Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

Йәһвә сүзе тере

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш

«МИҢА кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» Йәһвә Аллаһының бу сүзләренә Амос улы Ишагыйя: «Менә мин, җибәр мине»,— дип җавап кайтара (Ишагыйя 1:1; 6:8). Шушы вакыттан башлап ул пәйгамбәр итеп билгеләнә. Ишагыйя пәйгамбәрнең эшчәнлеге аның исемен йөрткән Изге Язмалар китабында сурәтләнә.

Китап пәйгамбәрнең үзе тарафыннан язылган һәм 46 еллык чорны үз эченә ала. Ишагыйя аны якынча б. э. к. 778 елны яза башлаган һәм б. э. к. 732 елдан соң язып бетергән. Китапта Яһүдия, Исраил һәм тирә-яктагы халыкларга каршы хөкем карарлары язылган булса да, аның төп темасы — хөкем итү түгел. Китапның төп темасы — Йәһвә Аллаһыдан килгән коткару (Ишагыйя 25:9). Хәтта Ишагыйяның исеме дә «Йәһвә коткаруы» дигәнне аңлата. Бу мәкаләдә Ишагыйя 1:1—35:10 нан игътибарга лаек фикерләр каралачак.

«КАЛДЫГЫ ГЫНА КИРЕ КАЙТАЧАК»

(Ишагыйя 1:1—12:6)

Ишагыйя китапның беренче биш бүлегендә язылган пәйгамбәрлек күренешне пәйгамбәр итеп билгеләнгәнгә кадәр алганмы яки аннан соңмы? Изге Язмаларда моның хакта әйтелми (Ишагыйя 6:6—9). Әмма Яһүдия белән Иерусалимның рухи яктан «табан астыннан алып баш түбәсенә хәтле» чирле икәнлеге ачык күренеп тора (Ишагыйя 1:6). Һәркайда потка табыну киң таралган. Җитәкчеләр ришвәтчелеккә баткан. Хатын-кызлар тәкәбберләнгән. Халык чын Аллаһыга тиешенчә хезмәт итми. Ишагыйя пәйгамбәргә сансыз һәм бернәрсә дә белергә теләмәгән халыкка барып, алар белән сөйләшергә йөкләмә бирелгән.

Яһүдиягә Исраил белән Сириянең берләшкән гаскәрләренең һөҗүме яный. Ишагыйя һәм аның балаларын «билгеләр һәм галәмәтләр» урынына кулланып, Йәһвә Яһүдияне Сирия белән Исраил берләшмәсе уңышка ирешмәячәгенә ышандыра (Ишагыйя 8:18). Ләкин мәңгелек тынычлык «Тынычлык Мирзасының» идарәсе аша гына киләчәк (Ишагыйя 9:6, 7). Йәһвә шулай ук Ассирияне — үзенең ачуын белдерү өчен «ачу таягы» итеп кулланган халыкны — хөкемгә тартачак. Ахыр чиктә Яһүдия әсирлеккә эләгәчәк, әмма «аның калдыгы гына кире кайтачак» (Ишагыйя 10:5, 21, 22). Чын гаделлек «Ишай тамырыннан [үсеп чыгачак] яшь ботак» идарәсе астында урнаштырылачак (Ишагыйя 11:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:8, 9 — Сион кызы «йөзем бакчасындагы чатыр [«алачык», АМТ] кебек, яшелчә бакчасындагы куыш кебек» калачак дигән сүзләрне ничек аңларга? Бу сүзләр Ассирия һөҗүме вакытында Иерусалим, йөзем бакчасындагы алачык кебек, яшелчә бакчасындагы җиңел генә сүтелә торган куыш кебек, чиктән тыш яклаусыз булып күренәчәк дигәнне аңлата. Ләкин Йәһвә Иерусалимга ярдәмгә киләчәк һәм аның Содом белән Гоморра кебек булуына юл куймаячак.

1:18 — «Килегез һәм хәл итәрбез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләр сөйләшеп алырга һәм бер-береңә юл куеп үзара килешүгә ирешергә тәкъдим итүне аңлатмый. Монда гадел хөкем булдыру турында сүз бара, һәм гадел Хаким, Йәһвә, Исраилгә үзгәрергә һәм чистарырга мөмкинлек бирә.

6:8а — Ни өчен монда «миңа» һәм «безнең» дигән алмашлыклар кулланыла? «Миңа» дигән алмашлык Йәһвә Аллаһыны белдерә. Күплек санындагы «безнең» дигән алмашлык Йәһвә янында тагы кемнеңдер барлыгын күрсәтә. Бу, әлбәттә, аның «бердәнбер Улы» (Яхъя 1:14; 3:16).

