Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җырларның җыры китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Җырларның җыры китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Җырларның җыры китабыннан игътибарга лаек фикерләр

«ЧӘНЕЧКЕЛЕ үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса, кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр». «Урман агачлары арасында алмагач ничек булса, егетләр арасында минем сөеклем шундыйдыр». «Иртәнге шәфәкъ кебек ялтырап торучы, айдай гүзәл, кояштай якты... кем ул?» (Җырларның җыры 2:2, 3; 6:10). Нинди югары хисләр чагылган Сөләйманның җырларның җыры китабында! Шигырь формасында язылган бу күркәм әсәр тирән мәгънәгә ия һәм «Җырларның җыры», ягъни җырларның иң яхшысы дип аталган.

Борынгы Исраил патшасы Сөләйман бу җырны үзенең 40 еллык идарәсенең башында, якынча б. э. к. 1020 елда язган. Бу җыр көтүче егет белән авыл кызының, Суламда яшәүче кызның, мәхәббәте турында. Анда шулай ук кызның әнисе белән абыйлары, «Иерусалим кызлары», ягъни патша сараендагы хатын-кызлар һәм «Сион кызлары», ягъни Иерусалимда яшәүче хатын-кызлар искә алына (Җырларның җыры 1:4; 3:11). Бу китапны укыганда, кайчак теге яки бу сүзләрне кем әйткәнен билгеләү авыр. Шулай да, нәрсә әйтүләренә яки нәрсә дип җавап бирүләренә карап, моны аңлап була.

Җырларның җыры китабы Изге Язмаларның бер өлеше булып тора, һәм анда ике кыйммәтле сабак бар (Еврейләргә 4:12). Беренчедән, ул безне ир-ат белән хатын-кыз арасында чын мәхәббәт нинди булырга тиеш икәнлегенә өйрәтә. Икенчедән, бу җырда Гайсә Мәсих һәм майланган мәсихчеләр җыелышы арасындагы мәхәббәт сурәтләнә (2 Көринтлеләргә 11:2; Эфеслеләргә 5:25—31).

«МӘХӘББӘТ УЯТМАГЫЗ»

(Җырларның җыры 1:1—3:5)

«Үз иреннәренең үбүе белән үпсен ул мине! Чөнки иркәләүләрең синең шәрабтан да яхшырак» (Җырларның җыры 1:1). Бу китап гади авыл кызының шушы сүзләре белән башлана. Ул Сөләйманның патша чатырына эләккән. Анда ул ничек барып эләккән соң?

«Әниемнең уллары миңа бик нык ачуланды»,— ди кыз,— «мине йөзем бакчаларын сакларга куйдылар». Абыйлары аңа ачуланган, чөнки шул язгы аяз көнне көтүче егет кызны бераз ачык һавада йөреп алырга чакырган. Һәм кыз сөйгәне белән китмәсен өчен, абыйлары аңа «йөзем бакчаларын бозучы төлке балаларын» куаларга кушкан. Шулай итеп кыз Сөләйманның станы янына килеп чыккан. Кыз «чикләвек бакчасына төшкәндә», аның матурлыгын күреп алганнар һәм станга китергәннәр (Җырларның җыры 1:5; 2:10—​15; 6:11).

Кыз сөйгәнен бик нык юксынуы хакында белдерә, һәм патша сараендагы хатын-кызлар аңа «сарыклар эзләре буенча барып», сөйгәнен эзләп табарга киңәш итәләр. Әмма Сөләйман кызны җибәрми. Кызның матурлыгы белән сокланып, Сөләйман аңа «көмеш ялтыравыклы алтын асылмалы бизәк» бирергә вәгъдә итә. Ләкин кызның моңа исе китми. Сөләйманның станына көтүче егет килеп керә һәм кызны эзләп табып, кычкырып җибәрә: «Син нинди гүзәл, сөеклем минем, син нинди гүзәл!» (Җырларның җыры 1:7—10, 14). Яшь кыз, патша сараендагы хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Ялварып сорыйм сездән, Иерусалим кызлары, вакыты җиткәнче, [миндә] мәхәббәт уятмагыз һәм аны ярсытмагыз» (Җырларның җыры 2:7; 3:5, Смысловой перевод).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:1, 2 — Ни өчен көтүче егетнең иркәләүләре — шәраб белән, һәм аның исеме хуш исле май белән чагыштырыла? Шәраб кешенең күңелен ача һәм башка коелган хуш исле май тынычландыра. Шуның кебек, егетнең мәхәббәтен һәм исемен искә төшерү кызны ныгыткан һәм юаткан (Мәдхия 22:5; 103:15). Чын мәсихчеләр дә, бигрәк тә майланганнар, Гайсә Мәсихнең үзләренә күрсәткән яратуы хакында уйланудан көч һәм юаныч ала.

