Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә биргән тәрбияне һәрвакыт кабул ит

Йәһвә биргән тәрбияне һәрвакыт кабул ит

«Раббының шелтәсен кире какма» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 3:11).

1. Ни өчен безгә Аллаһы биргән тәрбияне кабул итәргә кирәк?

НИ ӨЧЕН безгә Аллаһы биргән тәрбияне кабул итәргә кирәк? Моны борынгы Исраил патшасы Сөләйман бик яхшы аңлаткан. «Улым! — дип язган ул. — Раббының шелтәсен кире какма, Аның җәзасына рәнҗемә; ата кеше үзенең сөйгән улын ничек шелтәләсә, Раббы да үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли» (Гыйбрәтле сүзләр 3:11, 12). Әйе, күктәге Әтиебез безне ярата, шуңа күрә ул һәрберебезне тәрбияли.

2. «Шелтәләү» дигән сүз нәрсә аңлата, һәм ничек Йәһвә безне төзәтә ала?

2 «Шелтәләү» дигән сүз җәза бирү, тәрбияләү, төзәтү һәм үгет-нәсыйхәт бирү дигәнне аңлата. «Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә» (Еврейләргә 12:11). Йәһвә, изге Аллаһы, биргән тәрбияне кабул итсәң, бу сиңа тәкъвалык юлы белән барырга һәм аңа якынлашырга булышачак (Мәдхия 98:5). Ул безне кардәшләребез аша, җыелыш очрашуларында, Аллаһы Сүзен һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмаларны шәхси өйрәнгәндә төзәтә (Лүк 12:42—​44). Безнең төзәтергә кирәк булган якларыбыз бар, һәм берәрсе: «Син мондый хата эшлисең»,— дисә, без аңа бик рәхмәтле булырга тиеш! Ә авыр гөнаһ эшләнсә, нинди шелтә кирәк булыр?

Ни өчен кайбер кешеләрне җыелыштан чыгаралар

3. Нинди очракта мәсихчене җыелыштан чыгаралар?

3 Аллаһы хезмәтчеләре Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнә. Алар җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда Йәһвә нормалары белән таныша. Шуңа күрә аларга Йәһвә таләпләре билгеле. Әгәр мәсихче авыр гөнаһ эшләп тәүбә итмәсә генә, аны җыелыштан чыгаралар.

4, 5. Изге Язмаларда җыелыштан чыгару турында нинди очрак китерелгән, һәм ни өчен мәсихчеләргә ул кешене кире кабул итәргә кирәк булган?

4 Изге Язмалардан бер өзекне карап чыгыйк. Бу өзектә бер мәсихченең җыелыштан чыгарылуы турында әйтелә. Көринт җыелышында «хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алган»: «кемдер үги анасын үзенә хатын иткән», һәм мәсихчеләр моны түзеп торганнар. Рәсүл Паул көринтлеләрне ул кешенең «рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга» чакырган (1 Көринтлеләргә 5:1—5). Гөнаһ кылган кеше җыелыштан чыгарылып Шайтан кулына тапшырылгач, ул бу бозык дөньяның өлеше булып киткән (1 Яхъя 5:19). Андый кеше җыелыштан чыгарылгач, җыелыш азгын кешенең йогынтысыннан котылган, һәм җыелышта Аллаһы хуплый торган, яки анда өстенлек итүче, «рух» сакланган булган (2 Тимутегә 4:22; 1 Көринтлеләргә 5:11—13).

5 Берникадәр вакыт үткәч Паул Көринт мәсихчеләрен гөнаһ кылган кешене кабат җыелышка кабул итәргә чакырган. Ни өчен? Рәсүл сүзләре буенча, «шайтан, зыян китереп», бу мәсихчеләрдән «файдалана алмасын» өчен. Гөнаһ кылган кеше тәүбә иткән һәм әхлакый яктан саф тормыш алып бара башлаган (2 Көринтлеләргә 2:8—11). Әгәр көринтлеләр тәүбә иткән кешене кабул итәргә теләмәсә, Шайтан алардан файдаланган булыр иде: нәкъ Шайтан теләге буенча, алар үзләрен мәрхәмәтсез һәм кырыс тоткан булырлар иде. Һичшиксез, алар тәүбә иткән кешене тиздән «гафу иткәннәр һәм рухландырганнар» (2 Көринтлеләргә 2:5—7).