6:11 — Ишагыйя: «Озаккамы, әй Ходай?» — дип сорап, нәрсә әйтергә теләгән? Ишагыйя ваемсыз халыкка Йәһвәнең хәбәрен никадәр озак вәгазьләргә кирәк булачагы хакында сорамаган. Ул халыкның никадәр озак рухи яктан аяныч хәлдә булачагы һәм Йәһвә исеменә никадәр озак хурлык китереләчәге турында белергә теләгән.

7:3, 4 — Ни өчен Йәһвә бозык Ахаз патшаны коткарган? Сирия һәм Исраил патшалары Яһүдия патшасы Ахазны тәхеттән төшереп, аның урынына үзләренең әмере буенча гына эш итә торган идарәчене, Тавеил улын — Давыт нәселеннән булмаган кешене куярга ниятләгәннәр. Иблиснең бу хәйләсе Давыт белән төзелгән Патшалык хакындагы килешүнең үтәлүенә комачаулар иде. Йәһвә, вәгъдә ителгән «Тынычлык Мирзасы» киләчәк нәселне саклап калыр өчен, Ахазны коткарган (Ишагыйя 9:6).

7:8 — Ничек итеп 65 ел дәвамында Эфраим «халык булудан туктаган»? «Исраил патшасы Факей көннәрендә» исраиллеләрне ун буынлы патшалыктан куып чыгарып, ул җиргә башка халык кешеләрен урнаштыра башлаганнар (4 Патшалык 15:29). Һәм бу хәл бик озак — Сеннахиримның улы һәм варисы булган Ассирия патшасы Асардан көннәренә кадәр дәвам иткән (4 Патшалык 17:6; Езра 4:1, 2; Ишагыйя 37:37, 38). Ассириялеләрнең кешеләрне Самареягә яисә Самареядән мондый күчерүе Ишагыйя 7:8 дә әйтелгән 65 еллык чорга кагыла алган.

11:1, 10 — Ничек итеп Гайсә Мәсих «Ишай тамырыннан [үсеп чыгачак] яшь ботак» та, шул ук вакытта «Ишай тамыры, ЯД» да була ала? (Римлыларга 15:12). Гайсә чыгышы буенча «Ишай тамырыннан [үсеп чыгачак] яшь ботак» булган. Ул Ишайның улы Давыт аша Ишай нәселе иде (Маттай 1:1—6; Лүк 3:23—32). Әмма патша хакимияте алу Гайсәнең әби-бабалары белән мөнәсәбәтенә йогынты ясый. Тыңлаучан кешеләргә җирдә мәңгелек тормыш бирергә көче һәм хакимлеге булганга, Гайсә аларга «Мәңгелек Ата» булып китә (Ишагыйя 9:6, ЯД). Димәк, Гайсә шулай ук үз әби-бабаларының, шул исәптән Ишайның да, «тамыры» булып тора.

Безнең өчен сабаклар:

1:3. Барлыкка Китерүченең таләпләре буенча яшәүдән баш тартучылар үгез яки ишәккә караганда әзрәк беләләр. Ә Йәһвәнең безнең хакка башкарган барлык эшләре өчен рәхмәт үстерү безне акылсыз эш итүдән һәм Аллаһыны калдырудан тыеп калачак.

1:11—13. Икейөзлеләнеп үткәрелгән дини йолалар һәм күз буяу өчен әйтелгән догалар Йәһвә өчен ялыктыргыч. Безнең эшләребез һәм догаларыбыз дөрес итеп көйләнгән йөрәктән чыгарга тиеш.

1:25—27; 2:2; 4:2, 3. Яһүдиянең коллыкта һәм җимерек хәлдә булуы тәүбә иткән калдыкның Иерусалимга кайтып, чын гыйбадәт кылуны торгызуы белән тәмамланган. Йәһвә гөнаһ кылып, тәүбә иткән кешеләргә карата рәхимле.

2:2—4. Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашуыбыз төрле халыклардан чыккан кешеләргә тынычлык юлларына өйрәнергә һәм башкалар белән тынычлыкка омтылырга ярдәм итә.

4:4. Йәһвә әхлакый пычраклыкны юып чистартачак һәм кан коюдагы гаепне алып ташлаячак.

