Сиңа кагылышлы сорау
Сиңа кагылышлы сорау
СИНЕҢ якын дустың яки аеруча якын туганың бармы? Берәрсе: «Син аның белән үзеңә файда эзләгәнгә генә дус булып каласың»,— дип сине гаепләсә, син үзеңне ничек хис итәрсең? Сиңа авыр булыр һәм, бәлкем, синең хәтта ачуың да чыгар. Нәкъ шундый гаепне Йәһвә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре булган бар кешеләргә Шайтан Иблис ташлаган.
Шайтан Аллаһыга каршы фетнә күтәргән һәм беренче ике кешене, Адәм белән Хауваны, Аллаһы канунын бозып, үзенә кушылырга котырткан. Һәм алар аны тыңлаган. Бу вакыйга кешеләр Йәһвәгә бу аларга файда китерсә генә буйсыначак дигәнне аңлатамы? (Яратылыш 3:1—6). Адәм гөнаһ кылганнан соң якынча 2 500 ел үткәч, Шайтан кабат шул ук сорауны күтәрә. Бу очракта ул сорау Әюб исемле кешегә кагыла. Иблис ташлаган гаепне ачык аңлар өчен, әйдәгез, Изге Язмаларның шул өзеген игътибар белән карап чыгыйк.
«Үз сафлыгымны бозмыйм»
Әюб «саф кеше, гадел, Аллаһыдан курка һәм явызлыктан кача». Әмма Шайтан Әюбнең тәкъвалыгын шик астына ала. «Әюб юкка гына Аллаһыдан куркып яшиме?» — дип сорый Шайтан Йәһвәдән. Шуннан соң Иблис Аллаһыга да, Әюбкә дә яла яга: Йәһвә Әюбне яклап һәм фатихалап, аның тугрылыгын сатып алган ди ул. «Әмма кулыңны сузчы һәм аңарда булган бар нәрсәгә тиеп кара — ул сине фатихалармы?» — дип сорый Шайтан (Әюб 1:8—11).
Бу гаепләүләргә җавап бирер өчен, Йәһвә Шайтанга Әюбне сынарга рөхсәт итә. Әюбне Аллаһыдан читкә алып китәр өчен, Иблис бу тугры кешегә бер-бер артлы бәлаләр җибәрә. Әюб малсыз кала, аның хезмәтчеләре һәм балалары һәлак була (Әюб 1:12—19). Әмма җиңәме Шайтан? Юк! Әюб үзенең бәлаләрендә Иблис гаепле икәнен белмәсә дә: «Ходай бирде, Ходай алды да; Ходай исеме фатихалы булсын!» — дип әйтә (Әюб 1:21).
Шайтан кабат Йәһвә алдына килә. Йәһвә аңа: «[Әюб] әле дә үз сафлыгында нык тора; ә син мине, аны бернинди гаепсезгә үтерергә, аңа каршы күтәрдең»,— дип әйтә (Әюб 2:1—3). Монда төп сорау Әюб сафлыгына кагыла: ул Аллаһыга һәм аның тәкъва нормаларына тугрылыгын саклармы? Әюб үзенең сафлыгына кагылышлы бу сорауда җиңүче булып чыга. Әмма Иблис бирешми.
Шуннан соң Шайтан нигезсез бар кешеләргә кагылышлы гаепләү ташлый. «Тире өчен тире, ә үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк,— дип әйтә Шайтан Йәһвәгә,— әмма суз кулыңны һәм аның сөяге белән тәненә кагылып кара — Әюб 2:4, 5). Шайтан, Әюб дип әйтер урынына «кеше» дип әйтеп, һәрбер кешенең эчке теләкләрен шик астына ала. Шайтан асылда болай дип әйтә: «Кеше үз гомерен саклар өчен, барысын эшләячәк. Бирегез миңа мөмкинлек, һәм мин Аллаһыдан һәркайсы кешене читкә алып китәм». Аллаһыга берәрсе тугры калырмы?
ул сине фатихалармы?» (Йәһвә Иблискә мөмкинлек бирә, һәм ул Әюбкә каты авыру җибәрә. Әюб газаплары шул кадәр нык була ки, ул хәтта Аллаһыдан үлем сорап дога кыла (Әюб 2:7; 14:13). Шулай да Әюб: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм»,— дип әйтә (Әюб 27:5). Ни өчен ул бу сүзләрне әйтә? Чөнки ул Аллаһыны ярата һәм моны бернәрсә дә үзгәртә алмый. Әюб Аллаһыга тугры булуын исбат иткән. «Аллаһы Әюбнең соңгы көннәрен үткәндәге көннәренә караганда да күбрәк фатихалады»,— дип әйтелә Әюб 42:10—17 дә. Әмма, Әюбтән тыш, тагы кем Аллаһыга тугрылыгын саклаган? Кешелек тарихы нәрсә күрсәткән?