6. Кешене җыелыштан чыгару нинди файда китерә?

6 Кешене җыелыштан чыгару нинди файда китерә? Андый чара Йәһвәнең изге исемен һәм аның халкының яхшы исемен тап төшермичә сакларга мөмкинлек бирә (1 Петер 1:14—16). Тәүбә итмәүче гөнаһ кылган кешене җыелыштан чыгару аша Аллаһы нормаларына хөрмәт күрсәтелә, моның ярдәмендә җыелыш рухи яктан чиста кала. Бу чара шулай ук кешене аңына килергә дәртләндерә ала.

Тәүбә итү мөһим роль уйный

7. Давыт үз гөнаһларын танымаганга нәрсә кичергән?

7 Авыр гөнаһ кылган кешеләрнең күбесе тәүбә итә, һәм аларны җыелышта калдыралар. Әлбәттә, чын күңелдән тәүбә итү җиңел түгел. Мәсәлән, Исраил патшасы Давыт, бәлки, Бирсәбия белән бәйле авыр гөнаһларын берникадәр вакыт танымаган. Моның турында без Давыт үзе язган 31 нче мәдхиядән укыйбыз. Кылган гөнаһлары турында кайгырулар аны хәлсез калдырган: ул үзен корылык вакытында сусыз калган агач кебек хис иткән. Давыт авырган һәм җан газабы кичергән, әмма «җинаятьләрен Ходайга әйтеп» биргәч, Йәһвә аны кичергән (Мәдхия 31:3—5). Шуннан соң Давыт: «Гөнаһын Ходай кичергән кеше... бәхетле»,— дип җырлаган (Мәдхия 31:1, 2). Давыт Аллаһы мәрхәмәтенә ия булырга бик шат булган!

8, 9. Тәүбә итү нәрсәдән күренә һәм кешене кире җыелышка кабул итүдә нинди роль уйный?

8 Шунсы ачык аңлашыла: Аллаһы гөнаһ эшләгән кешене кичерсен өчен, бу кешегә тәүбә итәргә кирәк. Әмма оят хисе яки фаш ителүдән курку — бу әле тәүбә итү түгел. Тәүбә итү — бу гөнаһ кылганыңа үкенгәнгә начар тәртипкә үз карашыңны үзгәртү. Тәүбә иткән кешенең күңеле «горур булмаган, юаш», һәм ул бар көчен куеп төзәлергә тели (Мәдхия 50:19; 2 Көринтлеләргә 7:11).

9 Кеше кире мәсихчеләр җыелышына кабул ителсен өчен, ул тәүбә итәргә тиеш. Җыелыштан чыгарылган кеше берникадәр вакыт узганга гына яңадан җыелышка кабул ителми. Моңа кадәр аның йөрәгендә зур үзгәрешләр үтәргә тиеш. Аңа үз гөнаһының авырлыгын аңларга кирәк, ул Йәһвә һәм җыелышка нинди зур тап төшергәнен аңларга тиеш. Гөнаһ кылган кешегә тәүбә итәргә, Аллаһыдан кичерү сорарга һәм аннан соң аның нормалары буенча яшәргә кирәк. Андый кеше үзен кире җыелышка кабул итүләрен сораганда, аның тәүбә иткәне һәм «тәүбә итүен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылуы» ачык күренеп торырга тиеш (Рәсүлләр 26:20).

Ни өчен гөнаһың турында сөйләп бирергә кирәк?

10, 11. Ни өчен без гөнаһыбызны яшермәскә тиеш?

10 Гөнаһ кылган кайбер кешеләр болай дип уйларга мөмкин: «Гөнаһым турында берәрсенә әйтсәм, сораштыра башларлар һәм мине җыелыштан чыгарырлар. Ә әйтмәсәм, бу булмаячак, һәм җыелышта беркем дә бернәрсә дә белмәячәк». Мондый фикер йөртүдә кайбер мөһим яклар исәпкә алынмый. Нинди яклар?