5:11—13. Күңел ачу сайлаганда тотнаклык һәм сабырлыкны югалту Аллаһы турындагы белем буенча эш итүдән баш тарту дигән сүз (Римлыларга 13:13).

5:21—23. Мәсихче өлкәннәр, яки күзәтчеләр, «үзләре каршында акыллы» булудан сакланырга тиеш. Аларга шулай ук исерткеч эчемлекләр эчүдә тотнаклык күрсәтергә һәм кешеләрне аерып караудан качарга кирәк.

11:3а, Смысловой перевод. Гайсәнең үрнәге һәм өйрәтүләреннән Йәһвәдән курку шатлык китерә икәнлеге күренә.

«ХОДАЙ ЯГЪКУБНЫҢ ГАЕБЕН КИЧЕРӘЧӘК»

(Ишагыйя 13:1—35:10)

13—23 нче бүлекләрдә Йәһвәнең халыкларга каршы хөкем карарлары язылган. Әмма «Ходай Ягъкубның гаебен кичерәчәк»: Исраилнең барлык буыннарына да өйләренә кайтырга рөхсәт итәчәк (Ишагыйя 14:1). 24—​27 нче бүлекләрдә Яһүдия патшалыгының җимерелүе турындагы хәбәрләрдән башка аның торгызылуы хакында вәгъдә язылган. Йәһвә «исерек Эфраимлыларга [исраиллеләргә]» Сирия белән берләшкәннәре һәм Яһүдиянең «рухани һәм пәйгамбәрләренә» Ассирия белән берләшергә тырышулары өчен ачулана (Ишагыйя 28:1, 7). Яһүдләр яклау эзләп «Мисырга барган» өчен, Йәһвә «Ариилгә [Иерусалимга]» кайгы игълан итә (Ишагыйя 29:1; 30:1, 2). Шулай да Йәһвәгә иман иткән кешеләргә коткарылу вәгъдә ителә.

Яшь арыслан үз табышы өстендә үкергән сыман, Йәһвә «Сион тавын» саклаячак (Ишагыйя 31:4). Шулай ук мондый вәгъдә бирелә: «Менә, Патша гаделлек буенча патшалык итәчәк» (Ишагыйя 32:1). Ассириянең Яһүдиягә янавы аркасында «тынычлык вәкилләре бик каты еласа» да, Йәһвә үз халкының савыгуы, аларның «гөнаһлары кичереләчәге» турында вәгъдә бирә (Ишагыйя 33:7, 22—24). «Ходайның ачуы барлык халыкларга, һәм аның ярсуы аларның бөтен гаскәрләренә» (Ишагыйя 34:2). Яһүдия ташландык хәлдә калмаячак. «Чүл һәм коры җир куаныр, һәм кеше яшәми торган ил шатланыр һәм нәркис кебек чәчәк атар» (Ишагыйя 35:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

13:17 — Нинди мәгънәдә мадайлылар көмешне кадерләми һәм алтынны яратмый? Мадайлылар һәм фарсылылар, табышка караганда, күбрәк яулап алулар һәм дан турында уйлаганнар. Моның чыннан да шулай икәнен Кир мисалыннан күреп була: ул исраиллеләргә Набуходоносор Йәһвәнең гыйбадәтханәсеннән алып чыккан алтын һәм көмеш савытларны кире кайтарган.

14:1, 2 — Ничек итеп Йәһвәнең халкы «үзен әсирлеккә төшерүчеләрне әсирлеккә алган» һәм «үзен җәберләүчеләрнең өстеннән хакимлек иткән»? Бу сүзләр Аллаһының Данил, Эстер һәм Мардокәй кебек хезмәтчеләрендә үтәлгән: Данил мадайлылар һәм фарсылылар идарәсе вакытында Бабылда югары урын тоткан, Эстер фарсы патшасының хатыны булып киткән, Мардокәй фарсы империясендә патшадан кала икенче кеше булган.

20:2—5 — Ишагыйя чыннан да өч ел буена бөтенләй ялангач йөргәнме? Күрәсең, Ишагыйя өске киемен генә салган һәм өске киемсез йөргән (1 Патшалык 19:24; 2 Патшалык 6:14, 20 не чагыштырыгыз).

21:1 — Нинди урын «диңгез янындагы чүл» дип аталган? Бабыл шәһәре диңгездән ерак булса да, бу сүзләр нәкъ Бабылга кагыла, чөнки Евфрат белән Тигр елгалары ел саен ташкан чакта бу җир су астында калган һәм сазлыклы «диңгезгә» әйләнгән.