1:4 — Ни өчен авыл кызы үзенең каракучкыл тәнен «Кидар чатырларына» охшата? Кәҗә йоныннан ясалган тукыма төрле нәрсәләр өчен кулланылган (Саннар 31:​20). Мәсәлән, исраиллеләр «кәҗә йоныннан эшләнгән япмалар» белән «чатырны каплаганнар» (Чыгыш 26:7). «Кидар чатырларының», хәзерге вакыттагы күчмә гарәпләрнең чатырлары кебек үк, кара кәҗә йоныннан ясалган булуы бик тә ихтимал.

1:14 — Көтүче егет «күзләрең синең — күгәрчен күзләре» диеп, нәрсә әйтергә теләгән? Көтүче егет сөйгәненең күзләре, күгәрченнәрнеке кебек, ягымлы һәм назлы булуы хакында әйтә.

2:7; 3:5 — Ни өчен патша сараендагы хатын-кызлардан «тау кәҗәләре яки кыр боланнары белән» ялварып сораганнар? Тау кәҗәләре һәм кыр боланнары матурлыгы һәм зифалыгы белән аерылып тора. Чынлыкта, Сулам кызы бу хатын-кызлардан барлык матур нәрсәләр хакына үзендә мәхәббәт уятмауларын ялвара.

Безнең өчен сабаклар:

1:1; 2:6. Кыз белән егет йөрешкән чакта саф иркәләүләр урынлы булырга мөмкин. Шулай да аларга сак булырга кирәк: бу иркәләүләр үсеп, әхлаксызлыкка китерә алган йөгәнсез дәрткә әверелмәсен (Гәләтиялеләргә 5:19).

1:5; 2:10—15. Сулам кызының абыйлары сеңлесен сөйгәне белән таулардагы аулак урынга җибәрмәгәннәр. Ни өчен? Бәлки, кыз әхлаксыз булгандыр яки аның эчке теләкләре дөрес булмагандыр? Юк, аның өчен түгел. Алар кызны вәсвәсәләрдән саклап калу өчен тиешле чаралар күргән. Егет белән кыз өчен бу яхшы үрнәк. Йөрешкән чакта алар аулак урыннардан качарга тиеш.

2:1—3, 8, 9. Чибәр булса да, Сулам кызы тыйнаклык күрсәтеп үзен кыр чәчәге белән чагыштырган. Әмма, чибәрлеге һәм Йәһвәгә тугрылыгы өчен, көтүче егет аны «чәнечкеле үләннәр арасындагы лалә чәчәге» дип атаган. Ә көтүче егет хакында нәрсә әйтелә? Ул чибәр булган һәм сөйгән кызына тау кәҗәсен хәтерләткән. Күрәсең, ул да Йәһвәне яраткан һәм аңа тугры булган. «Урман агачлары арасында алмагач [күләгә бирә һәм җимеш китерә] ничек булса,— ди кыз,— егетләр арасында минем сөеклем шундыйдыр». Тормыш иптәше эзләгәндә, нык иман һәм Аллаһыга тугрылык кебек сыйфатларга игътибар итәргә кирәкми мени?

2:7; 3:5. Авыл кызы Сөләйманга карата романтик хисләр тоймаган. Ул шулай ук патша сараендагы хатын-кызлардан үзендә көтүче егеттән башка беркемгә дә мәхәббәт уятмауларын ялварып сораган. Һәрберсенә карата романтик ярату сизү мөмкин түгел, һәм бу дөрес тә түгел. Өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләгән кардәш тормыш иптәшен Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр арасыннан гына эзләргә тиеш (1 Көринтлеләргә 7:39).