11 Йәһвә — «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, сабыр, күп шәфкатьле һәм хакыйкый, меңләгән буыннарда шәфкатен саклаучы, канунсызлыкны һәм җинаятьне һәм гөнаһны кичерүче Аллаһы». Әмма ул үз хезмәтчеләрен «кирәгенчә» төзәтә дә (Чыгыш 34:6, 7; Иремия 30:11). Әллә кылган авыр гөнаһны яшереп, Аллаһы мәрхәмәтен алып булырмы? Йәһвә бу гөнаһ турында белә һәм булган хәлгә күзен йоммаячак (Гыйбрәтле сүзләр 15:3; Аввакум 1:13).

12, 13. Кеше үз гөнаһын яшереп йөрсә, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

12 Әгәр син авыр гөнаһ эшләгәнсең икән, аны сөйләп биреп, син кабат саф вөҗданга ия булачаксың (1 Тимутегә 1:18—20). Ә кылган гөнаһыңны яшереп, син үз вөҗданыңны бозарга һәм соңыннан тагы да зуррак гөнаһ эшләргә мөмкин. Шуны истә тоту мөһим: гөнаһ — бу кешеләргә һәм җыелышка гына каршы түгел, ә Аллаһыга каршы эшләнгән эш. «Ходайның тәхете күктә; Аның күзләре кешеләрне күреп тора, күз кабаклары адәм улларын үтә сынап тора. Ходай тәкъваны да, [«бозыкны да», ЯД] сынап тора»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 10:4, 5).

13 Үзенең авыр гөнаһын яшергән һәм мәсихчеләрнең рухи яктан саф җыелышында калырга тырышкан кешене Аллаһы фатихаламаячак (Ягъкуб 4:6). Шуңа күрә син авыр гөнаһ кылганнан соң дөрес эшләргә телисең икән, озакка сузма һәм яшермичә гөнаһың турында сөйләп бир. Югыйсә син, аеруча андый гөнаһ турында укыганда яки ишеткәндә, вөҗдан газабы кичерәчәксең. Ә Йәһвә синнән, Шаул патшадан кебек, үзенең изге рухын алса, нәрсә булыр? (1 Патшалык 16:14). Аллаһы рухы булмаса, син хәтта авыррак та гөнаһ эшләргә мөмкин.

Мәсихче өлкәннәргә ышан

14. Ни өчен гөнаһ кылган кешегә Ягъкуб 5:14, 15 тәге киңәш буенча эш итәргә кирәк?

14 Димәк, гөнаһ кылып тәүбә иткән кешегә нәрсә эшләргә кирәк? «Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр» (Ягъкуб 5:14, 15). «Тәүбә итүне күрсәтә торган җимеш китерер» өчен бер мөмкинлек — бу өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү (Маттай 3:8). Бу тугры һәм кеше хәленә керә белүче кардәшләр «Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылачаклар». Изге Язмалардагы киңәш, май авыртуны баскан кебек, чын күңелдән тәүбә иткән һәркайсы кешене юатачак (Иремия 8:22).

15, 16. Ничек өлкәннәр Йәзәкил 34:15, 16 да язылган Аллаһы үрнәге буенча эш итә?

15 Йәһвә, безнең Көтүчебез, б. э. к. 537 елда яһүдләрне Бабыл әсирлегеннән, ә 1919 елда рухи Исраилне «Бөек Бабылдан» чыгарганда яратуның искиткеч үрнәген күрсәткән (Ачылыш 17:3—5; Гәләтиялеләргә 6:16). Шулай эшләп, Йәһвә үзенең мондый сүзләрен үтәгән: «Мин үз сарыкларымны көтәчәкмен һәм мин аларны яткырачакмын... Югалганны эзләп табармын һәм урланганны алып килермен, һәм яраланганны бәйләп куярмын һәм авырганга көч бирермен» (Йәзәкил 34:15, 16).