24:13—16 — Яһүдләр белән «халыклар арасында, җимеш җыю тәмамлангач, зәйтүн җимешләрен бәреп төшергәндә, йөзем җимешләрен өзеп алып бетергәндә нәрсә булса, шул булачак» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Уңыш җыеп алганнан соң агачта яки йөзем тәлгәшендә берничә җимеш калган кебек, Иерусалим белән Яһүдия җимерелгәндә кайберәүләр генә исән калачак. Исән калучыларны кайда гына күчермәсеннәр — көнчыгыштагы Бабылмы ул яки көнбатыштагы Урта җир диңгезе утрауларымы — алар Йәһвәне данлаячак.

24:21 — «Югарыдагы һавалы гаскәрләргә [«күк гаскәрләренә», Смысловой перевод]» һәм «җирдәге җир патшаларына» кемнәр керә? «Югарыдагы һавалы гаскәрләр» дигән сүзләр явыз рухи көчләргә кагылырга мөмкин. Алайса «җирдәге җир патшалары» — җеннәрнең көчле йогынтысы астында булган җирдәге идарәчеләр (1 Яхъя 5:19).

25:7 — «Барлык халыкларны каплап торучы япма, бөтен кабиләләр өстендә яткан япма» нәрсә ул? Бу чагыштыру кешелекнең ике төп дошманын — гөнаһ һәм үлемне аңлата.

Безнең өчен сабаклар:

13:20—22; 14:22, 23; 21:1—9. Йәһвәнең пәйгамбәрлек сүзе һәрвакыт үтәлә, моның шулай икәнен Бабыл белән булган хәлдән күреп була.

17:7, 8. Исраиллеләрнең күбесе Йәһвә хәбәрен тыңламаса да, кайберәүләр күзләрен Йәһвәгә юнәлткән. Шуның кебек, христиан дөньясындагыларның да кайберләре Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итә.

28:1—6. Исраил Ассирия кулына биреләчәк, әмма Аллаһы тугры кешеләрнең исән калуы хакында кайгыртачак. Йәһвә тәкъваларны өметсез калдырмаячак.

28:23—29. Йәһвә эчкерсез кешеләрне шәхси ихтыяҗларына һәм шартларына карап төзәтә.

30:15. Йәһвә безне коткарсын өчен, «тынгылыкта» калып, ягъни кешеләр белән берләшү аша котылу эзләүдән тыелып, иман күрсәтергә кирәк. «Тынычлыкта» калып, ягъни куркуга бирелмичә, без шулай ук Йәһвәнең безне яклый алуына ышанганыбызны күрсәтәбез.

30:20, 21. Йәһвә үзенең рухландырылган Сүзе — Изге Язмалар аша һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша сөйләгәндә, без Йәһвәне «күрәбез» һәм аның коткару тавышын «ишетәбез» (Маттай 24:45).

Ишагыйя пәйгамбәрлеге Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ныгыта

Аллаһының Ишагыйя китабында язылган хәбәре өчен без бик тә рәхмәтле! Инде үтәлгән пәйгамбәрлекләр Йәһвәнең авызыннан чыккан сүз аңа нәтиҗәсез кире кайтмаганына ышанычыбызны ныгыта (Ишагыйя 55:11).

Ә Мәсихкә кагылышлы пәйгамбәрлекләр, мәсәлән Ишагыйя 9:7 һәм Ишагыйя 11:1—5, 10 дагы кебек пәйгамбәрлекләр турында нәрсә әйтеп була? Әллә алар Йәһвәнең безне коткару өчен биргән нәрсәләренә иманыбызны ныгытмыймы? Ишагыйя китабында шулай ук мондый пәйгамбәрлекләр дә бар: аларның төп үтәлеше хәзерге вакытта тормышка аша яисә киләчәктә үтәләчәк (Ишагыйя 2:2—4; 11:6—9; 25:6—8; 32:1, 2). Чыннан да, Ишагыйя китабы «Аллаһының сүзе тере» дигән сүзләрне исбатлый! (Еврейләргә 4:12).

[30 биттәге иллюстрация]

Ишагыйя һәм аның балалары «Исраилдә билгеләр һәм галәмәтләр урынына» булганнар

[31 биттәге иллюстрация]

Иерусалим йөзем бакчасындагы алачык кебек булган

[32 биттәге иллюстрация]

Төрле милләтләрдән чыккан кешеләргә ничек итеп «кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясарга» ярдәм итәләр?