, без нәрсә эшли алабыз? б) Ишагыйя 66:23 тәге пәйгамбәрлек ничек үтәлә?

14 Инде әйтелгәнчә, Йәһвә үз халкын җыя һәм аңа үзенең «дога кылу йортында» — рухи гыйбадәтханәсендә — шатланырга мөмкинлек бирә (Ишагыйя 56:7). Тугры кеше Нихами яһүдләрнең исләренә шуны төшергән: алар җирдәге гыйбадәтханәгә материаль яктан ярдәм итеп, бу йортка тиешле хөрмәт күрсәтергә тиеш. «Без Аллаһыбызның йортын калдырмаячакбыз»,— дигән ул (Нихами 10:39). Без дә Йәһвәнең үзенең «дога кылу йортында» гыйбадәт кылуга чакыруын хөрмәт белән кабул итәргә тиеш.

15 Гыйбадәт кылу өчен регуляр рәвештә җыелырга кирәклеген күрсәтеп, Ишагыйя пәйгамбәр мондый пәйгамбәрлек язган булган: «Ул чакта айдан-айга, шимбәдән-шимбәгә һәр кеше минем каршыма гыйбадәт кылырга киләчәк, дип әйтә Ходай» (Ишагыйя 66:23). Бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлә. Регуляр рәвештә, һәр атна, айдан-айга тугры мәсихчеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен җыела. Гыйбадәт кылу — бу шулай ук мәсихчеләр очрашуларына килү һәм вәгазьдә катнашу. Син Йәһвәгә гыйбадәт кылырга киләсеңме?

16. Очрашуларга регуляр рәвештә килү ни өчен инде хәзер тормышыбызның аерылгысыз өлеше булырга тиеш?

16 Ишагыйя 66:23 тә язылган пәйгамбәрлек тулысынча Йәһвә вәгъдә иткән яңа дөньяда үтәләчәк. Ул чакта «һәр кеше» атна саен, айдан-айга мәңге Йәһвәгә гыйбадәт кылырга киләчәк. Димәк, гыйбадәт кылу өчен очрашулар безнең рухи тормышыбызның өлеше булачак. Шуңа күрә безгә инде хәзер алар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булсын өчен көч куярга кирәк түгелме?

17. Ни өчен без «Раббы көне якынлашканга» мәсихче очрашуларга мохтаҗ?

17 Ахыр якынлашып килә, шуңа күрә безнең мәсихче очрашуларга карашыбыз тагы да җитдирәк булып китәргә тиеш. Без эш аркасында, мәктәптә бирелгән өй эшләре, кичке вакытта уку аркасында вакыт-вакыт очрашуларыбызны калдырмаячакбыз. Безгә бу яктан очрашуларыбызның изгелеген хөрмәт итү булышачак. Безгә имандашларыбыз белән аралашу бирә торган көч кирәк. Очрашулар безгә бер-беребезне яхшырак белергә, көч белән бүлешергә һәм «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерергә» мөмкинлек бирә. Һәм моны «Раббы көне якынлашканга» эшләргә кирәк (Еврейләргә 10:24, 25). Әйдәгез шуңа күрә очрашуларыбызга регуляр рәвештә килеп, яраклы кием киеп һәм үзебезне тиешенчә тотып, аларның изгелегенә тиешле хөрмәт күрсәтик. Шулай эшләп, без изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән караганыбызны күрсәтәбез.

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә халкының очрашулары изге дип саналырга тиеш икәнлеге нәрсәдән күренә?

• Нинди сәбәпләр аркасында очрашуларыбызны изге дип санарга кирәк?

• Ничек балалар очрашуларыбызның изгелеген хөрмәт итүләрен күрсәтә ала?

• Ни өчен очрашуларыбызда регуляр рәвештә булу инде хәзер тормышыбызның аерылгысыз өлеше булырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен очрашулар үткәрелү урыннарына карамастан изге булып кала

[31 биттәге иллюстрация]

Балаларыбыз очрашуларга тыңларга һәм өйрәнергә килә