Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иманыгызны эшләрегез белән раслагыз

Иманыгызны эшләрегез белән раслагыз

Иманыгызны эшләрегез белән раслагыз

«Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле» (ЯГЪКУБ 2:17).

1. Ни өчен беренче мәсихчеләр иманга да һәм эшләргә дә игътибар биргән?

БЕРЕНЧЕ мәсихчеләр үз иманнарын тормыш итү рәвеше белән раслаган. Шәкерт Ягъкуб бар мәсихчеләрне: «Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез»,— дип өндәгән. Шуннан соң: «Җансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле»,— дип өстәгән (Ягъкуб 1:22; 2:26). Бу сүзләр язылып 35 елга якын вакыт үткәннән соң да, күп мәсихчеләр үз иманнарын тиешле эшләр белән раслауларын дәвам иткәннәр. Әмма, кызганычка каршы, бар мәсихчеләр дә алай эшләмәгән. Гайсә Смурнадагы җыелышны мактаган, әмма Сәрдәйс җыелышындагы күп мәсихчеләргә: «Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йөртәсең, әмма син үле»,— дигән (Ачылыш 2:8—11; 3:1).

2. Мәсихчеләр үзләренә үз иманнары турында нинди сораулар бирергә тиеш?

2 Гайсә Сәрдәйс җыелышындагы мәсихчеләрне мәсихче хакыйкатькә карата беренче яратуларын үз эшләре белән расларга һәм рухи яктан уяу булырга өндәгән. Бу өндәү белән ул бу сүзләрне укыган бар кешеләргә мөрәҗәгать итә (Ачылыш 3:2, 3). Безнең һәрберебез үзенә мондый сораулар бирә ала: «Ә минем эшләрем турында нәрсә әйтеп була? Мин үз иманымны бар эшләрем белән, алар турыдан-туры вәгазь һәм җыелыш очрашулары белән бәйле булмаса да, расларга тырышаммы? Бу минем тәртибемнән ачык күренәме?» (Лүк 16:10). Тормышның күп өлкәләрен карап чыгарга була, әмма, әйдәгез, бер якка гына — ял кичәләренә, шул исәптән мәсихче туйларга, кагылып китик.

Кечкенә ял кичәләре

3. Изге Язмаларда ял кичәләре турында нәрсә әйтелә?

3 Имандашларыбыз безне кунакка чакырганда, безнең күбебез моны шатлык белән кабул итә. Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы», һәм ул үз хезмәтчеләренең дә бәхетле булуын тели (1 Тимутегә 1:11). Аллаһы Сөләйманга мондый сүзләрне язып калдырырга кушкан: «Мин күңел ачып яшәүне мактый башладым; чөнки кояш астында кеше өчен ашап-эчүдән һәм кәеф-сафа корып яшәүдән дә яхшырак нәрсә юк; адәм баласы моны кояш астында Аллаһы биргән гомеренең барлык хезмәт көннәрендә эшли ала» (Вәгазьче 3:1, 4, 13; 8:15). Без, мәсәлән, гаилә белән бергә җыелып яки Йәһвә хезмәтчеләре белән бергә кечкенә ял кичәләрендә күңел ачабыз (Әюб 1:4, 5, 18; Лүк 10:38—42; 14:12—14).

4. Ял кичәсен оештыручы нәрсә турында уйларга тиеш?

4 Әгәр без андый ял кичәсен планлаштырабыз икән һәм без бу кичә өчен җаваплы икән, безгә барысын һәрьяклап карап чыгарга кирәк. Моны хәтта берничә мәсихчене чәй эчеп аралашу өчен генә дә чакырганда эшләргә кирәк (Римлыларга 12:13). Һәрнәрсә «югарыдан килүче зирәклек» җитәкчелегендә «тәртипле һәм килешле» үтәргә тиеш (Ягъкуб 3:17; 1 Көринтлеләргә 14:40). «Ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез... Абыну ташы булмагыз»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 10:31, 32). Әмма нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәк? Кайбер якларны алдан исәпкә алсак, без үзебез дә һәм кунакларыбыз да үз иманнарын эшләре белән күрсәтә алачак (Римлыларга 12:2).

