Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сине яраткан Аллаһыны ярат

Сине яраткан Аллаһыны ярат

Сине яраткан Аллаһыны ярат

«Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (МАТТАЙ 22:37).

1, 2. Ни өчен иң мөһим әмер турында сорау бирелгән булган?

БУ СОРАУ, күрәсең, Гайсә яшәгән көннәрдәге фарисейләр арасында кайнар бәхәсләргә китергән. Муса Канунында 600 дән артык закон булган. Аларның кайсысы иң мөһиме? Бәлки, корбаннар китерү турындагы закондыр? Алар бит гөнаһлар кичерелсен өчен дә һәм Аллаһыга рәхмәт белдерер өчен дә китерелгән. Ә бәлки, сөннәткә утырту турындагы закондыр? Ул да бик мөһим булган, чөнки ул Йәһвә Ибраһим белән төзегән килешүнең билгесе булган (Яратылыш 17:9—13).

2 Шул ук вакыт иске карашлы кешеләр болай дип санаган: әгәр Аллаһы биргән һәр закон мөһим икән, бер законны икенчесеннән өстенрәк күрү дөрес булмас иде. Һәм бу берәр закон әһәмиятсез кебек күренсә дә, дөрес булып кала дип санаган алар. Фарисейләр бу авыр сорауны Гайсәгә биргәннәр: алар ул үз җавабы белән үзенә ышанычны какшатыр дип өметләнгән. Аларның берсе Гайсә янына килеп: «Канунда кайсы әмер иң мөһиме?» — дип сораган (Маттай 22:34—36).

3. Гайсә сүзләре буенча, иң мөһим әмер нинди?

3 Гайсәнең җавап итеп әйткән сүзләре безнең өчен бүген бик әһәмиятле. Гайсә чын гыйбадәт кылуда һәрвакыт иң мөһим булган һәм иң мөһим булачак нәрсәне әйткән. Канун 6:5 тән өземтә китереп, Гайсә: «„Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“... Бу — беренче һәм иң мөһим әмер»,— дигән. Фарисей бер әмер турында гына сораса да, Гайсә аңа тагын берсен әйткән. Левиләр 19:18 дән өземтә китереп, ул: «Икенчесе дә шундый ук: „Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат“»,— дигән. Шуннан соң Гайсә бу ике әмернең чын гыйбадәт кылуның нигезе икәнлеген күрсәткән. Башка әмерләрнең мөһимлеге турында сорауны көтмичә, ул: «Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр»,— дип өстәгән (Маттай 22:37—40). Бу мәкаләдә без бу ике әмернең иң мөһимен карап чыгарбыз. Ни өчен без Аллаһыны яратырга тиеш? Ничек без моны үз эшләребез белән күрсәтә алабыз? Ничек без андый яратуны үстерә алабыз? Бу сорауларга җавап алу бик мөһим, чөнки Йәһвәгә яраклы булыр өчен, без аны бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз һәм бөтен акылыбыз белән яратырга тиеш.

Мәхәббәтнең мөһимлеге

4, 5. а) Ни өчен фарисей Гайсә җавабын ишеткәч гаҗәпләнмәгән? б) Аллаһы өчен корбаннар һәм бүләкләргә караганда нәрсә кадерлерәк?

4 Сорау биргән фарисей Гайсә җавабын ишеткәч, күрәсең, югалып та калмаган һәм гаҗәпләнмәгән дә. Ул чын гыйбадәт кылуда Аллаһыны ярату, аны күп кешеләр күрсәтмәсә дә, бик мөһим икәнен белгән. Синагогаларда яһүдләр догасын — Шеманы кычкырып укырга гадәт булган. Бу догада Гайсә өземтә итеп китергән Канун 6:4—9 дагы сүзләр дә булган. Марк язган хәбәр буенча, шуннан соң фарисей Гайсәгә болай дигән: «Яхшы әйттең, Остаз... „Аллаһы бердәнбер һәм Аннан башка илаһ юк“,— дип Син дөрес итеп әйттең. „Аны бөтен йөрәгең, бөтен уйларың һәм бөтен көчең белән ярату“ һәм „Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату“ бөтен корбан итеп чалынган хайваннардан да һәм корбан итеп яндырылган бүләкләрдән дә мөһимрәк» (Марк 12:32, 33).