16 Йәһвә үз «сарыкларын» ашаткан, аларны куркынычсыз урынга китергән һәм югалганнарын эзләгән дип әйтеп була. Мәсихче көтүчеләр дә Аллаһы көтүенең иминлеге һәм рухи яктан туклануы турында кайгырта. Өлкәннәр җыелыштан читкә киткәннәрне эзләп таба. Йәһвә «яраланганны бәйләп куйган» кебек, алар да сүз белән яки башка төрле «яраланган» кешеләргә булышалар. Аллаһы «авырганга көч биргән», өлкәннәр дә хаталары аркасында рухи яктан авырган кешеләргә ярдәм итәләр.

Мәсихче көтүчеләрнең ярдәме

17. Ни өчен безгә бер дә икеләнмичә өлкәннәрдән ярдәм сорарга кирәк?

17 Мәсихче өлкәннәр: «Шәфкать күрсәткәндә, күңелләрегездә курку хисе булсын»,— дигән киңәшне шатлык белән тоталар (Яһүд 23). Кайбер мәсихчеләр җенси әхлаксызлык эшләп, авыр гөнаһ кылганнар. Әмма алар чын күңелдән тәүбә итсә, өлкәннәр аларга карата мәрхәмәтле һәм яратучан булырлар дип өметләнә ала. Чөнки өлкәннәр аларга рухи ярдәм бирергә тели. Рәсүл Паул үзе һәм андый ир-атлар турында: «Бу — иманыгыз өстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 1:24). Шуңа күрә бер дә икеләнмичә өлкәннәргә рухи ярдәм сорап мөрәҗәгать ит.

18. Өлкәннәр гөнаһ кылган мәсихче белән үзләрен ничек тота?

18 Авыр гөнаһ эшләгән булсаң, ни өчен моны өлкәннәргә сөйләп бирергә кирәк? Чөнки алар Аллаһы көтүенең көтүчеләре (1 Петер 5:1—4). Бернинди дә яратучан көтүче буйсынучан, бәэлдәп торган сарыкны үзен яралаганы өчен кыйнамаячак. Шуңа күрә өлкәннәр гөнаһ эшләгән мәсихчеләр белән үзләрен «җинаять — җәза» принцибы буенча тотмыйлар. Аларның максаты — бу мәсихчеләргә, мөмкин булса, рухи яктан сәламәтләнергә булышу (Ягъкуб 5:13—20). Өлкәннәр гаделлек буенча хөкем итәргә һәм «көтүгә карата аяусыз» булмаска тиеш (Рәсүлләр 20:29, 30; Ишагыйя 32:1, 2). Өлкәннәр, башка мәсихчеләр кебек, «гадел эш итәләр, игелекне яраталар һәм Аллаһы каршында басынкы йөриләр» (Михей 6:8). Йәһвә «көтүендәге сарыкларның» тормышына һәм изге хезмәтенә кагылышлы сораулар каралганда, андый сыйфатларны күрсәтү бик мөһим (Мәдхия 99:3).

Борынгы замандагы көтүчеләр кебек, мәсихче өлкәннәр Аллаһының яраланган сарыкларын дәвалыйлар

19. Өлкәннәр гөнаһ кылган кешене нинди караш белән төзәтергә тырыша?

19 Мәсихче өлкәннәрне изге рух билгеләгән, һәм алар аның җитәкчелеге буенча эш итәргә тырыша. «Кем дә булса берәү» көтмәгәндә килеп чыккан кебек, «ниндидер гөнаһ кылса», рухи яктан җитлеккән ир-атлар «аны басынкылык белән төзәтергә» тырышачак (Гәләтиялеләргә 6:1; Рәсүлләр 20:28). Тәҗрибәле хирург сынган сөякне бик зур саклык белән урнына утырта: ул кешегә тагын күбрәк авырту китермәскә һәм шул ук вакыт сынган урынны төзәтергә тырыша. Шулай ук өлкәннәр дә басынкылык күрсәтеп, әмма Аллаһы принципларын бозмыйча, гөнаһ эшләгән кешенең фикер йөртүен төзәтергә тырышалар (Көлессәйлеләргә 3:12). Гөнаһ кылган кешегә мәрхәмәт күрсәтергә яки юкмы дигән сорауны чишкәндә, өлкәннәр дога кыла һәм Изге Язмаларны карап чыгалар. Шуңа күрә алар кабул иткән карар Аллаһының бу сорауга карашын чагылдырачак (Маттай 18:18).