Ял кичәсе нинди булачак?

5. Ни өчен кичәне оештыручыга исерткеч эчемлекләр һәм музыканың булуы турында алдан җитди уйланырга кирәк?

5 Мондый очрашуларны оештыручылар үзләренә еш кына: «Кичәдә исерткеч эчемлекләр куяргамы яки юкмы?» — дигән сорау бирә. Аралашу күңелле булсын өчен, андый эчемлекләрнең булуы мәҗбүри түгел. Хәтерлисезме: Гайсә үзе янына җыелган күп кешеләрне икмәк һәм балык белән тукландырган, әмма Инҗилдә ул, могҗиза итеп шәраб ясарга сәләте булса да, аны ясаган дип әйтелми (Маттай 14:14—21). Әгәр кичәдә исерткеч эчемлекләр куйсаң, чаманы белеп куй. Шулай ук андый эчемлекләрне эчмәгән кешеләр турында да кайгырт: башка төрле яхшы эчемлекләр булсын (1 Тимутегә 3:2, 3, 8; 5:23; 1 Петер 4:3). Беркемне дә «зәһәрле елан кебек... чага» ала торган эчемлекләр эчәргә мәҗбүр итмә (Гыйбрәтле сүзләр 23:29—32). Музыка һәм җырлар булса, син, һичшиксез, аларны җентекләп сайларсың: аларның сүзенә һәм ритмына игътибар бирерсең (Көлессәйлеләргә 3:8; Ягъкуб 1:21). Күп мәсихчеләр шуңа игътибар иткән: «Патшалык көйләре» яңгыраганда яки мәсихче җырлар башкарылганда бар кунакларга да күңелле (Эфеслеләргә 5:19, 20). Вакыт-вакыт музыка тавышының көчен тикшереп тор: ул аралашырга һәм күршеләргә комачауларга тиеш түгел (Маттай 7:12).

6. Ничек кичәне оештыручы аралашуга һәм башка якларга кагылышлы сорауларны чишкәндә иманы тере икәнен күрсәтә ала?

6 Ял кичәләрендә мәсихчеләр төрле темаларга аралаша, кычкырып укыйлар яки кызык очраклар сөйлиләр. Әгәр сөйләшү темасы дөрес булмаган якка борылса, кичәне оештыручы аны ипләп кенә кирәкле якка борачак. Ул шулай ук аралашуда берәрсенең өстенлек итүенә юл куймаска тырышачак. Андый хәл туса, ул аралашуга башкаларны җәлеп итәчәк: мәсәлән берәр балага сүз бирәчәк яки бар кешеләр фикер алыша алган тема турында сөйли башлаячак. Ул вакытта яшьләргә дә, олыларга да күңелле була. Кичә белән әдәплелек күрсәтеп һәм акыл белән җитәкчелек итсәң, кунаклар синең уйлап эш итүчән кеше икәнеңне күрәчәк (Филиппуйлыларга 4:5). Алар синең иманың тере һәм ул тормышыңның һәр өлкәсендә чагыла икәнен күрер.

Никахлашу һәм туйлар

7. Ни өчен туй оештыруга игътибар бирергә кирәк?

7 Мәсихче туй — бу шатлыклы вакыйгаларның берсе. Аллаһының борынгы хезмәтчеләренә, шул исәптән Гайсә һәм аның шәкертләренә, туй мәҗлесләрендә күңелле булган (Яратылыш 29:21, 22; Яхъя 2:1, 2). Әмма безнең көннәрдә тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: туйда мәсихчеләргә хас акыллылык һәм әдәплелек күренсен өчен, аны оештыруга махсус тырышлык куярга кирәк. Туйлар — бу тормышыбызның гади бер өлеше, һәм алар мәсихчеләргә үз иманнарын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

8, 9. Ничек күп туйлар 1 Яхъя 2:16, 17 дә язылган сүзләрнең дөреслеген күрсәтә?