5 Канун буенча, корбан итеп чалынган хайваннар һәм яндырылган бүләкләр таләп ителгән булса да, Аллаһы өчен иң мөһиме — үз хезмәтчеләренең йөрәкләрендә мәхәббәтнең булуы. Ярату һәм тугрылык белән китерелгән чыпчык Аллаһы өчен дөрес булмаган эчке теләкләр белән китерелгән меңләгән сарыкларга караганда күпкә кыйммәтлерәк (Михей 6:6—8). Фәкыйрь тол хатын турындагы хәбәрне искә төшерик. Гайсә аны Иерусалим гыйбадәтханәсендә күргән. Бу хатын сәдака савытына салган ике вак акчага хәтта бер чыпчыкны да сатып алып булмас иде. Шулай да Йәһвәне чын күңелдән ярату белән бирелгән бу бүләк Аллаһы өчен үзләреннән артканны салган байларның зур бүләкләренә караганда кыйммәтлерәк булган (Марк 12:41—44). Аллаһы без һәр шартларда аңа күрсәтә алган мәхәббәтне бик нык кадерли, һәм моны белү безгә көч өсти!

6. Мәхәббәтнең мөһимлеге турында Паул нәрсә язган?

6 Чын гыйбадәт кылуда мәхәббәт никадәр мөһим икәнен күрсәтеп, рәсүл Паул болай дип язган: «Кешеләр һәм фәрештәләр теле белән сөйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, әгәр мәхәббәт юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде» (1 Көринтлеләргә 13:1—3). Аллаһыга гыйбадәт кылуыбыз яраклы булсын өчен, мәхәббәт кирәк. Ләкин ничек без Аллаһыга карата мәхәббәтебезне күрсәтә алабыз?

Ничек Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне күрсәтергә

7, 8. Ничек без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне күрсәтә алабыз?

7 Күп кешеләр ярату бу хис һәм аны берничек тә үзеңә буйсындырып булмый дип саный. Әмма чын ярату — хис кенә түгел, ул эшләр белән күрсәтелә. Изге Язмаларда мәхәббәт ул «иң яхшы юл», безнең «максатыбыз» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 12:31; 14:1). Мәсихчеләргә «сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләр һәм хакыйкать белән» яратырга кирәк (1 Яхъя 3:18).

8 Аллаһыны ярату безне ул хуплаганны эшләргә, сүзләребез һәм эшләребез белән аның хакимиятен якларга дәртләндерә. Ярату бездә шулай ук бу дөньяны һәм аның бозык юлларын яратмаска теләк тудыра (1 Яхъя 2:15, 16). Аллаһыны яратучылар бозыкны нәфрәт итә (Мәдхия 96:10). Аллаһыны ярату — бу шулай ук үз якыныңны ярату. Бу тема чираттагы мәкаләдә каралачак. Аллаһыны яратканга без аңа буйсынырга тиеш. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 5:3).

9. Ничек Гайсә Аллаһыга карата яратуын күрсәткән?

9 Ничек без Аллаһыга карата яратуыбызны күрсәтә алабыз? Бу яктан иң яхшы үрнәк Гайсә калдырган. Ярату аны үзенең күктәге яшәү урынын калдырырга дәртләндергән. Ул җирдә кеше булып яшәгән. Ярату аны үз эшләре һәм өйрәткән тәгълиматлары белән Атасына дан китерергә дәртләндергән. Ярату аны «үлеменә кадәр Аллаһыга күндәм булырга» этәргән (Филиппуйлыларга 2:8). Күндәм, ягъни тыңлаучан, булып ул үз яратуын күрсәткән. Аның тыңлаучан булуы тугры кешеләргә Аллаһы каршында тәкъва булырга мөмкинлек биргән. «Бер кешенең [Адәмнең] итагатьсезлеге аркасында күпләр гөнаһлы ителгән кебек, бер Кешенең [Гайсә Мәсихнең] итагать итүе аркасында күпләр акландырылачак»,— дип язган Паул (Римлыларга 5:19).