20. Хокук комитеты кешегә шелтә белдерсә, нинди очракларда моның турында җыелышта белдерү ясала?

20 Әгәр гөнаһ турында күп кешеләргә билгеле яки билгеле булачак икән, җыелышның яхшы исемен яклар өчен белдерү ясау урынлы булыр. Булган хәл турында җыелыш та белергә тиеш булса, моның турында белдерү ясала. Дәвалану вакытында авыру кеше әз хәрәкәтләнә. Хокук комитетыннан шелтә алган кешегә дә рухи яктан дәваланганда җыелышта комментарийлар бирү урынына тыңлап утыру файдалы булыр. Өлкәннәр берәрсенә аның белән Изге Язмалар өйрәнүе алып барырга куша ала. Мондый өйрәнүнең максаты — кеше кабат «иманда... нык тора» башласын өчен, аның көчсез якларына игътибар бирү (Титуска 2:2). Моның барысы гөнаһ кылган кешегә җәза бирер өчен түгел, ә ярату күрсәтер өчен башкарыла.

21. Гөнаһ кылуның кайбер очраклары ничек каралырга мөмкин?

21 Өлкәннәр рухи ярдәмне төрлечә күрсәтергә мөмкин. Әйтик, үткәндә исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчкән абый-кардәш өйдә берүзе булганда бер-ике тапкыр чамадан тыш күп эчеп алган ди. Яки күптән элек тәмәке тартуны ташлаган кеше, йомшаклык күрсәтеп, беркем күрмәгәндә бер-ике тапкыр тәмәке тартып алган. Ул дога кылса да һәм Аллаһы аны кичергән икәненә шикләнмәсә дә, гөнаһ гадәткә кереп китмәсен өчен, аңа өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның белән бер яки ике өлкән сөйләшеп алырга мөмкин. Әмма алар моның турыда рәислек итүче өлкәнгә әйтергә тиеш, чөнки булган хәл башка сорауларга да кагылырга мөмкин.

Моннан ары да Аллаһы биргән тәрбияне кабул ит

22, 23. Ни өчен Аллаһы биргән тәрбияне кабул итәргә кирәк?

22 Йәһвә илтифатын алыр өчен, һәрбер мәсихче Йәһвә төзәтүләренә игътибарлы булырга тиеш (1 Тимутегә 5:20). Изге Язмаларны яки мәсихче басмаларны өйрәнгәндә яки Йәһвә халкының җыелыш очрашуларында һәм конгрессларында үгет-нәсыйхәт ишеткәндә, сине төзәтер өчен бирелгән киңәшләрне чын күңелдән кабул ит. Йәһвә ихтыярын һәрвакыт үтә. Ул чакта Аллаһы биргән тәрбия сине рухи яктан яклаячак һәм, стена кебек, гөнаһтан саклап торачак.

23 Аллаһы биргән тәрбияне кабул ит, һәм син Аның мәхәббәтендә кала алырсың. Чыннан да, кайберәүләр мәсихче җыелыштан чыгарылган булган. Әмма син «йөрәгеңне сакласаң» һәм «акыл ияләре кебек гомер итсәң», син андый хәлгә эләкмәячәксең (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Эфеслеләргә 5:15). Ә җыелыштан чыгарылган кешегә нәрсә эшләргә? Аңа җыелышка кире кайтыр өчен, адымнар ясарга кирәк. Аллаһы үз тормышларын аңа багышлаган бар кешеләрнең дә үзенә тугры булуларын һәм «шат йөрәк» белән хезмәт итүләрен тели (Канун 28:47). Йәһвә биргән тәрбияне кабул итсәң, син мәңге шулай эшли алачаксың (Мәдхия 99:2).