8 Аллаһы принциплары белән таныш булмаган һәм аларны санга сукмаган күп кешеләр өчен туй — бу төрле чамасыз кыланулар өчен сәбәп яки андый кылануларны аклый торган вакыт. Европада чыга торган бер журналда бер кәләш үзенең «патша» туе турында болай дип сөйли: «Без дүрт ат җигелгән зиннәтле каретага утырып бардык, ә безнең арттан 12 кабриолет бара иде. Иң соңгы экипажда оркестр уйнап барды. Туй мәҗлесендә тәмле ризык булды һәм искиткеч музыка яңгырады. Барысы да менә дигән иде! Нәкъ мин теләгәнчә. Ул көнне мин патша кызы идем».

9 Һәр җирнең үз йоласы бар, ләкин бу хатынның әйткәннәре рәсүл Яхъя сүзләренең дөреслеген күрсәтә. Ул болай дигән: «Бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр». Рухи яктан җитлеккән мәсихче пар әкияттәй бай «патша» туе үткәрерме? Андый сораулар каралганда, «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» дигән сүзләрне истә тоту яхшырак булыр (1 Яхъя 2:16, 17).

10. а) Ни өчен туйны планлаштырганда, барысын алдан карап чыгарга кирәк? б) Туйга киләчәк кунаклар исемлеге төзелгәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

10 Мәсихче парлар аек карашлы булырга һәм акыл белән эш итәргә тырыша. Бу яктан аларга Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр булыша. Никахлашу көне — мөһим вакыйга. Әмма яңа пар бу мәңгелек тормышка өметләре булган ике мәсихченең гаилә тормышының башы гына икәнен аңлый. Зур туй үткәрү мәҗбүри түгел. Шулай да кияү белән кәләш туй үткәрергә уйласа, аларга булачак чыгымнарны санап чыгарга һәм барысын планлаштырырга кирәк (Лүк 14:28). Изге Язмалар буенча, аларның мәсихче гаиләсендә ир кеше баш булачак (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:22, 23). Шуңа күрә туйның үткәрелүе өчен күбесенчә кияү җаваплы. Әлбәттә, ул үзенең булачак хатыны белән киңәшләшеп: «Кемне алар чакырырга тели яки кемне алар чакыра ала?» — дигән сорауны карап чыгачак. Кайвакыт бар дусларны яки туганнарны чакыру мөмкин дә түгел һәм хәтта акылсыз да, шуңа күрә кайбер сораулар каралганда, акыллык күрсәтергә кирәк. Кияү белән кәләш бер дә шикләнмәскә тиеш: кайбер мәсихчеләр туйга чакырылмаса да, алар кияү белән кәләш хәленә керәчәк һәм үпкәләмәячәк (Вәгазьче 7:9).

«Туй башлыгы»

11. Туй үткәрүдә «туй башлыгы» нинди роль уйный?

11 Әгәр кияү белән кәләш туй үткәрергә теләсә, барысы да тәртипле һәм әдәпле үтсен өчен, алар нәрсә эшли ала? Инде күп еллар бу яктан Йәһвә Шаһитләре өчен бер туй үрнәк булып тора. Ул Кәна шәһәрендә үткән, һәм ул туйга Гайсә килгән. Анда «туй башлыгы», күрәсең, туй өчен җаваплы Аллаһы хезмәтчесе булган (Яхъя 2:9, 10). Шулай ук акыллы кияү дә бу вазифаны үтәргә рухи яктан җитлеккән мәсихчене сайлаячак. Туй башлыгы кияүнең теләкләрен һәм киңәшләрен исәпкә алып, туйны барысын алдан планлаштырып үткәрә алачак.

12. Исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, кияүгә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

12 Бишенче абзацтагы сүзләргә кабат кайтсак, шуны әйтеп китәргә кирәк: кайбер парлар туйларын исерткеч эчемлексез үткәрә. Алар берәрсенең исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчеп туйны бозуын теләми (Римлыларга 13:13; 1 Көринтлеләргә 5:11). Әгәр туйда исерткеч эчемлекләр куелса, алар чиктән тыш күп булмасын өчен кияү җаваплы. Кәна шәһәрендәге туйда да шәраб эчкәннәр. Гайсә анда могҗиза эшләп яхшы сыйфатлы шәраб ясаган. Туй башлыгы гаҗәпләнеп кияүгә болай дигән: «Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың» (Яхъя 2:10). Гайсә андый могҗиза эшләп, әлбәттә, эчкечелекне хупламаган, чөнки ул аны хөкем иткән (Лүк 12:45, 46). Туй башлыгы әйткән сүзләрдән шуны күрәбез: кайвакыт кунаклар эчеп исергән (Рәсүлләр 2:15; 1 Тессалуникәлеләргә 5:7). Шуңа күрә туйдагы бар кеше: «Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә»,— дигән ачык киңәшне тотарга тиеш, моның өчен кияү һәм туй башлыгы җаваплы (Эфеслеләргә 5:18; Гыйбрәтле сүзләр 20:1; Һошея 4:11).

13. Туйда музыка булса, өйләнешкән парга нәрсәне исәпкә алырга кирәк һәм ни өчен?

13 Туйда музыка булса, башка кичәләрдә кебек, аңа тиешле игътибар бирергә кирәк: ул сөйләшергә комачауламаска тиеш. Бер мәсихче өлкән болай дигән: «Кичкә таба, сөйләшүләр җанланып киткәч яки биюләр башлангач, музыка тавышы кайвакыт көчәя. Башта әкрен генә уйнап торган музыка соңрак сөйләшүгә комачаулаучы көчле тавыш булып яңгырый башларга мөмкин. Туй — ул шатлыклы аралашу өчен уңайлы вакыт. Көчле тавышлы музыка моңа комачауласа, бик аяныч булыр иде!» Кияү белән туй башлыгы да бу якка зур игътибар бирергә тиеш. Музыкантлар чакырылган яки юкмы, музыка тавышы белән җырлар эчтәлеге өчен бу ике кеше җаваплы. «Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез — барын да Раббы Гайсә Мәсих... [исеме хакына дип] эшләгез»,— дип язган Паул (Көлессәйлеләргә 3:17). Кунаклар туйдан соң, музыка турында әйтелгәндә, кияү белән кәләш бар нәрсәне Гайсә исеме хакына эшләде дип әйтерме? Барысы да Гайсә исеме хакына дип башкарылырга тиеш.

14. Мәсихче туй нинди булырга тиеш?

14 Әйе, яхшы оештырылган туйны искә төшерү күңелле. Инде 30 ел бергә яшәүче Адам белән Эдита бер туй турында болай дип әйткән: «Бу чыннан да мәсихчеләр туе икәне сизелеп тора иде. Без Йәһвәгә мактау җырлары җырладык, һәм анда башка күңел ачулар да булды. Бию һәм музыка икенче урында торды. Барысы да күңелле һәм Изге Язмалар принциплары буенча үтте». Һичшиксез, кияү белән кәләш туйларын әзерләгәндә, үз иманнарын эшләре белән күрсәтер өчен, күп нәрсә эшли ала.

Туй бүләкләре

15. Туй бүләкләре турында сүз барганда, Изге Язмаларның нинди киңәшен тотып була?