10. Ни өчен Аллаһыны ярату бу аңа тыңлаучан булу?

10 Гайсә кебек, без дә Аллаһыны яратуыбызны аңа тыңлаучан булып күрсәтәбез. «Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт,— дип язган Гайсәнең яраткан рәсүле Яхъя,— без Аллаһының әмерләре буенча йөрергә тиешбез» (2 Яхъя 6). Йәһвәне чыннан да яраткан кешеләр аның җитәкчелеген эзли. Алар, үз табаннарына юнәлеш биреп уңышлы була алмаячагын танып, Йәһвә акыллылыгына ышаныч күрсәтәләр һәм аның яратучан җитәкчелегенә буйсыналар (Иремия 10:23). Алар борынгы Беруя шәһәрендәге киң карашлы кешеләр кебек. Бу кешеләр Аллаһы хәбәрен «бик теләп кабул иткәннәр», һәм аларның Аллаһы ихтыярын үтәргә бик зур теләге булган (Рәсүлләр 17:11). Алар Аллаһы ихтыярын тирәнрәк аңлар өчен, Аллаһы Сүзен тырышып тикшергәннәр, һәм бу аларга яратуларын тыңлаучан булып күрсәтергә ярдәм иткән.

11. Аллаһыны бөтен йөрәгең, акылың, җаның һәм көчең белән ярат дигән сүзләр нәрсә аңлата?

11 Гайсә сүзләре буенча, Аллаһыны бөтен йөрәк, җан, акыл һәм көч белән яратырга кирәк (Марк 12:30). Мондый яратуга йөрәк — хисләр, теләкләр һәм иң яшерен уйлар чыганагы дәртләндерә, һәм без Йәһвәгә ярарга бик нык телибез. Без шулай ук бөтен акылыбыз белән яратабыз. Безнең тугрылыгыбыз белемгә нигезләнгән; без Йәһвә турында — аның сыйфатлары, нормалары һәм ниятләре турында — белем алдык. Без бөтен җыныбызны, үзебезне һәм тормышыбызны, Аллаһыга хезмәт итәр өчен һәм аны мактар өчен бирәбез. Моның өчен без үз көчебезне дә кулланабыз.

Ни өчен Йәһвәне яратырга кирәк

12. Ни өчен Аллаһы безнең үзен яратуыбызны тели?

12 Сәбәпләрнең берсе — бу Аллаһының таләбе: ул безнең үзенең сыйфатларын чагылдыруыбызны тели. Аллаһы — мәхәббәтнең чыганагы, һәм ул мәхәббәт күрсәтүдә искиткеч үрнәк бирә. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язган Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:8). Кешеләр Аллаһыга охшаш итеп яратылган; без яратырга дип барлыкка китерелгән. Аллаһы хакимлеге дә мәхәббәткә нигезләнгән. Аллаһы үзенең гражданнары итеп үзенә ярату белән хезмәт иткән һәм аның гадел идарә итүен теләгән кешеләрне күрергә тели. Әйе, барлыкка китерелгән бар нәрсә тынычлыкта һәм татулыкта яшәсен өчен, мәхәббәт кирәк.

13. а) Ни өчен исраиллеләргә: «Раббы Аллаһыңны... ярат»,— дип әйтелгән булган? б) Йәһвә без дә аны яратырбыз дип көтә. Ни өчен бу урынлы?