Сорауга җавап
Рәсүл Паул Инҗил китабында, Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә, безнең эрага кадәр яшәгән кайбер тугры ир-атлар белән хатын-кызларны әйтеп китә. Ул Нух, Ибраһим, Сара һәм Мусаны искә ала. Шуннан соң: «[Башкалар] турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде»,— дип өсти (Еврейләргә 11:32). Аллаһыга тугры хезмәт иткән кешеләр турында Паул «безнең тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп» дип язган (Еврейләргә 12:1). Гасырлар дәвамында бихисап күп кеше үз теләге белән Йәһвә Аллаһыга тугры булу юлын сайлаган (Ешуа 24:15).
Шайтанның: «Мин һәркайсы кешене Аллаһыдан читкә алып китәм»,— дигән сүзләренең дөрес түгеллеген иң яхшы итеп Аллаһының Улы, Гайсә Мәсих күрсәткән. Җәфалану баганасында зур газаплар кичергәндә дә ул Аллаһыдан читкә борылмаган. Соңгы тапкыр тирән сулап, ул: «Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырган (Лүк 23:46).
Вакыт шуны ачык итеп күрсәтте: Иблис бар кешеләрне хак Аллаһыдан читкә алып китә алмады. Күп кеше Йәһвә турында белем алып, аны «бөтен йөрәге, бөтен җаны һәм бөтен акылы белән ярата» (Маттай 22:37). Аларның Йәһвәгә какшамас тугрылыгы Шайтанның җиңелгәнен күрсәткән. Аллаһыга тугры булып, син дә Иблиснең ялганчы икәнен күрсәтә аласың.
Син нәрсә эшләргә тиеш?
Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тимутегә 2:4). Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм хак Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында белем алыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк (Яхъя 17:3).
Шайтан кеше тугры калмаячак дип, аның Аллаһыга хезмәт итәргә дәртләндерүче теләкләрен шик астына ала. Әмма теләкләр йөрәккә үтеп керә торган белем ярдәмендә туа. Моның өчен Изге Язмаларны укырга да һәм алган белемнәрең турында уйланырга да кирәк (Мәдхия 142:5). Аллаһы Сүзен яки аңа нигезләнгән басмаларны укыганда, мондый сораулар турында уйлар өчен вакыт бүлеп куй: «Йәһвә турында һәм аның сыйфатлары турында нәрсә белдем? Тормышымның нинди өлкәләрендә мин аларны куллана алам? Аллаһы нәрсәне хуплый, ә нәрсәне хупламый? Ничек бу Аллаһыга карата мөнәсәбәтемә тәэсир итә?» Мондый уйлану йөрәгеңне Барлыкка Китерүчегә карата ярату һәм рәхмәт хисе белән тутырачак.
Аллаһыга тугрылык көндәлек тормышыбызда күренергә тиеш (3 Патшалык 9:4). Безгә бар яктан да югары әхлаклы һәм акыл белән эш итүче кеше булырга кирәк. Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы», һәм ул безнең бәхетле тормыш белән яшәвебезне тели, шуңа күрә Аллаһыга тугры булу безне бер яктан да чикләми (1 Тимутегә ). Әхлакый яктан саф калып, бәхетле тормыш алып барыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, нинди эшләрдән качарга кирәк? Әйдәгез, моны карап чыгыйк. 1:11
Җенси азгынлыктан кач
Йәһвә үзе никах өчен нормалар урнаштырган. Бу нормалар турында Тәүратта болай дип әйтелә: «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багъланып, икәве бер тән булып яши башлый» (Яратылыш 2:21—24). Ир белән хатын «бер тән» булып, бер-берсе белән генә якынлык кылса, Аллаһының бу сүзләрен үти. «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаһы хөкем итәчәк»,— дип язган рәсүл Паул (Еврейләргә 13:4). «Никахыгыз» дигән сүз законлы никах буенча яшәгән ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне аңлата. Башка кеше белән якынлык кылу — бу зина кылу, ә Аллаһы моны хөкем итә (Малахий 3:5).
Никахлашканчы якынлык кылу турында нәрсә әйтеп була? Бу да Йәһвә урнаштырган нормаларны бозу. «Аллаһы... җенси азгынлыкны читкә этәрүегезне тели» (1 Тессалуникәлеләргә 4:3). Гомосексуализм, якын туганың яки хайваннар белән якынлык кылу да — Аллаһыга каршы гөнаһлар (Левиләр 18:6, 23; Римлыларга 1:26, 27). Аллаһыга яраклы булырга һәм бәхетле тормыш белән яшәргә теләгән һәркайсы кеше әхлаксыз эшләрдән качарга тиеш.
Ә җенси теләк уята торган һәм никахлашканчы җенси якынлыкка этәрә торган тәртип турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә андый тәртипне хупламый (Гәләтиялеләргә 5:19). Үз акылыңны әхлаксыз уйлардан саклау бик мөһим. «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 5:28). Бу сүзләр шулай ук фотога төшергән, экрандагы яки Интернеттагы порнография карауга, шулай ук җенси якынлык турында укуга һәм оятсыз эчтәлекле җырлар тыңлауга кагыла. Моның барысыннан качып, без Аллаһыга яраклы булабыз һәм тагы да бәхетлерәк яшәрбез.