15 Күп илләрдә туганнар һәм дуслар кияү белән кәләшкә бүләкләр бирә. Син дә андый бүләк бирергә җыенсаң, нәрсәне истә тотарга кирәк? Рәсүл Яхъяның «тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» белән мактану турындагы сүзләрен онытма. Ул мондый мактануны иманнары эшләрендә күренә торган мәсихчеләр белән түгел, ә «үтеп китә» торган дөнья белән бәйләп күрсәткән (1 Яхъя 2:16, 17). Яхъяның Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләрен исәпкә алсак, туйда кем нәрсә бүләк иткәнен әйтү кирәкме? Македуния белән Ахаядәге мәсихчеләр Иерусалимдагы кардәшләргә материаль ярдәм күрсәткәннәр, әмма Изге Язмаларның бер урынында да аларның исемнәре әйтелмәгән (Римлыларга 15:26). Күп мәсихчеләр туй бүләген ясаганда үз исемнәренең әйтелүен һәм үзләренә чиктән тыш зур игътибар җәлеп итүне теләми. Гайсәнең Маттай 6:1—4 тә язылган киңәшен карап чыгыгыз.

16. Туй бүләкләре турында сүз барганда, берәрсен рәнҗетмәс өчен, кияү белән кәләшкә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

16 Бүләк бирүченең исемен әйтеп, без кешене «көнләшүгә», кем яхшырак яки кыйммәтлерәк бүләк биргән икәнен ачыклауга котыртабыз. Шуңа күрә акыллы мәсихче пар бүләк бирүченең исемен әйтмәс. Югыйсә без бүләк бирергә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 5:26; 6:10). Әлбәттә, кияү белән кәләш кем нинди бүләкне биргән икәнен белсә, бу начар түгел. Алар моны, мәсәлән, бүләккә салынган открыткадан белә ала. Әмма алар аны башкаларга укымаячак. Безнең туйга бүләк сатып алганда, бүләк биргәндә яки безгә бүләк бирелгәндә, хәтта мондый шәхси сорауда да, иманыбызны эшләребез белән исбатларга мөмкинлегебез бар *.

17. Иманнары һәм эшләре турында сүз барганда, мәсихчеләр нинди максат куярга тиеш?

17 Иманыбызны без әхлакый тормыш алып барып, мәсихче очрашуларга килеп һәм вәгазьдә катнашып күрсәтәбез. Әмма бу гына әз. Безнең һәрберебездә тере иман — һәрбер эштә күренә торган иман булсын. Әйе, без үз иманыбызны «Аллаһы каршында тәмамланган» эшләр белән, шул исәптән бу мәкаләдә каралган өлкәләргә дә кагыла торган эшләр белән исбат итә алабыз (Ачылыш 3:2).

18. Яхъя 13:17 дә язылган сүзләрне, мәсихче туйлар һәм ял кичәләре турында сүз барганда, ничек кулланырга?

18 Гайсә үзенең тугры рәсүлләренең аякларын басынкылык белән юып, аларга искиткеч үрнәк калдырган. «Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез — бәхетле»,— дигән Гайсә (Яхъя 13:4—17). Без яшәгән җирдә, бәлкем, башка кешенең, мәсәлән кунакның, аягын юарга кирәкмидер һәм андый гадәт тә юктыр. Әмма бу мәкаләдән күренгәнчә, тормышның башка өлкәләре бар, һәм без үз иманыбызны ул өлкәләрдә яратучан һәм игътибарлы булып эшләребез белән күрсәтә алабыз. Бу шулай ук ял кичәләренә дә, туйларга да кагыла. Туйны без үзебез үткәрәбезме яки без үз иманнарын эшләре белән исбат итәргә теләгән мәсихчеләр җыелган туйга чакырылганбызмы, һәрхәлдә, без барыбыз иманыбызны эшләр белән күрсәтергә тиеш.

[Искәрмә]

^ 16 абз. Никахлашу һәм туйларның башка яклары турында «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 октябрь санындагы «Туегыз шатлыклы һәм әдәпле үтсен» дигән мәкаләдән белә аласыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ял кичәсен оештырганда...

• Никахлашканда яки туй үткәргәндә...

• Туй бүләкләре биргәндә яки аларны алганда...

ничек без үз иманыбызны раслый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Берничә мәсихчене генә чакырсак та, безгә «югарыдан килүче» акыллылыкны куллану мөһим