13 Йәһвәне яратыр өчен тагын бер сәбәп — бу аның безнең хакка башкарган эшләре өчен рәхмәтле булу. Гайсәнең яһүдләргә: «Раббы Аллаһыңны... ярат»,— дигән сүзләрен искә төшерик. Алар ниндидер чит һәм билгеле булмаган илаһны түгел, ә аларга үз яратуын ачкан Шәхесне яратырга тиеш булганнар. Йәһвә аларның Аллаһысы булган. Ул аларны Мисырдан Вәгъдә ителгән җиргә чыгарган, ул аларны яклаган, аларга таяныч биргән, аларны кадерләгән һәм яратып төзәткән. Бүген Йәһвә безнең Аллаһыбыз, ул, безнең мәңге яшәргә өметебез булсын өчен, үз Улын йолым итеп биргән. Шуңа күрә Аллаһы без дә аны яратырбыз дип көтә! Безнең яратуыбыз — бу Аллаһының яратуына җавап итеп кайтарылган ярату. Без «беренче булып» безне яраткан Аллаһыны яратабыз (1 Яхъя 4:19).

14. Нинди мәгънәдә Йәһвә яратуы әти-әнинең яратуына охшаш?

14 Йәһвә кешеләрне әти-әни үз балаларын яраткан кебек ярата. Яратучан әти-әни, камил булмаса да, үз балалары турында кайгыртып еллар буе тырышып эшли: алар материаль һәм башка яклардан да зур корбаннар китерә. Әти-әниләр үз балаларының бәхетле һәм уңышлы булуларын телиләр, шуңа күрә алар балаларны өйрәтә, тәрбияли, көч һәм таяныч бирә. Ә әти-әниләр үз балаларыннан нәрсә көтә? Балалары аларны яратырлар һәм алар хакына бар эшләгәннәрен онытмаслар дип өметләнә әти-әниләр. Күктәге камил Атабыз да безнең хакка бик күп эшләр башкарган, һәм ул без алар өчен рәхмәтле булырбыз дип көтә. Әллә бу урынлы түгелме?

Аллаһыга карата ярату үстерәбез

15. Аллаһыга карата ярату үстерер өчен беренче адым нинди?

15 Безнең Аллаһыны күргәнебез дә, аның тавышын ишеткәнебез дә юк (Яхъя 1:18). Шулай да ул безне үзе белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга чакыра (Ягъкуб 4:8). Ничек без моны эшли алабыз? Берәрсен ярата башлар өчен беренче адым — бу аның турында белем алу; белмәгән кешене тирән яратып булмый. Йәһвә безгә үз Сүзен, Изге Язмаларны биргән, һәм без аның белән таныша алабыз. Менә ни өчен Йәһвә үзенең оешмасы аша безне Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга дәртләндерә. Изге Язмалардан без Аллаһы турында, аның сыйфатлары, шәхесе һәм шулай ук аның меңнәр еллар дәвамында үз халкы хакына эшләгән эшләре турында белем алабыз. Андый өзекләр турында уйланганда, безнең аңлавыбыз һәм аңа карата яратуыбыз үсә (Римлыларга 15:4).

16. Ничек Гайсә хезмәте турында уйлану Аллаһыга карата яратуыбызны үстерә?

16 Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында уйлану — Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерер өчен төп юл. Әйе, Гайсә үз Атасын шулкадәр яхшы чагылдырган ки, хәтта болай дип әйтә алган: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:9). Гайсә тол хатынны кызганып, аның бердәнбер улын терелткән. Бу синдә нинди хисләр уята? (Лүк 7:11—15). Аллаһы Улы — җирдә яшәгән иң бөек кеше — басынкылык күрсәтеп үз шәкертләренең аякларын юган. Бу гаҗәеп түгелме? (Яхъя 13:3—5). Гайсә башка кешеләргә караганда акыллырак та һәм бөегрәк тә булса да, аның белән бар кешеләргә, шул исәптән балаларга да, яхшы булган. Бу сине аның турында белем алырга дәртләндермиме? (Марк 10:13, 14). Без моның барысы турында уйланганда, беренче гасыр мәсихчеләре кебек булабыз. Алар турында Петер: «[Сез] Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз»,— дип язган (1 Петер 1:8). Гайсәгә карата яратуыбыз үскән саен, Йәһвәгә карата да яратуыбыз үсәчәк.