Флирт турында нәрсә әйтеп була? Флирт — бу «гыйшык уены, яраткан булып кылану». Башка кеше белән гыйшык уены уйнаган никахтагы ир яки хатын Изге Язмаларның принципларын санга сукмый һәм Йәһвәгә хөрмәт күрсәтми (Эфеслеләргә 5:28—33). Шулай ук өйләнешмәгән кешеләргә дә бер-берсен яраткан булып кылану урынлы булмас иде! Ә берәрсе моны чын итеп кабул итсә? Флирт башка кешенең йөрәген нык яраларга мөмкин. Мондый тәртип шулай ук зина кылуга китерергә мөмкин икәнен онытма. Әмма ир-атлар белән хатын-кызлар арасында әхлакый сафлык булса, алар үз-үзләрен хөрмәт итәчәк (1 Тимутегә 5:1, 2).
Аллаһыга башка яклардан да яраклы бул
Күп илләрдә исерткеч эчемлекләр тыелмыйча сатыла. Аларны эчәргә ярыймы? Мәдхия 103:15; 1 Тимутегә 5:23). Әмма чаманы белмичә эчүне һәм эчкечелекне Аллаһы хөкем итә (1 Көринтлеләргә 5:11—13). Һичшиксез, син исерткеч эчемлекне чиктән тыш эчеп, үз сәламәтлегеңә һәм гаиләңә зыян китерергә теләмисең (Гыйбрәтле сүзләр 23:20, 21, 29—35).
Изге Язмаларда шәраб, сыра яки башка исерткеч эчемлекләрне чама белеп эчү тыелмый (Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы (Мәдхия 30:6). Инҗилдә «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» дип әйтелә (Еврейләргә 6:18). Аллаһы хуплавын алырга теләсәң, ялган сөйләмә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; Көлессәйлеләргә 3:9, 10). Инҗилдә: «Бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:25).
Ә комарлы уеннар турында нәрсә әйтеп була? Алар популяр булса да, комарлы уеннар — бу башкалар исәбенә акча алу юлы. Аларда катнашып, кеше комсыз икәнен күрсәтә. Йәһвә «хурлыклы табышка омтылучан» кешеләрне хупламый (1 Тимутегә 3:8). Аллаһыга яраклы булырга теләсәң, комарлы уеннарның бернинди төрендә дә — лотерея, бинго һәм тотализаторда катнашма. Син гаиләң өчен күбрәк акча кала икәнен күрерсең.
Урлау, ягъни башка кешенең мал-мөлкәтен рөхсәтсез алу — бу комсызлыкның тагын бер төре. Изге Язмаларда: «Урлама»,— дип әйтелә (Чыгыш 20:15). Әйбернең урланган икәнен белеп аны сатып алырга яки берәрсенең әйберсен рөхсәтсез алырга ярамый. «Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын,— дип әйтелә Инҗилдә,— бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын өчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен» (Эфеслеләргә 4:28). Йәһвәне яраткан кешеләр эш бирүчедән вакыт урламыйлар, алар үз эшләрен тырышып башкаралар. Алар «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телиләр» (Еврейләргә 13:18). Һичшиксез, саф вөҗдан җан тынычлыгы китерә.
Тиз кызып китүчән кешеләргә Аллаһы карашы нинди? «Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 22:24 тә. Ачу чыкканда үзеңне кулда тота алмау еш кына көч куллануга китерә (Яратылыш 4:5—8). Үч алу турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз. Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Римлыларга 12:17—19). Бу киңәшне тотып яшәсәк, тормышыбыз тынычрак һәм бәхетлерәк булачак.
Тәвәккәл бул
Төрле авырлыкларга карамастан, Аллаһы каршында сафлыкны саклап буламы? Һичшиксез! Шуны истә тот: сафлык турында сүз барганда, Йәһвә синең Шайтанның ялганчы икәнлеген исбат итүеңне тели. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).
Йәһвә сиңа дөресне эшләргә көч бирсен өчен дога кыл (Филиппуйлыларга 4:6, 7, 13). Изге Язмаларны, Аллаһы Сүзен, тагы да яхшырак белер өчен тырышлыклар куй. Бу китаптан белгәннәрең турында уйлану Аллаһыга карата яратуыңны тирәнәйтәчәк һәм аңа яраклы булырга дәртләндерәчәк. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип әйтелә 1 Яхъя 5:3 тә. Йәһвә Шаһитләре сиңа Изге Язмаларны яхшырак белергә шатлык белән булышачак. Моның өчен берәр Йәһвә Шаһитенә яки бу журналны чыгаручыларга мөрәҗәгать итеп була.
[3 биттәге иллюстрация]
Әюб сынауларда Аллаһыга тугры булып калган
[5 биттәге иллюстрация]
Аллаһы Сүзеннән күбрәк белем алып, дөрес эшләргә тәвәккәллекне ныгытып була