«НИК СЕЗГӘ СУЛАМИТАГА КАРАРГА?»

(Җырларның җыры 3:6—8:4)

«Чүлдән төтен баганалары кебек» нәрсәдер күтәрелә (Җырларның җыры 3:6). Һәм Иерусалим хатын-кызлары нәрсә күрә соң? Бәй, хезмәтчеләре белән шәһәргә Сөләйман кайтып килә икән! Патша үзе белән Сулам кызын да иярткән.

Көтүче егет сөйгәненең артыннан китә, һәм тиздән алар күрешәләр. Егет кызны үзенең яратуына ышандыра, ә кыз аңа, шәһәрдән китәргә теләве хакында белдереп, болай ди: «Көн салкынча торганда һәм күләгәләр качкан чагында, мирра тавына һәм фимиам калкулыгына китәм мин». Ул көтүче егетне «бакчасына килеп, андагы татлы җимешләрне ашарга» чакыра. Егет аңа болай дип җавап бирә: «Бакчама килдем мин, кыз-кардәшем минем, кәләшем». Иерусалим хатын-кызлары аларга: «Ашагыз, дуслар, эчегез һәм рәхәтләнегез, сөйгән ярлар!» — диләр (Җырларның җыры 4:6, 16; 5:1).

Патша сараендагы хатын-кызларга төшен сөйләгәннән соң, Сулам кызы аларга: «Мәхәббәттән зарыгып беттем»,— ди. Алар: «Синең сөеклең башка сөйгән ярлардан нәрсәсе белән яхшырак?» — дип сорыйлар. Кыз: «Минем сөйгәнем ак, алсу йөзле, башка ун меңнән дә яхшырак»,— дип җавап бирә (Җырларның җыры 5:2—10). Сөләйманның чиктән тыш күп мактау сүзләренә кыз: «Ник сезгә Суламитага карарга?» — дип тыйнак кына җавап бирә (Җырларның җыры 6:4—7:1). Кызны үзенә каратырга теләп, патша тагы да күбрәк мактау сүзләре яудыра башлый. Ләкин кыз үзенең көтүче егетенә тугры булып кала. Ахыр чиктә Сөләйман кызны өенә кайтарып җибәрә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

4:1; 6:5 — Ни өчен кызның чәче «кәҗә көтүе» белән чагыштырыла? Мондый чагыштыру кызның чәчләре, кара кәҗә йоны кебек, куе булганын һәм ялтырап торганын күрсәтә.

4:11 — Ни өчен көтүче егет сөйгәне хакында «иреннәреннән кәрәзле бал ага» һәм «бал һәм сөт аның теле астында» дигән? Кәрәзле бал инде берникадәр вакыт савытта сакланган балга караганда хуш ислерәк һәм татлырак. Ике чагыштыруда да кызның сүзләре йомшак һәм ягымлы булганлыгына басым ясала.

5:12 — «Аның күзләре — су ташкыннары янындагы сөттә коенучы күгәрченнәр сыман» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Кыз шигъри рәвештә сөйгәненең матур күзләрен сурәтли. Күрәсең, ул аның күз алмасының ак җирлегендәге күз карасын сөттә коенучы күксел-соргылт төстәге күгәрченнәргә охшата.

5:14, 15 — Ни өчен көтүче егетнең куллары һәм аяклары шундый сүзләр белән сурәтләнә? Күрәсең, кыз «алтын боҗралар» дигәндә егетенең бармакларын күздә тота, ә «топаз» диеп тырнаклары хакында әйтә. Ул аның аякларын, көчле һәм матур булганга, «мәрмәр баганаларга» охшата.

6:4 — Ни өчен кыз Фирца шәһәре белән чагыштырыла? Кәнганлылар яшәгән бу шәһәр Ешуа Навин тарафыннан яулап алынган, ә соңрак, Сөләйманның идарәсеннән соң, Исраилнең ун буынлы төньяк патшалыгының беренче башкаласы булып киткән (Ешуа 12:7, 24; 3 Патшалык 16:5, 6, 8, 15). «Мөгаен, бу шәһәр бик матур булгандыр,— диелә бер китапта,— югыйсә ул монда искә алынмас иде».