17, 18. Нәрсә турында уйлану Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерә?

17 Аллаһыга карата яратуыбызны үстерер өчен тагын бер юл бар. Бу — Аллаһының мул итеп биргән бар бүләкләре турында уйлану. Барлыкка китерелгәннәрнең матурлыгы, бихисап күп төрле тәмле ризык, яхшы дусларның җылы кочагы һәм безгә рәхәтлек һәм канәгатьлек китерүче башка нәрсәләр тормышыбызны шатлыклы итә (Рәсүлләр 14:17). Аллаһы турында күбрәк белгән саен, аның чиксез игелеге һәм юмартлыгы өчен рәхмәтебез үсә бара. Йәһвәнең синең хакка башкарган һәм башкарып торган эшләре турында уйлап кара. Әллә Аллаһы синең яратуыңа лаек түгелме?

18 Аллаһы безгә шулай ук тагын бер бүләк биргән: «Догалар Ишетүче» безне тыңлый икәнен белеп, без һәркайсы вакытта аңа дога кыла алабыз (Мәдхия 64:3). Йәһвә үзенең яраткан Улына идарә итәргә һәм хөкем чыгарырга хакимлек биргән. Әмма ул аңа һәм башкаларга догалар тыңларга хокук бирмәгән. Аллаһы үзе безнең догаларны тыңлый. Йәһвәнең шулай итеп һәрберебез турында ярату белән кайгыртуы безне аңа якынлаштыра.

19. Йәһвәнең нинди вәгъдәләре безне аңа якынлаштыра?

19 Йәһвәнең кешеләргә карата нияте турында белем алганда, без аңа якынлашырга телибез. Ул авыруларны, кайгы һәм үлемне юк итәргә вәгъдә биргән (Ачылыш 21:3, 4). Кешеләр камил булгач, беркем дә күңел төшенкелегеннән, боегудан яки берәр фаҗига аркасында газап чикмәячәк. Ачлык, фәкыйрьлек һәм сугышлар булмаячак (Мәдхия 45:10; 71:16). Җир оҗмах булачак (Лүк 23:43). Йәһвә бу фатихаларны моның барысын эшләргә тиеш булганга түгел, ә безне яратканга бирәчәк.

20. Йәһвәгә карата ярату күрсәтүнең файдалы булуы турында Муса нәрсә әйткән?

20 Шулай итеп, Аллаһыбызны яратыр өчен һәм бу яратуны үстерер өчен җитди сәбәпләр бар. Аллаһыга үзеңә юл күрсәтергә рөхсәт итеп, аңа карата яратуыңны үстерүеңне дәвам итәрсеңме? Син үзең сайларга тиеш. Муса Йәһвәгә карата яратуны үстерү һәм саклау файдалы икәнен аңлаган. Борынгы исраиллеләргә ул болай дип әйткән: «Үзең һәм буыннарың яшәсен өчен, яшәүне сайла, Ходайны, үз Аллаһыңны яратыр өчен һәм аның тавышын тыңлар өчен һәм аңа ябышыр өчен [яшәүне сайла]; чөнки бу синең тормышың һәм гомер озынлыгы» (Канун 30:19, 20).

[24 биттәге иллюстрация]

Хәтерлисезме?

• Ни өчен безгә Йәһвәне яратырга кирәк?

• Ничек без Йәһвәгә яратуыбызны күрсәтә алабыз?

• Йәһвәне яратыр өчен нинди сәбәпләр бар?

• Ничек Йәһвәгә карата яратуны үстереп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Йәһвә һәрберебез аңа күрсәтә алган яратуны кадерли