7:1 — «Манаим хороводы» нәрсә ул? Бу сүзләрне «ике төркем биюе» дип тә тәрҗемә итеп була. Маханаим шәһәре Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында, Иабук ермагы үзәнлегендә урнашкан булган (Яратылыш 32:2, 22; 2 Патшалык 2:29). «Ике төркем биюе» дигән сүзләр, күрәсең, бу шәһәрдә берәр бәйрәм уңаеннан куелган билгеле бер биюгә кагыладыр.

7:5 — Ни өчен Сөләйман Сулам кызының муенын «фил сөягеннән ясалган баганага» охшата? Алдарак кызга карата: «Муеның Давыт баганасы сыман»,— дигән сүзләр әйтелгән иде (Җырларның җыры 4:4). Бу шигырьләрдә манара турында сүз бара. Гадәттә манара — биек һәм матур, ә фил сөяге шома була. Сөләйман кызның зифа һәм шома муенына сокланган.

Безнең өчен сабаклар:

4:7. Сөләйманның кызыктыргыч тәкъдимнәренә каршы торып, Сулам кызы, камил булмаса да, әхлакый яктан саф икәнлеген күрсәткән. Кызның әхлакый көче аны тагы да матуррак иткән. Мәсихче хатын-кызлар хакында да шуны ук әйтеп була.

4:12. Койма яки стена белән уратып алынган, бикле ишеге аша гына кереп булган матур бакча сыман, Сулам кызы үзенең назлы яратуын булачак ире өчен генә саклаган. Өйләнмәгән яки кияүгә чыкмаган мәсихчеләр өчен нинди искиткеч үрнәк!

«АЛЛАҺЫ ЯЛКЫНЫ»

(Җырларның җыры 8:5—14)

Сулам кызының кайтып килгәнен күргәч, абыйлары: «Сөйгәненә таянып, чүл ягыннан килүче кем ул?» — дип сорыйлар. Бераз алдарак абыйларының берсе болай дигән: «Әгәр дә ул стена булса, без аның өстендә көмештән чатырлар төзер идек; әгәр дә ул ишек булса, без аны эрбет такталары белән камап алыр идек». Хәзер, Сулам кызының мәхәббәте сыналгач һәм чынлыгы раслангач, ул болай ди: «Мин — стена, һәм күкрәкләрем минем манара сыман; шунлыктан мин аның каршында тулылыкка ирешкән кебек булырмын» (Җырларның җыры 8:5, 9, 10).

Чын мәхәббәт — «Аллаһы ялкыны» ул (Җырларның җыры 8:6, АМТ). Ни өчен? Чөнки андый мәхәббәтнең чыганагы — Йәһвә. Нәкъ ул безгә ярату сәләте биргән. Бу мәхәббәтнең ялкыны сүнми. Җырларның җыры китабында матур итеп ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт «үлем кебек нык» була ала икәнлеге күрсәтелгән (Җырларның җыры 8:6).

Сөләйманның искиткеч җырында шулай ук Гайсә Мәсих белән аның күктәге «кәләшенең» әгъзаларын нинди бәйләнешләр берләштергәне ачыклана (Ачылыш 21:2, 9). Гайсәнең майланган мәсихчеләргә карата мәхәббәте ир-ат белән хатын-кыз арасында була торган һәртөрле хисләрдән өстенрәк. Мәсихнең символик кәләшенең әгъзалары аңа тугры булып калырга тәвәккәл. Ярату күрсәтеп Гайсә үзенең тормышын «башка сарыклар» өчен дә биргән (Яхъя 10:16). Шуңа күрә Аллаһының барлык тугры хезмәтчеләре дә, Сулам кызының үрнәгенә ияреп, мәңге сүнмәс ярату һәм какшамас тугрылык күрсәтә ала.

[8 биттәге иллюстрация]

Тормыш иптәше эзләгәннәр өчен Җырларның җыры китабында нинди файдалы сабаклар бар?